Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
19 Мая 2023, 12:00

Яшибез әле

2 бүлек, 4 өлеш. Наилдән ике хат килде дә ай буе бер хәбәр дә алмадылар. Ул бер конвертка әниләренә дә, сөйгәне Әлбидәгә дә язган иде. Яшь бичә инде күпме хатлар язып салды, җавап юк. Билгесезлек аңга богау сала – ни юрарга да белмиләр. Улының исәнлеген сорап, Фаягөл иртә-кич догалар укый. Әлбидә башта Юныс белән Фаягөл янында яшәде, аннан әнисе янында торырга теләвен белдерде:

Яшибез әле
Яшибез әле

Наилдән ике хат килде дә ай буе бер хәбәр дә алмадылар. Ул бер конвертка әниләренә дә, сөйгәне Әлбидәгә дә язган иде. Яшь бичә инде күпме хатлар язып салды, җавап юк. Билгесезлек аңга богау сала – ни юрарга да белмиләр. Улының исәнлеген сорап, Фаягөл иртә-кич догалар укый. Әлбидә башта Юныс белән Фаягөл янында яшәде, аннан әнисе янында торырга теләвен белдерде:
– Әткәй, әнкәй, ачуланмасагыз, әниләрем янына барып яшәр идем. Сез каршы түгелме? Сезгә килеп булышып торырмын. Наилнең хаты килсә, алып килермен, – дип, куркып кына сүз башлаган иде, уңай хәл иттеләр.
– Ярый, килен-кызыбыз, – диде Юныс, – кайчан телисең, ишегебез гел ачык. Син безнеке инде, онытма.
Фаягөл бераз моңсуланса да, кыз өчен шулай яхшырактыр дигән фикергә килде.
– Сиңа карап, Наилебез күз алдында кебек иде... иншалла, кайтсын гына, бергә яшәп китергә насыйп булсын, – дип, теләкләр теләп озатып калдылар.
Бер айдан матур хыяллар, теләкләрнең изге булуына карамый, челпәрәмә килде. Күктә кояшны аҗдаһа йотты, аяк астында җир убылды, йөргән юлларны туфан каплады. Наил юк инде. Хет җирне тырнап ела, хет чәчләреңне йолкып... Ярый әле Әлбидәнең эше балалар белән бәйле, алар үз уйларыңа батырып утыртмыйлар – сыерчык балаларыдай гел сайрашып, янәшәңдә бөтерелеп йөриләр. Әлбидә ни үле, ни тере йөргән көннәрнең берсендә, бакча балалары төшке ашны ашап утырганда, чак косып җибәрмәде. Икенчегә балык иде шул. Тәрбияченең ярдәмчесе табынга тәлинкә кую белән, Әлбидәнең борынына балык исе килеп бәрелде. Тиз генә өстәл яныннан торган Әлбидә бәдрәфкә йөгерде.
– Син, наный, күптәнме болай? Менә шатлык, бәби алып кайтырсың, Алла боерса, – дип артыннан өлкән яшьтәге ярдәмчесе килеп керде.
Стенага тотынып, хәле китеп торган Әлбидә ни еларга, ни шатланырга белми шаккатып калды.
– Белмим, апа, бүген генә менә шулай... әллә ашамаганга микән. Иртән су гына эчкән идем, – диде Әлбидә, ярдәмчесеннән ишеткән хәбәрнең чын булуына баш миенең бөтен күзәнәге белән саламга ябышкандай ябышып. Тик чын гына булсын, хак булсын...
Хак булды. Наилнең һәлак булуына сигез ай тулганда, Әлбидә томрап торган малай тапты. Ә аңа чаклы тагын бер кат килен булып төште ул...
Җәйге күлмәктән йөри башлагач, Әлбидәнең бәби көтүен авылда барысы да күрде, белде. Бу хәбәр Юныс белән Фаягөлгә күктән ишелгән бәхет булып иреште. Алар кызларын чакырып киңәшләштеләр, аны һичшиксез үзләренә алып кайтырга дигән фикерне барысы хуплады. Әмма Әлбидәне яп-яшь килеш тол итеп яшәтү дөрес гамәл булмаячагын да сөйләштеләр:
– Кияүгә дә бирербез. Үз кызыбыз кебек итеп бирербез, – дигән карарга килделәр. Ике машинага төялеп, кояш төшкелеккә күтәрелгәнче, кыз йортының капка төбенә кунаклар килеп төште. Рәфинә белән Булат кызларының язмышы белән килешкән, баланы карашып үстерергә әзерләнгән иделәр дә, менә бит, алып китәбез, дип килгәннәр.
– Үзебезгә алып кайтабыз, үз кызыбыз кебек күреп яшәрбез. Бала исәйгәч, Әлбидәне кияүгә үзебездән бирербез, – дип, өзми-куймый чөкердәштеләр төш, каклаган каз күтәреп йортка килеп кергән Юныс белән Фаягөл. Алар артыннан кызлары Сәрия, Алия, кияүләре иярде. Кода-кодагыйларының кире кагарга дип ачкан авызларыннан сүз дә чыгартмадылар.
– Юк, юк, берни әйтмәгез, менә күрерсез, Әлбидә кызыбызны бик бәхетле итәрбез. Безнең өчен Наил улыбызның баласы туу аның үзен кайтарган кебек. Берүк исән-сау бу якты дөньяга килсен газизебез. Әнисе белән икесе тормышыбызның бәхет чыганагы булыр. Сагынуыгызны басарга сезгә дә килеп йөрер, үзегезгә ишегебез һәрвакыт ачык, кыенсып тормагыз, килегез!
Әлбидә бик шатланып риза булды. Шул ук көндә кием-салымнарын сумка-пакетларга тутырдылар, китапларын да калдырмады. “Инде син безнеке” дип торган әти-әнисе Әлбидәне машина белән алып киттеләр. Рәфинә:
– Язмышыбыз шулдыр, хәерлегә булсын. Бәхетле бул, кызыкаем, – дип, ире белән капка төбеннән озатып калдылар.
Авыл халкы бу яңалыкны хуплап каршы алды, чөнки Наилнең япь-яшь килеш чит җирләрдә башын салуы барысын тетрәндергән иде. Картын-яшен, ирләрне-хатыннарны, апа-сеңелләрне, абый-энеләрне акылга сыймас фаҗига булып кара кайгыга төшерде. Инде кәләшенең авырга узып, ире йортына күченүе иң дөрес гамәл икәнен барысы аңлады. Әлбидә өйгә килеп керү белән “әткәй, әнкәй” дип дәште. Мондый мөгамәлә аңа табигый җиңеллек белән килде. Беренче төндә иренең өендә изрәп йоклады ул. Җаны да үз урынына кайтып килә. Наилнең шкафындагы күлмәкләрен, киемнәрен сыйпап, күңеленнән генә аның белән сөйләшеп алды. “ Менә, җаным, син теләгәнчә, биредә яшәячәкмен. Син бит, үзең кайтканчы бездә торырсың, дидең. Әмма киткән кошларның кайтыр юллары бер булса да, барысы да әйләнеп кайтмый шул... Кайтмадың, Наилем, кайтмадың... Хәзер без улыбыз белән икәүләп синең баскан эзләреңнән йөрербез, син утырган урындыкларга утырырбыз – шуны син дә тоярсың – Рухың шат булыр, җаным. Мин, бала туганчы, догалар да өйрәнәм әле...”
Куанычлар читләп узса,
Тормышыңда хәсрәт булса,
Аллаһка барып сыен;
Кояш баеп, төннәр туса,
Күзләреңә яшьләр тулса,
Тын алу булса кыен.
Җилләр һаман каршы иссә,
Баш очында болыт йөрсә,
Бер Аллаһка син сыен:
Җәрәхәтләр тирәнәйсә,
Кайгылардан җаның көйсә,
Атлаулар булса кыен.
Киләчәккә өмет сүнсә,
Кулларыңнан эшең төшсә,
Аллаһка барып сыен –
Үз рәхмәтен ирештерер,
Сабырлыклар өстәп бирер,
Яшәүләр булмас кыен!
Шулай тыныч кына беркөй белән яшәрләр иде әле. Наилнең олы апасы Сәрия кунакка килгәч, яңа мәшәкать өстәде.
– Әлбидә сеңлем, сез бит энем белән язылышмаган. Бала туганчы, ЗАГСка барып, Наил белән язылушу кирәк. Балага бит пенсия килергә тиеш. Андый закон бар, – дип, төпле киңәшен әйтте.
Әлбидә никахлы булып калуына бәхетле иде, бала әтиле булып туа. Әмма ул язылышуны башына да кертмәде бит. Хәзер туасы сабый закон каршында да әтиле булырга тиешлеге яңа аңына килеп җитте.
– Хәзер безне ир белән хатын итеп теркәрләрме? Наил юк бит инде, – дип, тагын күз яшьләренә буылды.
– Сезнең мәчет кенәгәсенә теркәлгән никахыгыз турында белешмә булырга тиеш, шуны тотып барырбыз. Иртәгә ял, дүшәмбе барырбыз, Алла боерса. Моны хәл итми, кайтып китмим, – дип, Сәрия апалары ныклы тәвәккәллеген белдерде.
Әмма авыл советының рәисе үз өстенә мондый җаваплылыкны алырга курыктымы, әллә битарафлыгы киртә булдымы:
– Юк, мондый теркәлү мөмкин түгел. Арткы число белән язып булмый – өйләнешкән парларның барысы үз вакытында тапшырылып, исәпкә кертелеп барыла. Хәзерге число белән язаргамы? Үлгән кеше белән өйләнешү турындагы таныклык бирсәм, миңа нәрсә әйтәчәкләрен уйлыйсызмы соң? – дип, Сәрия белән генә сөйләште. – Мондый хәлнең булганы юк!
– Мондый хәлме? Ә илдә нинди хәл барганын беләсезме соң? Алар өйләнешергә йөреп, туйга әзерләнә идек бит. Кем гаепле, Наилебез Ватан өчен дип, сугышка киткәнгә? Барысы да бармый бит, сезнең малаегыз әнә бармый... Ә энем китте! Чөнки аның рухы башкача. Сугыш булмаса, сез әйткән мондый хәл булмас иде! – кызып-кызып сөйләгән Сәрияне туктату мөмкин булмас кебек иде. Кинәт үзе шып туктады да, куллары белән йөзен каплап, елап җибәрде. Ул да нечкә күңелле шул, өйдә әнисенә авырлык китермим дип кенә батыр булып кылана, энесе өчен үзенең бәгыре өзелә...
Рәис тә Әлбидәне эчтән генә кызгана иде, хәзер Сәриянең яшьләре җанын айкады. Ул Әлбидәгә карап:
– Сеңлем, баштарак үзеңә килергә иде сиңа. Наил китсә дә, ул чакта теркәлү бер каршылыксыз булган булыр иде бит, – диде.
– Мин... уйламадым шул... – дия алды Әлбидә. Нәрсә дисен инде? – Без туйга әзерләнеп ятканда китеп барды бит. Кайткач... диде. Ә үзе кайтмады...
Кызның да күзләре яшьләнүен күреп, рәис бөтенләй йомшарды:
– Сез район ЗАГС бүлегенә барыгыз әле. Мәчеттән белешмә алыгыз. Мин дә шаһитлык язуы бирермен, берничә кешедән кул куйдырырсыз. Хәзер әзерләрбез, – дип, телефоннан секретаренә ниндидер күрсәтмәләр бирде. Биш минут үтмәгәндер, кәгазь тотып секретарь керде.
– Менә, Әхнәф абый, шулайрак төзедем, кул куючыларга урын калдырдым, – дип, кәгазен өстәлгә куйды. Рәис укыды да “Булган бу” дип, үзенең кулын куйды.
– Күрше-күләннән тагын бер өч кеше булса, җитәдер. Озакка сузмагыз, иртәгәгә мин телефоннан сөйләшеп, сезнең хәлне аңлатырмын анда. Әзерләнә торсыннар... Хәерле сәгатьтә! – дип, ишеккә чаклы озатып куйды.
Кәефләре төшеп (бигрәк тә Әлбидә боегып калды), өйләренә кайттылар да, әти-әниләре белән киңәшләштеләр.
– Закон дип... монда бер дә закон бозу юк. Аллаһ каршында сез ир белән хатын, Әлбидә кызым, җиңгәнче йөрергә кирәк. Без дә барырбыз.
– Кирәкми, әткәй, сезне дә интектереп йөртмик, – диде Сәрия, – болай булгач, теркәрләр. Туасы бала хакына теркәргә тиешләр. Аның бит герой әтисе белән горурланып үсәсе бар!
Әлбидә кулындагы косынкасын бөтерә-бөтерә бүлмәсенә кереп китте. Ялгызы рәхәтләнеп елар өчен. Юк, гарьләнеп түгел, үзенең язмышын да каһәрләмәде. Сагынып елады ул Наилен. Өзелеп сагынды...
Синең юклык сеңгән тәрәзләргә –
Таңнар атты исә, яшьләнә.
“Син кайларда?” өнсез соравыма
Кояш нуры булып дәш сәнә...
Синең юклык офыкларда яна,
Ал таңнарсыз ләкин юк торган.
Синең юклык җанда бушлыкны да
Моңнар белән шыплап тутырган.
Район ЗАГС бүлегендә эшләүчеләр, бу икәүнең киләсен белсәләр дә, ни дә булса хәл итәлмичә, тыз-быз йөренделәр. Каядыр шалтыраттылар, нидер сораштылар. Әлбидә каенапасы белән ишек төбендә ярты сәгатьтән артык билгесезлекне кочаклап утырды. Ниһаять, аларны чакырып керттеләр. Язу-сызу эшен алып баручы кыз Әлбидәнең һәм Наилнең паспортларының күчермәләрен, мәчет белешмәләрен, шаһитлык кәгазен бергә җыеп, таныклыкны тутырып, өчәүләп бүлек җитәкчесенә керделәр.
– Бүгенге көндә кайда яшисең, сеңлем? – дип, җитди генә сорады кара костюмына ак блузкасының якасын чыгарып кигән, кабартып куйган кыска чәчле, кызыл иннек сөрткән җитәкче ханым Әлбидәдән.
– Иремнең әти-әнисендә, апа. Минем өчен алар әткәй белән әнкәй. Миңа “кызым” диләр.
Җитәкче, Әлбидәнең киңрәк итеп тегелгән зәңгәрсу күлмәгенең бил өлеше калкып торуына игътибарын җәлеп итеп, кызның самими җавабына елмайды.
– Син бит әле бик яшь, сеңлем. Кияүгә чыгарсың барыбер. Бу никахың өчен үкенмәссеңме соң? – дип, үтәли карап сорады ул кыздан.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: