Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
23 Апреля , 12:00

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 2 бүлек. Сагышларың тирән күл, диләр .. Анна елмаеп, тирән йокыга талды. Узып барган соңгы дүрт ел дәверендә бүген беренче тапкыр шулай тыныч кына йоклап китә алды ул. Тык тык басып тышка чыгып кергән Маратны да ишетмәде, әйләнгәләп яткан ирен дә тоймады. Күптән шундый матур уйларны уйлыйсы, өзелеп сөйгән яшьлек елларында йөрисе булган икән бит югыйсә.

Җиз комган
Җиз комган

Зәңгәр кыңгыраулар, юлың еракмы?
Сагышларың тирән күл, диләр .. Анна елмаеп, тирән йокыга талды. Узып барган соңгы дүрт ел дәверендә бүген беренче тапкыр шулай тыныч кына йоклап китә алды ул. Тык тык басып тышка чыгып кергән Маратны да ишетмәде, әйләнгәләп яткан ирен дә тоймады. Күптән шундый матур уйларны уйлыйсы, өзелеп сөйгән яшьлек елларында йөрисе булган икән бит югыйсә. А то һаман да дошман, духлары белән Әфганстан, госпиталь, сынык алмагач төбендә аунап яткан ярымисән улы Марат. Җитте, бүгеннән башлап кара уйларга ирек куймас ул Аллаһ бирсә. Әнә бит дөнья нинди матур , күр әле бер генә. Күктә яңа туган ай тибрәлә, йолдызлар. Тәрәзә ярыгыннан кергән салкынча көзге җил тәрәзә челтәре белән уйный. СубханаЛлах. Бар да яхшы булыр Аллах бирса, бар да яхшы..
Кичтән нинди хисләр белән йокыга талса, иртән иртүк шундый якты хисләр белән күзен ачты Анна. Янында ире юклыгын да тоймыйча, әкрен генә торып тәрәз пардәсен тартты. Шаулап утырган яран гөлләрен боргалап куйды. Нинди хикмәт бу, дип елмайды ул, чыгып килгән кояшка карап. Кичтән нинди авыр, кара болытлы төн иде , бүген болытларның әсәре дә юк. Чып-чын алтын көз. Табигатьнең нинди булуы мөһим түгел, күңелеңдә якты уйлар булуы кирәк икән шул ул. Җанның тынычлыгы кирәк икән.
Анна киң итеп тәрәзә пардәләрен ачып куйды да, иренә таба борылды. Вәт йоклап күрсәтә бу, тавыш тыны да чыкмый. Ярар ярар, йоклый алгач йоклааа.. Ләкин, караватта бөгәрләнеп яткан юрганнан башка берәү дә юклыгын күреп, сүзе ярты юлда өзелеп калды хатынның. Әллә йоклап калганмын инде, менә күрәсең булса. Иреңнең эшкә киткәнен дә сизмичә, йоклап кал әле син, адәм көлкесе.
Анна нәрсәдер исенә төшкәндәй тиз генә халатын киеп урамга чыкты. Неужели китеп барган? И-и, уятасы иде бит инде.
Ярар, киткән икән инде, диде ул, кичтән юып куйган резин итекләрнең юклыгын күреп. Исән сау эшләп кайтсын.
Аннары абзарга кереп сарыкларга печән генә атты да, өйгә ашыкты. Әйе, гомер буе сарыктан аерылмады алар. Шулай ук ишек алдын тутырып тавыклар белән бер бик матур әтәч йөрде. Ә менә башка авыл халкы сыман сыер маллары асрарга җае чыкмады Аннаның. Ире көн төн эштә, үзе дә, шәфкать туташын санамаганда зур гына авылга бер врач. Авырту бит синең көтү каршылыйсын да, сыер савасын да көтеп тормый. Әле җитмәсә, көтелмәгән хәлләр булганда авыруны алып район үзәгенә ашыгырга кирәк. Ә сарык бәтиләренә кочагы белән хуш исле печән саласы да эше бетте, үзләре көннәр буе шуны кетердәтеп йөри алар.
Анна авыз эченнән Людмила Зыкина башкара торган, Во поле берёза стояла, дигән җырны көйли көйли өйгә керде. Чәен куеп җибәрде, улы яратканча чиле-пешле генә итеп тәлинкәсе белән йомырка пешереп куйды. Ярар, диде ул, бер кат юынып алгач. Бүген төн тыныч узды Аллаһка шөкер, авыртучылар килеп ишек какмады. Ээх, көн саен шулай булса, ә-ә? Дөрес, килүче китүче кеше булса да, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешене кабул итте Анна. Зарланмады, берәүгә дә караңгы чырай күрсәтмәде. Авыл халкы да килгән көннән зурлады үзен. Матурлыгына сокланмаган, акыллылыгына гаҗәпләнмәгән кеше калмагандыр якын тирәдә.
Бик йомшак булса да, үз сүзендә дә нык тора белде ул. Килен булып төшкән көндә Илфатның әти әнисе Әлфия дип исем кушабыз дигән чакта да , юк әни, диде ул йомшак кына. Миңа тугач та исем кушканнар инде. Ачуланмагыз, шулай булып калсын, ямегез. Миңа туганнан бирелгән үз динем якын, шулай ук иремнең динен дә гомер буе зурлап яшәрмен Аллаһ бирсә.
Моңа байтак ачулары килеп, этеп-төртеп маташсалар да, тора бары әти әнисе үз кызлары кебек якын итә башладылар Аннаны. Үзе дә әти әни дип өзелеп торды, ялт итеп эшен эшләде, пешерде, юды.. Иң мөһиме иренең динен олылады. Әле колхоз өй биреп, башка чыгарга әзерләгәндә дә, хәйран гына үпкәләп йөрде алар. Янәсе сыябыз бит, бер төпләнгән җирдә яшик. Шулай да яшьләр үз куышларын булдырдылар. Бу көннәргә дә инде ничә еллар узган. Уйласаң гына да ис акылларың китәр. Ә бит Илфат өйләнәм дип йөргәндә нинди генә бураннар уйнатмаган иде биата. Ләкин, язмышларга шулай язылгач, киленнәре белән горурланып, кызыбыз дип йөргәннәрен сизмичә дә калдылар. Дөрес, Илфат үзе дә бик яхшы әти, акыллы ир булды. Хатынын яратып, балалар өчен җан атып яшәде. Ә инде Марат туган көнне күккә сикерде Илфат. Аллаһның кодрәте киң бит аның. Инде кырыкны ваклыйбыз , ике кызыбыздан кала башка балабыз булмас, дип йөргәндә, Ходай тагәлә ир малай бүләк итте аларга. Марат әнисе кебек матур гына түгел, аның кебек йомшак күңелле, ярдәмчел, акыллы бала булып буй җитте. Мәктәпне тәмамлап армиягә барырга, кайткач әнисе эзеннән китеп, врач булырга хыялланды. Ләкин, дөнья булгач барсы да син теләгәнчә генә түгел шул ул. Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса дип, борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Марат армиядә хезмәт итәргә йөргән чорларда, әти әниләренең, яшь егетләрнең өнен алып, Әфган сугышы башлана. Күпме яшь егетләр кырыла ул елларда, елгадай күз яшьләре ага. Ләкин нишләтәсең, кемгә нәрсә язган инде. Анналарның уллары да бу сугышта күп газаплар күреп, бер аягын югалтып кайта.
Ләкин, нинди генә булмасын, ана өчен иң мөһиме балаларның исәнлеге. Исән сау гына була күрсеннәр, калганы булыр Аллах теләсә.
Анна да шундый ук фикердә булып, улының исәнлеге өчен Аллаһка шөкер итеп яши. Күргәннәре дә әкрен онытылыр, яралар ябылыр ди ул. Яшәргә кирәк.
Менә бүген дә Маратына ашарга әзерләп, эшенә ашыкты Анна. Килүчеләр бу арада күп, дип өстенә матур плащ киеп куйды, Яшь кызлар кебек бердән үреп салган чәч толымы өстенә береткасын бер якка янтайтты.
Марат мин киттем, ашарга өстәлдә, дип улының ишеген ачып, бер кат күз атты да, нык адымнар белән чыгып китте доктор. Улының :Рәхмәт, әни, хәерле көннәр дигәнен дә ишетеп бетермәде бугай Анна, Маратның сүзләре ишеккә кысылып калдылар.
Эшен яратып, җиренә җиткереп эшләде ул. Әнә шуның белән авыл халкының хөрмәтен яулады инде . Менә бүген дә көн буена планнар корып, урам буйлап йөзде доктор. Тәәк, Ленин урамындагы Фәүзия апаның хәлен белеп чыгасы булыр. Эшче урамындагы сабыйның да температурасын үлчәмичә булмас .. Әй лә, хикмәт нидә микән ул менә. Авыл халкы кара көздә, бер кат эшләр беткәч күбрәк авырта дип, үзалдына елмаеп атлады ул. Җәй көне авыртырга вакытлары җитми шул.
Ярар, бар кеше сәләмәт булсын. Ә дәваларга килгәндә минем эшем шул. Аның каравы күпме рәхмәт алам. Менә шул рәхмәтләр белән улым исән сау әйләнеп кайткандыр да әле, кем белә, кем белә...
Ләкин менә Маратның гына нинди фаҗигагә тарганын, уйласаң гына да чәчләр үрә торырлык нинди коточкыч хәлләр кичергәнен Марат үзе белә дә, бергә хезмәт иткән дуслары гына белә шул. Киноларда күргән куркыныч кадрлар яшь егетләрнең анда күргәннәренең баласы гына әле ул. Ниләр генә күрмәде ул чор солдатлары. Таш өстенә куеп киткән иптәшләренең кисек башлары, тере факел булып тау сукмагыннан кычкырып йөгергән танкист егетләр. БТР ларда шартлап берьюлы җиде сигез солдатның күз алдында юкка чыгуы... Менә шуңа да еллар узуга карамастан йөрәк яраларын бәйли алмый интегә Әфганчылар. Аның өстенә тагын Чечня.. Юук, боларның берсе дә булырга тиеш түгел иде бит. Ләкин нишләтәсең, һәр чорның үз рәхәте, үз михнәте дигәндәй, сугышлар туктамый. Тыныч тормышта да әле һаман туплар шартлый, аналар йөрәгенә мәңгелек яра ясап, утка-суга керә батырлар. И-и, бер Аллам! Күргәннәргә сабырлык, саулык бир, Ходаем!
Анна малае Марат та бераз тынычланган кебек күренсә дә, чынлыкта исә бу тыштан караганда гына шулай тоела. Ә йөрәгендә әле һаман да шул авыр көннәр, сугыш, атыш, үтереш.
Күзен йомса өерләре белән килгән душманнар, мәңгелеккә күзләрен йомган дус ишләре. Әле өйдә әти әнисе, я булмаса апалары булганда бераз онытылып тора ул. Ә инде бер ялгызы калганда, уйлары һаман да шул тау ташлы Әфган җиренә алып китәләр.
Ә бит югыйсә, Марат бөтенләй башка җирдә хезмәт итәргә тиешле егет була. Әллә язмыш, әллә ялгыш дигәндәй,ул вакытта документлар тутырып утырган офицер Сагиров Марат урынына ялгышлык белән Маратның фамилиясен язып куя. Сабиров Марат.. Шулай итеп ялгышлык белән язылган бер хәреф аркасында Маратның язмышы өч йөз алтмыш градуска борыла да куя. Я менә кем нәрсә әйтер? Язмыш дигәннәре шушы буламы инде?Әллә бер очраклы хәл генәме ? Ни генә дисәң дә төгәл җавапны бер Аллаһ беләдер. Волгоградта хезмәт иткән җирдән, Кабул шәһәренә оча алар, аннан инде Әфган. Монда килеп төшкәч, сугышны киноларда гына күргән кичәге мәктәп балалары әле башта сугышка ышанып карамыйлар. Чөнки, монда әйтерсең лә бернинди сугыш юк. Кишлакларда тыныч кына яшиләр, балалар уйнап йөри, картлар урамда әйберләр сатып утыра. Ләкин тора-бара нәкъ менә шул карт дигәннәренең совет солдатларын үтергәнен белеп, хәлнең асылына төшенә башлыйлар да инде. Ни дисәң дә сугыш, сугыш булып кала шул. Кан коела, яраланалар, үләләр. Әле монда килеп эләккәннәрне табигать тә сыный. Чөнки тын ала алмаслык коры эссе һава, су юклык үзәкләргә үтә. Сирәк-мирәк килеп чыккан сулыклардан да һич кенә дә эчәргә ярамый, аларда баш миен кайнатырлык эсселектән инфекция чыганагы мәж килә. Я менә шушы хәлләрне бер ике елда гына ничек онытырга мөмкин? Юук, бик теләсәң дә тиз генә онытылмый бу фаҗига...
Дәвамы бар.

 

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: