Все новости
Литература
26 Мая 2023, 12:00

Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова. Дүртенче бүлек. Әлфия бу күренешне күрермен дип бер генә дә уйлап карамады шул. Бәлки шуңа да аның йөрәге урыныннан чыгып китәрдәй булып чаба башлады. Чыннан да бу күренеш йөрәк өзгеч иде.Ванна эчендә яткан Габделхәй абыйның күзләре зур итеп, нәрсәдәндер курыккан кебек ачылган, әйтерсең лә аның каршысында Тәлгат түгел ә җен басып тора. Ә Тәлгат аты, юлы белән сүгенеп:— Соң аягың гына эшләми бит, тышка чыгасым килә дип хәбәр итсәң булмый идеме?

Шиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

Әлфия бу күренешне күрермен дип бер генә дә уйлап карамады шул. Бәлки шуңа да аның йөрәге урыныннан чыгып китәрдәй булып чаба башлады. Чыннан да бу күренеш йөрәк өзгеч иде.
Ванна эчендә яткан Габделхәй абыйның күзләре зур итеп, нәрсәдәндер курыккан кебек ачылган, әйтерсең лә аның каршысында Тәлгат түгел ә җен басып тора. Ә Тәлгат аты, юлы белән сүгенеп:
— Соң аягың гына эшләми бит, тышка чыгасым килә дип хәбәр итсәң булмый идеме? .....Нәрсә эшләтергә соң сине ә? ......Нигә син бездән көләсең? ........— дип, Габделхәй абыйның гәүдәсенә нидер сөртә. Ә Габделхәй абый иреннәрен селкетеп нидер әйтергә тели, тик куркудан сүзләре генә чыкмый. Әлфия Тәлгатнең иң башына кулын куеп читкәрәк төртеп җибәрде дә:
— Син нишлисең? Нишлисең дим?
— Ә син күрмисеңме? Соң нәрсә эшләп була монда Әлфия ә? Карашмадым түгел бит инде, караштым, гел булышам бит инде, ә ул, ул нишли? Монда түземлек тә җитмәс.....Ул бит әйтә ала иде, әйтә ала иде.....Мин хәзер аны шул халәттә юарга тиешме?
Тәлгат бармакларын йодрыкка әйләндереп стенага суга башлады. Әлфия исә бер иренә, бер әтисенә карап:
— Әйе булыштың, Алланың рәхмәте яусын сиңа, тик әйт әле аның ни гаебе бар?
— Соң Әлфия ул, ул бит әйтә ала иде.
— Тәлгат син ике атна өйдә рәтләп күренмәдең дә, башта эш, аннары авылга кайтып киттең, анда да эш күп дип килмичә тордың. Ә мин, мин әтигә ашыгыч ярдәм чакырдым. Әти, әтинең, аның...аның көчле приступы булды, ул берничә тапкыр кабатланды, ахыры, ахыры начар бетте, әтием телсез калды. Әйт ул сиңа ничек әйтә ала иде соң? Син үзең дә нигә сорамыйча аны ваннага алып кердең, сорасаң бәлки ул сөйләшә алмаганны аңлар идең. Әнә кара үзенә, ул нишләргә белми бит, үзе дә куркып калган.
Габделхәй абыйның бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри, күзендә курку хисләре ярылып ята, ә үзе өстенә сөрткән әйберләрдән котылырга тели. Тәлгат ике кулы белән башына тотынып чүгәләп утырды да, каты итеп кычкырып җибәрде :
— Ааааааа, гафу итегез мине, мин просто бик ардым, яхшылап йоклый да алганым юк, бала да елый, бәлки шуңа да түземлегем беткәндер инде......Гафу итегез мине үтенәм, нишли алам соң, мин дә бит кеше, миңа да җиңел түгел.
Тәлгат урыныннан торып, душ кранын ачты да Габделхәй абыйны юындыра башлады. Әлфия шул арада баланы йоклатып аш бүлмәсенә генә кергән иде, аның янына Тәлгат килеп:
— Мин бабайны юындырып бетердем, әйдә йокы бүлмәсенә алып барырга булыш әле.
Әлфия берсүзсез ире артыннан иярде. Әтисен караватка яткырып кире аш бүлмәсенә кергәч:
— Әлфия мин чыннан да хата җибәрдем, гафу ит мине, белмим ничек килеп чыккандыр .
— Тәлгат мин сине аңлыйм, тик син нәрсә булганын күрүгә миңа әйтә ала идең бит. Мин аның кызы һәм оят дигән нәрсәне читкә куеп булса да үзем юындырып чыгара идем әтине.
— Мин бит нәрсә булганын белмәдем, бәлки шуңа да шулай килеп чыккандыр. Җитмәсә төнлә дә начар йоклаган идем, Кәрим йокларга ирек бирмәде.
— Син залга чыгып ята ала идең бит. Син.... син без нинди зур адым ясаганны белеп өйләндең, әтинең дә хәле көннән көн начарланганын белдең. Йә әйт, әйт мин нәрсә әйтергә, нәрсә уйларга тиеш?
Әлфия чәшкәгә чәй ясап әтисе бүлмәсенә китте.
— Әти әйдә чәй эчеп ал.
Ул әтисенә әкрен генә чәй эчереп:
— Әтием гафу ит инде син Тәлгатне, ул арган, аны да аңлап була. Син борчылма гына ярыймы? Әтием мин сине үзем юындырырмын, иң мөһиме син яшә, яшә генә әтием.
Габделхәй абыйның янә бите буйлап яшь тамчылары акты.Ул калтыранган куллары белән кызының кулына үрелә башлады. Әлфия әтисенең күз яшен сөртеп, аның кулын кулына алып:
— Бар да яхшы була әтием, син бераз гына түз инде яме? Әнә табиб та дарулар эчкәч бераз җиңеләерсең диде. Әти син бүтән борчылма гына, ә без, без ияләшербез, без түземле булырга өйрәнербез, син исән сау гына бул. Мин әле оныгыңны итәгеңә утыртырмын, ә син аңа карап елмаерсың. Мин ышанам әти син терелерсең, үзеңнең кызыклы әкиятләреңне оныгыңга да сөйләрсең, син бит безгә сөйли идең. Хәтерлисеңме әти син мине итәгеңә утырта идең дә көндә уйлап табып төрле, төрле әкиятләр сөйли идең? Ә әни, әнием көлә иде"" Һәр әкиятеңне язып бар, алар бар да уйдырма булса да кызыклы, бабай булгач оныкларыңа сөйләрсең" дия иде. Алар чыннан да бик кызыклар иде бит. Менә әни дөрес әйткән бит, әгәр язып барган булсаң хәзер оныгыңа укыр идем. Әти син хәзер бераз ятып ял итеп ал, ә минем Кәрим уянганчы эшлисе эшләрем бар.
Әлфия елмая төшеп әтисенә карады да, бүлмәдән чыкты. Бүгенге күргән хәл аның күңеленнән шактый вакыт чыкмыйча йөрде.
Көннән көн үтә барды, хәзер инде Әлфия күп очракта әтисен үзе юарга тырышты. Әлбәттә инде әтисе каршы булды, ләкин Әлфия каты торды. Ул ире кабат әтисен кыерсытуын һәм дә инде зарлануын да теләмәде. Кәрим дә көн үсәсен төн үсте, беренче төшләрен чыгарып, аякка да басты. Баланың чабып йөрүе, әти, әни, бабай сүзләре белән шатландыруы яшәргә көч өстәп торды. Вакыт үтеп Кәримне балалар бакчасына да бирергә вакыт җитте. Менә бу инде үзенчә тагын бер мәшәкатьләр китереп чыгарды. Баланы балалар бакчасына илтергә, эшкә барырга соңга калулар башланды. Шуңа күрә Әлфия белән Тәлгат киңәшләшеп, җыелган акчага машина алырга булдылар. Машина булгач үзенә бер уңайлыгы табылды. Габделхәй абыйны да хастаханәгә алып барырга машина эзләргә туры килми хәзер, баланы да бакчага илтү мәсьәләсе чишелде.
Һәр кешенең үз язмышы, үз сынаулары тууга тормыш дәфтәренә язылып куела диләр һәм аны ничек теләсәң дә үзгәртә алмыйсың. Бу сүзләрне вакыт үтә, үтә Әлфия еш кабатлый башлады. Тормыш тәгәрмәче дә көннән көн тизрәк тәгәри кебек тоелды аңа. Өй, эш, бала, төрле мәшәкатьләр белән вакыт үткәне сизелми дә калды.
Быел Кәрим дә чәчәк бәйләме тотып беренче сыйныфка укырга бара. Әлфия белән Тәлгат өчен бу бик зур бәйрәм була. Икесе ике кулыннан тотып алар Кәримне мәктәпкә бергә озата. Сыйныф ишеге төбендә аларны 25-30 яшьләр тирәсендәге кыз - хатын каршы ала.
--Исәнмесез, мин Ләйлә Талгатовга булам, мин сезнең улыгызның сыйныф җитәкчесе.
Тәлгат көлә төшеп:
— Мин үземнең шундый зур кызым булуын белми идем.
Ләйлә аптырап:
— Гафу итегез, аңламадым.
— Сез ул Гафу итегез, минем ирем шулай шаярырга ярата инде. Аның исеме Тәлгат бит, менә бераз шаярып алырга теләде ахыры. Тик урыны ул түгел икәнен чамалап бетермәде ахыры.
Әлфия Тәлгатнең беләгеннән чеметеп алды, Тәлгат тә бераз уйлана төшеп:
— Чыннан да гафу итегез инде, әтиегезнең исеме минем исемгә туры килгәнгә генә әйткән идем.
— Бүтән мондый хәл кабатланмас дип уйлыйм. Кеше ишетсә ни дияр?
— Юк, бүтән кабатланмас, кабат гафу итегез.
— Ярый әйдәгез сыйныф бүлмәсенә үтегез, башка балалар белән дә танышасы бар бит әле.
Үзен бик тыйнак һәм итагатьле итеп тотарга тырышкан укытучы Әлфиянең күңелен тиз яулап алды. Кәримгә дә мәктәпкә йөрүләр бик ошады, мәктәптән өйгә кайткач та гел мәктәп турында гына сөйләде, хәтта бабасы да аның һәр минутын, нәрсәләр эшләгәнен белеп тора иде. Улының уңышларына Тәлгат тә бик сөенде, алай гына да түгел, ,, синең өйдә дә эшен күп" дип Әлфияне җәлләп үзе ата- аналар җыелышына йөрде. Янәсе хатын - кызның өйдә дә эше тавык чүпләп тә бетерә алмаслык, җитмәсә Кәрим егет кеше һәм җыелышка әти кеше барырга тиешлеген гел кабатлап торды. Әлфия үзенчә шатланды, чыннан да улы белән әти кеше күп вакытын үткәрергә тиеш дип уйлады. Бу чыннан да шулай иде, Тәлгат һәр буш вакытын улы белән үткәрде. Ә Кәрим күзгә күренеп үсте, уңышлары да көннән көн арта барды. Ун яше тулган көненә әтисе аны шатландырып беренче телефонын алып бирде. Вакыт үтә барды, зур сынаулар үтеп яшәү дә җиңеләя башлаган кебек булды. Ә инде кесә телефоннары чыга башлагач тагын да бер берең белән аралашу җиңеләйде. Бераз гына улы соңга кала башласа да, ,, Син кая, ,кайчан кайтып җитәсең? " дип Әлфия тизрәк телефоннан шалтырата да башлый иде. Чыннан да бу телефон аеруча Әлфия өчен яхшы булды, чөнки сменалы эштә дәрес әзерләүне тикшереп торырга да кирәк иде бит. Ә телефон кулда булгач тизрәк шалтыратып сорыйсың, вакыты белән әле дәрес әзерләргә дә булышасың. Кәрим укырга кереп, вакыт үткәч Тәлгат сәбәпләр табып завод эшеннән китеп таксист булып эшкә урнашты. Янәсе свободный график, теләгән вакытында китә аласың, баланы укудан каршы алыр өчен дә эштән сорап торырга кирәкми, таксида буш вакыт күбрәк. Алай гына да түгел, бабайны да еш өйгә кайтып карап китеп була дип акланды ир. Вакыты белән Әлфиянең үзен дә эшеннән алып кайтырга кирәк була, аеруча төнге сменадан кайткан вакытта. Әйе, бер яктан ул хаклы да иде, свободный графикның чыннан да үз яхшылыклары бар, чөнки Әлфия сменалы эштә эшли. Ләкин Әлфиянең күңеле нидер сизгән кебек гел сыкрап торды, тик ул үзе дә аңлый алмый иде әле нигә икәнен. Соңгы арада әтисе дә үзен начар хис итте, Әлфиягә аны каравы да авырая. Үзенең дә нигәдер хәле бетә, башлары әйләнә башлады. Ул үзенең халәтен арганлыктан кан басымы уйнавы белән дип уйлады. Шуңа да сменадан соң ул туп туры хастаханәгә барырга булды. Кан басымы белән уйнамыйлар, тизрәк терелергә кирәк дип эшкә барганда ук кирәкле документларын сумкасына тыкты. Ә менә бүген аның хәле тагын да авыр иде. Смена буе пич алдында басып тору да үз эшен эшләде. Икмәк пешерә торган формаларны майлап тору да җиңел эш түгел, һәр форманы махсус щётка белән майларга кирәк, башкача икмәк формадан төшмәскә дә мөмкин. Ә формалар сине көтеп тормый, үз тизлеге белән әйләнә дә әйләнә, бергенә дә туктамый, конвейеры да Әлфиягә каршы кебек иде бүген. Менә бер ара Әлфиянең башы әйләнеп китте дә, ул шул формалар өстенә егылып, кулы форма арасына кысылып та калды. Бәхетенә Әлфиягә нидер әйтергә теләгән мастер аның янына килеп җитә башлаган иде. Ул күргән күренешкә башка кеше булса бәлки югалып калыр иде, ләкин Луиза нәрсә булганын тиз аңлап алды һәм йөгереп барып конвейерны туктатты. Ләкин вакыт дигән нәрсә генә безне җәлләмәгән кебек, монда да бер минут вакыт үзенекен алды.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: