Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
27 Мая 2023, 12:00

Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. Бишенче бүлек. Әйе, конвейер туктавын туктады, ләкин Әлфиянең гәүдәсе конвейерга эләгеп инде өскә таба менә башлаган иде. Каты зыян тидермичә аның гәүдәсен конвейердан алу тагын да күбрәк мәшәкатьләр китереп чыгарды. Янында гына эшләгән хатынның бу минуттагы курку хисен бернәрсә белән дә алыштырып булмый.

Шиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр

Әйе, конвейер туктавын туктады, ләкин Әлфиянең гәүдәсе конвейерга эләгеп инде өскә таба менә башлаган иде. Каты зыян тидермичә аның гәүдәсен конвейердан алу тагын да күбрәк мәшәкатьләр китереп чыгарды. Янында гына эшләгән хатынның бу минуттагы курку хисен бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Идән тулы кан, хәтта конвейерда үз чираты белән менгән формалардагы икмәк өсләре дә кан эчендә иде. Ниһаять ашыгыч ярдәм машинасы белән Әлфияне хастаханәгә алып киттеләр һәм вакыт үткәрмичә операция бүлмәсенә үк алып керделәр.Тузган кулбашын җыю , яралы күкрәкләрен тегү алты сәгатькә якын вакыт алды. Ике атна реанимация бүлегендә яткач ниһаять Әлфияне общий палатага күчерделәр. Авыр, бик авыр иде Әлфиянең хәле. Әлегә үзен карарга, саклап торырга да кеше кирәк. Тәлгат өй, эш, Әлфия янына килеп йөреп хәлдән тайды. Тәлгатнең әнисе дә читтә калмады, авылдан килеп Әлфия янында, Әлфиянең иптәш хатыннары белән чиратлашып кизү торды. Ә инде җәйге каникуллар башлануга Кәримне авылга алып кайтып китте. Чыннан да Әлфиянең бәхетенә, әлеге дә баягы дигәндәй тугры дуслары бар. Әлфия үзенә шатланды, Әлфиянең иң авыр вакытларында иң тугры дуслары гына түгел, ә бергә эшләгән хатыннар да кизү тордылар. Әле бер палатада күрше караватта ятучы , күп сөйләргә яратучы Мәрьям апа шаярып кына үзеннән көлеп тә алды:
— Әйтерсең лә президент ята безнең белән, кем кизү торырга килгәнен белеп бетереп тә булмый, көндә бер кеше килеп сине саклый, мисс президент.
— Ә син көнләшәсеңме Мәрьям ? Димәк безнең Әлфиябез үзе мәрхәмәтле изге, кеше. Шуңа да авыр вакытында берүзен генә калдырмыйлар. - дип, өендә лампочка алыштырган вакытта, ялгыш өстәл читенә басып, егылып, аягына операция ясаткан Рауза ханым аңа каршы төште.
Кем белә инде күпмегә сузылыр иде бу бәхәс, әгәр палатага табиб килеп кермәсә.
— Исәнмесез туташлар, хәлләрегез ничек инде? Ничек төн үткәрдегез?
--Болай ярыйсы, бары Әлфиябез генә ыңгырашып йокларга ирек бирми. Доктор ә ул.......дөресрәге ул баланың кулы төзәлерме соң? Бигрәк тә яшь бит, әнә авариядән соң кулсыз калган идем, хәзер беркемгә дә кирәкмимен.
— Тынычланыгыз, бу очракта Алла теләсә Әлфиянең кулы төзәлер дип уйлыйм. Тик бары вакыт кирәк , бар нәрсәгә, кул җайланыр өчен дә вакыт кирәк.
Табиб матур гына сөйләнеп, һәрберсен карап палатадан чыгып китте.
Аның чыгып китүе булды:
— Менә Әлфия сеңлем, синең монда да бәхетең бар Аллага шөкер .
Мәрьям бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде.
— Мәрьям бераз телең ял итсен әле ә, ант әгәре безнең синең тавышка баш авырта башлады бит синең сөйләвеңнән.
— Ә нәрсә, нәрсә мин?
— Баш очында радио кабызып куйган кебек,, чыннан да бераз гына ял итик әле ә, бераздан сөйләрсең. Әнә кич йокларга вакыт җиткәч сөйләрсең, барыбер йоклап китеп булмый.
Мәрьям палатада ятканнар ишетелмәслек итеп нидер әйтте дә, стенага таба борылып ук ятты.
Бүген кизү торучы дусты Әлфиягә:
— Сиңа табиб әкрен генә йөри башларга дип әйтте бит, әйдә, әйдә аягыңа басып карыйсыңмы?- дип, Венера Әлфиягә караваттан торырга булышты, ләкин Әлфиянең күкрәгеннән тотынып бөтен гәүдәсе авырта башлады. Әлфия кисәктән күзләрен йомды да, каты итеп кычкырып җибәрде :
— Ааааааа
Венера аңа утырырга булышып:
— Әлфия җаным әкрен, ашыкма ярыймы? Синең аягың авыртмый бит, гәүдәң авырта, сиңа чыннан да үз-үзеңне әкренләп күтәреп йөрергә өйрәнергә кирәк.
— Белмиииим, булыр микән?
— Син ышанырга тиеш Әлфия, ышанырга һәм тырышырга тиеш .
Әлфия иреннәрен тешләде дә, караватның бер ягыннан икенче ягына чыгып утырды.
— Менә Әлфия җаным күрәсеңме, кичкә тагын шулай бер әйләнербез, бер адым, ике адым, шулай китер инде нәни бала сыман. Син караватта озак яттың, җитмәсә авыр операция үз эшен эшләде, ахыры хәерле булсын дустым.
Әлфия гәүдәсе авыртуга түзә алмыйча күзләрен йомды да:
— Хәлем авыр булып әле һаман табибтан сорарга онытам, нигә мин шул хәлгә төштем икән, нигә минем башым әйләнгән? Мин бит үзем дә кан басымы югарыдыр дип уйлап йөрдем, әле иртән, смена бетүгә хастаханәгә барырга теләгән идем.
Венера дустына карап башын чайкап куйды да:
— Монда табиб кирәкми дустым, үзем дә әйтә алам, .....Әлфия дустым синең карынында бала, тагын бер бала яралган булган .Шуңа күрә үзеңне начар хис итә башлаган булгансың, җитмәсә эш, өйдәге мәшәкатьләр сине бәреп еккан. Аргансың син, ә сиңа киресенчә ял кирәк булган.
— Ничек инде? Мин нигә бернәрсәдә аңламадым икән соң? Ә бала, бала нәрсә?
— Бала нәрсә дисеңме? Син үзеңне нинди үлем тырнагыннан тартып алганны беләсеңме?
— Димәк....димәк баланы да алганнар, шулаймы?
— Син үзең турында уйла, ә Кәрим? Улың турында уйла, ул нишләр әгәр син үлсәң?
— Ә Тәлгат, ул да миңа берсүздә әйтмәде бит.
— Син моны ничек күз алдыңа китерәсең ә? Ул сиңа нәрсә дип әйтергә тиеш иде соң , синең нинди хәлдә икәнеңне күрә торып? Бәхетемә исән икәнмен диген дә шатланып яшәргә, терелергә тырыш. Балаң, ирең, әтиең өчен терелергә тырыш, алар сине көтәләр.
— Син хаклы, миңа алар турында уйлап яшәргә кирәк, тизрәк терелеп хастаханәдән чыгарга кирәк.
— Ә хәзер ят, бераз йоклап ал.
Венера Әлфиягә ятырга булышты да, үзе тәрәзә янына килеп басты. Әлфия белән сөйләшкән сүзләр янә күз алдына килеп басты. "" Тәлгат, Тәлгат тә миңа әйтмәде" Ә нәрсә әйтсен ул, хатынын нинди дәрәҗәдә икәнен күреп нәрсә әйтеп була соң? Әле баласы хакында әйтмәгән өчен дә йөрәге өзгәләнә, ә әтисе үлемен белсә нишләр? Габделхәй абый Әлфиягә нәрсә булганын , нинди хәлдә булуын, нәрсәләр кичерергә туры килүен белүгә йөрәк өянәге кузгалып үлеп китте . Әлфия әле реанимация бүлегеннән дә чыкмаган иде бит ул үлгәндә. Ә иртәгә, иртәгә Габделхәй абыйның инде кырык көне дә укытыла. Әлфия тагын әтисенең ашына да кайта алмый. Йә Раббым ничек итеп әйтергә бу авыр югалту хакында? Әлфиянең үзен ничек итеп бу авыр кичерешләрдән саклап калырга?
Әлфия күзен ачкан вакытта , аның янында камыр басучы Фируза апа утыра иде инде.
— Ай яй, мин килгәч күзеңне дә ялындырып кына ачасың син . Әле Венера мактаган була тагын, Әлфия белән дискәтүккз барып килдек дип.
— Исәнмесез Фируза апа.
— Әйбәт әле без, үзең ничек Әлфия сеңлем? Чыннан да аякка баса алдыңмы?
— Әйе бераз булды шул.
— Ярар иң мөһиме беренче адым диләрме әле? Аягыңа да басарсың, әле тагын эшкә дә чыгып узыштан икмәк тә пешерербез әле синең белән Алла теләсә.
— Булыр микән?
— Булыр, ник булмасын ди ? Ә ирең, ирең бүген киләме?
— Көндез килеп китте, кичкегә сез булгач ул килми бит инде, хатыннар арасында нишләп утырыйм мин ди. Өйдә торсын, әтине дә карыйсы бар бит әле аның. Менә ике гарип карарга кала аның бер үзенә.
— Әтииии— дип Фируза апа нидер әйтергә генә теләде, Венера сүзе белән Әлфиянең әтисе үлемен белүче Мәрьям апа Фирузаның сүзен бүлдереп:
— Иң мөһиме беренче хастаханәдән чыгарга кирәк әле. Ә син юк бар сораулар биреп утырасың. Әнә ашарга алып килгәнче Әлфиягә кабат айт, два ясатып карават тирәли әйләндереп ал.
Фируза иң башларын күтәреп алды да, Әлфиягә карап:
— Ә ул дөрес әйтә бит, Венера да еласа еласын, тик бераз адымнар ясасын дип сине йөртергә кушты, әйдә, әйдә сеңлем бераз селкенеп алыйк әле.
Фируза апа Әлфиягә урыныннан торырга булышты. Бу юлы инде бик авыр булса да Әлфия тынын да чыгармады. Әкрен генә атлап караватның бер ягыннан икенче ягына чыкты, ләкин туктап калмады, ул Фируза апаның кулыннан тотып:
— Мин чыннан да тизрәк терелергә тиеш, бөтен аркаларым, һәр буыным авырта гел ятып торгач. Әйдә тагын бераз атлыйк инде.
Менә шулай Әлфия кабат йөрергә өйрәнде. Хәзер инде аны сакларга да бары тик төнгегә генә кала башладылар, Әлфия дә үзен яхшы хис итә башлады.
— Алла теләсә иртәгә мине чыгаралар, болай йөрсәң сине дә монда тотмаслар Әлфия, гаиләңне шатландырып берәр атнадан син дә чыгарсың Алланың рәхмәте белән . - диде уфтана төшеп Мәрьям апа, аннары өстәп тә куйды:
— Синең инде яңадан йөрүең ул бары практика, синең бит аягың авыртмый, бары операция ясагач гәүдәң гипс эчендә булганга шулай ул. Әле дә түзәсең син, кулбашың сынганга операция үтүгә ташка төргәннәр бит үзеңне.
Ул кычкырып көлеп җибәрде дә:
— Бәбкәм теге көнне әй тырыштыгыз бит ә синең аркаңны кашырга.
Ул тагын көлде дә көлде, аннары янә:
— Гафу ит инде, чыннан да кызык булды бит, син аркам көчетә түзә алмыйм дисең, ә Венера теге таягын тоткан да знай синең аркаң буйлап йөртә. Ә син, син көтеклисең генә яхшылап кашы дисең. Бәбкәм күпме нужардыгыз бит. Ярар үткәндә генә калсын, син дә чыгарсың...
— Бүген чыгарсалар да сүзем юк, мин үземне яхшы хис итәм.
— Не шути син, әле тиз генә хастаханәдән котылам димә, берәр айсыз кеше була алмыйсың. Кулым гына эшләп китсен дип сора Аллахы Тәгаләдән.
— Табиб төзәлә диде бит.
— Амин, шулай гына булсын. Гарип калсак без беркемгә дә кирәк түгел сеңлем.
— Нигә алай дип әйтәсез инде Мәрьям апа ?Безнең балалар, ирләребез бар.
Мәрьям апа авыр сулап куйды да , күзләреннән тама башлаган яшь бөртекләрен сөрттеп алды да:
— Шиңгән чәчәк кешегә кирәк түгел икән шууул. Без исән сау булып ирләребезне карый, аларга ярый алганда гына без кирәк. Шул вакытта гына алар безгә матур сүзләр әйтә, матур чәчәк бәйләмнәре бирә. Ә менә берәр хәл булып син шиңгән чәчәккә әйләнсәң, алар сиңа да башкача карый башлый, дөресрәге шиңгән чәчәкне чыгарып атырга гына торалар. Мин дә бик матур чәчәк ата идем дә бит, ....... Ә хәзер минем чәчәгем шиңде, мин гарип калдым, беркемгә дә мин кирәк түгел. ..... Ә бит минем гарип калуыма ул үзе гаепле, шулай да ул хакта алар уйламый. Башта синең белән бәйрәмгә чыгарга ояла башлый, аннары синең мәшәкатьләр аның өчен авыр йөккә әйләнә. .....Аннары ул сине күрә алмас дәрәҗәгә җитеп, яңа чәчәк эзли башлый. .....Мин үз башымнан үтмәсә белмәс идем дә, шуңа әйтәм дә инде, чәчәгеңнең яфраклары шиңмәсен Әлфия, шиңмәсен иде.
--Ә сез хәзер үзегез генә яшисезме?- дип Әлфия кыяр кыймас кына Мәрьям апага карап куйды.
--Әйттем бит инде шиңгән чәчәк кемгә кирәк дип.
Фируза апа бераз уйланып ятты да:
— Бер ялгызым, бер ялгызым гына калдым шул. Ике кызым да кияүгә чыгып еракка ук китеп бардылар. Тора бара чәчләре агара башлаган ирем дә мине калдырып китте, вот бит ә......— диде дә, кисәктән генә көлеп җибәрде дә:
— Яңа чәчәге чәнечкеле булдымы, яки агулымы? Яңа чәчәге белән бик мактанып, кулга кул тотыныш минем янымнан үтәләр иде, миннән көлеп....
Мәрьям апа янә көлде дә:
— Яңа чәчәгенең нәрсәсе ярамагандыр, ике ел да яши алмады чәчәген иснәп, йөрәге түзмәде, үлеп китеп тә барды. Мине дә, яңа чәчәген дә калдырып китеп барды.
Дәвамы бар.

 

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: