Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
19 Апреля , 12:00

Кайту

ИРИДА АКАЛЫ Ахыры.------------------------------- Шәрифә белән Просковьяның тормышы-көн күреше бик авыр була.Балалар бик ябыккан хәлдә, тезләре ярылып беткән,тәннәрендә кара янган таплар күреп ана йөрәге бик сыкрый.Степан да бу хәлгә аптырап ,балалар асрамага бирелгән Прохор исемле христианнан сораша башлый.

Кайту
Кайту

Шәрифә белән Просковьяның тормышы-көн күреше бик авыр була.Балалар бик ябыккан хәлдә, тезләре ярылып беткән,тәннәрендә кара янган таплар күреп ана йөрәге бик сыкрый.Степан да бу хәлгә аптырап ,балалар асрамага бирелгән Прохор исемле христианнан сораша башлый.
-Безгә аларны христиан динендә тәрбияләргә бирделәр,тик алар без кушканча эшләмиләр,чукынмыйлар,шуңа күрә җәза алалар да инде.Ашар алдыннан чукынмасалар,ач калалар,воскресный литургияга бармыйча карышсалар камчы белән сугылалар,гомумән ,чукынмагач бармакларына да сугабыз кайвакыт,безнең белән сөйләшмиләр,аңламыйлар,безгә батя,матушка дип эндәшмиләр -дип,тезеп китә Прохор.
Кайткач Степан Катерина белән бу хакта сөйләшә.Степан үзе Катеринага андый катгый тәлапләр куймый.Хатыны эчтән генә биссмилла әйтеп пешергән ашларны ашар алдыннан үзе генә чукынып ашый,Катеринаның үзе белән утырып ашамаганына гына аптырый ул кайвакыт.Якшәмбе көн чиркәүгә үзе белән алып бара баруын,чөнки мондый гаиләләрне һәрдаим тикшереп торалар.Алар керүгә болай да халык: "Басурмане идут",дип пышылдашалар.Шулай итеп Катеринага Басурманка,иренә Степан-Басурман дигән кушамат тагыла бу Мошок саласында. Степан бу хәлгә башта бик борчыла,чөнки ул үзе дә гаскәри булганда ике тапкыр Казан явында катнаша.Э хәзер үзен дә дошман кебек Басурман диләр.
Степан Катеринаны икенче тапкыр балалары белән очраштырганда Сафаның бармаклары канап беткән була,Шәрифәнең толымнары киселгән,башында яулык була.Сорашкач,тагын шул хәл:"Чукынмыйлар,тыңламыйлар,менә монастырьга җибәрәбез дип чәчләрен кистек "-,дип җавап бирә Прохор.Катерина шашкан кыяфәттә кесәсендә йөрткән тәресен муенына кия дә,җылый-җылый чукына башлый:
-Менә,менә,карагыз,мин дә чукынам,язмышыбыз шундый булгач нишлик соң,сез дә чукыныгыз,тик исән-сау гына булыгыз,киләчәк буыннар өчен исән булыгыз,үзегезне саклагыз,үсегез!Дөньялар гел болай бармас әле,кайчан да бер кайтырбыз без динебезгә,үзебезчә намазлар укырбыз,Аллаһтан кичерүен сорарбыз.Без гаеплеме соң шундый заманда туганга??? Бог та, Аллаһ та бер ул!!!Менә шуңа ышаныгыз,сездән нәрсә тәлап итәләр,шуны эшләгез!Яңа әти-әниегезне тыңлагыз,алар кушканны үтәгез,тик исән генә булыгыз!!!
Әллә Катеринаның күз яшьләре аша әйткән сүзләре,әллә Степанның Прохор белән каты итеп сөйләшүе ярдәм итә,балаларның көн-күреше шул көннән башлап яхшыга үзгәрә.
Катерина үзенчә бар нәрсәгә түзеп,алга карап яшәргә тырыша.Хәер,ире Степан бик кешелекле,йомшак күңелле булып чыга.Хатынның качып кына намаз укуларына да күз йома,ураза тотканын да күрмәскә тырыша.Бары якшәмбе көнне үзе белән чиркәүгә воскресная литургияга баруны,Рәштуа,Пасха бәйрәмнәренә бергә баруны кирәк гамәл дип куя,анда барганда гына булса да тәре киюен тәлап итә.
Уртак балалары,уллары Семен тугач, Катеринаның балалары янына йөрүе дә сирәгәя.Семен бәләкәйдән үк еш авырый,әнисенең янында булуын сорый.Катерина улын үзенчә Сәлмән дип үстерә,татарча сөйләшергә өйрәтә, Коръән аятьләрен дә ятлата.Башта Степан бик каршы килсә дә ,хатынның бала тугач тагын да ачылып киткәнен күреп,бу эшләргә күз йомып карый.
Кызы Шәрифә-Прасковьяны 15 яше тулу белән христиан кешесенә кияүгә бирәләр,ә улы Савелийны Нижгарга(Нижний Новгород) миссионер семинарияга укырга җибәрәләр.Анда чукындырылган татар балаларын укытып христиан динен татарча өйрәнгән атакайлар(поплар) чыгаралар.Бу атакайлар инде элеккеге Казан ханлыгының әле чукындырылмаган авылларына җибәрелеп,халыкка татарча Библияне аңлатып ,дини христиан укуларны ,тәре йөрешләрен татарча алып баралар.
Ул гына түгел,мәчет булган авылларда мәчет янына чиркәүләр салу башлана.Ә чиркәү салынып ,чаңнарын сугып үз көченә кергәч,чиркәү янында мәчет булырга тиеш түгел ,дип,мәчетләрне җимертә башлыйлар. Явыз Иванның улы Федор 3 патша булгач Бөек Рәсәйдә бөтен мәчетләрне ябарга дигән указ чыгара.
Катеринаның гомере кыска була,аяклары йөрмәс булып урын өстенә калгач,ул Степанга кызы Прасковьяны чакырырга куша.Шунда инде ул кызына үзенең көндәлек дәфтәрен һәм Коръән китабын күз карасыдай сакларга кушып ,киләсе буыннарга тапшырырга аАмәнәт итеп калдыра.
Ахыргы юлларны да ул шул вакытта яза:"Киләчәк буыннар өчен:онытмагыз,без мөселман өммәтеннән,көчләп чукындырылган мулла Рәхмәтулла нәселеннән.Кайчан да булса дин иреге булыр ,үз динебезгә кайтыгыз,Коръәнне укыгыз,намаз укыгыз.Үз динебезне тотыгыз!!!.Без пәйгәмбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтеннән!!!"
-Менә шундый олы тарих юллары үтеп, ничә буын аша кулдан кулга тапшырылып минем кулга килеп керде бу китап.Без гаиләдә 3 бала идек,өч кыз.Безнең әниебез,үләренә бер атна кала, өчебезне дә янына чакырды.Китапны өчебезгә дә күрсәтте,тик тапшыруын минем кулга тапшырды.Менә монда,беренче буш биткә үзенең исемен язып куярга кушты:Серафима Леонидовна.Күрәсеңме,16 буын тамга салган монда:беренчесе Кәшифә-Екатерина Рәхмәтулла кызы,икенчесе Шәрифә-Просковья Прохоровна(никтер Шәрифә үз әтисенең исемен түгел,асрамага алган әтисенең исемен яздырткан),Елизавета Сергеевна,Серафима Емельяновна....Барысы да рус исемнәр китә,үзләре дә ,әтиләренең исемнәре дә рус,шунлыктан алар үзләрен рус милләтеннән дип йөргәннәр,буыннарыбызда татар каны агадыр дип башларына да китермәгәннәр.
Әни белән әти өйләнгәч Казан тирәсендә яңа барлыкка килгән Бакча Сарай авылына күченеп килеп утыралар.Шунысы кызык,бу авыл Идел буена урнашкан,Казаннан 70 чакрым тирәсе ераклыкта,уналтынчы гасырдагы Бишбалта авыл урыны бу җирдән ерак булмаска тиеш.Үзебез дә белмәстән,без ата-баба җирендә дөньяга килгәнбез,үз туган төбәгебезгә әйләнеп кайтканбыз.Ә менә өч ел элек мин үз динебезгә кире әйләнеп кайттым һәм беренче тапкыр мәдрәсә ишеген курка-курка гына ачып кердем.Анда Ислам хәзрәт һәм Мәрьям абыстай мине каршы алды.Мин үзем белән шушы ике китапны алган идем,аларга күрсәттем һәм шул китапларны укып аңлар өчен гарәп язмасын өйрәнергә теләвемне әйттем.Хәзрәт башта Коръәнне ачты,соңыннан Кәшифә әбинең көндәлегеннән бер битен укыды,күзләренә яшь тыгылды:
-Бу бит әйтеп бетергесез хазинә!!!16 гасыр язмалары!!!Ничек сезнең кулга килеп керде ул?-дип ,шаккатып торды.
Мин барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем.Никтер Кәшифә әби бу китапларны улы Сәлмәнгә түгел,ә кызына ,чукындырылган керәшен кызы Шәрифәгә калдыра,кызы да соңыннан кызына калдыра,аның да уллары да булгандыр бәлки.Шулай итеп бу китаплар буыннан буынга ядькарь булып,әнидән кызга күчеп килгән.Минем уйлавымча,Кәшифә әби дөрес эшләгән:хатын-кыз гаилә учагын саклаучы бит ул,мирасыбыз-Коръәнебезне дә саклаучы булган безнең буын хатын-кызлары.Әгәр Кәшифә әби Катеринага әйләнсә,мин ,киресенчә,Екатеринадан Кәшифәгә әйләнеп киләм хәзер .Чыннан да,революциядән соң,коммунистлар заманында,мәчетләребезне бетергәч, шул ак яулыклы әбиләребез саклап калган динебезне...Сугыш чорларын әйтәсе дә түгел инде.Ул елларда,татар авылларына кара кәгазьләр,похоронкалар килсә,шул диннәрен онытмаган,Коръәнне укырга белгән әбиләребез сугышта үлгән яугирләргә качып кына ясин чыккан,исәннәре өчен дога кылган...
Карина бүлдерергә дә куркып тыңлады күрше әбисен.Аның ара-тирә күзләрен сөртеп,мышык-мышык борын тартулары Кәшифәнең язмышына битараф булмавын күрсәтә иде.
-И ,Кәшифә апай,бигрәк куркыныч заманнар булган икән бит.Ак яулыклы әбиләр дигәннән,мин дә бәләкәй чагымда әниемнең әнисе Җиһан картәнием белән аштан-ашка йөри идем бит.Әле дә хәтердә:картәни өйрәткән Кулһуаллаһны көйләп сөйли идем,"Ятим кыз" бәетен сөйли идем,ахырда:"Ал-бидрәкәем,гөл-бидрәкәем,бәхетемне бир,Ходай тәгаләкәем!!!",дип жырлагач,ашка җыелган әбиләр кайсысы кәнфит,кайсысы 5 тиен акча бирә иделәр миңа,-дип,хатирәләр яңартып,көлеп алды Карина.-Кәшифә апай,анда мәдрәсәгә мин дә барсам буламы,минем дә гарәпчә укыйсым килә,бәлки әкренләп намазга да өйрәнеп китәр идем?Болай картәниләр өйрәткән догаларны беләм инде,гел кабатлап йөрим.
-Ник булмасын,була,бик дөрес булыр.Менә октябрь башында укулар башлана да инде мәдрәсәдә,бергә барырбыз,бергә өйрәнербез,-дип ,Кәшифә әби яшь хатынның ниятен хуплап куйды.

Менә шундый гасырлар аша адашып йөреп үз диненә кире әйләнеп кайткан Катерина-Кәшифәләребез булганда, кечкенәдән Коръән әятьләрен канына сеңдереп үскән Карина-Кәримәләребез булганда динебезнең киләчәге бар!!!Бүгенге көндә Кәшифәнең намазыннан да ихласлырак намаз бармы икән? Бар уналты буын әбиләренең исемен телгә алып,алар өчен Аллаһтан ярлыкавын сорап ,аларның рухына дога кылып көненә биш тапкыр намазлык өстенә тезләнә ул...

Тәмам......

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: