Сельские нивы
+6 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
12 Апреля , 11:20

Серле муенса

Күчтәнәчләр күтәреп, гәрәбә төсендәге розалар гөлләмәсе тотып кергән кунакларны танымыйчарак торсам да халкыма хас кунакчыллык гадәте буенча түргә чакырдым. Авызыбызга су капкандай, бер-беребезгә карап тордык. Аларның сүз башлаганын көттем.

Серле муенса
Серле муенса

Күчтәнәчләр күтәреп, гәрәбә төсендәге розалар гөлләмәсе тотып кергән кунакларны танымыйчарак торсам да халкыма хас кунакчыллык гадәте буенча түргә чакырдым. Авызыбызга су капкандай, бер-беребезгә карап тордык. Аларның сүз башлаганын көттем. Кунаклар күзгә күз карап, кайсыбыз беренче әйтә дигәндәй, бит очларын чокырайтып елмаеп, бераз кызара төшеп, авызларын куллары белән каплап тыйнак кына көлә башладылар.
Яшь чакта шук кына кызкай идем. Авылдан иртә чыгып киттем. Шәһәргә барып урнашу белән, үзем кебек чая кызлар белән танышып бик тиз дуслаштым. Берчак шулай якын иптәшемне чегәннәр алдап кайтарганнар. Косметиканың юк заманы. Моңа кыйбат кына хакка күз буйый торган теньнәр тәкъдим иткәннәр. Игътибарлап карап торырга мөмкинлек бирмичә, акчасын алганнар, “милиция”, йөгердек дигән тавышлары гына ишетелеп калган,тегеләрдән җилләр искән. Тычкан тоткан мәче шикелле, күзләрен майландырып, ялтыратып кайтып керде. Шунда ук яңа товары белән мактанырга да тотынды. Мин бизәнергә яратмыйм, кулымнан да килми. Аның каефен төшермәс өчен, күңелен күрергә була, бизәнгечләренә күз салыйм дисәм, сүгенергә карганырга тотынды. Минем көләсе килә. Чегәннәрнең ничек башлары җиткән, уйный торган шашканың чокыр ягына мәктәпләрдә тактага яза торган бурның берсенә алсу, икенчесенә зәңгәрсу төслесен тутырганнар да бу ачык авызның кулына тоттырып, төп башына утыртып киткәннәр. Уйлаштык уйлаштык та, без төшеп калганнардан түгел, чегәннәрне эзләп табып, акчаларны кайтарып алырга булдык. Эзләп киттек чегәннәрне. Автобус тәрәзәсеннән дүрт күз белән карап бара торгач, базар тирәсендә чегәннәр төркеме күренде. Төштек, читтән генә күзәтәбез, сату сатучылар күренми. Анда булмадылармы, иптәшем үзен алдаучыларны таный алмады. Якшәмбе җитеме, без базарда. Хәрәкәтләрен күздән яздыру юк. Алардан кеше әйберен шылдыру кебек нәрсәләр, тагы кайсыбер һөнәрләрен өйрәнеп алдык. Булдырган осталыкларыбыз аркасында, кесәгә акча да үзе эзләп керә. Кәрт салуның тәртибен үзләштердем. Серләрен димим, тәртибен генә. Ул бик гади. Сул ягыңдагылар үткәннәреңне, уңдагылары киләчәкне, баш өстендәгеләре уйларыңны күрсәтә. Алты‒ юлны, җиде‒ очрашуны, сигез‒ сөйләшүне, ун ‒ акчаны, дама ‒ хатын -кызны, король‒ ир -атны, туз ‒ хатны -өйне аңлата. Яттан шуларны белсәң, шул җитә. Калганына фантазияң булсын да сөйләргә тел байлыгың гына җитсен. Мәскәү поезды шәһәр аркылы төшке аш вакытында үтә. Без, чегән киемнәребезне сумкаларыбызга салып, вокзалга йөгерәбез. Поезд туктап торган арада дүрт- биш кешегә кәрт ачып, шуңардан бушка кергән акчаны кесәгә салып өлгерәм. Клиентларны дус кызым таба. Берәүнең дә дөрес әйтмәдең дип дәгъвә кубарганы булмады, чөнки поезд белән килгән- киткән, безне каян тапсын. Акчага кытлык кичермибез. Акча бер як кесәдән кереп, икенчесеннән чыгып торырга ярата. Безгә юратучыларның эшләре пеште ни дә төште ни, юрауыбыз юрау. Шомарубыз да чигенә җитте. Ял көннәрендә пероннар гына канәгатьләндерми. Яшәгән шәһәребез курорт шәһәре булганлыктан, кунакханә тирәләренә, диңгез буйларына барып күренгәләп киләбез. Дөрес юрамыйсың дип эзәрлекләп йөрүче юк. Безнең халыкта чир китә, гадәт китми дигән әйтем бар. Бу кәрт белән юрау гадәте миңа яшь чактан ябышып калды. Бер тегермән ялаган эт тегемән яламый тора алмый, минем белән дә шулай. Мин читтән торып укыдым. Сесия вакытында урыным тулай торакта кызлар яши торган бүлмәләрнең түр башында, талибәләрнең иң яраткан кунагымын. Яңа кәртләр сатып алып, соңгы тиеннәрен җыеп килүемне сагынып көтеп торалар. Киләчәкне бушка юратырга ярамый - теләгең тормышка ашмый. Кәртләр ярдәмендә күңел кыларын тартам. Каникул вакытларында чәй- каплы шоколадлар алып, студенкалар үзләре кунакка килеп чыккалыйлар, яшәгән йортымның сукмагына тузан төшеп тормый. Барсын бертөрлерәк сорау борчый: егетем кем булачак, кайчанрак кияүгә чыгам. Авылда минем кәрт салганны белмиләр. Әле булса,читтән юк юкта кем дә булса килми калмый.
‒ Кем җибәрде, хәзер мин андый нәрсә белән булашмыйм ,‒ дисәм дә ерактан килгән кешенең күңелен китеп, кире борып җибәрмим. Соңгы тапкыр ике молаем гына кызыкай килделәр. Алар белән дә шундыйрак әңгәмә кордык. Алып килгән күчтәнәчләре белән тәмләп чәй эчкәннән соң, серемне ачып, бернинди дә күрәзәче түгеллегемне, кирәк дип тапсалар кәртләрне ни рәвешлерәк ыргытырга кирәклеген өйрәтергә теләвемне белдердем. Хәзер мин пенсия яшендәге ханым. Шуклыклар да яшьлекләр белән бергә коелып адашып калган. Ерактан ышанып килгән кешеләрнең күңелләрендәге өмет утын да сүндерәсем килмәде. Кунакларым үзсүзле, ныкышмалы булып чыкты. Әйтерсең мин дөнья тоткасы.
‒ Кыенмыни инде сезгә ике- өч җөмлә әйтүе. Кулыгыздан килмәгәнне сорамыйбыз. Юраганы юш килә, әллә кайчан сыналган апа ди бит әнием сезнең турыда, ‒ дигәч, әнисе турында сораштым. Яшьлектәге таныш студенткаларның берсе булып чыкты. Әнисе нәкъ менә мин юрап табып биргән егетне сайлаган, имеш. Курсташлары барысы да гаиләле, балалар үстерә. Ә Дилбәр һаман ялгыз, табарга иде үзе кебек акыллы гына егет, таныштырырга иде икесен, ‒ дип бик үтенгәч, ни эшләргә белми аптырап калдым.
Муенсаларым күп минем. Аларның килешле һәм уңайлы булуына игътибар бирәм, сәламәтлек нигезе һәм илаһи көч чыганагы итеп кабул итәм. Бүләк итеп алырга да, бүләккә бирергә дә яратам. Танышларым моны беләләр. Озак кына сөйләшеп танышканнан соң, муенымдагы яшел буйлы таш муенсаны салып, күз төшәрлек чибәрлеге булмаса да ниндидер үзенә генә хас сөйкемле сөякле, тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп иткән, эндәшмичә тыңлап кына утырган кызкайга кидердем..
‒Кырык көн бер дә салмыйча киеп йөре, аннан, Ходаем, миңа бәхетемне бир, теләгән ярымны гомерлеккә насыйп ит дип, бисмилләһир-рахман-рахим,‒ диеп, суга ташла. Кырык көн эчендә очрап танышкан егетләргә игътибарлы бул, ‒ дидем, күңеле булсынга.
Ходай үзе кичерсен, мин аңардан акча алмадым, чакырып китермәдем, бары үтенечен генә үтәдем. Хыяллары тормышка аша икән бик яхшы. Юк икән, мин гаепле түгел , бар да алла кулында. Җәһәннәмнән килеп, сез шарлатан диеп, мине талап, ду кубарып йөрмәс.
Дилбәр ырым- шырымнарга исе китеп ышанып бармый. Муенсаны да Гүзәлнең күңеле булсын дип кенә такты. Әкеренләп үзе дә сизмәстән аңа ияләшә башлады. Төймә күңелгә тынычлык бирә кебек. Нервалар какшаса, тәмәкече тәмәке эзләгәндәй, бармаклар шунда үрелә. Көзгегә карасаң, күз, йөздәге җитешмәгән җирләрне күргәнче, муенсаны күрә. Вакытны ничек үткәрергә белми интеккәндә, төрлечә боргалап карыйсың - үзе бер шөгыль, үзенә күрә илһам чыганагы.
Гүзәл, әхирәтенә килгәч, кызның кемнәр белән танышуы турында метекләп кызыксынып сорашып карады. Дилбәрнең ике кулбашын сикертүдән башка чарасы юк иде. Хәл-әхвәл белешкәннән соң, юраучы кушканны үтәп, муенсаны суның тирән урынына ташлау нияте белән Дим буена киттеләр. Күпер рәшәткәсенә тотынгач, Дилбәр дусына карап:
‒ Минем муенсадан аерыласы да килми. Мин һаман ялгызмын. Сиңа үпкәләмим, яхшылык кына теләвеңне аңлап торам. Аска карарга башым да әйләнә, мә син ыргыт, - дип Гүзәлгә бирмәкче булды. Тегесе алмады:
‒ Мәхәббәтегез тирән булсын, мәхәббәттән башың әйләнсен, әйтәсе сүзләреңне әйт тә ташла инде, ‒ дип, кырык сүзгә җитеп, тел көрәштерергә тотынды. Күпме бәхәсләшерләр икән. Кызларның уртасына кереп икесен берьюлы берәү, тыгыз мускуллы көчле беләкләре белән култыклап, күпер уртасына таба сөйрәде:
‒ Нәрсә бүлешәсез, чибәркәйләр? Суга төшеп китәсез бит.
Бер факультетта укыганнар икән. Гүзәл дә Адел да бер- берсен шунда ук таныды. Очрашмаганга берничә ел үтсә дә танышлар уртак тел тиз таптылар. Күрешү хөрмәтенә якындагы кафега кереп туңдырма ашап, сок эчеп бераз ял итеп алырга уйладылар. Егет Гүзәл тормышындагы яңалыкларны белгәннән соң, укыуын тәмамлагач, әтисе авырганлыктан районда калып, милициягә эшкә урнашуы, тормыш юлдашын әлегә очрата алмавы, бирегә командировкага килүе хакында әйтеп узды. Аннары сүз уртак танышлар турында барды. Дилбәр түземле һәм тыныч кына тыңлап туңдырмасын ашап утыра бирде. Аделның бу басынкы кызны әңгәмәгә катнаштырасы килде:
‒ Гүзәл, дустың белән ныклап таныштырмадың, күз тияр, теле ачылыр дип куркасыңмы, әпә түгелдер ич? Без аның авызын ачтырып, сүз әйтермибез, ‒ дип көлде. Кыз, шуны гына көткән шикелле. итәгенә ут капкандай, кинәт сикереп торды, тәрәзә аша күрсәтеп:
‒ Минем автобус, - дип, хушлашырга да онытып, өстәл артындагылар акылларын җыйганчы, чыгып йөгерде.
Яшьләр уңайсыз хәлдә калдылар. Син кияүдәме дип, сорап булмый, кеше хатынын озатып йөрмәссең ләбаса, кафеда калдырып китү килешми. Дилбәр дә иптәше артыннан ук кузгалып китә алмады. Кызлар оясында укыган, аларның үзенә салган ятьмәләреннән шома гына ычкынган балык сыман тойган, милиця органнарында эшләгән егет сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, каян башларга өйрәтергә кирәкми.
‒ Күпер өстендә нәрсәсәгә бәхәсләштегез? Мин комачауладым бугай? Мин булмасам, берегез су төбендәге балыкларны симерткән булыр идегез микән?‒ дип җавап таләп итә торган хәрбиләрчә тавыш белән сорады ул. Җавап ишетмәгәч, ‒ җитди серме әллә? ‒ дигән булды, әзрәк йошаграк тонда. Дилбәр тыйнак кына елмайды, таныш түгел кешегә үзе дә сизмәстән бөтен кәртләрен ачып салды. Тегесе, бүлдермичә, сабырлык белән тыңлады. Эч бушатыр кеше булу, кая барып бәрелергә белмәгән җандагы бушлыкны тулылындырып, күңелгә ниндидер иркенлек һәм кыюлык өстәде. Кызыкай, үз-үзен тотышында моңа кадәр тоймаган җиңел рәхәтлек һәм ышанганлык белән урыннан торып, рәхмәт әйткәннән соң чәйханәдән чыкты. Адел да аңа иярде. Кайтыр юл ерак кына, күптәнге танышлар сыман җай гына сөйләшеп җәяү атладылар. Аларның ашыгасы юк.
Бүген ир кеше хатынына чәчәкләр бәйләме белән бергә тау хрусталеннән муенса бүләк итте. Тау хрустален йөкле хатын муенына асып йөрсә, баласын җиңел тудырыр дигән сүзләргә ышанмый, ә шуны тели ул. Аның кесәсендә тагы ике кешегә атап алынган мәрҗән һәм зөбәрҗәттән тезелгән муенсалар бар. Дилбәр Аделнең кулында калган гөлләмәләргә карап:
‒ Болары кемгә ? –дип сорамыйча булдыра алмады.
‒ Хәзер бергәләп берсен Гүзәлгә кертеп чыгабыз.
‒ Ә икенчесен?
‒ Анысын сиңа муенса бүләк иткән апага илтәбез. Безнең бергә булуыбызда аның да өлеше бир бит.

 

Сания Шәрипова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: