Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
17 Апреля , 12:00

Кайту

1 бүлек. Автор: ИРИДА АКАЛЫ "Катеринә түтәй,Катеринә түтәй!!!" Карина күрше әбисенең ишеген ачканчы ике тапкыр аның исемен әйтеп чакырды.Тик җавап бирүче генә булмады.Яшь хатынның башына минут эчендә төрле уйлар килде."Әллә күрше әбисе белән берәр начар хәл булдымы?Ике көн элек кан басымым гел күтәрелә ,дип зарланып торган иде.Хәзер бит инфаркт,инсульт сугу дигән галәмәт картларны гына түгел,яшьләрне дә аяктан еккалый.Әллә ишеген бикләргә онытып кибеткә киткәнме?"

Кайту
Кайту

"Катеринә түтәй,Катеринә түтәй!!!" Карина күрше әбисенең ишеген ачканчы ике тапкыр аның исемен әйтеп чакырды.Тик җавап бирүче генә булмады.Яшь хатынның башына минут эчендә төрле уйлар килде."Әллә күрше әбисе белән берәр начар хәл булдымы?Ике көн элек кан басымым гел күтәрелә ,дип зарланып торган иде.Хәзер бит инфаркт,инсульт сугу дигән галәмәт картларны гына түгел,яшьләрне дә аяктан еккалый.Әллә ишеген бикләргә онытып кибеткә киткәнме?"
Өй ишеген ачканда да Карина "Кәтринә түти",дип әкертен генә эндәште.Өй эче тыныч кебек тоелды.Кергәч-кергәч күршесен тапмыйча чыкмаска уйлады Карина.Аш бүлмәсе буш иде.Плитә өстендә пары чыгып чәйнек утыра,тик ул сүндерелгән иде.Монда куркырлык бер нәрсә дә юк иде.Хатын зур бүлмәгә атлады да ,андагы күренешне күреп үз күзләренә үзе ышанмыйча аптырап калды.
Зур бүлмәдә палас өстенә яшел төстә намазлык җәелгән иде.Ә намазлыкта саҗдәгә китеп күрше әбисе Катерина утыра иде.
"Ничек???Катринә түтәй?Катя-Екатерина???Ул бит берничек тә мөселман була алмый."Кайчандыр бер сөйләшкәндә Катерина апа үзенең әнисе рус булганын,татар авылына күчеп кайткач 1 ел эчендә татарча сөйләшергә өйрәнгәнен бик матур итеп сөйләп торган иде.Аның бит гәүдә төзелеше дә татар хатын -кызларына тартым түгел.70 яшен тутыруга карамастан,төз,киң олпат гәүдәле,сирәк кенә җыерчыклары булган ак йөз,кайчандыр күк төсендә булган күзләре ачык зәңгәр төстә иде.Ә татар хатын кызлары ничектер башкачарак күренәләр иде.Аларның буйлары да кайтышрак,бу яшьтә инде йөзләрендәге җыерчыклары да бу дөньяның авырлыкларын күп күргәннәрен күрсәтеп торалар.
Карина сабыр гына күрше әбисенең намазын төгәлләвен көтәргә булды.Сораулары да күп,йомышы да бар иде аның.Ире эштән кайтуга мантый пешерергә уйлаган иде, камыр басарга гына җыенгач ,суыткычта йомыркасы юк икәнен белеп калды.Иртән генә бар иде,тик ул бакчада чүп утап йөргән арада улы торган да,йомырканы пешереп тә ашаган.Шулай булгалый инде ул малай белән.Бигрәк йомырка тәбәсе ярата,бер дә аптырап ,пешергәнне көтеп тормый,үзе пешерә дә ашый.Тик менә шуннан кирәк вакытта йомырка булмый.Кибеткә йөргәнче тиз генә Катринә түтәйдән 1-2 йомырка сорап торырга иде Каринаның уе.
Икенде намазы иң кыска намаз икәнен,4 рәкәгатьтән генә торганын ул әбисенең намаз укыганыннан белә.Әбисе аларга,тавышланмагыз,намазымнан бүлдермәгез ,дип алдан кисәтеп куя иде.Әбисенең комганын тотып тәхәрәтләнергә чыгып киткәнен күргәч ,өй тулы бала чага булса да,алар барсы да тынып кала иде,әбисенең ярым пышылдап укыган Коръән сүрәләрен тыңларга ярата иде алар.
Карина ерак хәтирәләрне барлап утырган арада Катерина түти дә намазын төгәлләп,намазлыгын төрә-төрә хатын янына чыкты."Ни хәлләрең бар,күршекәем???Минем намаз укыганны күргәч аптырап калдыңмы?",-дип кеткелдәп көлеп алды күрше әбисе.
-Ачуланма инде ,Катринә түти,кирәкмәгән җиргә тыкшына дип,чынлап та шулайрак шул.Мин сине рус милләтеннән дип йөри идем.Кем булсаң да син бик әйбәт күрше,нинди йомышым булса да ,сиңа очып керәм бит мин.Безнең уйлар килешә,рус ни,татар ни ,миңа барыбер инде анысы,тик менә намаз укыганыңны күргәч үз күзләремә үзем ышанмыйчарак тордым.Чыннан да,кем соң син???
-Эйе,мин дә үземне рус милләт вәкиле дип йөри идем .Тик менә ерак әбиемнең көндәлеген кулыма алып укыгач ,үземнең тамырларымда чын татар каны акканына ышандым.Ул гына түгел,ерак бабаларым мулла булганын, үземнең мулла нәселеннән икәнен белдем.Менә шушы гарәп язмасы белән язылган китап китерде дә инде мине мәдрәсәгә.Уналтынчы гасырда татарлар гарәп хәрефләре белән язганнар,бу китапны дә үз күзләрем белән укып чыгар өчен мәдрәсәдә гарәп алфавитын өйрәндем,шулай итеп үз динебезгә,үз асылыма кайттым.Хәер,башыннан башлап сөйләсәң,бу бик озын хикәят инде,бер- ике көн кич утырырлык.Син үзең дә ,исемеңә карасаң ,татар кызы түгел бугай бит???
-Юк,юк,мин татар кызы.Тик ,замана җилләре кагылгач, әтием миңа шундый исем куштырган.Ярый әле Ноября,Октябрина,Виля дип кушмаганнар,безнең авылда шундый исемнәр дә бар иде.

Югыйсә апамнарның исеме саф татарча,ә миңа калгач ярым рус исемен тапканнар.Мулла кушкан исемем Кәримә минем,Кәтринә түти,-дип дөресләде Карина.
-Алай икән,ә минем мулла биргән исемем Кәшифә булыр ,балам.Салих бабаң белән никахлашканда миңа мулла башта татар исеме кушып,соңыннан никах укыды.Әйдә син кичләтеп кич утырырга кер,мин шунда сиңа барын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен.
-Ииии, менә эшләремне бетерәм дә,керәм,бик теләп керәм,кызыксындырдың бит әле ,Кәтринә түти,әй,Кәшифә апай...
Карина ,чыгарга кузгалгач кына, күршесенә нәрсәгә кергәнен исенә төшереп кире борылды.
-Бәй,йомышымны онытып чыгып китеп барам бит,мин 1-2 йомырка сорап торырга дип кергән идем бит,менә башсыз мин.Тавыкларың саламы,Кәтринә түти,камырга гына йомырка биреп тор әле,минекеләр нишләптер салмый башлады,булганы да улым Камилдән артмый.
-Бар,бар,бер дистә итеп бирәм,салалар минекеләр,аллаһка шөкер.
Катеринә әби йомыркаларны тутырып күршесенә биреп чыгарды.
Карина ашыга -ашыга кичке ашны әзерләде,бакчага сулар сибәргә улларын чыгарып җибәрде.Аның ничек тә тизрәк эшләрен бетереп күрше әбисенең тормыш кыйссасын тыңларга керәсе килде.
Менә гаилә кичке ашка җыелды,күңелле генә сөйләшә-сөйләшә алар мантый ашадылар,коймаклап чәй эчтеләр.
-Бүген минем кич утырырга күрше Кәтринә түтигә керәсем бар.Сез үзегез калган эшләрне бетереп ята торырсыз,яме.Күрше әби озын хикәят сөйлим дигән иде,мин бәлки соңрак та чыгардым ,-дип әйтеп Карина күрше әбисенә юл алды.
Ул кергәндә Катерина әби эшләрен бетергән иде инде,өстәл артында Каринаны көтеп, уйларын бер җепкә тезеп утыра иде.
Карина ,кулындагы төенчеген аш өстәленә куеп:
Катеринә түти,әй ,Кәшифә апай ,йомыркалар күп булгач коймак та пешердем,менә авыз итәрсең,-диде.
-Рәхмәт инде ,күршекәем,бу арада пешеренгәнем юк иде,әйдә чәйләп алыйк алайса.
-Мин яңа гына өстәл артыннан кузгалдым бит әле,син эчеп ал,- дисә дә,Катерина түти, соңрак эчәрбез дип ,калдырып торды.
Алар түр бүлмәгә чыгып өстәл өстендә яткан китапларны карарга керештеләр.Китаплар күн белән тышланган, гарәп хәрефләре белән язылган иде,берсе кулдан язылса,икенчесе типография хәрефләренә охшаш иде.Ике китап та бик иске,битләре саргаеп беткән,кайбер җирдә каралары җуелган җирләр дә бар .Ул җирләрдә кемдер кара гель ручкасы белән кабатлап язып куйган ,кызыл белән сорау куелган юллар дә бар иде бу кулдан язылган китапта.
-Менә алар,уналтынчы гасырдан бирле буыннан буынга күчеп сакланып килгән хазинам минем.Монысы ерак әбием Кәшифә әбиемнең тормыш дәфтәре,ә монысы Коръән китабы.Менә шушы китапларны мин кулларым белән сыпыра-сыпыра,күз яшьләремне түгә-түгә укып чыктым бит тәки.Бик фәҗигале вакыйгалар тасвирланган монда.Бөтен татар милләтенең,ислам динебезнең ачы язмышы ...
Кәшифә әбиемнең язмышы ил язмышы белән бәйләнгән,шуңа күрә әз генә булса да тарих битләренә дә күз салмыйча булмас.
15 гасырда Алтын Урда бик күп вак илләргә таркала.Шул вакытта элеккеге Болгар ханлыгы җирендә бәйсез,бер илгә дә буйсынмаган Казан ханлыгы барлыкка килә.Ләкин бу бәйсезлек күрше генә булып торган Бөек Русь князьлегенә ошамый.Алар бер-бер артлы вак ханлыкларны үзенә буйсындыра башлыйлар.15 -16 гасырларда Бөек Русь князьлеге 11 тапкыр Казан ханлыгына яу белән килә,ахыргы яуда Явыз Иван Казанга керү мөмкинлегенә ирешә.Менә шунда башлана да инде канлы мәхшәр.Арбадан югарырак булган барлык ир-ат балаларны(5-6 яшь тирәсе) кылычтан үткәрәләр,Казан урамнары мәетләр белән тула,чишмә булып татарларның каны ага.Ул гына түгел,Казан тирәли 50 чакрым җир шул рәвешле татар халкыннан чистартыла,ә аларның авыллары чиркәү атакайларына бүлеп бирелә.Явыз Иванны (Иван Грозный 4) Казанга кертер өчен бер көн мәетләрдән юлны чистарталар,арбага төяп шәһәр читенә ташыйлар.Менә шуңа да 1552 елның 2 октябрь көне иң кара хәсрәт көне дип безнең тарихка кереп калган да инде.Бу Казан ханлыгының бетү көне,татар халкының бәйсезлеген югалту көне.
Әгәр дә Явыз Иван шуның белән туктаса икән!!!Юк шул,юк...Татар халкы өчен кара көннәр башлана:барлык авылларга гаскәрләр ияртеп атакайлар килеп төшә.

 

ИРИДА АКАЛЫ

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: