Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Мая 2023, 12:00

Шиңгән чәчәкләр

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.Өченче бүлек. Завод директоры Әлфиягә карап елмайды да:- Гаеп булгач кына кешене директорга чакырталармы?- Мин, мин...- Әлфия, сеңлем, хәзер аңлатам. Беләсең бит, Тамара апаң бик еш авырый һәм аңа минемчә инде китергә дә вакыт. Яңа елдан соң ул пенсиягә китүгә, аның урынына сине куярга телим. Шулай итеп, син аның урынына мастер буласың, акчасы да инде күбрәк булачак.

Шиңгән чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләр


Завод директоры Әлфиягә карап елмайды да:
- Гаеп булгач кына кешене директорга чакырталармы?
- Мин, мин...
- Әлфия, сеңлем, хәзер аңлатам. Беләсең бит, Тамара апаң бик еш авырый һәм аңа минемчә инде китергә дә вакыт. Яңа елдан соң ул пенсиягә китүгә, аның урынына сине куярга телим. Шулай итеп, син аның урынына мастер буласың, акчасы да инде күбрәк булачак.
- Ничек инде?
- Синең әниең дә бик әйбәт кеше иде, урыны җәннәт түрләрендә булсын, син дә бик яхшы кыз икәнен беләм. Тамара апаң да үз урынына сине калдырырга сорады. Нәрсә әйтерсең сеңлем?
- Гафу итегез Сергей Петрович, мин бу тәкъдимне кабул итә алмыйм.
- Ничек инде?
- Аңлагыз мине үтенәм, эш яхшы, сүз дә юк, тик аның тискәре яклары да бар.
- Йә, нинди инде ул?
- Тамара апа ничек эшләгәнен беләбез бит, кисәктән авырып китә берсе, ул алар өчен эшли. Ул гына да түгел, кеше эшен эшләп кенә калмый, үзе өчен дә эшләргә кирәк. Бу күпме көч, түземлек тәлап итә. Җитмәсә тагын берәрсе эшкә килмәсә, алары өчен дә эшли. Гафу итегез, тик мин алай эшли алмыйм, минем авыру әтине карарга кирәк, ул болай да бер үзе, үз язмышына кимсенеп утыра. Үтенәм, аңлагыз мине.
- Ярый сеңлем, гафу итенмәсәң дә була, аңладым мин сине. Яшь, үткен кыз, барын да булдыра алыр дип уйлаган идем, ә әтиең турында уйламадым, дөресрәге оныттым. Рәхмәт туры әйтүең өчен.
Әлфия баш иеп, чыгып китә башлады гына, директор кабат:
- Әлфия, тукта әле, менә сиңа язу, бухгалтериягә кереп материальный помощь ал. Әниең күп еллар эшләде, син дә монда эшлисең, тик бер дә акча сорап кергәнең булмады, әниең мәрхүм дә бик горур иде, ул да баш имәде, бездә никтер уйламаганбыз..... Сезгә ул рәхмәт сеңлем, яхшы эшегез өчен, мең рәхмәт. Тагын менә нәрсә, җәй көне атна-ун көнгә әтиеңне ял итергә алып барырсың профсоюз аша, без сиңа путевка бирербез, әниең истләге булыр.
Әлфия күзләрен зур итеп ачып:
- Кирәк түгел иде инде, рәхмәт сезгә.
- Ярый, бар бухгалтериягә, кызлар анда, мин әйтермен шалтыратып.
Әлфия өйгә бик сөйнеп кайтты. Әтисе чыннан да үзен көннән көн начар хис итте. Ә бу акчага, үзенең акчасын кушып, әтисен ял йортына җибәрергә теләде, юк, юк, директор путевка бирәм диде бит. Акчаны җыярга кирәк, әтисенә дарулар алырга.
Менә яңа ел бәйрәме дә килеп җитте. Кызганычка каршы, Әлфиягә генә төнге сменада эшләргә туры килде. Ә инде икенче көнне, тәмле ризыклар әзерләп, алар әтисе белән өстәл артына утырдылар.
- Әти, яңа ел безгә бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен, ә син мине менә шулай эштән исән-сау каршы алсаң иде. Мин сине бик яратам әтием.
- Рәхмәт кызым, мин дә сине яратам. Мин дә синең бәхетле булуыңны телим. Минем аркада кияүгә чыгарга баш тартуың гына берәз күңелемне төшерә кызым. Мин ба.....
Габделхәй абый сүзен әйтеп тә бетермәде ишектәге кыңгырауга кемдер басты.
- Әнә егетең дә килде ахыры, бар бар ач ишекне.
Бу чыннан да Тәлгат иде, ишекне ачылып өйгә керүгә ул:
- Исәнмесез, бәйрәмнәр белән сезне.
- Әйдә-әйдә, мактап йөрисең, кил, әйдә бергә ашап алабыз.
- Хәлләрегз ничек Габделхәй абый?
- Әйбәт, үзең ничек? Авылга кайтмадыңмы әллә, бәйрәмнәрдә туганнар белән булалар инде.
- Мин әле аннан килдем генә Габделхәй абый.
- Ник бераз әти-әниең белән булмадың инде, вәт яшьләр...
- Габделхәй абый, мин алар рөхсәте белән килдем инде, сезне кисәтер өчен.
- Ничек инде?
- Габделхәй абый, мин сез белгәнчә, Әлфияне бик яратам, ... яратам. Мин аның белән бу тормыш юлы буйлап атлап барырга телим. Әниләр икенче ялларга Әлфиянең кулын сорарга килергә телиләр.
Әлфия кызара башлаган битләрен, куллары белән томалап куйды.
Бер ара бүлмәдә тынлык урнашты, аннары Габделхәй абый без кызына, без Тәлгаткә карап:
- Мин каршы түгел, бәхетле генә булыгыз, минем кызымны бәхетле ит Тәлгат, ул бәхеткә лаек.
- Рәхмәт Габделхәй абый.
- Кызым, ә син нигә куркып калдың , әллә кияүгә баш тартам, кияүгә чыкмыйм димәкче буласыңмы ? Син үзең ни диярсең соң?
Әлфия әтисенә карап алды да:
- Рәхмәт Тәлгат, мин дә риза, ләкин...
- Нәрсә ләкин, нәрсә Әлфия?
- Тәлгат, күргәнеңчә минем әтием авырый, мин бик телим язмыш юлларын бергә үтергә. Минем бары бер үтенечем бар, мин бик еш әтием янына йөри торган булам, әйт, мин беркайчан да каршы булмам дип әйт.
- Әлфия, мин ничек каршы була алам инде, ул синең әтиең бит, әле үзем дә синең белән булыша торган булам. Ул хакта мин күптән уйладым инде, бәлки әтиең яшәгән фатирдан ерак түгел генә фатир снимать итәрбез , ике йорт арасында йөрергә дә уңайлы булыр, ничек уйлыйсың?
Тагын тынлык урнашты. Тынлыкны Галделхәй абый бозып:
- Ә нәрсә уйларга соң сезгә балалар, Тәлгат, безнең 3 бүлмәле фатир, каршы килмәсәң, безгә яшәргә кил. Беренчедән акчагыз янга кала, икенчедән, мин дә мәңгелек түгел бит, урын барыбызга да җитә.
- Ничектер яхшы түгел инде алай Габделхәй абый.
- Түбәдә йоклау яхшы түгел, ә нигә дип сез фатир була торып, яшәргә урын эзләргә тиеш. Мин олы кеше инде, комачаулап йөрмим, үз бүлмәмдә генә утырам.
- Юк инде, сез нәрсә Габделхәй абый, сез комачаулый димим, бары егет кешегә хатыны йортына килү генә уңайсыз. Ярый, әле ул хакта әле уйларга вакыт күп, әйдәгез чәй эчәбез,- дип Тәлгат сүзне икенчегә борып җибәрде.
Бер атнадан Тәлгатнең әти әнисе, энесе килеп, Әлфиянең кулын сорап киттеләр. Искечә яңа елга матур итеп никах, тагын ике атнадан туй да гөрләп үтте. Бергә утырып, киңәшләшеп, Тәлгат Әлфия янына яшәргә күчте. Үзенең чынан да яхшы егет кенә түгел, ә яхшы ир булуын да исбатлады. Габделхәй абый кызы өчен бик шат иде. Киләсе яңа елны өчәү түгел, ә дүртәү каршы алдылар. Яңа елга Әлфия Тәлгаткә бахадирдай зур ир бала алып кайтты. Тәлгатнең әти-әнисе килеп, инде бәби чәе дә үткәреп киттеләр. Менә хәзер инде барсы да яхшы була дигәндә генә, берәз мәшәкәтләр чыга башлады. Тәлгат теләгәнчә, ике атнага бер авылга кайтып, баланы әниләренә калдырып, клубка да чыга алмадылар. Икенчедән Габделхәй абыйның аяклары бөтенләй йөрмәс булып калды. Җиңел булмады Әлфиягә, нәни улы үзенә күп вакыт тәлап итте, бик елак бала булды. Тәлгат алдында да үзен гаепле тойды, чөнки аңа да әтисен карашырга туры килә.
Менә бүген дә әтисен юып чыгарасы бар, Тәлгат белән Әлфия аны ванна бүлмәсенә алып керделәр. Эчке киемен салдырырга вакыт җиткәч, Әлфия ваннадан чыгып китте. Әйе чыкты, тик ишекне ябып бетермәде, эчке якта Тәлгатнең каты итеп сүгенгән тавышы ишетелә балшлады. Әлфия бер мизгелгә генә тынып калды, бәлки ялгыш ишеткәнмендер дип уйлады ул . Тик кызганычка каршы, бу сүзләр кабат кабатланды. Әлфия ирексездән ванна ишеген ачты һәм анда булган мәшһәрне күреп йөрәге туктап калган кебек булды.
Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: