Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
1 Апреля , 16:00

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Автор: Наилә ХАРИСОВА. 1 өлеш. үзгә төшкән җәйге кояш нурларыннан беркая да качып булмый. Пәрдәсез тәрәзәдән кереп, бимазалапмы бимазалыйлар. Юрган астына чумсаң гына. Җәйге кызуда бер дә анда ятасы килми шул. Җитмәсә чебеннәре...Зәлия күзләрен ачты. Торсаң да инде... Барыр җире юк, өстәлләрендә туйганчы ашар ризыгы... Әнисе күптән торып эшкә киткәндер. Шәһәр урамнарында җыештыручы булып эшли ул, урам себерүче.

Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.
Сак белән Сок. Бәет түгел. Повесть.

Күзгә төшкән җәйге кояш нурларыннан беркая да качып булмый. Пәрдәсез тәрәзәдән кереп, бимазалапмы бимазалыйлар. Юрган астына чумсаң гына. Җәйге кызуда бер дә анда ятасы килми шул. Җитмәсә чебеннәре...
Зәлия күзләрен ачты. Торсаң да инде... Барыр җире юк, өстәлләрендә туйганчы ашар ризыгы... Әнисе күптән торып эшкә киткәндер. Шәһәр урамнарында җыештыручы булып эшли ул, урам себерүче. Форма кигән җыештыручылар урамда аунаган чүпләрне җыялар, себерәләр. Бу арада чәчәкләр утырталар әле. Зәлиягә монысы ошый. Ошый иде. Чәчәкләр бит ул! Димәк, озакламый урамнар (дөресрәге, үзәк урам) чәчәккә күмелер. Бик матур булыр! Бу матурлыкны үзенең иптәшләре белән Зәлиянең әнисе тудыра бит. Шул турыда узган ел ул классташларына әйткән иде, Эвелина исемлесе кычкырып көлде:
- Синең әниең урам себерүчемени? Фууу!
Башкалар да аңа кушылдылар. Югыйсә, лагерь белән кинога барганда, чәчәк түтәлләрендәге миләүшәләргә сокланып, ай-вай килгәннәр иде.
- Урам себерүче, урам себерүче... Ха-ха-ха!
Зәлия, ни үзен, ни әнисен яклап, бер сүз дә әйтә алмады.
Ни дип әйтсен соң, дөресе шул булгач... Әнисе урам себерүче булып эшләгәнгә, шушы тулай торактан урын бирәләр. Өсләрендә түбә, йокларга җылы урыннары бар. Шуннан соң кыз әнисенең эше турында кеше арасында берни дә әйтмәс булды. Хәтта әнисен урамда эшләп яткан чагында күрсә, иптәшләре белән булганда, янына да бармый башлады. Әнисе үпкәләмәде. Аңлады ул аны. Ул хәзер әнисе турында бары тик Галия белән генә сөйләшә. Галия! Кыз урыныннан сикереп торды. Бар аның барыр җире, бар күрәсе килгән кешесе - сеңлесе Галия!
Зәлия кухняга чыкты. Кухня дигәне шушы дүрт бүлмәдә яшәп ятучыларның уртак урыны. Алар монда ашарга әзерлиләр. Шунда үзенеке дигән өстәл артына утырып ашый, үзенеке дигән суыткычка ризыкларын куялар. Күрше бүлмәләрдә яшәүчеләр гел алышынып тора. Кереп бераз торалар да каядыр юкка чыгалар. «Фатир алып чыгып киттеләр», - ди әнисе.
Зәлияләр монда озак торалар инде. Әтисе, әбисе, сеңлесе Галия белән бергә торган чакны бик томанлы гына хәтерли ул. Зур гына өй иде югыйсә. Барысына да урын җитә иде. Аннары нидер булды. Өлкәннәр ызгыштылар да, әнисе, аны алып, өйдән чыгып китте.
- Кызың да, үзең дә монда күренеп йөрисе булма. Сез ач бетләрне туйдырып ятасым юк.
Әбисе, алар чыгып киткәндә, шулай дип кычкырып калды. Зәлия ул чагында бу сүзләрне аңлап бетермәгән иде әле. Көн саен, сеңлесе янына алып барырга кушып, әнисен йөдәтеп бетерде. Ә әнисе эндәшмәде. Елады гына. Шуннан соң Зәлия дә аптыратмас булды.
Аның бар белгәне шушы тулай торак бүлмәсенең тәрәзәсеннән һәм сирәк-мирәк әнисе белән урамга чыкканда күргәннәре булды. Алты яшькә кадәр әнисе аны бакчага да бирмәде, үзенә генә урамга чыгып йөрергә дә рөхсәт итмәде. Әллә курыкты шунда, әллә акчасы җитмәде. Дөрес, телевизорлары бар аларның. Әнисе янына килештереп йөргән бер абый китергән иде. Яңа булмаса да, ярап тора. Зәлия телевизор карап белде: дөнья бик киң һәм матур икән!
Бакчага йөргән бер елы кыска, кызык... һәм аңлаешсызрак булды.
Аннары кыз укырга керде. Аның өчен яңа дөнья ачылды. Тик балалар бакчасына йөреп, күп нәрсәгә өйрәнгән балалар янында аңа авыр иде.
Зәлия алар арасында үзен гел чит көтүгә эләккән сарык бәрәне сыманрак тойды. Үзе куркак, үзе төрле яклап башкалардан ким икәнен чамалый: киеме дә ярлы, белгәннәре дә чикле, дуслары да юк. Укытучысына рәхмәт инде: Зәлиянең кем һәм нинди икәненә тиз төшенде. Укуы авырдан барса да, сыйныфташлары алдында кызның уңай якларын табып, шуны күрсәтә белде. Тулай торакта үзен-үзе карап яшәргә өйрәнгән кызның ашханәдә кайбер иптәшләре өстәлдә калдырган тәлинкәләрне тиешле урынга илтеп, чәчелеп калган ипи сыныкларын җыеп куюына игътибар итте. Сыйныф бүлмәсендәге гөлләргә су сибәргә дә беренче булып ул кузгала, киштәдә таралып яткан китапларны да рәткә китереп куючы Зәлия. Укытучы аны башкаларга үрнәк итеп куйды. Гел генә макталырга өйрәнгән кызларның кытыгына тисә дә, укытучы алдында аны кыерсытырга җөрьәт итмәделәр. Үз араларына да кертмәделәр.
Берәүгә дә комачауламыйча, үзенә генә аңлаешлы кечкенә дөньясында яши бирде кыз. Бу дөньяда ул башта әнисе һәм үзе генә булды. Укырга керәсе елны инде онытылып бетә язган әтисе күренеп алды. Аның белән бергә сеңлесе Галия килеп керде һәм Зәлиянең дөньясында бөтенләйгә калды...
...Беркөнне аларның ишеген бер ир-ат шакыды. Зәлия өйдә үзе генә иде.
- Син Зәлияме? - диде ул, озак кына текәлеп карап торгач. Кыз эндәшмәде. Кайдандыр, хәтер төбеннән бу таушалган ир-атның кем икәнен тартып чыгарырга тырышты. Чыгарды да бугай. Тик ул аңа ят иде. Кыз ишекне ябарга талпынды.
- Мин синең әтиең, - диде ир-ат, ишекне аягы белән терәп. - Әниең өйдә юкмыни?
- Ю-у-ук!
Зәлия теле көрмәкләнгәнен сизде. Әнисе аңа кем икәнен сорамыйча ишекне ачмаска куша. Тагын ачуланыр инде. Ишекне дә яба алмый. Бәлки, әнисе кайтканчы чыгып китәргә теләр? Шуңа өметләнеп кыюлана төште.
- Ул хәзер кайта!
Киресенчә булып чыкты.
- Ярар алайса, бик әйбәт. Ул кайтканчы, синең белән сөйләшеп утырырбыз.
Ир-ат рөхсәт сорамый гына бүлмәгә үтте дә ишекне ябып куйды.
- Син миннән курыкма. Мин синең әтиең. Хәтерлисеңме мине?
- Юк!
- Ә Галияне? Сеңлеңне.
- Азрак кына...
- Әбиеңне?
Зәлия аны хәтерли иде. Төнгә каршы әнисе белән аны куып чыгарганда, аларга төбәп әйтелгән сүзләрне аңлап бетермәсә дә, алардагы зәһәрлек кызның нәни йөрәгенә боздай кереп урнашкан иде.
- Хәтерлисеңме?
- Юк! Хәтерләмим!
- Я, ничек яшисез? Әниең кайда эшли?
- Урам җыештыра.
Әтисе, ниндидер сер әйтергә җыенгандай, тавышын түбәнәйтеп, аңа якынрак иелде.
- Акчаны күп аламы соң?
- Белмим.
Күзе күргән, башы эшләгән кеше бу сорауны биреп тормас иде югыйсә. Бүлмәгә бер күз салу җитәр иде.
- Син укыйсыңмы әле? Җиде яшең тулды бит инде.
- Быел керәм.
- Әниеңнең дуслары күпме соң? Сезгә киләләрме?
- Марина апа килә. Тагын... Зөлфия апа...
- Ә абыйлар?
Зәлия телевизор алып килгән абый турында әйтмәкче иде, туктап калды.
- Юк, абыйлар килми.
- Әәә... Ярар алайса... Ә сеңлең Галияне күрәсең киләме соң?
Сеңлесе башта, бик сагындырып, үзенә чакырып торды. Зәлия үзенең апа булган, сеңлесе белән уйнаган чакларын хәтерендә озак әйләндерде. Аннары җылы йомгак булып куенында иркәләнгән газиз кешесенең сурәте вакыт томанында тоныклана башлады. Тик бөтенләй үк юкка чыкмады. Очрашу мизгеле еракта мәңге чынга ашмас якты хыял кебек ымсындырып тора иде. Әтисенең бу соравына ул:
- Әйе, килә, бик килә! - дип җавап та кайтарган булыр иде, бәлки. Тик шул мизгелдә сеңлесенең сурәте белән ике арага явызлыктан йөзе чалшайган әбисе кереп басты. Зәлия, ни әйтергә дә белмичә, тотлыгып калды.
- Телисеңме, Галия янына алып кайтам?
Зәлиянең нәни йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ни әйтергә? «Юк!» дисә, мондый тәкъдим, мондый бәхет, бәлки, аңа бүтән беркайчан да тәтемәс. «Әйе!» дә ди алмый. Өйдән чыгып киткәннән бирле бер тапкыр да килеп күренмәгән әтисенә ышанырга күңеленең әллә кайсы бер почмагында яшәп яткан үпкәме, әллә нәрсә ирек бирми. Ят иде бу абый. Әтисе икәненә ышанса да, ят иде.
- Әнидән сорамыйча, беркая да барырга ярамый.
- Дөрес! Теләсә, әниеңне дә алып барырбыз.

* * *

- Баласы да, үзе дә күземә күренмәсен! Минем өемдә аларга урын юк, булмас та!
- Ул бала минеке! Гөлфия белән аерылышуга да син гаепле. Син өйгә сыя алмадың! Менә хәзер мине утыртып куйсалар... Мин бүген алар яшәгән бүлмәдә булдым. Эт оясы кебек бәләкәй генә бүлмә... Бер җиһаз юк. Зәлиянең дә өс-башы барлы-юклы... Урам җыештыручылар күп алып эшләмидер инде. Әнкәй, син минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңлыйсыңмы? Әгәр Зәлияне үзебезгә алсак, ике бәләкәй баласы бар дип, бәлки, мине утыртмаслар, шартлы рәвештә генә... аңлыйсыңмы син мине, ә?
Сафура карчык лып итеп урындыкка утырды. Олы улын наркотиклар кулланган өчен эштән куганнан бирле, төн йокысы йокы түгел. Тимер юл акчасы - кечкенә шәһәр тормышы өчен күпләрнең хыялы.
Киленне бер баласы белән куып чыгаргач, баштагы елларда зур акчага тиенгән иде. Озакка бармады. Хәзер инде Рафилне үзе кулланган өчен генә түгел, тараткан дип тә гаепләмәкчеләр икән. Эшсез калгач, нишләсен соң ул? Булгандыр инде. Көн дә ашыйсы килә бит. Әнисе дә, өзми-куймый, акча таптыра. Өйдә икенче кызы - Галиясе бар. Бакчага йөрмәгәч, аның расхуты башта күп булмады әле. Күрше-күлән, туган-тумача балаларыннан калган киемнәр белән яшәп тордылар. Мәктәпкә йөргәндә, алай гына котылып булмас. Әле бит акчаның Рафилдан яшеренеп генә китә торган юлы бар...
...Ике малае әллә нигә кечкенәдән тыныша алмадылар. Дуслык-туганлык турында сүз дә юк. Үзе дә гаепле булгандыр инде Сафура. Гел кечесен аерып яратты шул. Үзе дә анасына йомшак булды Рафыйгы. Теле белән алдый белде. Тик эшләргә генә яратмады. Армиядән кайтып эшкә урнашырга җыенмаган энесенә Рафил ике уйламаслык итеп әйтте:
- Мин сине асрап ятарга җыенмыйм. Йә эшлә, йә үз юлыңны үзең кара.
Әнисенең үзен ташламаячагына ышанган Рафыйк иң кулай юлны сайлады. Хәзер ташландык бакча йортлары күп бит. Кайберләренә хуҗалар еллар буе аяк басмый. Үзләрендә яшәр өчен бөтен нәрсә бар. Булмаса, булганыннан алып килү проблема түгел. Ягам дисәң, агач-утынга кытлык юк. Сатыйм дисәң, мондагы металл аның гомеренә җитәрлек. Шулай итеп, япь-яшь Рафыйк - Сафураның сөеклесе - бакча кешесенә әйләнде. Шулай да әнисен онытып бетерми: акчасы бетсә, йә киярдәй киеме калмаса, туган йорт тирәсеннән әйләнеп китә.
Сафура, сөекле улын өйдән китәргә мәҗбүр иткәненә үч итеп, Рафилнең хатынын куып чыгарды да инде. Алимент түләп ятмасын дип, балаларның кечесен үзендә калдырырга булды.
- Детдом баласы белән башыңны бәйләмә дип, башта ук әйттем мин сиңа...
- Бер эш рәте белми. Ни әйтсәң дә, җавап кайтара да белми бит ул. Аңгыра сарык кебек күзеңә карап тик тора...
- Килгәндә үк корсак тутырып килде. Әллә синеке ул бала, әллә түгел. Алып китсен үзе белән...
Тамчы тама-тама таш тишә. Шуңа охшаш сүзләр көн саен кабатлана торгач, Рафил да хатынына карата үзгәрде. Әнисе белән хатыны арасындагы салкынлык ир белән хатын арасына да күчте. Тәүлекләр буе эштә булып, кайтканда ук салып кайтулар ешайды. Өенә дә кайтып керәсе килми. Кайтсаң, тагын әнисенең каралган йөзе, тормыш мәшәкатеннән изелгән хатыны каршылый. Дөрес, кызгана ул аны. Туганнан бирле бер рәхәт тә күрмәгән Гөлфия. Аны әрсезлеккә, үзен якларга детдом да өйрәтә алмаган. Яклаучысы булырмын дип өйләнгән иде югыйсә. Ләкин тормыш үзенчә үзгәртә икән. Хисләрне дә, кешеләрне дә. Рафилдә әкренләп хатынына карата битарафлыктан башка берни дә калмады. Бала җанлы да түгел иде ул. Хатыны белән бергә тормышыннан чыгып киткән кызын сагынып та артык газапланмады. Шулай да тормышының мәгънәсе югалды. Өйдә калган кызы гына аның дөньясын тутыра алмады. Күңеле нидер эзли иде... һәм ул аны тапты. Дөресрәге, аны таптылар. Акчасы булганнарны тиз күрәләр, хәленә дә керәләр. Рафил дөнья мәшәкатьләрен оныттыра, вакытлыча булса да күңел күтәрә торган «дарулар» кулланырга хирысланып китте. Сизеп алып, эшеннән кудылар. Акча кирәк булгач, кулланучыдан таратучыга әйләнде. Капкын шап итеп ябылганда, кире уйларга соң иде инде.

* * *

Капка эчтән бикле иде. Зәлия куркып кына шакыды. Ишетүче булмады. Тагын шакыды. Ишегалды түреннән әбисенең ачы тавышы килде:
- Кайсы гөнаһ шомлыгы йөри инде тагын! Кем бар?
- Бу мин, әбекәй... Зәлия... Галия янына килгән идем.
Капка дөбер-шатыр килеп ачылды.
- Галиянең эше бар әле аның. Синең белән гүләйт итәргә вакыты юк.
- Мин аңа булышырмын.
- Булышсаң-булышмасаң, миннән сиңа бернәрсә дә тиеш түгел.
- Миңа берни дә кирәкми. Минем Галияне генә күрәсем килә.
Сөйләшкән тавышка бакча капкасыннан Галиянең чыгып килгәне күренде. Ул чүп утый иде, ахры.
- Әбекәй, керсен инде апа. Мин теге түтәлне утап бетерә яздым. Без монда гына, эшли-эшли генә сөйләшербез.
Карчык эченнән нидер мыгырданса да, Зәлияне куып җибәрмәде.
Апа белән сеңел сагынышканнар иде. Әбиләре күздән югалуга, Галия апасын бакчага әйдәде:
- Кер әйдә, апа. Иркенләп сөйләшергә дә була монда.
Зәлия аягындагы чүәген салып ташлап, уталып бетмәгән кишер түтәле янына чүгәләде.
- Йә, хәлләрең ничек? Әтидән хәбәр бармы?
- Теге вакытта сөйләшкәннән соң юк әле. Акча салмагач, бүтән шалтыратып тормады. Ике пенсиягә өчәүләп яшәп, әби аңа каян алып җибәрсен инде...
- Ничек ике пенсия?
- Әтине утырткач, әби миңа опекунство ясаган. Аның өчен акча түлиләр икән.
- Каян белдең?
- Беркөнне почтальон пенсия китерде. Шунда сөйләшкәннәрен ишеттем. Аннары почтальон күрше Хәбирә әбигә пенсиясен кертте. Аларның ишегалдында сөйләшкәннәрен койма аша тыңлап тордым.
- Нәрсә диләр?
- Хәбирә әби әйтә: «Шул ятимәнең пенсиясен ашап, икәүләп гөнаһ җыеп яталар инде», - ди. Әти киткәннән бирле Рафыйк абый гел монда. Киткәне дә юк. Эшләгәне дә.
- Килгән саен миңа: «Минем пенсияне ашарга җибәрдемени анаң?» - ди бит әле. Үзләре синекен ашап ятып.
- Бик аз икән үзенең пенсиясе. Җүнләп эшләмәгән икән ул яшь чагында. Әти бер ызгышканда әйтте аңа: «Гомер буе әткәйнең җилкәсен кимердең, хәзер минекен», - диде.
- Нәрсә телегезгә салынасыз анда? Зәлиянең эше беткән аның. Төштән соң бәрәңгене карап чыгарсың. Тагын корт баскан бугай. Күмәр вакыты да җитеп килә.
Сафура карчыкның тавышы койма ярыклары аша бер дә зәһәрлеген югалтмыйча килеп иреште.
- Әллә тыңлап торган инде?
- Тыңласа! Барыбер ишетми ул. Колагы каты аның.
- Бәрәңгене дә сиңа өяргә кушамыни?
- Миңа инде. Үзе бераз эшләсә, «Билем, ай билем!» дип кереп ята. Ә Рафыйк абыйга берни дә кирәкми. Ярты көнне йоклап уздыра. Ашый-эчә дә каядыр чыгып китә.
Галия тынып калды. Озын кишер түтәленең әле яртысын гына узганнар. Кызу кояш астында сәгатьләр буе бөгелеп эшләү майлы ботка
ашау түгелдер. Зәлия әле унбиш минут та утамады - инде чигәләре, аркасы буйлап тир ага. Аны берәү дә чакырып китермәде, китәм дисә, тотучы юк. Тик сеңлесен ташлап китә алмый шул. Булышырга кирәк. Күңеленең иң түрендә, хәтта үзенә дә ышанырга рөхсәт итми торган яшерен өмете дә бар: булышса, бәлки, әбисе аның килеп йөрүенә каршы килми башлар, аны да оныгы итеп кабул итәр.
- Безнең мәктәптә җәйге лагерь бар. Мин дә йөрим. Анда шундый тәмле ашаталар, - диде Зәлия, зур яңалык әйткәндәй. - Бүген ял көне булганга гына бармадым.
- Син бәхетле... Әни белән торганга инде. Ә миңа бер җиргә чыгарга да рөхсәт юк. Классташлар килсә дә, ачулана әби. Син килгәнгә дә... Берәүне дә баскычтан уздырмый. Ә син әни белән сөйләшеп карамадыңмы? Минем турыда дим...
Зәлия артыгын мактанып ташлаганына төшенде. Сеңлесен юатып нәрсә әйтсен соң?
- Әйткән идем дә... Әни елады. Миңа бирмәячәкләр аны, ди. Үзебезнең тору урыныбыз юк. Хезмәт хакым да бәләкәй, ди. Исеңдәме: әти мине дә үзенә алырга йөргән иде. Төрмәгә утырасы килмәгәнгә булган икән. Ә мин бөтенебез дә бергә яшәрбез дип шатланган идем.
- Әби хәзер бирми дә бирми инде, минем өчен акча алып торгач. Ә әни нигә минем янга бер дә килми соң? Мин аны оныта да башладым инде.
- Белмим... Әйтми...
...Түтәлне утап бетергәндә, көн кичкә авышкан иде инде.
- Монысы бетте. Рәхмәт инде сиңа, апам! Берүзем мин кайчан утап бетерер идем әле. Тагын ничә түтәл утыйсым бар бит. Җитмәсә бәрәңгесе...
- Әгәр кертсәләр, мин лагерьдан соң килеп булышырмын.
- Белмим шул. Әнә бит ничә сәгать буена чыгып хәлне дә белмәде, чәйгә дә чакырмадылар.
Кызлар кояш яктысында торган чиләктән җылынып беткән суны эчеп, яшелчәләргә сибәргә әзерләнгәне белән юынып алдылар да сарай күләгәсенә кереп ял итәргә утырдылар. Икесенең дә җеп өзәрлек хәле юк, билләре авырта, кызу кояш астында көне буе иелеп эшләүдән күз алларында аллы-гөлле түгәрәкләр биешә. Ярый әле башларына әрекмән яфрагы япкан иделәр.
- Хәбирә әби өйрәтте. Чынлап та файдасы бар бит, әйеме?
- Әйе! Күптән кояш сугар иде инде.
- Көне-көне белән минем бу өйдән чыгып качасым килә. Тик кая барырга?
- Безнең янга кил. Мин сине ничек табарга икәнен өйрәтермен.
- Хәбирә әби әйтә: әниең яклый белмәде инде, ди; опекун булган кешене дә тикшереп торырга тиешләрдер инде, ди. Сине болай хезмәтче урынына тотарга тиеш түгелләрдер, ди. Сораштырырмын әле, белешермен әле, дигән иде, Рафыйк абый безне тыңлап торган икән. «Син, җен карчыгы, безгә каршы котыртып ятасыңмыни әле? - дип кычкырды. - Тагын бер күрсәм, тавык урынына муеныңны борып атам», - ди. Шуннан соң Хәбирә әби дә курыкты инде. Кайчагында менә монда сарай артында койма аша гына сөйләшеп алабыз.

(Дәвамы бар.)

 

Чыганак: https://vk.com/club161110794

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: