Яңа баштан җылы язлар килде. Төннәр кыскарып, көннәр озыная, күңелгә дә яз белән бергә сихри көчләр кереп урнаша. Чыннан да йөрәк каядыр ашкына башлый, нидер көтә, дулкынлана. Ләкин нигәдер бу сихри көч, хисләр генә бөтен кешегә дә бертөрле бирелми шул. Җир йөзендә агач, үлән, яшеллекнең төре күп булган кебек, кеше язмышлары да бер берсеннән бик күпкә аерыла.
Әйе, чыннан да янә дөньяда язгы матурлык. Берсен берсе уздырып кошлар сайрый, агачлар бөреләнә, җиргә яшел көләм җәелә башлый. Алар белән беррәттән күңелдәге хисләр ташкыны тышка бәреп чыга. Бары Әлфия генә бу матурлыкны күрми, үз уйларына бирелеп парк аша бара. Узыштан сайраган кошлар тавышы да, көлешә, көлешә үткән балалар да, ак чәчәкләргә күмелгән шомырт чәчәкләре дә аны үз уеннан аера алмады. Нигәдер аның бүген өйгә кайтасы килмәде. Ә нәрсә көтә соң аны өйдә? Һәрвакыттагыча бер ялгызы гына телевизор каршысында, вакыты белән телевизор карап, ә вакыты белән уй, фикерләре арасында адашып , шул уйларына кереп чума да, шуннан чыга алмыйча йоклап та китә. Эх бу тормышның сикәлтәле юллары аша бер бульдозер үткәреп юлларны тигезләтәсе иде дә бит, тик Алланың рәхмәте язганнардан уза алмыйбыз шул, уза алмыйбыз. Уйлар, бетмәс кичерешләреннән аны, үзенә бәрелеп киткән егет чыгарга мәжбүр итте, үзе:
— Извините пожалуйста- дип тизрәк китеп тә барды.
Ә Әлфия як-ягына каранып , үзенең әледә парк аша баруын аңлап, үзеннән ерак булмаган махсус куелган урынга барып утырды. Инде караңгы төшә башлаган булса да, саф һава суларга чыгучылар күп иде. Әлфия үзенчә, үзе яныннан үтүчеләргә кызыгып карап утырды. Бер тамчы арада, парсызлар парланып, ә инде үзе кебек ялгызлар үз уйларына бирелеп каядыр ашыкты. Әнә үзеннән ерак түгел генә тагын бер хатын үзе яныннан үтүчеләрне нәкъ менә Әлфия кебек кызыксынып күзәтеп утыра . Ә менә йөзендә, күзләрендә аның бәхет чаткылары, бары сукыр кеше генә күрмәс иде, аның янган бәхет чаткыларын. Әйе әле бәхетле кешеләр дә бар икән дип уйлап куйды Әлфия. Ул әкрен генә урыныннан торып өйгә кайтырга кузгалды. Аның да бәхетле мизгелләре нәкъ менә шушы паркта башланган иде.
Әлфия һөнәри уку училищесын бетереп, икмәк пешерергә заводка эшкә керде. Аның әнисе белән бергә эшләп йөрергә иде исәбе, чөнки әнисе инде күп еллар завадта эшли һәм менә ниһаять аның теләге кабул булды. Сменалы эштә йөрүгә карамастан ул дуслары белән очрашырга да вакыт таба иде. Дөресен әйткәндә ул вакытта яшьләр гөр килеп яшәде, кичләрен төрле пятачокларда, паркта ял итәргә яратты. Күп очракта анда авылдан килгән яшьләр үз осталыкларын күрсәтте . Бәлки шуңа да аны дискотека по деревенский дип тә йөртәләр иде әле, чөнки биючеләрнең күбесе авыл яшьләре. Шуңа да карамастан Әлфия дусты Света белән хәлләреннән килгәнчә шул дискотекага барырга тырыштылар. Ләкин менә нигәдер алар шәһәр яшьләре оештырган дискотекага барды. Шактый биеп, кайтыр юлга чыккач аларның каршыларына ике егет килеп басты, шуларның берсе елмая төшеп:
— Девочки привет, может вас проводить?
Ләкин кызлар берсүзсез алга таба атлап китте. Үзсүзле егетләрнең кызлардан калышасы килмәде, үзара нидер сөйләшеп алдылар да кызлар артыннан бара башлады. Кызлар тизлекне арттырганны күреп янә теге егет:
— Девочки ну что же вы ааа? Мы просто хотели с вами познакомиться, меня к примеру зовут Толик, а вас девочки?
Кызлар тагын сүзсез генә атлый бирде, шунда Толик дустына:
— Булмады инде танышып, бу кызларның телләре юк, яисә чукраклар.
— Кем белә инде бәлки чёрттан килгән чуваш кызларыдыр, бернәрсә дә не белмесом.
Света түзмәде пырхылдап көлеп җибәрде . Толик бөтен җитезлеген җыеп кызлар алдына чыгып басты да:
— Димәк сез татар кызлары? Ну нигә дип ялындырасыз инде? Без бит бары танышырга гына теләдек, сез безгә бик ошадыгыз бары шул гына.
— Шулайдыр, тик безнең сезнең белән танышасыбыз килмидер ә, шуны уйламадыгызмы?
— Кәҗәләнмәгез инде кызлар, бәлки просто дусларча сезне озатып куяргадыр? Әнә Шамил дә минем белән килешә, шулай бит Шамил?
Толик дустының беләгеннән чеметеп:
— Әйт инде нәрсә булса да.
Света янә көлеп Әлфиягә карады да:
— Күрәсеңме керәшен егетләре безнең белән танышырга тели, тик берсе Толик, берсе Шурик, нәкъ менә кинодагы кебек
— Шурик димәдем бит мин, Шамил дидем.
— Ә син Толик, димәк точно керәшен.
Света рәхәтләнеп, тәмле итеп көлеп җибәрде дә:
— Монда бар да керәшеннәр җыелган бүген, ул Аня, мин Таня.....Сез безнең керәшен икәнебезне белеп танышырга теләвегездер инде?
— Аня ә сез нигә берсүзсез торасыз, нәкъ менә .....
Толикның сүзен бүлдереп Света тагын көлә, көлә:
— Нәкъ менә Шурик кебек димәкче буласызмы?
Бу юлы инде Әлфия көлеп:
— Мин бары сез сөйләп бетергәнне көттем.
Толик Әлфиянең күзенә туры карап:
— Аня мин туры сөйләшә торган егет, сез миңа бик ошадыгыз, бүген сезне озатырга буламы?
Әлфия чая егетнең диңгез дулкыннарыдай зәңгәр күзләренә карап:
— Ә нигә юк, Таня барыбер башка якка китә, озат, мин каршы түгел. Ә менә Шурик Таняны озатса мин рәхмәтле булыр идем.
Парктан чыккач Света белән Шамил бер якка, Әлфия белән Толик икенче якка юл алды. Дуслары яныннан китүгә Толик Әлфиягә трамвайда йөреп кайтырга тәкъдим ясады, кыз исә бернигә дә карамый ризалашты. Менә алар чабып үзләренә кирәкле трамвайга утырдылар, ә трамвай аларның утырганын көткән кебек, алар утыруга ишекләрен ябып урыныннан да кузгалды. Утыргычка утыру белән Толик Әлфиянең кулын кулына алып:
— Аня әйтегез әле , мин сезне иртәгә күрә аламмы?
— Кызганычка каршы мин иртәгә паркка килә алмыйм.
— Нигә инде? Әллә үпкәләдегезме?
— Юк, эш үпкәләүдә түгел, бары тик миңа иртәгә эшкә.
— Ә сез кая эшлисез? Сез нигәдер укытучы булып эшлисез сыман.
— Юк, мин гап гади пешекче Толик, мин икмәк пешерә торган заводта эшлим.
Әлфия елмая төшеп:
— Сезгә бәлки укытучы белән танышырга кирәк булгандыр ә?
Әйе Әлфия бу сүзләрне әйтте, тик бу сүзләр Алланың Амин дигән чагына туры килүен әлбәттә инде ул уйлый да алмады. Эх бу тормышның туры килүләре, әйткән сүзләрнең кош кебек авыздан очып китүләре, йөрәк әрнетерлек ялгыш очкынган сүзләре. Әлфия егетнең матур күзләренә карап үзенең бу егеткә гашыйк булуын аңлады. Үзенчә әллә нинди тойгыларга бирелә башлавын аңлап ул егетнең сүзләрен тыңлый башлады.
— Киресенчә Аня, мин бары шат кына, укытучы булсагыз мин үземне бераз уңайсызрак тота идем сезнең алда. Мин дә бит бары тик простой эшче, мин вертолет төзүче заводта эшлим.
— Димәк сез очасыз?
Әлфия елмаеп куйды .
— Юк инде, кая ул очу.......Ә мин сезне тагын кайчан күрә алам Аня?
— Толик мин татар кызы, мин Әлфия булам.....аннары әниегез дә сезнең татар кызы белән очрашуны теләр иде дип уйламыйм, аңламас та. Шулай булгач очрашудан ни мәгънә?
— Ә мин, мин дә Толик түгел бит, минем исемем Тәлгат. Ә Толик дип бераз шаярып алыр өчен әйткән идем. Заводта да күбесе Толик дип дәшә, бәлки шуңадыр да , гафу итегез инде шаяруым өчен.
Менә шулай уены, чыны белән алар танышып китте. Тик икенче очрашу гына тиз килеп чыкмады, сөйләшенгән көнне Әлфия паркка бара алмады. Кисәктән генә әнисенең йөрәк өянәге тотып хастаханәгә алып киттеләр. Ә берничә көннән ул реанимациядә дә чыга алмый үлеп китте. Бу кайгы Әлфияне бөтереп аягыннан бәреп екты. Бәхетенә янында әтисе бар иде. Әлфия эшеннән яллар алып әтисе янында күбрәк булырга тырышты. Төзелештә эшләп, биектән ялгыш егылып төшеп, ике операция кичергән Габделхәй абый хатынынын үлемендә үзен гаепләде.
— Кызым мин, мин үлергә тиеш идем бит, ул түгел. Бичарамның йөрәге түзмәде шул инде, түзмәде. Ә мин хәзер нишләргә тиеш? Күпме авырлыклар кичерде бит ул минем белән, төн йокыларын калдырып күпме саклады бит ул. Түзмәде, йөрәге түзмәде җанымның. Кыз балага иптәшкә әни кирәк кызым, ә син, син хәзер кем белән киңәшләшәсең? Еларга теләгәндә кемнең итәгенә башыңны куярсың балам? Шатлыгың зур булганда мин дә синең белән бергә шатлана алам да бит, ә менә серләреңне кем белән уртаклашырсың?
— Әти нигә алай әйтәсең инде? Әни эчкерсез, яхшы күңелле, яшәргә яратучы кеше иде. Әгәр без гел елап утырсак ул күктән карап торса? Әйт, әйт ул безне аңлар идеме? Син аның үлемендә үзеңне гаепләргә тиеш түгел, үлгән икән димәк Алланың рәхмәте үзе шулай теләгән. Әти әгәр минем дә үлемемне теләмәсәң үзеңне дә, мине дә бүтән битәрләмә, ишетәсеңме?
— Ишетәм дә бит кызым, ә менә күңел дигән нәрсә генә нигәдер миңа каршы тора.
— Әти без әнинең рухын шатландырып торырлык яшәргә тиеш. Менә күрерсең без синең белән әле бәхетле булабыз.
— Иң мөһиме мин үлгәнче оныкларны күреп, сөеп калсам иде. Әле кайчан гына әниең белән шул хакта сөйләшкән идек. Кызыбыз кияүгә чыгар, бер-бер артлы оныклар белән безне шатландырып торыр дигән идек. Насыйп кына булмады шул әниеңә оныклар сөяргә. Егермесен тутырды, озак тормас Алла теләсә, оныклар сөя башларга да күп калмас, аларны иркәлисе иде дип шатлана иде. Ә күрсәң иде ул сөйләгәндә ничек шатлыктан күзләре янганны. Ә мин җүләр идем.
— Әти нигә алай әйтәсең инде?
— Син бит белмисең кызым, белмисең .....
Хәтерлисеңме миңа беренче операция ясагач мине ике аяксыз кала диделәр?..... Мин......
мин бит ул вакытта аның йөрәген телгәләдем.
— Ничек инде?
— Мин....
Габделхәй абый күзеннән чыккан яшь бөртекләрен сөртә, сөртә:
— Мин аңа ,,,Мине ташлап кит, ике аяксыз ир сиңа нәрсәгә кирәк, кызыбыз әле кечкенә, синең яшьлегең бар, чибәрлегең бар, сине кияүчә чакыручылар күп булыр"" дидем. Әй үпкәләде дә инде шунда бәгърем, әй үпкәләде. Шунда ул миңа "" Син хәзер аяксыз түгел, ә телсез каласың, тагын бу сүзләреңне ишетсәм мин синең телеңне кисәм, ул сүзләрең өчен" диде. Ә хәзер минем телемне киссә дә риза булыр идем, бары яшәсен иде. Нишләргә инде кызым әниеңнән башка, нишләргә?
— Ә хәзер мин синең телеңне кисәм әти. Синең кызың бар, син миңа төрәк булырга тиеш, елап утырырга түгел.
— Мин тырышам кызым, тырышам , әниең өчен, безнең бәхетебез өчен мин тырышам. Без бәхетле булып әниеңне шатландырырга тиеш.
Вакыт үтә, йөрәк яралары төзәлә диләр, тик бу дөрес түгел, ярадан калган җөйләр үзен барыбер сиздерә, вакыты белән каты әрниләр икән.
Эштән алган ял көннәре дә бетеп, эшкә барырга вакыт та җитте. Әлфия әтисенә аш пешереп калдырырга теләп, ашка шулпа куеп җибәрде дә:
— Әти мин кибеткә барып киләм- дип, өйдән чыгып китте. Подъезд ишеген ачты гына, аздан гына борынга борын Тәлгат белән бәрелешмәде, бераз куркып:
— Сиииин?
— Әйе мин Әлфия.
— Син ничек монда? Минем кая яшәгәнемне каян белдең?
— Ниһаять кичә Светадан сорап алдым,,көч хәл белән әйтте. Кайгыңны уртаклашырга диа килүем иде.
Дәвамы бар.
Әсәрем ошар дип ышанып, фикерләрегезне көтеп калам.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.