Сельские нивы
+6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
4 Апреля , 12:00

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Автор: Наилә ХАРИСОВА.4 өлеш. Кайнанасы аны беренче көннән үк яратмады. Гөлфиянең бәхет канатлары ныгып бетмәс борын имгәнде. Бала күтәреп өйдән чыгып киткәндә, алар бөтенләй сынды. Тулай торактагы тормышының соңгы айларында Рафилнең өйләнешү турында авыз ачмавы да әнисенә бәйле булуын гаилә дигән нәрсәне күреп белмәгән детдом баласы каян аңласын соң?

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.
Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Кайнанасы аны беренче көннән үк яратмады. Гөлфиянең бәхет канатлары ныгып бетмәс борын имгәнде. Бала күтәреп өйдән чыгып киткәндә, алар бөтенләй сынды. Тулай торактагы тормышының соңгы айларында Рафилнең өйләнешү турында авыз ачмавы да әнисенә бәйле булуын гаилә дигән нәрсәне күреп белмәгән детдом баласы каян аңласын соң?
Аш-су исенә күңеле болганып газапланган авырлы хатын ашханә тирәсенә бармады. Декрет ялына кадәр ярап торыр дип, җыештыручы булып урнашты.
- Кешесенә күрә эше табылган! - дип көлде Сафура. Гөлфия кайнанасы белән сүз көрәштерү түгел, күзенә чалынырга да курка. Эшкә чыгып китеп, үз иркендә эшләп кайту аның өчен теләсә кайсы ялдан рәхәтрәк. Бигрәк тә Рафил өйдә булмаган көннәрдә.
Чын җәһәннәм тормышы өйгә бала кайткач башланды. Зәлия артык елак та түгел иде, югыйсә. Яшь бала булган өйдә элекке тынычлык була алмавын олы кеше аңларга тиеш иде кебек. Юк, Сафура аңларга да, бала тавышын ишетергә дә теләмәде. Әби кешеләргә хас булмаганча, ул оныгын ярата да алмады. Оныгы да, килене дә карчык өчен ашка төшкән таракан булды.
- Карый белмәгәч, ник таптың ул баланы? Дөньямны бала б...на батырдың, - кебек сүзләрне Гөлфия көн буе ишетә. Ә иң үзәккә үткәне бала ризыгына киткән акчаны сүз итү булды. Көн-төн ял күрмәү, гаугалы тормыштанмы, үзенең организмы шундый булганмы, Гөлфиянең сөте аз булды, бераздан бөтенләй бетеп, Зәлияне ясалма тукландыруга күчтеләр.
- Малаемның бөтен акчасы балаңны ашатырга китеп бара. Сөтсез сыер! Мал булсаң, күптән чалып ташларлар иде инде!
Рафил өйдә сирәк күренә. Ул өйдә чагында Сафура ул кадәр явызланмый. Рейстан кайтып ял иткән арада әнисе кушкан эшләрне эшли, дуслары белән «ял итә». Бераз хатынны ял иттерергә, баланы кулга алырга кирәклеген үзе дә белми, Гөлфия дә сүз кузгатмый. Анасы әйтми дә әйтми инде. «Без дә бала үстердек. Иргә салынмадык. Бер баланы гына карамаска!» Кайнананың сүзе кыска, карары кырыс иде. Бала йоклаганда, киленнең йөгерә-йөгерә урам башындагы колонкадан су ташуы, ашарга пешерүе, итлеккә алган үгезне ашатуы, астын тазартуы кебек эшләрне Сафура эшкә санамады. Бала биләргә, авырып китсә, ничек карарга, юатырга икәнен өйрәтмәсә дә, кайнана киленен хуҗалыкта эшләргә өйрәтте. Дөресрәге, ачулана-ачулана, кимсетә-кимсетә, бөтен кара эшне эшләргә мәҗбүр итте. Үзе әллә нигә бер кергән күрше-күләнгә: «И-и-и, кайсына җитешим! Бөтен дөнья үземнең өстә бит», - дип зарланып алырга бик оста иде. «Килен килгәнче, тавык асрарга, елга бер камыр ашы пешерергә дә иренә идең бит», - дип аңа берәү дә әйтмәде.
Ачы телле Сафура белән берсенең дә бәйләнешәсе килми иде. Ә Гөлфиянең исеме Әрәмтамак булды.
Үзен белә башлаганнан бирле үзе сыман ятим-җилпе арасында, казна йортында үскән Гөлфия үз тормышын ничек дип тә бәяли белмәде. Дөрес яшиме ул? Чын гаилә тормышы шундый буламы, әллә башкачамы? Ир дигән кеше нинди булырга тиеш? Кайнананың киленне болай рәнҗетергә хакы бармы, әллә аның юашлыгыннан гына файдаланамы? Бу сорауларга җавапны детдомда бирмәделәр, әллә бирелеп тә, Гөлфия аңына сеңдерә алмаганмы? Тормыш агымы уңаена бата-калка йөзүче хатынның яшәешен тагын да катлауландырып, ике елдан дөньяга Галия аваз салды.

* * *

Зәлия кайтып кергәндә, әнисе өйдә иде. Үзе генә түгел, бер апа белән. Ул апаның Зәлияләргә беренче килүе бугай. Моңарчы килгәнен бер дә хәтерләми.
- Исәнмесез! - диде кыз кыюсыз гына.
- Исән әле, матур кыз! - диде таныш түгел апа. Аннары чәй куеп йөргән Гөлфиягә карап:
- Кызыңмыни?- дип сорап куйды.
- Әйеее! Кайда йөрдең бу гомер?
- Мин Галия янына бардым.
Кыз: «Аның хәле ничек?» - дигән сорауны көтеп туктап калды. Әнисе эндәшмәде.
- Ул көне буе бакчада чүп утый икән. Булыштым инде азрак. Әби мине көчкә кертте. Ашарга да чакырмадылар. Ярый әле күрше әби коймак белән сыйлады. Коймагы шундый тәмле иде. Минем күптән инде андый тәмле коймак ашаганым юк иде. Әйдә берәр көнне пешерик әле, әни?!
Әнисе тагын эндәшмәде. Аның каравы теге апа:
- Тукта, тукта... Кем инде ул Галия? Аны нигә ашатмыйлар?
Гөлфиянең нигәдер кызына ачуы килде.
- Бар әле бүлмәгә кереп кит. Олылар янында сүз тыңлап утыру - бала-чага эше түгел, - дип, пырылдатып, аны бүлмәгә куып диярлек кертеп җибәрде.
Үпкәләсә дә, кереп китте инде Зәлия. Аңламый ул әнисен. Начар да түгел ул. Аны ярата да кебек. Тик киноларда күрсәткәнчә, китапларда язылганча да түгел. Ә нигә Галияне үзләре белән алмаган - анысы бөтенләй аңлашылмый. Чөнки аңлатып бирүче юк. Аның сеңлесе белән бергә буласы, бергә яшисе килә.
Дөньяда әнисеннән кала иң якын кешесе бит ул. Сирәк күрешсәләр дә, ул моны бөтен йөрәге белән тоя. Әнисен ничек ризалатырга? Бардыр бит инде берәр чарасы! Бардыр! Тик Зәлия генә белми.
- Галия - минем икенче кызым. Зәлиянең сеңлесе. Рафил белән аерылышканда, ул әтисе, әбисе белән калды. Дөресрәге, мине куып чыгарганда, аны миңа бирмәделәр. Үзем дә тарткалашмадым. Урамга чыгып киттем бит. Икесен түгел, берсен сыендырыр урыным да юк иде. Галия шунда торып калды. Зәлия шунда барган.
- Элек булмаса, сыеныр почмагың бүген бар. Аны нигә үзегезнең янга алмыйсың. Ике балаң ике җирдә күрешергә зар-интизар булып үсәмени?
- Алты квадрат метрлы бүлмәгәме? Сиңа әйтү җиңел ул, Маша.
- Миңа нәрсә авыр, нәрсә җиңел икәне синең төшеңә дә кергәне юктыр әле. Кая, бир әле, суынгандыр инде.
Гөлфия суыткычтан Машага сыра алып бирде.
- Эчәсеңме?
- Юк, эчмим мин андый нәрсәләр.
- Дөрес эшлисең. Сиңа эчәргә ярамый.
Маша бер салуда шешәнең яртысын юк итте. Озак кына дәшми утырды да:
- Әгәр миңа балаларыңны бер генә сәгатькә булса да яныңа кайтара аласың дисәләрме... Йә ярый, бу турыда берәр вакыт сөйләрмен әле. Синең бит икенче кызың турында бер дә әйткәнең юк иде. Барып та йөрмисең, хәлен дә белмисеңмени?
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Маша соравы белән аны стенага китереп терәгән иде. Дөресен әйтергә оят, алдаша белми.
- Мин ул бала белән очрашудан куркам. Икенче тапкыр ничек калдырып китәрмен.
- Калдырып китмә. Ирең төрмәдә. Сиңа ул баланы законлы рәвештә үз яныңа алу да берни тормый. Йөрәгең урынына ташмы әллә синең, Гөлфия? Әнә апасы эшләтәләр, ашатмыйлар, дип тора. Ә син куркам дип, кулыңны кушырып утырасың.
- Нишлим соң, Маша? Мин нишли алам? Әбиләре бик үткен, кермәгән тишеге юк. Ул күптән опекунлык эшендәгеләрне үзенә ышандырып бетергәндер инде.
- Синең нидер эшләргә тырышып караганың бармы соң?
- Бар. Рафил монысын да алырга теләп судка биргән иде. Аның төрмәгә утырасы килмичә хәйләләвен бик тиз сизеп алдылар. Зәлияне дә бирмәделәр, үзен дә төрмәгә утыртып куйдылар. Шул чагында Галияне миңа бирсеннәр дип әйтеп караган идем дә...
- Соң?
- Рафил судта: «Аның бала янына килеп тә караганы юк, аңа алимент кына кирәк», - диде. Мин судны ышандыра алмадым.
- Бармагансың да бит инде.
- Телгәләмә җанымны, Маша. Болай да ничә еллар телгәләнә инде ул.
- Беләсеңме, яз көне генә, төгәл генә аен хәтерләмим инде, районга яңа прокурор ярдәмчесе җибәргәннәр. Яшь булса да, бик гадел, каты хатын, диләр. Шуның янына бар. Әле безнең шәһәрдәге әшнәлек сазлыгына батып бетмәгәндер. Дөрес булса, бик мактыйлар үзен.
- Эштән ничек китим? Кызу эш өстендә.
- Әәәй, бер җебегән икәнсең инде. Ярар, прораб белән үзем сөйләшермен. Төшке аштан соң прокуратурага барырсың, участогыңдагы эшеңне кич килеп эшләрмен, диярсең.
Маша туктап бераз уйланып торды.
- Үзем дә барам синең белән. Сиңа ышансаң, йә ишек төбеннән борылып кайтып китәрсең. Ә хәзер миңа түкми-чәчми үзең турында, балаларың турында сөйлә!

* * *

Гөлфия үзе генә барса, чынлап та, борылып кайтып китәсе булган икән. Ярый Маша аның белән. Ишек төбендә утырган каравылчыдан башлап, кирәкле ишек төбенә килеп басканчы, дулкынлану, куркудан Гөлфиянең умыртка баганасы буйлап кайнар тир тамчылары йөгереште. Кабинет ишегенә «Прокурор ярдәмчесе Шәйморатова Ф. Ф.» дип язылган иде. Маша, шакып та тормыйча, ишекне ачты.
- Рөхсәтме?
Түрдәге өстәл артында компьютерда нидер язып утырган ханым башын күтәреп карады.
- Керегез! Ни йомыш? Вакытым тар. Сөйләгез!
Үзе тагын клавиатурага иелде. Маша белән Гөлфия бер-берсенә карашып алдылар. Аннары Маша: «Синнән барыбер булмас инде!» - дигән кебек кулын селтәде дә алгарак чыгып сөйли башлады.
- Менә бу хатын Гарифуллина Гөлфия була...
Компьютердан мәңге аерыла алмас кебек тоелган баш ялт күтәрелде, үткен караш усак яфрагы кебек калтырап басып торган Гөлфиягә төбәлде.
- Гарифуллина Гөлфия?
- Әйе, Гарифуллина Гөлфия. Аны ире белән кайнанасы берничә ел элек бер баласы белән өйдән куып чыгарган. Бер бала анда калган. Хәзер ире...
Маша үзен тыңламаганнарын аңлап туктап калды. Прокурор ярдәмчесе торып баскан иде.
- Гөлфия...
- Флора...
Ике хатын дөньядагы иң якын кешеләр кебек бер-берсенең кочагына атылды. Маша бу икәүнең әле берсенә, әле икенчесенә карап шаккатып торды: «Нәрсә, болар танышлармыни? Гаҗәп! Берсе - прокурор ярдәмчесе, икенчесе - урам себерүче!».
- Күпме эзләдем бит мин сине! - Флора, дулкынлануын җиңә алмыйча, әле Гөлфиянең җилкәсеннән тотып җилтерәтә, әле иңнәреннән кочып ала. - Эшли торган җиреңә бардым. «Ниндидер егеткә ияреп, каядыр китте. Кая икәнен белмибез», - диделәр. Прописка буенча эзләтеп карадым. Син нәрсә, бер җирдә дә пропискада да тормыйсыңмы әллә?
- Башта кайнанам пропискага кертмәде. Өйләреннән өлеш сорар дип курыккандыр инде. Хәзер тулай торакта вакытлы пропискада.
- Сөйлә әйдә! Ничек яшисең? Балаларың, гаиләң бармы?
- Балалар бар. Килүебез дә...
Гөлфия күзләрен идәнгә төбәп туктап калды. Шуны гына көткәндәй, Маша тагын сүзгә кушылды:
- Иптәш начальник! Үзем сөйләп бирим әле. Ул бераз дулкынлана. Барыбер аңлатып бетерә алмас. Мин берничә көн элек кенә тулай торакта аның күршесендәге бүлмәгә урнаштым. Бергә эшлибез. Менә кичә ул миңа үзенең башыннан үткәннәрне сөйләде. Шаккатмалы хәлләр! Менә сездән ярдәм сорарга дип, монда килергә уйладык. Хәлләр болайрак...
Маша Гөлфиядән ишеткәннәрне бәйнә-бәйнә Флорага сөйләп бирде. Кайда буяуларны куертты, кайда үзеннән дә өстәргә күп сорамады. Прокурор ярдәмчесенең нечкә кашы бер күтәрелде, бер, кушылып, өскә сикерде. Машаны игътибар белән тыңлап бетергәннән соң, урынына барып утырды һәм мизгел эчендә бөтен кыяфәте белән закон сакчысына әйләнде.
- Менә нәрсә! Хәзер үк барысын да аңлатып минем исемгә гариза язасыз. Кирәкле документларны әзерлисез. Менә списогы. Эшеңнән отгул ал. Иртәгә, барысын әзерләп, минем янга килгән бул!
- Ярар, иптәш начальник, үзем булышырмын. Кызы янына да бергәләп барырбыз, - диде Маша сүзсез торган Гөлфия урынына.
- Тукта, тукта! Синең детдом баласы буларак алган фатирың кайда?
- Мин аны алмадым бит. Башта кайнана өендә тордым. Аннан чыгып киткәч инде... Дөресен генә әйткәндә, артыннан йөрмәдем. Аның өчен күпме кабинет ишеге шакырга, күпме кешегә ялынырга, күпме кешенең күңелен күрергә кирәк, диделәр бит. Миннән булмый ул!
- Әйеее, мин элекке Гөлфияне таныйм. Һаман үзгәрмәгәнсең икән!

(Дәвамы бар.)

тор: Наилә ХАРИСОВА.

 

 

Чыганак: https://vk.com/club161110794

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: