Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
18 Апреля , 12:00

Кайту

2 бүлек. Кәшифә Казаннан ерак түгел урнашкан Бишбалта авылында яшәгән гап-гади авыл хатыны,ире Мөхәммәтгали белән ике бала, Шәрифә белән Мөхәммәтсафаны үстереп яткан көннәре.Бишбалта авылы балта осталары авылы ,ире дә балта остасы була.Авыл уртасында ул гасырда татар авылларында сирәк очрый торган биш манаралы Йософ мәчете бар.Авыл халкы ул мәчетне манаралары саны буенча бишбармак -мәчет дип тә х йөртәләр.

Кайту
Кайту

10 гасырдан бирле ислам кануннары белән яшәгән татарларны христиан диненә кертү, чукындыру башлана.
Кәшифә Казаннан ерак түгел урнашкан Бишбалта авылында яшәгән гап-гади авыл хатыны,ире Мөхәммәтгали белән ике бала, Шәрифә белән Мөхәммәтсафаны үстереп яткан көннәре.Бишбалта авылы балта осталары авылы ,ире дә балта остасы була.Авыл уртасында ул гасырда татар авылларында сирәк очрый торган биш манаралы Йософ мәчете бар.Авыл халкы ул мәчетне манаралары саны буенча бишбармак -мәчет дип тә х йөртәләр.
Кәшифәнең әтисе Рәхмәтулла авыл мулласы булып тора,әнисе Бәдерниса абыстай,кыз балаларга мәдрәсәдә белем бирә.Ире Мөхәммәтгали авылның бик данлыклы балта остасы.
Казанны алу турында хәбәр яшен тизлеге белән Бишбалта авылына да килеп җитә.Алда нәрсә көткәнен чамалыйсы гына кала.Кайбер гаиләләр сатарлык әйберләрен сатып,кирәк-яракларын төйнәп ,мал-туарларын арба артына бәйләп,бала-чагаларын арбага утыртып көнчыгышка карап юлга кузгалалар.Ул якларда тынычрак дигән сүзләр дә йөри ,рус камчысы анда җитмәс дигән уйлар да була.Ә алда кышкы суыклар көтә бит әле!!!
Гали дә Кашифә белән киңәшләшеп кузгалырга уйлыйлар,ләкин урын өстендә яткан авырту әнисен калдырып китәргә базмыйлар."Нинди авырлыклар килсә дә ил белән күрербез,ил белән күтәрербез.Әле күченеп китеп кенә кайда барып урнашасын кем белгән,"- дип уйлый гаилә башлыгы.
Бер атна вакыт үткәч Бишбалтага да Казан ягыннан 15 коралланган гаскәриләр ияртеп атакай(поп) һәм даруг карачибәге килеп төшә.Авыл хакименә,старостага, авылны мәчет янына җыярга кушалар.
Халык җыелып беткәч карачи-бәк сүзен башлый:
-Бөек Рус дәүләте үз канат астына бар вак ханлыкларны җыйды.Бу көннән башлап без бердәм Бөек Рус дәүләтенә керәбез,безнең падишаһыбыз Бөек Иоанн Васильевич була.Дәүләтебез дине булып христиан дине кабул ителде.Барлык авыл ,шәһәр халкы христиан диненә керергә тиеш.Менә сезнең алдыгызда атакай,ул сезне хәзер чукындырыр,писарь чиркәү кенәгәсенә яңа исемегезне теркәп барыр.Берәрләп аның янына килегез.
Авыл халкы гөҗләп ала.Мондый борылыш аларны аптырашта калдыра.922 елдан бирле, 6 гасыр буена тоткан диннән ничек ваз кичәргә була???Ничек итеп көферләрнең динен алырга ???Бүгенге көнгә кадәр хәрәм дип танылган ризыкларны,эшләрне кабул итәргәме???
Бу вакытта инде атакай рус патшасының бөеклеге турында сөйләп ала,соңыннан Библиядан "Отче наш"ны укый башлый.Алга зур икона чыгарып куялар.
Шулвакыт бар мәйданны яңгыратып мәчетнең биек манарасыннан Рәхмәтулла мулланың өйлә намазына чакыручы азан тавышы яңгырый.
Бар халык рәт-рәт булып тезелеп мәчет алдында намазга баса.Гаскәриләр мылтыкларын күтәреп азан әйтүче муллага,намазга тезелгән халыкка төбиләр.Шунда мулла :
-Соңгы намазыбызны укырга рөхсәт бирегез,-дип кычкыра.Карачи-бәк мылтыкларны төшерергә куша һәм атакайга да "бу аларның соңгы намазы" дип аңлатып китә.
Намаз тәмамлангач, Рәхмәтулла мулла :
-Мөселман булып туган зат мөселман булып кына үлә ала ,-дип, тәкъбир әйтә башлый.Аның артыннан бар җыелган ирләр дә тәкъбир әйтә.Бу хәл мылтыклы казакларга атарга фәрман биргән кебек кабул ителә,алар манарадагы мулланы бәреп төшерә. Бар халык "Аһ" дигән аваз белән бермәл тын кала.Атакай белән карачибәк тә моны көтмәгән була,курка калалар ,ирләр дәррәү кораллы казаклар өстенә ташлана,алар ата-ата чигенәләр ,староста тәртип сакларга кушса да берсе дә аны тыңламый. Бу көнне авыл халкы атакай белән даруг карачи-бәкне,гаскәриләрне авыл капкасына тиклем куып чыгара.

Икенче көнне атакай 50 кораллы көч белән яңадан килеп төшә,беренче чиратта кичә баш күтәргән ирләрне җыеп олау белән Казан каласына озаталар.Мәчетнең манараларын кисеп төшерәләр.Калган халыкка ,балаларны да алып Идел буена төшәргә кушалар.Староста һәр өйгә кереп кораллылар белән барысын да чыгарып йөри.Кәшифә дә,нәни Сафаны күтәреп,Шәрифәне җитәкләп Иделгә табан юл ала.Мөхәммәтгалине Казанга алып киткән булалар .Хәтта аның түшәктә яткан әнисе Һәдия карчыкны да олауга салып Идел буена алып төшәләр.

Өч көннән соң күршесе Фатима Кәшифә янына кереп җитә:
-Кичә кичләтеп кенә теге зимагур Фәррах кайткан икән бит ,безнекеләр дә кайтып җитәрләр әле,Казан ерак ара түгел,-дип,бүгенге көн яңалыгын чәчә.
-Сорамадыңмы соң,калганнар кайда икән,ник үзе генә кайткан???
-Ул күрше авыл Агачтан өч кеше белән кайткан,тик барысы да исерек ,мин Фәррах түгел,мин Федор дигән сүздән кала бер сүзе аңлашылмый,төрлечә сорап карадым.Чукынып кайтканнар,шуңа чыгарганнардыр боларны.
-Кайтырлар,безнекеләр дә кайтырлар,сабыр булып көтик кенә.
Алар сөйләшеп торган мәлдә өй ишеген авыл старостасы какты.
- Ике сәгать эчендэ кирәк -ярак киемнәрегезне җыеп ,мәчет янына җыелыгыз. Ризык та алыгыз үзегез белән.Бу икегезгә дә кагыла.Балаларны җылырак киендерегез,-дигән фәрман биреп чыгып китә.
Ике хатын аптырашта кала.Ирләре янына барырга кушалармы соң???Тик балаларны ник алып барасы?Көннәр суыкка авышкан була бу вакытта.Кәшифә үзе дә тәне кызышып бер ята,бер тора гына йөргән була .
Тик нишлисең,бу старостаның гына сүзе түгел,югарыдан төшкән фәрман ,буйсынмыйча булмый.Алар ашыга,ашыга җыена башлыйлар.
Өйлә турысында мәчет янында Казанга алып киткән ирләрнең хатыннары җыела. Аларга олауларга утырырга кушалар.Кәшифә белән Фатима бер олауга эләгә,балаларны толыпларга төреп утырталар.10 олау көн кичкә авышканда юлга кузгала.Кая баралар,нинди юл көтә,берсе дә белми .Кәшифә үзенең хәлсезләнә баруын тоя,бераздан бөтенләй аңын җуя.
Аңына килгәндә инде караңгы төн җиткән,балалар да йоклый,Фатима да кызы Әминәнең башына башын куеп йоклыйлар.
Икенче көн тугач,туктап ашап алалар,шунда Фатима бар ишеткәннәрен Кәшифәгә сөйләп бирә:
-Бездәге хәлләр әле түзәрлек икән.Кичә барганда кайсы якка гына карасам да янгын,авыллар дөрләп яна.Рус патшасының әмеренә риза булмаганнарны авыллары белән яндырганнар икән бит.Әнә чирмеш,ар,чуашлар атакай янына үзләре барып чукынган,аларга 3 ел ясак түләмәскә дигән язу да биреп кайтарганнар.Алардан күрмәк кайбер татар авыллары да бердәм сөйләшеп куеп бөтен халкы белән чукынган.Ә үзләре бикләнеп куеп өйдә генә намаз укыйлар икән.Андыйларны хәзер татар дип түгел,яңа исем белән,керәшен дип йөртәләр икән.Ничә авылны үттек,беркайда да азан тавышы ишетелми.Шулай бетәрбезме икән?Кайларга юл тотканны да аңлый торган түгел,сакчылардан сораштырып карыйм,Мәскәү юлы ,диләр.Чынлап Мәскәү күрергә барабызмы икән әллә,әйгенәм???
-Ничек инде үзләре теләп чукынган???Бу мөмкин түгел!!!Ата-бабаларыбыз дине бит ул Ислам дине.Без бит потларга табынучы мәҗүси марилар түгел, без Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтеннән,без бит мөселманнар!!!
Инде мәчетле авыллар бетә,бары анда-монда чиркәүле салалар гына күренә ,төтен исе дә тамакны ярып керми башлый.Олаулар да кими.Тагын бер көн баргач ,кичкә авышканда Кәшифәләрнең олауын да туктаталар.Бу Муром өязендәге зур чиркәүле Мошок саласы була.
Шунда гына бу мескен хатыннарга аларның киләчәк язмышын ачып салалар:үзләрен рус христиан ирләренә кияүгә бирергә,балаларын бик дини христиан гаиләләренә асрамага тапшырырга.Бу көтелмәгән карар хатыннарның башына барып җитәрлек хәбәр булмый.Барысына да түзәргә әзер Кәшифә,тик балаларыннан гына аермасыннар иде дә бит!!!
... Озак еллар Явыз Иван гаскәрендә хезмәт иткән Степан исемле христиан кешесенә бирәләр Кәшифә-Катеринаны.Фатима тагын да аянычрак язмышка дучар була:мәңге исереп айнымаган Митяй була аның ире,ә кызы,14 яше дә тулмаган Әминәне күптән түгел хатынын кыйнап үтергән 40 яшьлек алпавыт Демьянга бирәләр.
Башта Степан Кәшифәне өнәмәсә дә, хатынның уңганлыгы,күндәмлеге,зифа буе һәм ак йөзе ирнең карашын үзгәртә.Бер ай үткәннән соң гына, бер-берсен аңлый башлагач кына Степан Катеринасының ник моңаеп йөргәнен аңлый ала.Ул балаларын уйлап көн-төн яшь түгә.
Эзли-сораша торгач Степан балаларның Мошоктан ерак булмаган Кондряев авылында балалары булмаган бер гаиләгә бирелгәнен белә.Төнлә Катеринаны алып күрше авылга юлга чыга һәм аны балалары белән очраштыра.

 

Ирида Акалы

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: