Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
22 Апреля , 16:00

Җиз комган

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 1 бүлек. Күзгә төртсәң күренмәслек , караңгы көзге төн. Җиргә кадәр асылынып төшкән кара болытлар арасыннан яңа туган нәзек ай күренеп киткәли. Ашыкмыйча гына агылган шул мендәр болытлар арасыннан сирәк-мирәк йолдызлар җемелдәп ала.

Җиз комган
Җиз комган

Язмышларны, дуслар, без
язмыйбыз,
Һәр кешенең үзгә язмышы.
Йөрәкләргә кайчак кан саудыра
Язмышларның тик бер ялгышы.
Күзгә төртсәң күренмәслек , караңгы көзге төн. Җиргә кадәр асылынып төшкән кара болытлар арасыннан яңа туган нәзек ай күренеп киткәли. Ашыкмыйча гына агылган шул мендәр болытлар арасыннан сирәк-мирәк йолдызлар җемелдәп ала.Кара көз дип, нәкъ менә шушы вакытны әйтәләрдер дә инде ул . Агачта калган соңгы яфракларны йолкып салкынча, дымлы җил исә, аяк астында сары яфраклар сагышлы җырларын көйли. Көз, авыл көзе...Нигә генә бу кадәр уйландыра, йөрәк яраларын янарталар икән соң шушы сары көзләр ?
Менә бүген дә ачык ярага тоз сипкәндәй,бакчада шыбырдаган яфрак тавышларына инвалид коляскасында утырган гаҗәеп матур, яшь егетнең офтанулары килеп кушылды. Ээх, язмыш, язмыш.. Ниләр генә булды соң әле бу? Я бер Ходаем, нигә шушы хәлгә калдым?. .Югыйсә, миннән дә бәхетле кеше юк иде бит.
Шәрәләнеп калган бакчада уйланып утырган Марат эскәмиягә сөяп куелган култык таякларына үрелде.
Түзәсе егет, диде ул, яңакларын пешереп тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп, әнием хакына булса да яшисе. Әле мин исән сау Аллаһка шөкер , ә бит күпме иптәшләрем үлеп калды. Әәй, кахәр төшкән сугыш! Кемгә кирәге булды инде, үзләре әйтмешли бу бессмысленный сугышның.
Тозлы күз яшьләрен сөртеп, кулын йодрыклады Марат. Кызлар кебек җебеп торасың, дип сүкте ул үзен. Нишләрсең, мин күрәсен кеше күрми инде.
Ир егетләр еламый дисәләр дә, елый, елый. Алар да елыйлар әнә. Ләкин тамган күз яшьләрен генә шушы кара төн егетеннән кала, бик сирәкләр күреп ала. Ачы михнәт күргән Марат та, үзе генә калуга күз яшьләренә ирек куя хәзер . Менә шул көмеш бөртекләр башка килгән кара кайгыны юарга теләгәндәй әкрен генә тамалар да, тамалар. Ә бит чынлап та, күз яшьләре аккан саен күңел дә бераз йомшап калгандай була. Йөрәк тә ничектер тынычлана.
Ләкин менә, күз яшьләре белән генә килгән кайгы хәсрәтләрне юып ташлап булса иде лә ул. Юк шул, юук. Әле җитмәсә, уйлар дигәнен әйт син аның . Алары да уйламыйм, уйламыйм, дигән саен ачык ярага килеп кагылалар.
Әнә шулай тирән уйга батып күпме торгандыр, әнисе Анна апаның тавышы сискәндереп җибәрде егетне.
Марат улым! Марат диим!
Әнисенең борчылып эндәшкән тавышын ишетеп айнып киткәндәй булды Марат.
Нәрсә инде, әни. Нигә ул хәтле борчыласың соң? Монда инде мин, монда. Инвалид коляскасы белән әллә кая барып булмый.
Марат, карашын сынган алмагач ботагыннан алып, әнисенә таба төбәде.
Ээх, әни, әни.. Минем генә елаган җитмәгән, син өзгәләнеп җанымны яралыйсың тагын. Күпме кайгы хәсрәтләр алып килдем шул мин сиңа, әни.
Марат соңгы елларда ябыгып, кап кара чәчләренә чал кунган әнисенә таба борылды. Җитмәсә, бауга менгән булдым бит әле, янәсе гарип булып яшисем килми. Әле дә ярый, алмагач ботагы сынып төште. Әнине дөрләп янган учакка ташлый идем бит.
Марат ботагы сынып төшкән шул алмагачка тагын бер кат карап куйды. Аллаһка шөкер, бу юлы да саклап калдың Ходаем... Аллаһка шөкер..
Ул арада җитез адымнар белән Анна апа да малае янына килеп утырды.
И-и, улым, кара әле син, кара әле.. төннең каралыгын мин әйтәм. Булса булыр икән, агай, көз көз шул инде ул. Бер мизгелдә Анна апа Маратның уйларын укыгандай, сынган алмагач ботагына карап, битен сыпырып куйды. Аллаһ сакласын, диде ул, эчтән генә, Аллаһ сакласыын, күрәчәк булмасын.
Салкын улым, әйдә кереп ят,дип йомшак кына улының иңнәренә кагылды әни кеше. Бүген белән дөнья бетми, диде ул, кырыс булырга тырышып.Тиздән яңа протезың әзер булыр. Көзгә менә укырга керерсең Аллах бирса. Әйдә, иркәләнеп, үз үзеңне кызганып йөрергә сабый бала түгел син хәзер. Давай, давай, керик. Икебезнең беренә тучны суык тияр болай торсак.
Анна апа улын җайлап кына арбага утыртты да, култык таякларын алып, ишеккә таба юнәлде. Әтиеңә әйтимме, булышырга чыксын..
Юк әни, юк.. Үзен әйтеп торасың бит, сабый бала түгелмен. Инде беренче көн дә түгел, ике ел узып бара, әнә.
Вәәт дөрес, улым. Шулаай, бәбәйләнеп йөрисе түгел. Син герой. Нинди ут эченнән юкка гына исән чыкмагансың. Ә яралар төзәлә ул, Марат. Мин моны озак еллар врач булып эшләгәннән яхшы беләм. Бар да яхшы булыр Аллаһ бирса. Бар да яхшы..
Анна апа култык таякларын улына тоттырып, өй ишеген ачты. Чәй әзерлимме улым, диде ул, үзәге өзелгәнен сиздермәскә тырышып. Аннары ятасы булыр, соң инде.
Юук әни, рәхмәт. Мин дә ятам, эчәсем килми. Әле генә ашадык бит, әни.
Марат әнисенә җылы караш ташлады да, идән такталарын шакылдатып йокы бүлмәсенә кереп китте. Тыныч йокы әни, диде ул, шомырт кара күзләрен мөлдерәтеп, әти йоклаган бугай инде.
Әйе, йоклаган бугай әтиең. Иртә таңнан, кара төнгә кадәр тракторда бит. Арадыр, улым. Тыныч йокы, кирәгем чыкса, эндәшерсең...
Анна йокыга талган ирен уятмаска тырышып, әкрен генә бүлмәсенә кереп ятты. Тыныч күренергә тырышса да, башындагы уйлар өере менә ничә еллар йөрәгенә тынгылык бирми аның. Маратын армия сафларына озатуга озак та үтми, Әфган җиреннән хат алуга үзенә урын тапмады ул. Шулай итеп, елдан артык һәр көн куркып хат көтте. Тирә як авылларга кайткан гробларны ишетеп, йөрәгеннән кан тамды, җаны елады. Нинди генә булса да исән-сау гына әйләнеп кайтсын дип, көн төн Аллаһка ялварды Анна. Исән генә булсын балам, исән генә... Көтеп алган бердәнбер улыбыз бит ул.
Әйе, гаиләне бәхеткә күмгән бердәнбер ир бала булды шул Марат. Җитмәсә, әтисенә охшап бик матур да әле ул. Шомырттай кара күзләр, бөдрәләнеп торган кара чәч. Унынчы классны бетерүгә үстереп җибәргән кара мыек.
Әллә күзләр тиде инде? И-и, Аллаһым, рәхим рәхмәтеңнән ташлама. Балаларыма саулык, тәүфыйк бир,ЯРаббым.
Анна белгән догаларын укып, күзләрен йомды. Йокларга кирәк, иртүк торып Илфатны эшкә озатасы бар, диде ул пышылдап. Үземә дә соңга калырга ярамас.
Ләкин, менә һаман да шул уйлары гына ничә еллар тыныч кына йоклап китәргә ирек бирмиләр шул аңа. Уйлар, уйлар куе урман минем, дигәндәй, Әле тау ташлы Әфган җиренә алып китә алар, әле күп кан югалтудан яшәү белән үлем арасында саташып яткан улы янына. Бу кадәрле уйлануга ничек түзә диген, бу адәм баласы.
Юк, Аннушка, җитәр, диде ул ниһаять. Җитте сиңа, үткәннәрне уйлап юләрләнәсең хәзер . Врач бу, дип тормаслар, Аллаһ сакласын. Олы кызың тормышта, кечесе әнә аграномга укып йөри. Марат та тынычланып килә, Аллаһка шөкер.
Анна апа шулай үзалдына сөйләнеп, иренең юрганын рәтләнеп куйды. Бу йокы чүлмәген кара әле бер генә, дип елмайды ул, арадыр шул, эше бик авыр .
Шуны гына көткәндәй Илфат, борылып хатынын кочаклады. Йокла Анна, бар да яхшы, диде ул йокы аралаш. Мин сине яратам.
Әй, төлке, дип иренең кулын сыйпады Анна. Мин дә сине яратам. Әйе, инде ничә еллар узган, ә мин сиңа һаман да гашыйк.
Ә уйлап карасаң, безнең мәһәббәткә нинди генә киртәләр аша узарга туры килмәде. Күпме сынаулар, күз яшьләре..
Инде йокыга китәм, дигәндә генә уйлары тагын урап алды Аннаны. Әммә, бу юлы Әфган җирләренә түгел, урау юллар аша, яшьлегенә кайтып китте ул.
Әәй, үзе дә бигрәкләр дә чибәр иде инде. Җитмәсә врач кызы. Әтисенә охшаган кыз бала бик бәхетле була дигәннәре рас инде әллә. Әнә бит, юк бар борчуларны исәпкә алмаганда Аннага язмыш елмайды. Дөрес, ул үзе дә тәртипле булды, тырышып укыды, эш сөйде . Мәктәпне тәмамлау белән әтисе юлыннан китеп врач булды.
Ләкин менә мәһәббәткә килгәндә генә.. Әтисе бик тә үзе янында эшләгән бер егеткә кияүгә бирергә теләгән иде кызын. Ләкин Анна гына, күрше авылга практикага килгәч танышкан тракторист егеттән башканы уйлап та карамады. Син торасы түгел бит әти, диде ул кабат кабат. Мин Илфатны гына яратам. Миңа бүтән бер егет тә кирәк түгел.
Әнисе дә читтә калмады кызның. Мин сине трактористның майга каткан киемнәрен юарга дип үстермәдем, дип ачуланды ул, кызып. Безнең сүз бер. Ул авылга аяк та басмыйсың. Всё, бу хакта башка сөйләшмибез.
Әле алай гына түгел, егет өендә дә буран уйнады.Нәселдә булмаганны дип буран туздырды Илфатның әтисе. Нәселдә булмаганны, өйгә керәшен кертәсем юк. Каян таптың ул керәшен кызын? Исеменә кадәр нинди исем бит. Анна, Аннушка, тьфү. Авылда бер кашык су белән йотарлык татар кызлары булганда дип әйт әле син.
Ләкин, чын мәһәббәткә боларның берсе дә киртә була алмады. Авылларда сабан туйлары гөрләгән бер мәлдә чеп-чи керәшен кызы, татар гаиләсенә килен булып төште. Ике яктан аяк терәп карышкан әти әниләренә моның белән килешергә генә калды.
Әнә шулай, теләр теләмәс кенә кул кысышты кодалар. Берсе улым керәшен алып харап булды дисә, икенчесе шушы мазутка баткан тракторист белән ничек гомер итәр, дип янды. Ләкин, бу вакытта берсе дә балаларының бәхеттән балкыган йөзләрен күрмәде аларның.
...Ээй, менә бит, әле кичә генә булган кебек, баксаң күпме еллар узган.Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән...
Анна Илфатының солярка исе сеңгән кыр чәчәкләре бүләк итүен күзаллап елмаеп куйды. Ромашка, күк чәчәк, кыңгыраулар..

 

Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: