Сельские нивы
+4 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
19 Апреля , 10:35

Кишер чәчү серләре

Гадәттә, кишер озак тишелә, ә чүп үләннәре алданрак баш калкыта. Тишелеп чыгып җитмәгән, әмма борынлап килүче нәни кишер үрентеләрен юк итмәс өчен аны тиз тишелеп чыгучы маяк культура белән бергә чәчәргә кирәк.

Кишер чәчү серләре
Кишер чәчү серләре

Эфир майларына бай булганлыктан, ул авыр тишелүче культура. Орлыгын савыттан чеметеп кенә алып, бик сирәк итеп чәчсәк, бөтенләй тишелмәве бар, ә юмартланып учлап сипсәк, мыжлап чыгып, сирәкләп изаланасыңны көт тә тор.

Күпләр коры кишер орлыгын яхшылап сугарылган түтәлгә сибеп, өстен черемә белән мүлчәләп, агроспан яки пленка ябып куя, нәтиҗәдә, аның тишелеп чыгуын ике-өч атна дәвамында көтәргә мәҗбүр була.

Әгәр тишелешне тизләтергә уйласак, моңа ирешүнең күптөрле ысуллары бар. Әйтик, орлыкларны чүпрәк янчыкка салып, әүвәл 50 градус кайнарлыктагы суга, шуннан алуга ук, салкын суга тыгып чыгарып, “уятып җибәрсәк”, алар җылы һәм дымлы савыт эчендә 3-4 көндә борын төртергә мөмкин, дип язалар. Үрдерелгән орлыкларны сирәгрәк чәчсәк тә ярый, әмма алар тишелеп чыкканчы, туфракны даими рәвештә дымлы тоту мәҗбүри, юкса, нәни үрентеләр кибеп һәлак булачак.


Әгәр чәчүлек орлыгыгыз азрак булса, шуның өстенә, тишелеп чыккач, сирәкләп мәшәкатьләнәсегез килмәсә, түбәндәге алымны куллану отышлы. Алдан казып куелган түтәлне тырмалап, буразначыклар ясап чыгабыз. 1-2 аш кашыгы орлыкны 1 чиләк коры елга комы белән яхшылап болгатып, буразначыкларга тутырабыз. Аннан соң беркадәр уңдырышлы туфрак өстәп чыгабыз. Мул итеп сугарып, түтәлдәге туфракны яхшылап чылатабыз.

Болай чәчелгән кишер чагыштырмача сирәк тишелгәнгә күрә, эре һәм тигез булып үсә.

Гадәттә, кишер озак тишелә, ә чүп үләннәре алданрак баш калкыта. Тишелеп чыгып җитмәгән, әмма борынлап килүче нәни кишер үрентеләрен юк итмәс өчен аны тиз тишелеп чыгучы маяк культура белән бергә чәчәргә кирәк. Әлеге җәһәттән редис чәчү отышлы. Кишер һәм редис орлыкларын коры комга бутап чәчкән очракта, 3-4 көннән түтәл өстендә нәни редис шытымнары күренә башлый. Редис өч-дүрт атна эчендә өлгереп җитә, аның сусыл тамыразыкларын йолкып ашап бетергән төшкә кишер дә тишелеп чыккан була һәм иркенләп үсеп китә. Редис урынына, шулай ук тиз шытып, иртә өлгерүче шпинат яки салат чәчәргә була. Мондый түтәлнең эше ким: кишерен сирәкләп мәшәкатьләнәсе юк. Катнаш орлыклар чәчелгән түтәлләрне тиешенчә ашлау, даими сугару, туфрагын йомшартып, чүбен вакытында утап тору зарур.

Кишер орлыгын шулай ук суган чемчеге белән дә берләштереп чәчәләр. Кемдер аларны, редис белән аралаштырып чәчкәндәге сыман, икесен дә бер үк буразначыкка урнаштыру яклы.
Өч яки дүрт буразналы түтәлдә суган рәтләрен кишернеке белән чиратлаштырып утырту күпкә отышлырак. Суган иртә җыела, яртылаш бушап калган түтәлдә кишер кара көзгәчә иркенләп, кинәнеп үсә. Уртадагы рәтләргә кишер чәчеп, читтәгеләренә суган чемчеге утырту да начар түгел. Ничек итсәк тә, корткычлар һөҗүменнән котылабыз: кишер яфрагындагы эфир майлары исе суган чебенен, ә суган кыягына хас әчкелтем ис кишер чебенен түтәлгә якын китермәячәк. Янәшәдә үскән сарымсак, бакчадагы түтәлләр арасына нәни утраучыклар рәвешендә чәчеп үстерелүче көчле исле әрем, базилик, бөтнек, сельдерей, петрушка, укроп кебек тәмләткечләр дә корткычларны куркыта, юлын адаштыра.

Акча кызганмасаң, иң отышлысы – драже рәвешенә китерелгән орлыкларны чәчеп үстерү. Һәр орлык, чамасын белеп кенә микроэлементлар, минераль ашламалар кушып, ачык төстәге коры гидрогель эченә катырылган. Әйтерсең, кәгазь капка вак борчак конфетлар тутырылган. Мондый орлыкларны чәчү бик җиңел, шытып чыккан үсентеләре тиз тернәкләнә, сирәклисе юк. Тик бер шартны үтәү мәҗбүри, драже эресен өчен, кишер тишелеп чыкканчы, түтәлне даими һәм мул итеп сугару зарур. Түтәлдә араларын 10х10 см калдырып, диаметры 1,5-2 см.лы таяк очы белән якынча 2 см тирәнлектә чокырчыклар ясыйбыз. Һәркайсына 2 драже салабыз, өстен тырманың арты белән тигезләп күмдерәбез, су сибәбез, юка гына мүлчә таратып чыгабыз.

Тагын бер кызыклы ысул бар: утыртырга тигез тишекләр килеп чыксын өчен, түтәлгә йомыркадан бушаган ячейкаларны батырып алабыз. Апрельдә шул рәвешчә чәчелгән кишерне июнь азагында сирәкләп ашый башларга була.

 

 

Чыганак: https://vk.com/avulselo

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: