Сельские нивы
+6 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
2 Апреля , 12:00

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Автор: Наилә ХАРИСОВА. 2 өлеш. Шуны гына көткәндәй, күрше ихатада кыштыр-кыштыр аяк тавышы ишетелде. Ул арада тәлинкә тоткан Хәбирә әби күренде.- Бәбекәйләрем, плитә өстендә генә коймак пешергән идем. Капкалап алыгыз әле. Бу мөртәтләр ашарга да чакырмадылар, ахры, сезне.Башта Галия, аннары кыенсынып кына Зәлия койма аша тәлинкәгә үрелде.

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.
Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Шуны гына көткәндәй, күрше ихатада кыштыр-кыштыр аяк тавышы ишетелде. Ул арада тәлинкә тоткан Хәбирә әби күренде.
- Бәбекәйләрем, плитә өстендә генә коймак пешергән идем. Капкалап алыгыз әле. Бу мөртәтләр ашарга да чакырмадылар, ахры, сезне.
Башта Галия, аннары кыенсынып кына Зәлия койма аша тәлинкәгә үрелде.
- Иий, Хәбирә әби, шундый тәмле! Безнең әбинең мондый коймак пешергәне дә юк. Пешерсә дә, аның болай тәмле булмый.
- Ашагыз, аша, бәбекәйләрем! Карыныгыз ачкандыр инде. Иртәдән бирле эшләдегез бит. Зәлия бәбкәм, сине күрмәгәнгә инде... Нинди матур кыз булып үсеп җиткәнсең, сөбханалла! Әниең исән-сау гынамы? Бер-ике тапкыр әптиккә дип урамга чыккач күргән идем үзен. Хәзер чыгып йөрмәгәч ни... күрешкән юк инде. Кирәк-яракны балалар китерә, Аллага шөкер!
Әби шулай, җавап та көтмичә, койманың теге ягында туктаусыз гөрләде. Кызларның күңелен «Их, әбиең шундый булса иде ул!» дигән уй яндырып узды.

* * *

Гөлфия әти-әнисенең кем икәнен белми. Аны кемдер төнлә детдом ишеге төбенә китереп ташлаган. Бер язу да калдырмаган. Ике-өч айлык бала кемдер күреп алганчы үләр дип тә курыкмаган. Кызганмаган. Исемне дә аңа тәрбиячеләр кушкан. «Син бик матур бала идең. Иреннәрең гөлчәчәкнең ачылыр-ачылмас бөресенә охшаган иде. Гөлфия дип мин исем бирдем сиңа», - ди торган иде тәрбияче Сәкинә апасы. Ул алты яшенә кадәр яшәгән детдомда аңа йөрәк җылысы бүләк иткән бердәнбер кеше ул булды бугай. Калганнары өчен меңнән бер генә булды ул. Юаш, үзен-үзе дә якларлык кыюлыгы булмаган кызга карый иде дә: «И-и-и балакаем, ничекләр яшәрсең микән бу дөньяларда?» - дип көрсенеп куя иде. Аннары детдом балаларын гаиләләргә тарату китте. Аларның кайсы кире әйләнеп кайтты, кайсы торып калды. Ул яшәгән детдомны, балалар азайгач, икенчесе белән куштылар. Гөлфия, шулай итеп, Сәкинә апасыннан да аерылды. «Үземә генә алыр идем дә бит, өйдәге өч баламны үстерергә ничек акча җиткерергә белмим, балакаем. Ирең ир булсын иде ул. Мәңге үсмәс елак бала бит. Эшләгәне эчәренә дә җитми». Детдомнан башканы күрмәгән, гаиләдә була торган проблемаларны күз алдына да китерә алмаган Гөлфия Сәкинә апасының сүзләрен ул вакытта да, соңрак та аңлап бетермәде. Гаиләгә китеп тә, соңыннан детдомга кире әйләнеп кайткан балалар сөйләгәннән чыгып кына, әти-әниле, әби-бабайлы балалар, гаилә тормышын күз алдына китереп карый иде.
Нигәдер аны, килеп карап-карап та, бер гаилә дә аласы итмәде. Үзе дә соңга таба, базарга мал карарга килгәндәй бала сайлаган абый-апалардан кача торган булды. Дөрес, бер апа ошаган иде аңа. «Их, мине сайласа ярар иде!» - дип уйлаган иде. Ул апа берничә тапкыр килде. Ул килгәндә, Гөлфия аның күз алдындарак булырга тырышты. Елмайды, башка кыюрак балаларга ияреп, аңа сыенырга да тырышты. Апа да аңа игътибар итте кебек. Үзенә сыендырып, иренең күзенә карады. Ир акрын гына башын чайкады. Аннары: «Бу чебеш нигә ярый? Миңа ут өертеп эшләрдәй бала кирәк», - диде.
Яңа детдомга күчү аның тормышына әллә ни яңалык алып килмәде дисәң дә була. Шулай да Гөлфия башта, Сәкинә апасын сагынып, төннәрен елады, укырга-язарга өйрәнгәч, яшерә-яшерә хатлар язды. Сәкинә апасы да, аны юатып, җавап хатлары җибәрештерде. Бераздан ул да туктады. Сәбәбен соңрак аңлады: ул бер хатында мондагы ашаудан зарланып язган иде. Җиде-сигез яшьлек бала хатларның килгәнен дә, киткәнен дә укып торганнарын каян белсен соң?
Монда мәктәп детдомның үзендә иде. Барысы да ятимнәр. Белеме белән әллә ни куандырмаса да, холкы тыныч булгач, укытучылар кызга артык таләпләр куймады - ничек бар, шулай кабул иттеләр.
Гөлфиягә дежур тору ошый иде. Бүлмәдә, ашханәдә, класста. Холкының бу ягыннан файдаланучылар да булмады түгел. Бүлмәдәге кызлар хәйләләп тә, куркытып та үзләре өчен эшләтә иделәр. Тәрбиячеләр әллә сизмәде, әллә сизеп тә исләре китмәде - андыйларны урыннарына утыртучы булмады. Гөлфияне тыңлаучанлыгы, тырышлыгы өчен тәрбиячеләр яраттылар. Яраттылар дисәң, артыграк булыр, әлбәттә. Начар итеп күрмәделәр. Ул зурларның күз уңыннан читтә кала алды.
Армиядәге дедовщина турында күп сөйлиләр. Ә кайда юк ул? Детдомда да бар иде. Һәркем кемгәдер буйсына яки кемнедер буйсындыра. «Түбә» астында яшәүнең «рәхәтен» яшәп караганнар гына белә. Дөрес, Гөлфиянең «түбәсе» Флора-Флүрә кызга карата явыз булмады. Үз канаты астына алган Гөлфиядән үз кирәгендә файдаланса да, аны башкаларга кыерсытырга ирек бирмәде. Үзенә бик якын да җибәрмәде, читкә дә тибәрмәде. Яшь ягыннан кечерәк булуга карамастан, үҗәтлеге, кансызлыгы аркасында детдом балаларын калтыратып торган «зульмардин» өчлеге дә Флора-Флүрәне сындыра алмады.
Зөлфия, Марина, Динара исемле кызлардан торган «союз» иде ул. Гел бергә йөреп, ни эшләсәләр дә, судан коры чыгарга өйрәнгән дусларга «зульмардин» кушаматын алардан җәфа күргән вак-төяк бала-чага бирде. «Атас! «зульмардин» дип кычкыруга, тараканнар кебек бүлмәләренә таралыша торган балалар уйлап чыгарган кушамат кызларның үзләренә дә ошады. Куркытасы килгән чагында «зульмардин» исеменнән кисәтүләр калдыра торган булдылар. Спонсорлардан яки туган-тумачалардан килгән күчтәнәчләр, киемнәр югалып, алар урынына йөрәккә өч яктан кадалган ук һәм «ЗМД» хәрефләре язылган кәгазь кисәкләре тумбочкаларда еш табылды. Бу «Югалган нәрсәгезне эзләп маташмагыз. Үзегезгә начар булыр» дигәнне аңлата иде.
Яңа ел алдыннан Гөлфия Кыш бабайдан йомшак уенчык сорап язды. Кайбер балалар кебек аның да, җанлы булмаса да, җылы йомшак курчакны кочаклап йоклыйсы килде. Гөлфиягә ак куян бүләк иттеләр. Зур машинада күзлекле бер абый алып килгән иде аны. Үзе шушы детдомда үскән, хәзер гел ярдәм итә икән, диделәр. Үзен сырып алган бала-чага арасыннан Гөлфияне эзләп тапты. Зур курчак иде ул. Үзеннән чак кына кечерәк. Бик яратты аны кыз. Хыялында йөрткән, бервакытта да ия була алырмын дип өметләнмәгән йомшаккай. Үзе дә куян кебек яфрак селкенгәннән дә курка торган кыз өчен ак куянны кочаклап йоклаган төн гомерендә иң бәхетле төн булгандыр. Ул аныкы, аныкы гына иде.
Икенче көнне үк бүлмәгә «зульмардин» килеп керде дә, тотып кына карыйбыз дигән булып, куянкайны Гөлфиянең кулыннан тартып алдылар. Күпме генә бирмәскә тырышса да, курчак явызлар кулына күчте. Кулдан кулга ыргытылып, куян бүлмәдә озак очып йөрде. Гөлфия куян артыннан йөгерде: караватлар арасына егылып төште, тумбочкалардагы әйберләр идәнгә коелды; бәрелгән-сыдырылган урыннар әрнеде.
Тик ул чакта Гөлфия боларның берсен дә сизмәде дә, күрмәде дә. Дөньяда аның иң кадерле әйберсен тартып алдылар. Моңа кадәр аныкы дигән берни дә юк иде. Ул үзенең дә кемнеке икәнен белми. Ә монда... Гөлфия үз гомерендә беренче тапкыр курку дигән хисне онытып, үзенең дә кеше икәнен, бу дөньяда аның да нәрсәгәдер хакы бар икәнен исбатларга теләп, «зульмардин»га каршы көрәшкә ташланды... һәм җиңелде. Куянкай, тарткалаша торгач, өзгәләнде, теткәләнде... «Бәхетсезләр яши торган бу йортта бәхетлеләргә урын юк» дигәндәй, булмаган да кебек юкка чыкты. Бүлмә идәне курчак эченнән чыккан ясалма мамык белән тулды. «зульмардин», «тыңлаусыз булганы өчен», Гөлфиягә җәза бирде: ул төнне карават астында чыгарга тиеш иде. Төн буе салкын идәндә ятарга мәҗбүр булган кыз төнлә юешләнде. Күп мәртәбәләр кимсетүгә түзгән кызга тагын берсе өстәлде: «сигәк» дигән кушамат тагылып калды. Үзләре дә язмыш тарафыннан рәнҗетелгән детдом балалары, үз ишләрен кыерсытып, шуннан тәм табарга өйрәнгән көтү кебек иде. Кайсы «зульмардин» кушуы буенча, кайсы явызлык эшләүдән рәхәтлек кичереп, Гөлфиянең күзен ачырмады. Детдомга Флора килгәнче шулай дәвам итте. Ә күңелендәге рәнҗеш мәңге эремәс каты төер булып утырып калды.

* * *

...Флора, кайчандыр Флүрә, бәхетле әти-әнинең кадерле кызы иде. Биш яшенә кадәр шулай булды. Ә беркөнне... Ул көн Флүрәнең бәхетле балачак тәхетен астын өскә әйләндереп каплады. Балачагын гына түгел, бөтен тормышын бөтенләй башка юлдан, юрарга да куркыныч сукмактан алып кереп китте.
...Әнисен төн уртасында алып кайтып салганнар. Флүрә иртән әнисенең өй уртасындагы ятакта үзе генә ятуына аптырап:
- Әти, әтием... Ул кайда? - дип елады. Әнисенең, өйгә кайтса да, аны мәңгегә ташлап китәчәген сабый аңлап җитмәгән иде.
- Әтиең соңрак кайтыр, кызым, - диде әбисе. - Исән ул, исән!
- Ничек? Ә әни? Әнием бүтән уянмыймыни?
Кыз, йөгереп барып, әнисе өстендәге ак җәймәне алып ташларга теләде. Бүлмә тирәли утырган апаларның берсе җитезрәк булып чыкты.
- Тукта, балам, ипләбрәк, - диде дә, җәймәнең читен генә күтәреп, әнисенең йөзен күрсәтте. Флүрә куркынып артка чигенде.
- Юк, бу минем әнием түгел! Кайда минем әнием? Нигә кайтмый ул? Әтием кайда? Үземнең әнине алып кайтсын!
Әбисе илереп елаган кызны кочаклап алды. Балаларын югалту өстенә оныгы өчен үзәге өзелгән карчык үзен никадәр сабыр тотарга тырышса да, биреште. Такмаклап елый башлаган карчыкны:
- Мәет өстендә елау килешми, Сания түти. Тынычлан әле. Сабыйны да куркытасың. Тәкъдире шулай булгандыр. Ходай кушканнан узып булмый. Тынычлан! - дип юатып, икенче бүлмәгә алып чыгып киттеләр. Әзерләп куйган йөрәк дарулары эчерделәр, сабырлыкка өндәделәр. Көннең калган өлешен ул, һаман да нәрсә булганын аңлап бетермәгән оныгын кочаклап, билгесез бер ноктага карап утырды. Ул инде кызы артыннан китәргә әзер иде.
Бик озак дәваланганнан соң өйгә әтисе кайтты. Флүрә инде әнисе белән әтисенең авариягә эләккәнен, әнисенең шунда ук күкләргә менеп киткәнен, аннан Флүрәне гел күзәтеп торганын белде. Аңа еларга ярамый. Югыйсә, әнисе дә елаячак. Әнисен борчымас ул. Флүрә кечкенә булса да, әтисенең ярдәмчесе дә, терәге да булырга тиеш. Чөнки әтисе дә ярдәмгә мохтаҗ иде. Көннәр, атналар, айлар әтисенең терелеп аякка басуын көтеп узды. Алар, өч ятим, бергә булдылар. Бергә сөенделәр, бергә еладылар.
Аннары өйдәге хәлләр сабый аңлап бетерә алмаслык тизлектә үзгәрде. Әтисе аякка басуга, өйгә яңа хуҗабикә килде. Әтисенең никадәр генә әйттерәсе килсә дә, Флүрә аңа «әни» дип әйтә алмады. Моңа кадәр оныгы белән киявенең төп таянычы булган, өйдә гаилә җылысын саклаган әбинең дә кирәге бетте.
- Сания апа, мондагы мәшәкатьләрне хәзер миңа калдырсаң да була инде, - диде яңа хуҗабикә, аңлаешлы итеп. Әби үз өенә күчте. Ул үзе белән бергә өйнең нурын, җылысын да алып китте. Әнисе үлгәннән бирле өч ел әнисен хәтерләтеп торучы, йомшак сүзе, тәмле ризыгы, акыллы киңәшләре белән оныгын гына түгел, киявен дә аналарча тәрбия кылучы Сания түтинең монда кирәге калмады.
Аннары әтисе дәүләт эшен ташлап, коммерциягә күчте. Яшь хатын Ралиянең теләге иде бу. Моңа кадәр бу өлкәдә тәҗрибәнең агын да, карасын да туплаган хатын иренең «бюджетта ыштан туздырып йөрүен» теләмәде. Аны үз сукмагына кертте. Тик бу сукмак тайгак булып чыкты. Флүрәгә унике яшь тулганда, әти кеше, кызын калдырып, мәңгелеккә китеп барды. «Йөрәк!» - диделәр. Рульдә барганда, йөрәк өянәге башланган да... Бу вакытта Флүрә үлемнең нәрсә икәнен аңлый иде инде. Тик ул чакта да, соңрак та машинаның тормозы ни өчен нәкъ шул көнне генә тотмый башлаганын аңлап бетерә алмады. Бу сорау аның миен гел бораулап, җавап табарга кушып торды. Флүрә үз-үзенә сүз бирде: «Мин әтине кем үтергәнен белергә тиеш!»
Болай да үги әни белән уртак тел таба алмаган, ярты гомерен әбисе белән уздырган кыз өчен кара көннәр алда булган икән әле.
Әтисеннән соң озак та үтмәде, әбисе дә урынга егылды. Ул, көн-төн үзенә гомер сорап, Аллага ялварды:
- Шушы ятимкәемне аякка бастырырлык кына... Бигрәкләр ялгыз кала бит. Нишләр ул бала? Күп тә димим, Раббым! Тагын дүрт-биш кенә ел...
Аңа кушылып, Флүрә ялварды.Тик бу юлы да илаһи зат аларны ишетмәде. Әбисе үлгәч, аңа үз өенә, үги ана янына кайтырга, Ралиягә аның опекуны булырга куштылар.
Бер-берсен күрә алмаган ике җан иясе бер түбә астында яши башлады. Өйгә кайтып керәсе килмәгән кыз урамдагылар белән дуслашты. Район үзәге зур түгел. Кемнең кем икәне уч төбендәге кебек. Бай үги ана белән яшәүче кыздан «дуслары» файдалана белде. Өйдән башта яхшы телефон, ноутбук кебек әйберләр югалды. Үги анага үч итеп, Флүрә юмарт кылана иде: нәрсә сорасалар, шуны ташыды. Үзе дә шул вакытта Флүрәдән Флорага әйләнде. Мәктәптә кызның кыек юлга басуын аңлап, опекуныннан эш сорадылар. Ә Ралиягә кирәк идеме ул? Аңа бары иреннән калган байлыкның тулысынча үзендә калдыру гына кирәк иде.
- Йә син мин кушканча яши башлыйсың, йә берәр кая олактырам мин сине, - диде үги ана, педсоветта кызның тәртибе тикшерелгәннән
соң. Кыз ачы көлемсерәде.
- Ә син мине кая олактыра аласың соң? Мин синең өеңдә тормыйм, син минекендә торасың. Үзең олагырсың.
- Менә монысы булмас инде! Ә син беләсеңме соң, әтиең үзе исән чагында ук бу йортны минем исемгә күчереп куйганын?
- Алдашма! Әти моны эшли алмас иде! Беркайчан да! Мин әле балигълык яшендә түгел. Ул аны сата алмый.
- Ничек кенә эшләде әле! Түли алмаган кредитлары өчен приставлар, коллекторлар койрыгына баса башлагач, ашыга-ашыга күчереп
куйды. Акча барысын да эшләтә ул. Акчаның көчен син әле белеп бетермисең. Ә мин беләм. Әтиеңнең дә акчасы минем кулда булды, димәк, синең язмышың да.
- Боларның барысын да син оештыргансың. Аның үлеменә дә син гаепле! Ничек икәнен әлегә белмим, шулай да синең аркада үлгәнен сизәм мин. Кайчан да булса белермен. Барыбер белермен!
- Ә син башта бел!
Флүрә, шул көннән башлап, өендә кунмады. Ралиянең бу сүзләрдән соң аны тыныч кына яшәтмәячәген сизә иде. Берничә көн әбисенең өендә ялгызы гына кунып йөрде дә, опека органнарына барып, үзен балалар йортына җибәрүләрен сорады. Төп йортта үзенең өлешен кайтаруга да иреште. Әй шәп җәнҗал килеп тә чыккан иде ул чагында! Ялган документлар белән өйне үзенә яздырган өчен, үги әнисе утлы табада ничек шәп биегән иде! Кемнәрдер җылы урыннары белән дә хушлашты ул чакта.

* * *

Баш бирмәгән өчен, Флораны «зульмардин» бервакыт җәзага тартмакчы булды. Детдом ишегалдындагы склад артына алып чыктылар да, авызын, аяк-кулын скотч белән урап, туйганчы кыйнадылар. Аннары койма аша сикереп чыгып, кинога киттеләр. Бу аларга гаепләрен яшерер өчен алиби буларак кирәк иде.
Кич җитте. Флораның күптәннән күзгә-башка күренмәгәненә аптырап эзли чыккан Гөлфия аны койма белән склад арасындагы тар аралыкта кул-аягы бәйле килеш тапты. Авызындагы скотчтан котылгач та, Флора сүзен әйтә алмый торды. Көзге салкыннан, хәрәкәтсез ятудан теле генә түгел, катып калган гәүдәсе дә үзенеке түгел иде. Ярдәм эзләп торып чабарга җыенган Гөлфияне туктатты.
- Тукта! Беркем дә бу турыда белергә тиеш түгел!
- Ничек инде... Мин хәзер үк директорга кереп әйтәм. Милиция чакыртсыннар.
- Ике аягыңның берсен дә атлыйсы булма! Мин үзем, үзем! - диде ул, телен көчкә әйләндереп. - Син мине күрмәдең. Ишеттеңме? Беркемгә берни сөйләмисең! Ант ит!
Гөлфия сөйләмәде. Теге өчлеккә ул чагында рөхсәтсез кинога чыгып йөргән өчен генә җавап тотасы булды. Флора бик озак «тренировкада салкын тидереп» дәваланды. Өчлек тантана итте. Флора да беркатлы дивана түгел иде шул. Кайчандыр урамда алган тәҗрибә аны күп нәрсәгә өйрәтте. Ачуын вакытында яшерә, үзенә шик төшмәслек итеп үч ала белде. Гөлфиянең әнә шул чагында кирәге чыкты да инде.
Флора терелеп чыккан көннән башлап, «зульмардин»ның һәрбер кырын эш-гамәле директрисага билгеле була барып, йә качып клей иснәгән чакта тотылалар, йә аларны төнлә малайлар бүлмәсеннән алып чыгалар, йә подвалда кәеф-сафа корулары фаш ителә башлады. Аптырады «зульмардин». Бүлмәдәге кызларны җилтерәтүдән дә файда булмады.
- Кем сата безне?
- Ну белсәк...
Кем икәнен белсәләр, нәрсә кыласыларын әлегә үзләре дә белми, тик аяусыз булачаклары «зульмардин»га гына түгел, детдомда барысына да мәгълүм иде. Йөрәкләрен көннән-көн явызлык били баручы бу өч җитү кызның балигълык яше җитеп, тизрәк детдом капкасыннан чыгып китүләрен, алардан җәфа күргән балалар гына түгел, директрисадан башлап, төнге каравылчыга кадәр түземсезлек белән көтәләр иде.

(Дәвамы бар.)

 

Автор: Наилә ХАРИСОВА.

Чыганак: https://vk.com/club161110794

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: