Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
5 Апреля , 12:00

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Автор: Наилә ХАРИСОВА5 өлеш. - Минем балачагым булмады. Әти-әниемне белмим. Әби белән үстем. Ул кайсының әнисе булгандыр - бу хакта аның бөтенләй миңа сөйләгәне булмады. Балачактан иң истә калган нәрсә - әбинең абзарында бик еш бәбәйли торган дуңгызлары. Мин шулар арасында тәгәрәп үстем дисәң дә була. Үземне белә башлаганнан бирле мин аларны ашаттым, эчерттем.

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.
Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

- Минем балачагым булмады. Әти-әниемне белмим. Әби белән үстем. Ул кайсының әнисе булгандыр - бу хакта аның бөтенләй миңа сөйләгәне булмады. Балачактан иң истә калган нәрсә - әбинең абзарында бик еш бәбәйли торган дуңгызлары. Мин шулар арасында тәгәрәп үстем дисәң дә була. Үземне белә башлаганнан бирле мин аларны ашаттым, эчерттем. Кайвакытта алар белән әүмәкләшеп уйнап, хәтта алар арасында йоклап та китә идем. Сабый балага күпме кирәк? Әби аларны йә туу белән, йә бераз үстереп сата, көмешкәгә алыштыра, хуҗалыктагы эшен эшләтә.
Җиде яшькә җиткәч, мин дә укырга кердем. Башым эшли иде. Тик башка балалар кебек дәрес хәзерләп утырырга вакытым, шигырь-җырлар өйрәнеп, концертларда чыгыш ясап йөрергә әбинең рөхсәте булмады. Минем мәктәптән кайтуны абзар тулы дуңгызлар көтә. Укытучыма рәхмәт: ул әби янында еш була, мине яклый. «Өс-башын чиста йөртмәсәң, мәктәп ашханәсендә ашарга акча бирмәсәң, күп эшләтсәң, Машаны тартып алып детдомга җибәрәм», - дип куркыта иде.
Әби шуннан соң бераз дилбегәне бушата, киемнәр ала. Мин булганын чистарак йөртергә тырышам. Эшкә дә ул кадәр кумый. Бераздан үзе тагын көмешкә парына уралып дөньясын оныта. Тагын бөтен хуҗалык миңа кала.
Мин югары классларда укыганда инде, әби бик өшәнде. Үземне үзем кайгыртып яшәргә туры килде. Башкалардан күреп, йорт-җирне чиста тотарга да өйрәндем. Дуңгызларны да киметтем. Әби белән икебезгә бирелә торган пенсия әбидә торса да, күбрәк кибет-фәләннән аласы әйберләргә мин йөрим. Әбием көмешкә белән дуслыгын киметте. Сигез классны бетерүгә, әбинең киңәше белән фермага эшкә төштем.
Беркөнне эштән кайтуыма, бездә ирле-хатынлы кемнәрдер утыра иде.
- Менә шушы инде минем Машам. Бик тәүфикълы, эшчән бала. Җәш булса да, бар дөнҗамны ул алып бара.
Тегеләр миңа күзләре белән тишәрдәй булып карыйлар. Ә мин аптырап басып торам. Аннары өс-башымны алыштырдым да, көянтә-чиләк алып, суга киттем. Мин кайтканда, кунаклар өйдә юк иде инде.
- Сине кияүгә сорап килделәр, - диде әби. - Күрше авылныкылар.
Бик әйбәт кешеләргә охшаганнар. Дөрес, малайлары синнән олырак икән. Ир-ат олы булырга тиеш инде ул. Минем үзем исән чакта сине урнаштырасым килә. Иртәгә дүртәүләп килмәкчеләр. Кыяматлыкны да үзләре белән алып килмәкчеләр. Танышырга. Эшеңдә озаклап ятма.
- Әби, миңа уналты яшь кенә бит әле. Минем кияүгә чыгарга исәбем дә юк. Синнән кем кияү сорады соң? Беркая да бармыйм мин. Яренгә шәһәргә укырга китәсем килә. Быел да синең сүзең белән авылда калдым.
- Мине калдырыпмы? Мин исән чакта ике аягыңның берсен дә атламыйсың шәһәр ягына.
- Кияүгә чыксам да, сине калдырган булам бит инде. Икебезне бергә алмыйдыр бит? - дим, сүзне көлкегә борырга теләп.
- Анысы инде башка мәсьәлә. Ара әллә ни җырак җир түгел. Сирәк-мирәк кайтып хәлне белештерсәң... Үзең генә барган җиреңдә бәхетле бул! Мин изгеләргә гел шулай дип келәү итәм.
Әбинең моңа кадәр күрсәткәннәре: ачуланган, хәтта кыйнаган, эшләтеп җелеккә тигән чаклары күп булды. Рәнҗеп елаган чакларым аз булмагандыр. Ә бүгенге гамәленең минем алдагы көнем турында борчылып ясаган адым икәнен аңлый идем. Кияүгә биргәч, үзенчә мине бәхетле, хуҗалы итә. Үзе, мине урнаштыргач, тынычлап, теге дөньяга китәргә әзерләнмәкче икән.
Мин төне буе елап чыктым. Ә бер атнадан кәбен койдырып кияүгә киттем. Үз-үземә каршы килеп. Үземне дә, әбием үлгәч, япа-ялгыз каласымны аңлау куркытты бугай. Киңәш сорар, барып сыеныр кешем дә юк иде шул.
Турысын әйтим: иремә карата миндә әллә ни җылы хисләр уянмады. Ул инде утызын тутырган, авыру кеше булып чыкты. Тумыштан йөрәк чирле. Ата-анасы да әбием кебек: «Без үлгәч, аны кем кайгыртыр», - дип өйләндергәннәрдер инде. Таянычы булмаган, нәрсә әйтсәң, шуңа риза булып торырдай хатын эзләгәндә, юлларында мин очраганмындыр. Тик мин алар теләгәнчә үк «телсез» түгел идем. Шулай да әбиемнең, «чыккач, торырга кирәк» дип тәкрарлавы аркасындамы, мин китәргә уйламадым. Бәлки, моңарчы мин күреп белмәгән җитеш, тулы гаилә тормышы үз эшен эшләгәндер. Андагы тормышым турында сөйләп тормыйм. Кызыксыз, бер-берсенә охшаган көннәрдән торган, карт белән карчык һәм авыру ир янында яшәп ятканда, әбием үлде. Аннары кызым туды. Әби-бабасы да, әтисе дә аны яраттылар. Тормышыбызга ямь кергәндәй булды. Инде ияләштем, язмышым шулдыр дип тынычланырга өлгермәдем, башта ирем, аннары аның кайгысын күтәрә алмыйча, бер-бер артлы кайната белән кайнанам вафат булды. Ярыйсы ук нык хуҗалыкта утырып калуыма ай да үтмәде, ата-анасы исән чакта елга бер-ике хат язудан артык хәбәрләшеп тә карамаган кызлары кайтты да мин, «хәерчегә», өйне бушатырга кушты. Мин үзем дә карулашып тормадым. Бу йортка мине бер генә бәхетле минут та бәйләми иде. Булган кадәр бәхетем - кызым үзем белән. Миңа шул җитә. Без, ир йортыннан киемнәребездән башка берни дә алмыйча, моңарчы буш торган әбием йортына кайтып утырдык. Ул чакта кызым Настяга биш яшь, үземә егерме бишенче генә киткән иде.
Илдә чыпчык та үлми, дигәннәре хактыр. Без авылга әйләнеп кайтканда, колхозлар таралган, фермалар да, сыерлар да юкка чыккан иде. Җан биргәнгә юнь биргән, диләр бит. Эше табылды. Мәктәптә идән юучы акчасы ташка үлчим генә булса да, ачка йөдәмәдек. Шул чагында мин әбиемнең эшкә өйрәтеп үстергәненә мең кат рәхмәт укыдым. Җәй булса, болыннан, урманнан кайтып кермәдем. Бакчада да әз үстермәдем. Җыйган, үстергән җиләк-җимешен, яшелчә-бәрәңгесен сатып, кием-салымыбызны бөтәйттем. Кош-кортын асрадым, берара кәҗә дә асрап карадым. Кызым да кул арасына керде. Балачакта үзем күрмәгән назга төрергә тырыштым кызымны.
Беркөнне эштә бергә эшли торган хатын әйтә:
- Карап-карап йөрим дә, үзең эшкә дә булган кебек инде син. Төскә-биткә дә кешедән ким түгел. Гомерең генә ялгыз үтә. Кызың үсәр дә кияүгә чыгып китәр. Әйдә, мин сине үземнең туганнан туган энем белән таныштырыйм әле. Бәлки килешеп китәрсез, - ди. Чыннан да, кызым буй җитеп килә. Гел минем янда тора алмас. Укытырга исәп. Шуларны уйладым да:
- Ярар, - дидем.
Очраштык, таныштык. Карап торуга ярыйсы гына күренә. Шаян телле икән үзе. Шоферлыкка правасы бар икән. Моңарчы читтә йөргән. Әле кайтканына да күптән түгел икән. Эшкә урнашырга өлгермәгән. Гаиләсе барын-югын сорагач, кулын гына селтәде:
- Алар кайда булган, шунда калды инде. Сагынып елар балам юк, - дип, сүзне кыска тотты. Мин дә төпченеп тормадым. «Моңарчы нәрсә булганында минем ни эшем бар. Кырык яшькә кадәр үзе генә яшәмәгәндер инде», - дип уйладым.
Толя (аның исеме шулай иде) кызым белән уртак телне тиз тапты. Яшәп киттек шулай. Эшкә урнаштыру гына матавыклы булды. «Тегесе авыр, монда аз түлиләр», - дип, озак кына сырланып йөргәннән соң, күрше бистәгә таксист булып урнашты бу. Сирәк булса да, азык-төлек алып кайткалый. Аз-маз акчасын. Кызым, мәктәпне бетереп, шәһәргә китте. Техникумда укып йөри. Аны автобустан каршы ала, ялы беткәч, автовокзалга илтеп утыртып җибәрә. Акча да бирештерә бугай. Кызым кайчагында миннән алмый да.
- Миңа Толя абый бирде әле. Моны үзеңә тот, мама, - ди. Өйдә аркылыны буйга салмаганына сүз әйтмим Толяга. Баламны үгисетми. Миңа шунысы кыйммәт.
Шулай акрын гына яшәп ятыш. Булганына шөкерана кылып. Үз гомеремдә әллә ни күргән кеше түгел бит инде мин. Булганына риза булып яшим.
Язга таба нигәдер кызым кәефсезләнеп йөри башлады. Сирәгрәк кайта. Йөзе дә агарып китте. Сораштырсам:
- Уку авыр, мама, - диюдән артыгын әйтми. Күңелем нидер сизә. Тик сәбәбен белә алмыйм.
Май бәйрәмнәренә кайтыр, өй юарбыз, баздан бәрәңгеләр чыгарырбыз дип, планнар корып көтеп торган көннәрдә мәктәп директоры кабинетына чакыртып алды.
- Маша, сине сорыйлар. Сөйләш әле, - дип, трубканы сузды да кабинетыннан чыгып ук китте. Аның йөзгә карамаска тырышып кына сөйләшүеннән үк йөрәгем «жу!» итте. Шунда ук баштан: «Хәерлегә түгел бу», - дигән уй сызылып узды.
Телефоннан бер хатын кемлегемне кабат ачыклады да:
- Киряева Анастасия сезнең кызыгызмы? - дип сорады. - Сезгә ашыгыч рәвештә шундый-шундый адрес буенча бишенче шәһәр больницасына килергә кирәк. Кызыгыз авыр хәлдә, - диде. Мин, исемә килеп, сорау бирергә өлгергәнче, теге башта телефонны куйдылар.
Ничек шәһәргә килеп җиткәнемне, бишенче шәһәр больницасын ничек эзләп табып килеп кергәнемне хәтерләмим. Мине каршылаган шәфкать туташы башта табиб янына алып барды. Олы яшьтәге врач хатын кем икәнемне белүгә:
- Әни кеше, кызыгызның авырлы икәнен белә идегезме? - дип һушымны алды.
- Ничек... авырлы?
- Ничек авырлы булалар соң? Димәк, белмәгәнсез. Аны безгә криминаль аборт аркасында күп кан югалтканнан соң бик авыр хәлдә китерделәр. Гомере кыл өстендә. Әлегә үз аңында. Минем сезне алдыйсым килми. Без эшли алганны эшләдек. Өмет аз. Бик соң безнең кулга килеп эләкте. Җитмәсә, йөрәге дә авыру булган икән.
Әйе, йөрәге авыру иде. Әтисеннән, нәсел буйлап күчкән чир. Тик җайлап кына, тыныч кына үз янымда яшәгәндә, аның авыруы үзен бик
сиздермәде. Авырлы?! Минем кызым? Әле балалыктан да чыгып бетмәгән, егетләргә күтәрелеп караганы да булмаган Настям авырлы? Аборт?
- Ышанмыйм! Моның булуы мөмкин түгел! Кайда ул? Мине аның янына алып барыгыз, зинһар!
...Настя берүзе бер бүлмәдә ята иде. Тирә-ягында төрле аппаратлар. Система куйганнар. Йөзе ап-ак, иреннәре күм-күк. Күзләре йомык. Янындагы шәфкать туташы, мин кергәч, торып чыгып китте.
- Балакаем, кемнәр бу хәлләргә төшерде сине? Ач күзеңне, зинһар! Ташлап китә күрмә мине бу дөньяда берүземне!
Настя авырлык белән күзләрен ачты. Ике күзеннән ике яшь бөртеге тәгәрәп төште.
- Мама...
- Балам, ниләргә миңа бер сүз дә әйтмәдең, киңәшмәдең? Кайсы бәдбәхете алдады үзеңне?
Кызым башын читкә борды. Күгәргән иреннәре калтырады.
- Гафу ит мине, мама... Мин... гаепле синең алда...
- Син гаепле түгел, кызым. Мин сине беләм: син миңа начарлык эшли алмыйсың. Терел генә! Ташлап кына китә күрмә мине, балам.
- Мин үләрмен инде, мама... Ә син... аның белән...
- Кем иде ул? Кем тартып алды минем бердәнберемне?
- Ә син аның белән торма, мама, яме... Әшәке кеше ул...
- Толя?...
Настя калтыраган керфекләрен түбән төшерде... һәм... бүтән күзләрен ачмады.
...Мин аны үтерергә карар кылдым. Әгәр ниятемне үзенә сиздерсәм, ул алданрак өлгерәчәк иде. Барлы-юклы өч ел бергә яшәү дәверендә мин аның кабахәт асылына төшенә башлаган идем. Эшләргә яратмаса да, рәхәт яшәргә ярата, акча дигәндә, теләсә нәрсәгә әзер, ике сүзенең берсе дә дөрес булмаган бер кабахәт булып чыкты ул. Миңа кадәр гомере дә күбрәк төрмәдә узган. Соңгы вакытта башын югалтканчы эчә, эчкәч, үзенең үткәне турында яшермичә мактанып сөйләргә ярата башлаган иде. Бу Настяны күмгәннән соң иде инде.
- Менә шулай, красотка моя, минем белән чамалап сөйләшә торган бул. Права качать итә башласаң, песи баласы кебек муеныңны гына борып ташлармын. Ха-ха-ха! Юк, син андый түгел. Син бик акыллы хатын, шулай бит? Шуңа да яратам инде мин сине.
Минем, бу сүзләрне ишетүгә, йөрәгем дөбердәп кага башлады.
Кагар-кагар да шап туктар кебек иде. Үзем:
- Юк инде, нишләп мин сиңа сүз әйтим. Баламны кыерсытмадың, акча алып кайтып торасың. Ирсез хатын исемен күтәреп йөрүдән коткардың. Рәхмәт сиңа! - дидем.
Ул хыйхылдап көлде.
- Кыерсытмадым. Нишләп кыерсытыйм? Бик яраттым мин аны... Үзе генә аңлап бетермәде.
Мин артыгын ишетүдән курыктым. Юк сәбәпне бар итеп, урынымнан тордым, читкәрәк киттем. Әгәр кызым турында, аның белән ни кылганын сөйли башласа, мин түзә алмас, аңа ташланыр һәм... үзем дә бетә идем. Мин Ходайдан сабырлык сорадым. «Вакыты җитәр, кызым өчен үчемне алырмын», - дидем.
Кыскасы... Ләх исерек килеш кайтып егылган иде... Җәһәннәмгә озаттым да, үзем милициягә барып, барысын да сөйләп бирдем. Миңа ул чакта кайда булсам да, барыбер иде.
Үземнең «хатамны тануымны, чын күңелдән үкенүемне, тикшерү белән хезмәттәшлек итүемне», авырлы булуымны (ул вакытта мин шул бәдбәхеттән авырлы идем) исәпкә алып, миңа сигез ел бирделәр. Баламны шунда таптым. Тик ул да авыру булып туды. Яше дә тулмыйча, бу пычрак дөньяны ташлап китте. Бик кайгырдым, димим. Бәхетле бала булгандыр ул.
Төрмәдә дә кешеләр яши. Дөрес, төрлесе бар. Үзеңне яклый алмасаң, анда да бик авыр. Мине дөнья чыныктырган иде инде. Бирешмәдем. Баш-аягым белән эшкә чумдым. Өч ел утыргач, тегүчеләр отрядына бригадир итеп куйдылар. Кулымнан килгән кадәр гадел булырга тырыштым. Мактанып әйтүем түгел, авторитетым бар иде. Алты елдан УДО буенча иреккә чыктым. Чыктым да... кая барырга белмим. Авылга кайтасым килми. Әби белән кызымның кабереннән башка мине анда бернәрсә дә көтми. Мин тормышны яңабаштан, үзем дә беркемне белмәгән, мине дә бер кеше танымаган җирдә башларга булдым. Менә шулай килеп чыктым мин монда. Баш өстендә түбә бирердәй бердәнбер урынга - урам себерүче булып эшкә кердем. Калганын үзең беләсең.
Авыр тынлык урнашты. Үзен дөньядагы иң бәхетсез кешегә санап йөргән Гөлфия ни әйтергә дә белмәде. Уйлап карасаң, ул бөтенләй үк бәхетсез түгел икән лә. Кем хакына яшим дисә, ике баласы бар. Эше, баш өстендә түбәсе, ятып йокларга урыны... Маша аның нәрсә турында уйлаганын укыгандай әйтеп куйды:
- Әгәр балаларыңны бу дөньяга бер сәгатькә кайтарабыз, дисәләр, мин тешем белән таш кимерер идем. Кайта торган җирдә генә түгел балакайларым. Ә син тере балаларың турында уйламыйча, «Нишли алам соң?» дип утырасың. Көрәшергә кирәк! Маңкаңны агызып елап утырмаска!

* * *

Боз кузгалды. Янында утны-суны кичкән Маша булгангамы, артында сыналган дусты Флора торгангамы, Гөлфия дә бераз кыюланды. Барган җирендә һәр ишеткән сораудан калтырап төшми, үзенең нәрсә теләгәнен аңлап, тиешлесен алырга, мең дә бер кабинет лабиринтларында курыкмыйча йөрергә өйрәнеп килә. Мөгаен, гомерендә беренче мәртәбәдер, үз алдына максат куеп, шуңа таба бара алуы аның үзенә дә ошады; үз-үзенә бәясен күтәрде. Тик иң кыены шул: Галия янына баруны һаман кичектереп килә. Әллә баласы белән очрашуның ничек булырга тиешлеген күзалдына китерә алмый, әллә каһәрләнеп чыгып киткән йортка барып керүдән курка иде. Кайнанасы белән очрашуны күз алдына китерсә дә, үзен буар елан каршында торган куян кебек хис итә.
Документлар әзерләнеп бетте.
Инде судны көтәсе генә калып бара иде.
Әнисе белән Маша апасы Зәлиягә сеңлесен үз яннарына алырга йөрүләрен аңлаттылар, тик бу турыда аңа әйтмәскә куштылар. Алдан сөйләнеп, эшне бозудан курыктылар. Ул Галия янына хәзер гел барып йөри. Сафура карчык, Галиягә булышам дип килгәч, сукрана-сукрана булса да, аны капкадан уздыра. Эшләмичә вакыт уздырмыйлармы дип, качып карап тора. Кызлар бәрәңге корты чүплиләр, йә чүп утыйлар, җиләк-җимеш җыялар, яшелчәләргә су сибәләр. Апа-сеңелнең сөйләшер сүзләре бетми.
Әнисе белән Маша апасына сүз бирсә дә, Зәлия дөньядагы иң мөһим хәбәрне ничек Галиягә әйтмичә түзсен инде?! Ул үзе белгән кадәр эшнең кайсы якка тәгәрәгәнен сөйләп биргән иде, кыз сөенеченнән нишләргә белмичә, бөтен дөнья ишетелерлек итеп «Ура!» кычкырды. Шушы бер «Ура!» бөтен эшне бозып куйды да инде. Алар бу вакытта яңа гына йокыдан торган Рафыйк абыйларының, сарайда тәмәке көйрәтеп, кызларның сөйләшкәнен тыңланып утырганын каян белсен соң?
Икенче көнне килүгә, капканы Рафыйк ачты. Зәлия исәнләште дә, сеңлесе шундадыр дип уйлап, туры бакчага юнәлде. Галия анда күренмәде. Ул арада сарайның бакчага ачыла торган ишегеннән Рафыйк күренде.
- Галияне эзлисеңмени? Монда ул. Ял итә. Көн кызу бит. Син дә кил, күләгәдә утырып тор. Эшләргә җитешерсез.
Моңарчы үзенә сыңар җөмлә белән дә игътибар күрсәтмәгән абыйсының ачылып китүе сәер тоелса да, Зәлия сарайга керде. Ул керүгә, абыйсы ишекне эчтән ябып куйды.
- Нәрсә анда әниең белән безгә каршы судлашып йөрергә җыенасызмыни әле?
Зәлия куырылып килде.
- Мин... мин... бернәрсә дә белмим.
- Беләсең! Кичә генә Галиягә үзең сөйләдең бит. Бөтен урам ишетерлек итеп «Ура!» кычкырттың.
Рафыйкның махмырдан шешенгән, күптән кырынмаган йөзе кыз өстенә иелде. Зәлия үзенең капкынга эләккәнен аңлады. Үзен кем дә булса ишетә алуына өмете булмаса да, куркыныч чакта әйтелә торган иң беренче сүзне ачыргаланып кычкырып җибәрде:
- Әнииии!
- Әәә... Әни дә кирәкмени әле монда? Килсен! Өчегезне берьюлы эш итәрмен. Беләбез без сезнең ниләр планлаштырып йөргәнегезне. Судка повестка да килде. Тик бернәрсә дә барып чыкмаячак. Ишетәсеңме?

(Ахыры бар.)

Автор: Наилә ХАРИСОВА.

Чыганак: https://vk.com/club161110794

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: