Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
5 Апреля , 10:00

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Наилә ХАРИСОВА. (Ахыры). Рафыйк әллә кызның бугазына ябышмакчы, әллә авызын капламакчы булып кулын сузуга, Зәлия башын борып өлгерде. Рафыйкның кулы утын әрдәнәсенә килеп төртелде.- Әниии! Маша апааа! Коткарыгыыыыз!- Ах, син шулаймы әле?!«Бетүем шушы икән! Мине моннан берәү дә таба алмаячак. Ичмасам, кая барасымны берәүгә дә әйтмәдем. Ә

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.
Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Рафыйк әллә кызның бугазына ябышмакчы, әллә авызын капламакчы булып кулын сузуга, Зәлия башын борып өлгерде. Рафыйкның кулы утын әрдәнәсенә килеп төртелде.
- Әниии! Маша апааа! Коткарыгыыыыз!
- Ах, син шулаймы әле?!
«Бетүем шушы икән! Мине моннан берәү дә таба алмаячак. Ичмасам, кая барасымны берәүгә дә әйтмәдем. Әни чамаласа гына...» Кызның башыннан яшен тизлегендә шундый уйлар узды. Шул вакыт сарайның күршеләргә терәлеп торган ягыннан Хәбирә карчыкның тавышы ишетелде:
- Җибәр баланы, бәдбәхет! Нишләтмәкче буласың аны? Хәзер үк җибәр, югыйсә урамга чыгып кеше җыям!
Рафыйк көтелмәгән хәлдән югалып калдымы, төйнәлгән йодрыгын төшереп, читкә тайпылды. Зәлия шуннан файдаланып, ишек алдына чыга торган капкага ташланды. Бәхеткә, анысы бикләнмәгән булып чыкты. Артыннан Рафыйкның яралы җанвар кебек үкергәне ишетелде: - Җен карчыгы! Тагын син! Ну күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа! Кирәкмәгән җиргә бүтән кысылмаслык итәм мин сине!
Зәлия чапты да чапты. Үзе йөгерә, үзенең башында сорау өермәсе:
- Галия кайда? Аңа ни булган? Ник күренмәде? Әллә Рафыйк абыйсы берәр нәрсә кылганмы? Тизрәк әнисен, Маша апаны алып монда кире килергә, Галияне табарга кирәк!
Тулай торакта ни әнисе, ни Маша апасы юк иде. Эш сәгате әле бетмәгән. Ул тагын чыгып чапты. Зәлиянең холкындагы өркәклекне җил куып тараттымыни? Әниләрен кайдан табарга мөмкин - барысында да булып чыкты. Тик әниләре бер җирдә дә юк иде. Кыз, көчсезлеген танудан гарьләнеп, юл читендәге чирәмгә утырып елап җибәрде. «Әгәр ул сеңлесенә булыша алмаса? Инде соңга калган булса?» Кешеләр җәяүләп тә, машинада да аның яныннан сәерсенеп карап үтеп китәләр. Ник берсе юл читендә тузанлы битеннән буразна булып аккан яшен сөртә-сөртә елап утырган сабый янына туктасын? Ә, юк, күз яшенә битараф булмаган изге җаннар бар икән әле.
- Ни булды, үскәнем, нигә елыйсың? - дигәнгә башын күтәреп караса, алдында бер матур апа басып тора иде. Зәлия, күз яшенә буыла-буыла, өзек-төтек җөмләләр белән нишләп йөргәнен аңлатты.
- Мондагы хәлләрне төзәтергә синең белән минем генә көч җитә торган түгел икән әле. Полиция чакыртмый булмас.
Полиция сүзеннән үлеп курыкса да, Зәлия матур апаны туктатмады. Тәртип саклаучылар, ни гаҗәп, озак көттермәделәр.
- Хәлләрнең төбенә төшәргә кирәк. Бала-чаганың сүзе белән генә кемнеңдер йортына тентү белән барып керә алмыйбыз. Бәлки, сеңлесе өйдә тыныч кына әбисе белән чәй эчеп утырадыр.
- Башта бу баланың әнисен эзләп табарга кирәктер. Әйтеп тора бит кайда эшләгәнен. Мин бит юлда туктап, хәлен белүче генә.
Тәртип сакчыларының берсе Зәлиядән әнисенең исем-фамилиясен сорады да, читкә китеп, кем беләндер телефоннан сөйләшеп алды. Ун-унбиш минут үтүгә, кабинетка, атылып-бәрелеп, Гөлфия, аның артыннан Маша килеп керде. Алар нидер сөйләшергә өлгергәнче, ишектә дежур полицейский күренде.
- Ташлап тор эшеңне. Ашыгыч рәвештә Күл буе урамы, 16 адресы буенча чыгып китәргә кирәк. Анда бер әбине үтергәннәр диме.
- Күл буе,16? Ул бит Хәбирә әбинең адресы!
- Әй Аллам! Бер кешегә дә зыяны тия торган карчык түгел иде бит ул! Кайсы явызның кулы күтәрелде микән?
- Әни! Рафыйк абый миңа ябышкач, Хәбирә әби кычкырып кына мине коткарды бит. Шунда Рафыйк абый аңа янады. «Күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа, җен карчыгы», - диде. Әллә ул микән?
- Кайсы йортта яши ул кеше? Адресын әйт тиз генә!
- Күл буе урамы инде, ундүртенче өй. Хәбирә әбиләргә терәлеп кенә тора.
Дежур полицейский кулындагы рациягә кычкырып нидер сөйли-сөйли чыгып чапты. Зәлиядән сорау алып утырган тикшерүче дә сикереп торды:
- Алайса, әйдәгез әле, сез дә җыеныгыз! - дип, урыныннан сикереп торды.
Алар килеп җитүгә, капка төбенә кеше җыелган иде. Чыелдап ашыгыч ярдәм машинасы да килеп туктады. Ике полиция хезмәткәре шунда ук Сафура карчыкның капкасын кага башлады. Ачучы булмагач, койма аша ишегалдына сикерделәр.
Ул арада носилкада Хәбирә әбине алып чыктылар.
- Хәле ничек әнкәйнең? Әйтегез берәр сүз! - дип елап инәлгән хатынга каршы фельдшер:
- Әниегез исән! Аңын гына югалткан. Куркудандыр. Башындагы ярасы куркыныч түгел.
Ә Зәлия белән әнисенең үз кайгылары иде. Галия кайда? Нигә капканы ачмыйлар, Рафыйкны таптылармы?
- Маша апа! Әни! Галияне эзлик тизрәк! Ул бит бүген бөтенләй күренмәде. Берәр нәрсә эшләгез инде.
Бер яшь егет койма аша сикереп керде дә капканы ачты. Алар ишегалдына кергәндә, полиция хезмәткәрләре сарай ягыннан, кулларын артка каерып, Рафыйкны алып чыгып киләләр иде. Каршыларына өйдән күзе-башы тонган, шашынган кыяфәтле Сафура карчык йөгереп чыкты.
- Кая алып китәсез минем баламны? Аның гаебе юк.
Карчык, җиргә егылып, улының аякларын кочаклады.
- Җибәрмим! Ул түгел, мин үтердем Хәбирәне! Җибәрегез, җибәрегез минем баламны!
Улы чәче-башы тузган әнисе - карчыкка карады да йөзен читкә борды.
- Җибәр аякны!
Сафура ишегалды тузанына барып төште. Гөлфия һаман үрмәләп улына таба омтылган карчыкны җилтерәтергә тотынды.
- Галия кайда? Кайда минем кызым? Нишләттегез аны, бәдбәхетләр?
- Әәә! Сиңа да балаң кирәкмени? Исеңә төштемени? Баламның берсен алып китәләр әнә. Син икенчесен дә алырга телисеңмени?
Сафура соңгы көчен җыйган яралы ерткыч кебек җирдән сикереп торды да өй ишегенә аркылы басты.
- Кертмим! Берегезне дә кертмим. Ташлап чыгып киткәндә, балаң кирәкмәде бит. Бирмим! Минеке ул! Мин үстердем аны, син түгел!
- Мин ташлап чыгып китмәдем. Сез мине урамга куып чыгардыгыз кечкенә бала белән. Галияне сез аердыгыз миннән!
Ярсыган ике хатын бер-берсенең чәченә ябышып акырышты, җыелган халык берни аңламый шаккатып карап торды. Аннары күзенә ак-кара күренмәгән карчыкны читкә этеп, Маша белән Зәлия, аның артыннан койма аша сикергән егет һәм берничә кеше өйгә узды. Өйгә керүгә, шакылдаган, ярдәм сорап кычкырган, бала елаган тавыш ишетелде. Галиянең тавышын апасы шунда ук танып алды. Тавыш түр почмактан, каяндыр тирәннән ишетелә иде. Авыр агач өстәл белән бастырып куелган баз капкачын ачуга, елап шешенеп, пычранып беткән Галиянең йөзе күренде.

СОҢГЫ СҮЗ

- Бүген кичке биштә өйдә булыгыз! Минем сезгә ике сюрпризым бар.
Шимбә көнне Флора иртән үк шулай дип шалтыратып куйган иде. Алар дүртәүләп кичне ничек җиткерергә белми йөдәделәр. Инде Галия үзләре белән бергә, Рафыйк тиешле җәзасын алып, тиешле урынга озатылды. Сафура карчыкны, акылы җиңеләйгән дип табып, дәваларга салдылар.
Биш тулуга, тулай торак янына текә машина килеп туктады. Аннан гадәти булмаганча, бәйрәмчә киенгән Флора төште. Аны күргәч, барысы да торып басты. Маша Флора белән исәнләште дә:
- Ярый, мин керим инде. Ышанычлы кулларга тапшырдым, - дип, борылып китмәкче булды.
- Ә син кая? Хәзер барыбыз да бергә бер җиргә кунакка барабыз. Кая икәнен баргач күрерсез.
- Мин... ни... миңа, Флора Фаилевна, сезнең белән йөрү дөрес булмас. Минем кем икәнне...
- Беренчедән, синең кем икәнеңне мин бик әйбәт беләм. Икенчедән, миннән һәм Гөлфиядән башка ул турыда берәү дә белми. Һәм... гомумән, моңа кадәр кайда булсаң да, син кеше булып калгансың. Шулай булмасаң, Гөлфия яныннан эзеңне күптән суыткан булыр идең инде.
- Кеше әлләни уйлавы бар... Сез кем дә, мин кем.
- Без - барыбыз да кешеләр. Кеше булмаганнар белән мин эш йөртмим.
Машина белән шәһәр читендәге йорт каршына килеп туктадылар.
Аларны гына көтеп торгандай, капка ачылып, аннан дүрт-биш яшьләрдәге курчак кебек ике кыз йөгерешеп чыкты.
- Әни, кунакларны алып кайттыңмы?
- Алып кайттым. Менә таныш булыгыз, йолдызларым: бусы - Зәлия, монысы - Галия. Ә бу апа Гөлфия апа булыр. Монысы - Маша апа. Алар сездән зуррак. Сезгә апа булырлар. Ә минем игезәк кошчыкларымның берсе - Гөлназ, икенчесе Айназ исемле.
Кызлар, тамчы да ятсынып тормыйча, Зәлия белән Галияне җитәкләп алдылар.
Шулвакыт капкадан урта яшьләрдә генә булса да, чаларган чәчле, нык бәдәнле ир-ат күренде.
- Нәрсә, Флүрә, кунакларыңны әллә капка төбендә генә сыйламакчы буласыңмы. Исәннәрмесез! Узыгыз әйдә, рәхим итегез!
- Таныш булыгыз, минем җанкисәгем Илфак шушы була инде. Отставкадагы полковник. Мин әле моңарчы сезнең шәһәрдә үзем генә торган идем бит. Илфак отставкага чыккач, балаларны алып, монда күчеп килде. Менә шушы йортны алып, кичә генә күченеп беттек. Әйдәгез, сүз белән сыйлыйм сезне һаман. Керик инде. Илфак, шашлык ни хәлдә анда?
- Шашлык кызды инде. Сезне көтеп үпкәли дә башлады.
- Кызлар, барыгыз әле әбиегезне чакырып чыгыгыз!
Кызлар кереп тә киттеләр, кунаклар беседкага кереп утырганчы, икесе ике яктан җитәкләп, олы яшьтәге сөйкемле ханымны җитәкләп тә чыктылар.
- Таныш булыгыз, бу минем кызларымның яраткан әбиләре, иремнең әнисе, миңа әниемне алыштырган кадерле кайнанам була. Исеме - Сәгыйдә. Балаларны ул карап үстерде дисәк тә була.
Башлап Маша, аннан кыенсынып кына Гөлфия, олы кеше белән ике куллап күрештеләр.
- Син, әнкәй, Гөлфия турында беләсең инде. Аның турында сөйләгәнем бар. Менә бит язган булгач, әллә нинди чит җирләрдә очраштырды безне язмыш. Ә бу - Маша, Гөлфияне калкан кебек саклап тора торган күршесе.
Барысы да елмаештылар. Гөлфиянең кызарганын кичке шәфәкъ яшерде.
- Әле өйдә әйберләр дә урнаштырылмаган. Табынны шуңа күрә монда гына әзерләдек, кунаклар, - диде Сәгыйдә әби. - Мондый күңелле кичтә, өйдә утырмыйк дидек инде. Шәһәрегезнең табигате бик матур күренә. Флүрә кызым өйне дә бик әйбәт җирдән сайлый белгән.
Бүген иртән уяндым да, тәрәзәне ачып, кошлар сайраганын тыңлап яттым. Бер якта әрәмәлек, икенче якта урман. Нарат урманы якын булгач, һавасы да бик чиста.
Шау-гөр килеп, өстәл янына утырыштылар. Кызлар инде дуслашып өлгергән. Түгәрәк табын артында барысы да шат, ә Гөлфия белән Маша эчтән генә «Икенче сюрпризы нәрсә микән?» дип көтә иде. Флүрә шуны сизгәндәй:
- Хәзер көннең иң мөһим яңалыгына күчәм. Бүген шәһәр башкарма комитеты утырышында сезгә ике бүлмәле фатир бүлеп бирергә дигән карар чыгарылды. Дүшәмбе көнне үк артыннан йөри башла. Аллаһ боерса, тиздән өй туе да үткәрербез әле.
Гөлфия, күптән көтелгән булса да, әлеге хәбәрне ишетүгә телсез калды.
- Менә бит Ходайның рәхмәте! Нәрсә, Гөлфия, телеңне йоттыңмы әллә? - диде Маша, күршесенә терсәге белән төртеп.
- Мин чыннан да... Чынмы, Флүрә? Дөрес ишеттемме мин? Миңа фатир бирәбез диделәрме?
- Әйе, детдом баласы буларак алырга тиешле фатирың сине ничә елдан үзе эзләп тапты.
- Рәхмәт, дускайларым! Сез булмасагыз, мин бу көннәрне күрер идеммени?! Кызлар, ишетәсезме, безгә фатир бирәләр. Безнең үзебезнең фатирыбыз булачак!
...Уйнап арган кызлар дүртәүләп яңа йорт идәнендә тәгәрәшеп йоклап киттеләр.
- Уятып тормыйк. Йокласыннар әйдә. Иртәгә йокылары туйгач, тагын уйнарлар әле, - диде Флора-Флүрә. Табышуларына ярыйсы гына вакыт узган булса да, иркенләп сөйләшеп утырганнары юк иде. Дуслар детдомда узган елларны искә төшерделәр. Көлештеләр дә, елаштылар да. Язмышлары төрле булган өч хатын, хатирәләргә чумып утыра торгач, җәйге күккә ярымай да күтәрелергә өлгерде.
- Флүрә, ачуланмасаң, бер сорау бирим әле. Синең үги анаңны күргәнең бармы? Әтиеңнең үлеме турында дөреслекне табам дип, юрист булган кеше бит инде син.
Флора бераз сүзсез торды. Ул уйларында үткәннәргә кайтып килде бугай.
- Беләсеңме, Гөлфия, эшемдә миңа нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килми. Хаксызга рәнҗетелгәннәре дә күп. Гаебе булып, рәхәттә яшәгәннәре дә җитәрлек. Тик андыйлар барыбер кайчан да булса кылган гамәлләренең әҗерен күрми калмыйлар. Бүген булмаса, иртәгә куып тота ул аларны. Бу дөньяда булмаса, тегесендә җавап бирерләр. Син сораган үги анам күрәсен бу дөньяда ук күргән инде. Бүгенге көндә ул параличланган килеш урын өстендә ята. Теле юк. Мин аны карарга кеше ялладым. Кирәк әйберләрен алып кайтып торам. Гафу иттемме мин аны? Белмим. Тик кайчандыр атамның хатыны булган ул бәхетсезне күрмәмешкә салышып, өстеннән атлап үтә алмадым. Хәтереңдәме, детдомдагы соңгы кичтә без синең белән бәхет турында сөйләшеп утырган идек. Мин бүген үземне бәхетле саныйм. Әгәр үги анама миңа карата кылган гөнаһлары өчен җәза бирә башласам, хәтта ул хакта уйласам да, мин үземне бәхетле хис итә алмас идем.
...Яңа фатирга, беренче итеп, Галиянең әбисе йортыннан ук үзе белән алып килгән песине кертеп җибәрделәр. Сәгыйдә әбиләре, килеп керүгә, үзе пешергән түгәрәк ипиен өстәлгә куйды да, догалар укып, битен сыпырып алды. Калганнар да аның артыннан кабатладылар.
Ике кызы, Гөлфия янына килеп:
- Әни! - дип пышылдап кына сүз башладылар. - Безнең хәзер үзебезнең иркен фатирыбыз да бар. Төрмәдән чыккач, әти безнең янга килер микән?

Тәмам.

Наилә ХАРИСОВА.

Чыганак: https://vk.com/club161110794

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: