Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
3 Апреля , 12:00

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Автор: Наилә ХАРИСОВА. 3 өлеш. Соңгы хәлиткеч «һөҗүм» язгы матур көннәрнең берсендә булды. Директрисага алдан хәбәр итеп тормадылар. Районның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы бер төркем милиционер белән подвалны тентергә рөхсәт язуы тотып кергәч, директрисаның да күзе маңгаена менде. Подвалның биге үзе бар, үзе юк. Анда эш коралларын тоталар.

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.
Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Соңгы хәлиткеч «һөҗүм» язгы матур көннәрнең берсендә булды. Директрисага алдан хәбәр итеп тормадылар. Районның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы бер төркем милиционер белән подвалны тентергә рөхсәт язуы тотып кергәч, директрисаның да күзе маңгаена менде. Подвалның биге үзе бар, үзе юк. Анда эш коралларын тоталар. Директор ханымга детдомда тәрбияләнүчеләрнең подвалга төшеп, тәртип кысаларыннан читкә чыга торган кайбер эшләр белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Моңарчы аны бу хәлләр әллә ни борчымады. Бала-чага түгелләр! Тагын берничә айга түзсә... Моннан чыгып киткәч, ник кадалып китмиләр шунда!
Ә үзе җитәкләгән детдом наркотиклар белән телгә менәр дип... монысын инде ул үзе дә көтмәгән иде.
Подвалда ярыйсы ук күләмдә марихуана табып алдылар. Алдан алып барылган күзәтүләр, фото-видеоязмалар үз эшен эшләде: наркотик матдәләрне детдом подвалында саклаучы гына түгел, таратучы да булган «зульмардин»ның эзенә тиз төштеләр.
- Безгә саклап торырга бирделәр. Нәрсә икәнен белмибез, - дип карасалар да, органнарда да юләрләр эшләми бит. Җитмәсә, кызларның
кан анализлары да наркотик кулланганнарын күрсәтте. Кызлар аша шәһәрдәге наркопритонга чыктылар. Һәрберсе үз җәзасын алды. Детдом гына түгел, шәһәр җиңел сулап куйды. Шулай итеп, детдом балаларын калтыратып, тәрбиячеләрнең башына тимер казык булып кергән «зульмардин»нан котылдылар. Эзләренә төшәргә кем булышты? Монысы гына һәркемгә сер булып калды. Хәтта милициянең үзенә дә. Ике кешедән кала. Кем генә булса да, аларга рәхмәттән башка ни әйтәсең. Эшсез калган директор ханым гына: «Үземә генә килгән булсалар соң!» - дип, билгесез «агентларны» каргап елады.

* * *

- Син әллә ничек, үтә күренмәле пыяла савыт кебек, - дигән иде бервакыт Флора Гөлфиягә. - Эчеңдә бернәрсә дә юк кебек. Кайгыра да белмисең, шатлана да. Курка гына беләсең. Бер серең, бер хыялың юк. Ничек шулай яшәп була ул? Синең берни дә югалтып елаганың, табып сөенгәнең юкмыни соң?
- Югалтканым? Нәрсәне?
- Мин, мәсәлән, әти-әниемне югалттым. Бу югалтуны мин мәңге онытмаячакмын.
- Әти-әни... Минем дә әти-әнием юк. Тик мин аларны югалттым дип тә әйтә алмыйм. Чөнки алар булмады да. Минем өчен булмады. Булмаган әйберне ничек югалтасың?
- Әйе шул...
Флүрә Гөлфиягә ни әйтергә дә белмичә туктап калды.
- Югалтканым булган икән. Исеңдәме, мин сиңа йомшак ак куяным турында сөйләгән идем. Ул чакта мин бик каты еладым. Теге кызларны каргап еладым. Шул чагында мин кешеләрнең мәрхәмәтенә өметемне югалттым дип уйлаган идем. Ә соңыннан барыбер кичердем. Чөнки алар миннән дә бәхетсез. Алар бервакытта да бәхетле була алмаячак. Чөнки алар явыз. Явызлар бәхетле була алмый. Шуны аңлаганнан соң, миңа җиңелрәк булып китте.
- Ә син бәхетнең нәрсә икәнен беләсеңме соң? Синең бит үз гомереңдә бәхетле булып караганың юк.
- Белмим... Ә буласым килә...
- Мин беләм. Мин әтием белән әнием исән чакта бик бәхетле булганмын. Бәләкәй булгач, мин аны аңлап кына бетермәгәнмен. Әбием шулай ди иде. Ул миңа догалар да өйрәтте. Ходайдан сора, Раббыбыз чын күңелдән сораганны бирә ул, ди торган иде. Бүген булмаса, иртәгә, бу дөньяда булмаса, тегесендә.
- Ә син сорадыңмы соң? Бирдеме?
- Сорадым. Тик әлегә бирмәде. Мин аны гаепләмим дә. Чөнки мин үзем дә үзгәрдем. Үги анама үч итеп, явызлыклар да күп эшләдем. Соңыннан да... «зульмардин» белән дә дөрес эшләдемме мин, үзем дә белмим. Минем мескен булып яшисем килмәде. Юаш булсаң, мескен булмый хәлең юк. Бәлки шуңа да бәхет миннән ерак качкандыр.
- Минем үземнең өем, мине ярата торган ирем, балаларым булсын иде. Шулар булса, кеше бәхетле буладыр кебек. Югыйсә, кешеләр гел парлашып яшәргә, балалар үстерергә тырышмаслар иде.
- Әти-әниең сине ташлаганнар бит. Бәхетле буласылары килмәде микәнни?
- Алар, бәлки, моның бәхет икәнен аңламаганнардыр.
- Минемчә, бәхет ул җиңел генә килә торган әйбер түгел. Аның өчен көрәшергә кирәк.
- Ә ничек көрәшергә? Мин көрәшә белмим шул!⁷
Детдомда соңгы кич. Ике кыз, зурларча сөйләшеп, тәрәзә төбендә утыра. Июньнең соңгы көннәре алып килгән җылы җил, ачык тәрәзәдән кереп, кызларның чәче белән генә түгел, хисләре белән дә уйный сыман. Бакчага оялаган пар сандугачның тавышын, мөгаен, моңарчы да ишеткән булганнардыр инде. Игътибар иткәннәре генә булмаган. Моңсу да кебек, серле дә... Үзе ымсындыргыч та. Нәкъ аларның бүгенге хәле кебек Аларны нәрсә көтә? Таяныр кешеләре дә юк. Бигрәк тә Гөлфиянең. Алар язмыш көймәсендә үзләре генә. Моңа кадәр дә бу көймә давыл-җилләргә юлыгып кына торды. Шулай да начармы-яхшымы, өсләрендә түбә, соңгы чиктә таянырдай тәрбиячеләре, ниһаять, аларны яклаучы ил кануннары бар иде. Ул кануннар ятим балаларның эчке дөньясын, кичереш-хисләрен һәрвакыт чамалап бетерә алмасалар да, монда яшәүчеләр аларның бар икәнен белеп, үзләрен ниндидер бер ышыкта тоеп яшәделәр.
Гөлфия белән Флүрә детдом белән саубуллашырга тиешлеләрдән икесе генә калды инде. Кайсы, туганнарының җылы тынына өметләнеп, туган якларына юл тотты, кайсы, алдан ук хәстәрен күреп табылган егетләре белән бәхетләрен сынамакчы булып, еллар буе үзләрен сыендырган балалар йорты бусагасын атлап чыгып киттеләр.
Флүрәнең кайтыр урыны - әбисеннән калган йорты бар. Нинди генә хәлдә булса да, ул өй - җанга якын җылы оя. Ул гына түгел, әтисеннән калган йортта да аның өлеше бар. Кыз ул турыда яхшы белә. Үзе теләп детдомга киткәннән бирле аның ул өйгә кайтып күренгәне юк. «Килер бер вакыт: мин үз өлешемне алырмын. Ул гына да түгел, әтиемнең үлеменә гаепле кешенең дә эзенә төшәрмен», - дигән уй Флүрәнең күңелендә еллар буе йөри. Тик кайчан җитәр ул вакыт, белми әле. Ә башта...
- Мин иртәгә Казанга китәм. Укырга керү өчен документларымны тапшырырга. Син нишләргә җыенасың? Һаман монда кала алмыйсың бит инде.
- Китәсең? Алайса... Мин... Минем һаман төгәл генә бер фикергә килә алганым юк. Алга таба ничек яшәргә? Кая, кемгә барып сыенырга? Мин бит дөньяда берүзем. Беләсең бит инде. Моңа кадәр синең белән булдым. Хәзер син дә китәсең.
- Әйдә алайса бергә китәбез. Сиңа да укырга кирәк. Хәзер кая эшкә керим дисәң дә, башта документ сорыйлар.
- Шул берәр училищега керсәм инде. Тулай торагы булса... Ашатсалар...
- Детдом балаларына укыганда бирелә ул. Ике кулыңа бер һөнәрең булыр ичмаса. Әйдә, киттек.
- Дөресен әйткәндә, миңа кайда да барыбер. Казандамы, башка җирдәме. Ә болай, сирәк булса да, синең белән күрешә алабыз. Киттек!

* * *

Пешекчеләр әзерли торган училищены табу, документлар тапшыру, тулай торакка урнашу кыен булмады. Олы апасы кебек аны ияртеп алдан йөрүче Флора бар иде. Университетның юрфагында тырышып-тырмашып укырга да, Гөлфиянең хәлен белеп торырга да өлгерә иде ул.
Шулай апа-сеңел сыман аралашып, бер ел узды. Гөлфия тимерьюлчыларның Казаннан читтәрәк урнашкан ял базасына пешекче булып эшкә урнашкач кына, аралашулар сирәгәйде. Бераздан бөтенләй тукталды дисәң дә була. Алар икесе ике дөнья кешесе иде шул. Дөньяга карашлары, мөмкинлекләре ягыннан да. Чая Флора кулыннан килгән кадәр дөньяны ныграк танырга, кешеләр белән күбрәк аралашырга, үзен сынарга әзер булса, Гөлфия - аның капма-каршысы. Эшеннән бирелгән кечкенә бүлмәгә бик разый булып, мөстәкыйль яшәргә өйрәнә башлады. Аның дөньясы шушы кечкенә бүлмәгә сыеп бетә иде әле. Башта бу мөстәкыйльлек бик ымсындыргыч, алсу төсләргә буялган кебек тоелса да, бераздан аның тискәре яклары да сизелә башлады. Бер яктан, кыюсыз кызны эштә бик санлап бетермәсәләр, икенче яктан, ялга туктаган машинистлар, машинист ярдәмчеләре... Кыз дөньяда япа-ялгыз иде. Кыерсытсалар, яклаучы, ялгышса, төзәтүче, аптырап калганда, киңәш бирүчене тиз генә таба алмады ул. Үзе дә кыргыйрак иде шул. Сорасалар, җавап бирде, сорамасалар, башлап берәүгә дә сүз дәшмәде. Үзен кешедән ким санап яшәде. Детдом балаларына кимсетеп карау сеңгән дөньяда ул үзен ялгыз хис итте. Кыскасы, Рафил белән танышканчы, шулай булды. Башкалар кебек әрсезләнмәгәнгәме, күзгә бәреп шәрә тәкъдимнәр ясамагангамы, Гөлфиянең күңеленә юл тапты егет. Ниятенең начарлыкта булмавына ышанды ул аның. Гөлфиядә егеттән курку, кыенсыну дигән нәрсә бераздан узды. Рафил үзе дә бу кечкенә буйлы кыюсыз кызны башта яклауга мохтаҗ сеңлесе итеп яратса, соңрак яшьләрнең йөрәкләрендә башка төрле хис дөрли башлады. Күрешүләрне сагынып көтеп ала торган булдылар. Кыз, ниһаять, дөньяда үзен яратучы беренче һәм бердәнбер кешесен очратты. Ул ярата! Аны да яраталар! Моннан да зур бәхет дөньяда булырга мөмкинме соң? Мәхәббәт кешегә кыюлык өсти, дөньяны, дөнья белән бергә үзен дә яраттыра. Шыксыз үрдәк баласыннан горур аккошка ук әйләнмәсә дә, Гөлфия дәртләнеп яңа тормышка әзерләнде. Аның иңнәрендә гүя канатлар үсте. Моңа кадәр кызның андый халәттә булганы юк иде.
Ә егеткә Гөлфиянең тулысынча аңа бирелүе, аңа ышануы, аны зурлавы ошый иде. Җылылыкка сусаган ике йөрәк бер-берсенә тартылды. Берсен-берсе бәхетле итте.
Бу гел шулай, мәңге дәвам итәр кебек иде. Тик һәрбер нәрсәнең башы булган кебек ахыры да була шул. Сагынышып очрашулар, назга тулы төннәр бераздан гадәтигә әйләнеп, тәмен югалта, алсу бәхет томаны акрынлап тарала башлады. Рафил башта өйләнешү турында еш сүз кузгатса, бераздан бөтенләй берни дә әйтми башлады. Бары мәхәббәт җимеше сукыр күзгә дә күренә башлагач, төче сүзләрдән башка гына аны үзләренә, бөтенләй ят шәһәргә алып кайтты. Гөлфия, шулай итеп, Сафура карчыкның сөймәс сөяк килене булып китте.

(Дәвамы бар.)

Автор: Наилә ХАРИСОВА.

 

 

Чыганак: https://vk.com/club161110794

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: