Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
9 Апреля , 11:00

Язмыш сызыгы

Зөһрә белән Әнвәрнең аерылышуларына быел ун ел тулды. Урманга адашам дип кермиләр, гел бергә булырлар сыман иде. Читтән караганда, гаилә таркалырга охшап тормый. Студент чактан ук дус булып йөреп, эшкә урнашып, ныклап аякка баскач кына, акыл утыртып, дөнья кордылар. Аңламассың тормышта, туганчы ук маңгаеңа язылган язмыш дигән нәрсәне.

Язмыш сызыгы
Язмыш сызыгы

Зөһрә белән Әнвәрнең аерылышуларына быел ун ел тулды. Урманга адашам дип кермиләр, гел бергә булырлар сыман иде. Читтән караганда, гаилә таркалырга охшап тормый. Студент чактан ук дус булып йөреп, эшкә урнашып, ныклап аякка баскач кына, акыл утыртып, дөнья кордылар. Аңламассың тормышта, туганчы ук маңгаеңа язылган язмыш дигән нәрсәне. Торыр урыннары бар, бөтен нәрсә җитеш. Гаилә учагына җылылык өстәп торучы соңлап туган улларына ул чакта сигез яшь иде. Үзара килешеп, тавышсыз тынсыз гына күпме уртак көч һәм акча сарыф итеп алган ике бүлмәле квартираны урталай бүлеп, аерым яши башладылар. Аттан да тәртәдән дә гаеп эзләмәделәр, дусларча аралашу дәвам итте. Эш буенча бер-берсенә ярдәмләшеп тордылар, Рәфисләре ике арада йөреп үсте.
Күпмедер еллардан соң Әнвәр үзенә пар тапты. Рәйсә төптән уйлап эшли торган сабыр бик акыллы һәм ипле хатын. Яше иренекеннән әзрәк зуррак булса да, Әнвәр белән янәшә торганда, бөтенләй сизелми, яшьрәк тә күренә әле. Зөһрә белән якын дуска ук әверелмәсәләр дә, матур аралаштылар. Рәфисне еш кына кунак иттеләр, отпуска вакытларында ял итәргә үзләре белән диңгезләргә ияртеп йөрттеләр. Җылыны кем дә тоя, малай, аралашып, аларны ихтирам итеп үсте.
Рәйсә белән Әнвәр өйләнештеләр. Аларның уртак бала табасылары килә иде. Яшьләре зурраеп баргангамы, нигәдер Алла андый бүләк белән бүләкләргә ашыкмады. Вакыт тәгәрмәче үз көенә әйләнә бирде. Ел ярым элек эчләренә сыймас шатлыкларын Зөһрә белән уртаклаштылар. Чәчләренә көмеш йөгереп, яшьләре кырыкны үтеп, шырыкка җиткәндә, хыяллары тормышка ашып, алар әти-әни булырга җыена икән.
Балә аяк астында. Бәхетләренә күз тидеме, уйламаганда, ике гаилә өчен дә фаҗигале вакыйга туды. Җәяүләп, прогулкада йөргәндә, Рәйсә белән Әнвәрне исерек шофер машинасы белән бәрдереп китте. Бу якты дөньяга кунакка килгән ирнең гомере, алдагы өметен түземсезләнеп көтеп, туачак баласын күрә алмыйча, күз ачып йомган арада өзелде. Рәйсәнең мие селкенеп, кабыргалары сынып, дәваханәдә байтак ятты. Корсактагы баланы югалту куркынычы юк иде. Шулай да гармоннар үз эшләрен эшләделәр. Кисәк килгән бәланең кайгы-хәсрәтләреннән көчле депрессиягә бирелде. Бөтен авырлык Зөһрә җилкәсенә өелде.
Әнвәрне җир куенына тапшыру мәшәкатьләре, җитеп килгән улын игътибар уңаеннан ычкындырмау, эштән соң көн аралаш Рәйсәнең хәлен белергә дәваханәгә йөрүләрнең ‒ барсын Зөһрә үз өстенә алды. Шул көннән башлап, аның күз алдында ак кәфенгә төрелгән Әнвәрнең гәүдәсе торды. Тумактан калмагач, үлмәктән калу юк. Тәүбә, тәүбә, көтмәгәндә, әгәр ул үзе үлеп китсә, бавыр ите ‒ Рәфисен нәрсә көтә.
Рәйсә баласын авыр таптты. Тапты дип әйтү бик урынлы булмас, аны ярып алдылар. Кырык тугыз яшьтә бала тудыру батырлыкка тиң. Ир кайгысы, операция хатынны кинәт күпкә картайтып җибәрде. Шатлык чәчеп торган күзләрен, нурлар биеткән йөзләрен, елмаю балкыткан иреннәрен ‒ бөтенесе дә үткәннәр алып калды. Ул көннән көн ябыкты, маңгаендагы җыерчыклар сизелеп тирәнәя барды. Кабарып торган чәчләре тарамаганда да көлтә-көлтә коелгач, яулык астына яшерде. Әллә ни сызламыйча тешләре бер-бер артлы төшкәч, Рәйсә авыл карчыгына охшап китте. Кинәт үзгәргәнгәме, аны кайчак танышлары да танымады.
Зөһрә белән Рәфис Рәйсәне ярдәмнәреннән ташламадылар: кызын караштылар, йорт тирәсендәге эшләрен эшләштеләр, кибеттән азык-төлеген алып килделәр. Кыскасы чырай сытмый, буш вакытлары булганда, элекечә Әнвәр исән чактагы сыман аралашып яшәделәр. Моңа кадәр Рәйсә аларга тормышыннан зарланмады. Өч көн элек Рәфисне сеңлесе белән урамга чыгарып җибәреп, Зөһрә белән икәү аулакта калгач, ни өчен борчылуы турында әйтми булдыра алмады. Ашның мае, сүзнең җае була. Ул җайлап сөйләгән хәбәрдән хатынның чәчләре үрә торды.
Табиблар Рәйсәнең сөт бизләрендә соңгы стадиягә барып җиткән яман шеш тапканнар. Аңа беркөн дә кичегергә ярамыйча, химия алырга кирәк. Врачлар алга табан яшәү мөмкинлеген ‒ утызга җитмеш диләр.Әти-әниләре мәрхүмнәр. Әнвәрнең олы яшьтәге әнисенең моннан меңләгән километр еракта яшәвен Зөһрә ул әйтмәсә дә белә. Рәйсә көндәшеннән күз яшьләре белән кызы Галияне ялгыз калдырмауны үтенде.
Зөһрә бу җаваплылыкны үз өстенә алырга бик нык курыкты. Әнвәрне югалтканнан бирле, үзе белән ул-бу булып, ялгыз калдырудан дер калтырап, Рәфисе өчен ут йота. Яшьрәк чагында аңа иптәшкә бала табасы килгән иде. Әнвәр белән аерылышканнан соң тормыш корырдай ир затлары очрамады, очрап күрмәдеме. Әнвәр үлгәннән бирле улының язмышы өчен бөтенләй нык көяләнә. Әгәр язмыш сызган хәлгә юлыгып үлеп куйсам, берүзе япа-ялгыз калган Рәфисемне кем аякка бастырыр дигән уйлар еш килде аның башына киткәннәре юк. Әлегә, Рәйсә дәваланганда, бала Зөһрәләрдә. Галияне тәрбиягә алсам, ичмасам улымның сеңлесе булыр дип тә уйлый. Тагы икеләнә. Зөһрәгә кырык алты, ә бәләкәчкә ни бары ун ай. Язмышка ни язылганын беркем белми. Галияне бәлигъ булырлык яшькә җиткәнче карый алырмы соң ул. Сәламәтлегеге, көче, гомере җитәрме. Бөтен авырлык улы Рәфискә төшмәсме. Тотып ныклы гына карарга килә алмый җәфаланды. Язмыш биргән сынауларны үткәреп җибәрә белү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк. Ятса да, торса да, Аллаһтан Рәйсәгә гомер белән бергә тазалык теләп дога укый. Берүк үзе тапкан баланы ятим калдырмасын, шул кыз хакына исән генә була күрсен, Галиягә үз әнисенең кочагында аның исен иснәп үсәргә насыйп итсен.

Сания Шәрипова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: