Все новости
Литература
18 Мая 2023, 12:00

Яшибез әле

2 бүлек, 3 өлеш. – Матурым, исеңдәме, сездә кичен телевизордан яңалыкларны бергә карадык. Ватанны саклаучылар көне алдыннан. Украин танкы безнең ил чиген бозып, һөҗүм ясады. Бу бит бары безнекеләрнең реакциясен сынап карау өчен иде. Нишләрләр, янәсе. Җепне тартып карадылар.

Яшибез әле
Яшибез әле

– Матурым, исеңдәме, сездә кичен телевизордан яңалыкларны бергә карадык. Ватанны саклаучылар көне алдыннан. Украин танкы безнең ил чиген бозып, һөҗүм ясады. Бу бит бары безнекеләрнең реакциясен сынап карау өчен иде. Нишләрләр, янәсе. Җепне тартып карадылар. Украина бөек мәмләкәтләр кулындагы уен җайланмасы гына ул. Америка сугыш техникасын Украинага шыплап тутырып бара. Яшерен рәвештә Россиягә һөҗүм әзерләнә, әле алай гына түгел, атом-төш коралын куллану ихтималын бетерү максатыннан башланган махсус операция бу. Күрерсең, әлегә кадәр безнең ил чиге тирәли кораллану яшерен төстә алып барылса, Мәскәүне агрессор дип игълан итеп, ВСУны корал белән дә, сугыш чукмарлары белән дә зур абзалары ачыктан-ачык тәэмин итәчәк. Аларның планы буенча Рәсәйгә һөҗүм кинәт ясалырга тиеш иде, берничә яктан чикне бозып. Әзерлек мәкрле рәвештә алып барылган – хәрби разведка йоклап ятмый бит безнең дә. Дошманның һәр адымын алдан күреп, үзе контрһөҗүм ясау – илбашчыбызның стратегик яктан көчле булуына дәлил ул! Һөҗүмне көнбатыш барыбер ясаячак иде. Хәзерме, язынмы – шушы елда ук!
Наил әле тагын да сөйләр иде, әмма кызга карап, тынып калды. Хатын-кыз аңларлыкмы монда, хәрбиләрнең башы җитмәслек сәясәт... Әлбидәгә, дөрестән дә, бик куркыныч булып китте. Шундый да беркатлы сай фикерле кыз микәнни ул? Мөнәсәбәтләрнең ялтыравыклы тышчасына алданып, Җирдә хәзерге заман сулышының асылын шәйләмәгән микән? Югыйсә, спорт өлкәсендәге дөнья ярышларында безнекеләрне кыерсытуларын, нахак бәлаләр тагуларын Наилгә үзе үк әрнеп сөйли иде.
– Ә син барма... әлегә. Бәлки тиздән барысы да бетәр, – диде кыз, нидән куркуын сиздермәскә теләп. Аңа Наиле китәр дә, бөтенләй кайтмас кебек тоелып китте бер мәлдә. – Безнең туй буласы бит...
– Мин бармасам, башка бүтән бармаса, кем җиңәр соң аларны? Акыллым, барырга карар кылганмын икән, син аяк чалма инде берүк. Туй булыр... кайткач...
Наил соңгы сүзен әйткәндә, ни өчендер “Әгәр кайтсам” дип чак ычкындырмады. Вакытында тыелып калды, сөйгәненең йөрәгенә ук атмады. Юкса Әлбидәне тынычландыру ай-һай авыр буласы иде.
Наилнең хәрби комиссариатка барырга җыенуын ишеткәч, гаилә төн буе йокламады. Ата кеше улының тәвәккәллегенә эчтән горурлык хисләре кичерсә дә, бераз сабыр итәргә өндәде:
– Вәзгыять ачыклансын бераз, улым. Безнекеләр бандеровчыларны бер селтәнүдә юк итәрбез, дип, ашыкмыйлар микән? Арка терәвен сизмәсәләр, шунда яшәгән рус халкын шулкадәр измәсләр, яндырмаслар иде ул мәлгуньнәр. Яклаучылары көчле булырга охшаган, тиз генә җиңү килмәс, – диде.
– Нишләргә соң, әткәй? Мин дә, башкалар да мич башына менеп качсак, кем коткарыр җәберләнгән халыкны? Әллә җиңү килгәч кенә байрак тотып чабарга дисеңме? – дип, Наил карарының ныклы булуын искәртте. Ул бит ничә көннәр буе башта үзе һәрьяклап уйлады, барысын үлчәүгә салып карады. Җиңел булмасын да белә. Ләкин физик яктан да, хәрби хәзерлек буенча да төшеп калганнардан түгел бит! Юныс төпчек улы белән озак сөйләште. Сәясәтне дә, Донбаста җәберләнгән рус кешеләрен дә яклап телгә алдылар. Наилне шунысы куандырды – икесенең дә фикер сөрешләре тәңгәл килде.
Фаягөл чоланга он иләү сәбәбе белән ничә чыгып, елап алды. Күзләрен яшереп кенә улына кабартмалар, самсалар пешерергә камыр изде. Ана кеше йөрәге белән баласыннан бик тиздән аерыласын сизде. Елап калмаска кирәген дә аңлый, ләкин аңа сугыш сүзе котын алган куркыныч афәт – үлемгә баруга бәрабәр.
– Бармачы, улым, чакырмыйча!.. – диеп, башта ул да сүзгә кушылган иде, ире Юныс, кырт кисеп:
– Барсын! – диде. – Ватан дәшә икән, чын ирләр ындыр артына посып калмый ул – барсын!
– Әнкәй, курыкма, бар да яхшы булыр. Минем әле бар да истә! Танк йөртү буенча иң остасы взводта мин идем, – дип, Наил бераз масаю төсмере белән әйтеп куйды.
– Анысы яхшы... тик, улым, бу элекке вакыттагы кебек танклар белән ялан-кырдагы сугыш булыр микән? Ай-һай... Хәзер ракеталар белән генә бәрерләр... – Юныс моны, аталарча, юату кебегрәк әйтсә дә, Фаягөлгә тагын да куркынычрак булып китте.
– Бәрәкалла!.. Ул бомбалар бар дөньяны җимерер бит, тәүбә, тәүбә. Бу якка да төшәр. Аллам сакласын, – диде ул, тагын чолан ягына юнәлеп. Бу юлы еламады, урындыкка утырды да догалар укыды. Шунда ул, дога-сүрәләрне өйрәтеп калдырганнары өчен рәхмәтләрен әйтеп, бианасы Сәкинәнең, күрше әби Әсмабикәнең рухларына да багышлап, дога укыды.
– Бомбалар безнең илгә төшмәсен өчен, бандера калдыкларының ояларын туздырырга, юк итәргә кирәк тә инде, Гөлем минем, – диде Юныс, аның янына кереп, хатынының йөрәгендә ышаныч уятырлык итеп.
– Ил башлыкларына килеп чыккан каршылыкларны тыныч юл белән чишәр өчен зирәк акыл бирче, бер Аллам, – дип, укыган догасы артыннан теләкләрен юллады Фаягөл. Сәясәткә үги әйбер итеп караган, дәүләт белән идарә итү өчен кемнең ничә тавыш җыйганын артык пошынмый кабул иткән гади авыл хатынына хөкүмәтнең хәзерге вәзгыяте һич аңлашылмый иде. Ничек инде тыныч кына гомер сөргәндә, тиктомалдан, сугыш башларга була ул? Һәм ул, җирдәге барлык аналар кебек, кан коелуын, бер дә юкка халык кырылуын теләми иде.
– Тынычлыкка ни җитә?! Бөтен нәрсә җитеш шушы заманда нәрсә бүлешәләр? – аның соравы Кешелекнең җан авазы булып, йөрәк кылларына килеп кагылды.
– Җир җитмәде бурҗуйларга! Яңа җирләр, җир асты байлыклары өчен кыра алар гади халыкны. Кешеләр планетада артык күбәйгән дип, яшерен кылынган гамәлләр инде бу, хатын. Ковид дигән үләтен дә махсус чыгардылар бит аның – халык санын азайту өчен... Күпме кеше үлде!.. Менә хәзер сугыш... Әллә анда урындагы кешеләрнең балалары барырмы? Һаман керестиән улларын җибәрерләр... – Бервакытта да хөкүмәткә тел-теш тидермәгән Юнысның да йөрәге урынында түгел. Ата зур өметләр баглап үстергән улының кабат ил сагына китүенә каршы булмаса да, эчтән көя, борчыла. Исән-сау гына кайтырга язсын бердәнбер улларына. Наил аның нәсел чылбырының алга сузыласы буыны, өзелеп кенә калмасын...
Хәрби комиссариатта гариза тотып килгән егетне хуплап каршыладылар: өч көннән җыенып килергә, дигән боерык белән кайтты Наил районнан. Үзе белән аласы әйберләрнең исемлеген кулына тотып. Кайсысын өйдән алса, кайберләрен сатып алыр өчен шәһәргә китте. Бер көне шулай үтте. Кичен, бик арыса да, клубка китте. “Әлбидә...” дип үзәге өзелде. Ничек аңа әйтергә. Кыз бит шулай тиз китәсен гөманламый...
– Әйдә мулла бабайларның өенә, – диде Әлбидә, хәбәрне ишетү белән Наилне клубтан әйдәләп чыгаргач. – Ике көн булса да, бергә яшәп калыйк, мин синең хатының булып калыйм, – диде ул пышылдап, Наилнең колагына якын ук килеп. Үзенең иңбашлары калтырый, әйтерсең, өстенә зур авыр капчык бастырганнар...
– Сөеклем, мин бит озакка түгел, хәрби комиссариатта тиз бетәргә тиеш, диделәр. Кайткач, туй ясап өйләнешербез, яме, – дип, Наил кызның чәчләренә йөзен яшерде. Әллә нигә кинәт үзенең дә җан кылы чыңлап куйды шул чакта. Әллә Әлбидәнең борчылулары шулай күчте, әллә язмышын сиземләде...
Муллага бу кичтә бармадылар. Айга сокланып, ап-ак тау битләрен урап йөрделәр. Әлбидә төнлә йоклый алмый ятты да, иртән хуҗалыктагы эшләрне әнисе белән бергәләп ерып чыккач, чәй эчәргә утырдылар. Әтисе эшкә җыенып киткән иде.
– Әни, мин Наилгә кияүгә чыгарга телим.
– Әйе, кызым, без ризабыз. Бик тә акыллы егет, әйбәт гаиләдән. Апалары да бер дигән итеп яшәп яталар – бары да күз алдында бит. Менә урап кайтсын да матур итеп туй ясарга насыйп булсын, – дип, әнисе әле тагын да сөйләр иде, чынаягын әйләндереп утырган Әлбидә түзмәде:
– Әнием, мин бүген үк чыгарга телим. Туйсыз гына. Никах белән, – диде.
– Тукта әле, кызым, ник болай кисәк? Берәр хәл булмагандыр бит? – әни кешенең куркудан йөрәге чәнчеп куйды.
– Ничек булмасын, әнием?! Сугышка... китә бит! – кызының яшьләрен көчкә тыеп торуын ана сизмиме, үзе дә алдагысы өчен борчыла. Тик бәхетсез итәсе дә килми йөрәк парәсен.
– Кызым, мин аңлыйм. Бик авыр аерылышуы... Әмма язмыштан узып булмый. Ашыкмыйк. Кайтыр, өйләнешерсез, – дип, тавышына ышаныч салырга тырышты Рәфинә.
Тик киресе килеп чыкты, Әлбидә урыныннан сикереп торып:
– Ә кайтмаса?.. кайта алмаса, нишләрмен? Мин бит ансыз яши алмаячакмын. Әни... әнием, ризалык бирче... – диде дә тавышы өзелеп калды. Аннан ишеккә атлады һәм кисәк борылып:
– Мин карар кылдым инде, аныкы булып калам! – диде дә кулына пәлтәсен алып чыгып китте.
Артыннан әнисенең: “Әлбидә! Тукта, балам!..” – дигәне ишек ябылганчы, килеп бәрелергә җитеште...
– Әйдә, Әлбидә кызым, түрдән уз, – дип каршылады ишектән кабынып килеп кергән кызны Фаягөл. – Мактап кына йөрисең икән, менә кыстыбыйларым әзер, хәзер чәйләп алабыз.
Ул түр як бүлмәгә кереп, андагылар белән сөйләшә башлады. Әлбидә “Әтисе, кара әле...” дигәнне генә аера алды. Аның башы әйләнә, колаклары чыңлый, әгәр хәзер мондагылар: “бар кайт, балам, Наил кайткач, туй итәрбез”, – дип әйтсәләр, ул шушында ятып үләргә риза иде. Тик беркем дә әле бу якка чыгарга уйламый. Кыз күзләрен бүлмә буйлап йөртте. Һәр җирдә пөхтәлек, уңайлылык. Газ миче булса да, кирпечтән өелгән җыйнак мич аш бүлмәсенә горур кыяфәт өстәп, ак йөзе белән кукыраеп утыра. Хуҗабикә аш-су әзерләгәндә күңелле булсын өчен, стенадагы киштәдә кечкенә төсле телевизор эшләп утыра – танылган җырчылар башкаруында татарча җырлар агыла. Инде өченче җыр башланды, ә чыгучы юк.
Ниһаять, Наил күренде:
– Исәнме, матурым, – дип кочаклап алды да колагына пышылдады, – син көтеп тор, яме? Мин мулла абзыйны алып киләм. Никах укытабыз.
Әлбидәнең пәлтә аша тәне калтырап китүен тойды.
– Тынычлан, яме? Бар да яхшы булыр, бәгырем, – дип, битеннән үпте дә, бүреген, курткасын кулына гына алып чыгып китте. Әлбидә тәрәзәдән аның, куртка төймәләрен эләктерә-эләктерә, капкадан ашыгып чыгып киткәнен карап калды.
Ике көн, дөресрәге ике төн алар бәхет диңгезендә йөзделәр. Тиздән аерылышуларын белгәнгә, алар бәхетне учлап түгел, чүмечләп чүмергәндәй булдылар.
– Их, кызым, кызым... – дия алды Рәфинә яшь аралаш, кода-кодагыйлар дип, аларны чакыртып алгач. Ул ире Булат дулар дип уйлаган иде, тегесе сабыр гына:
– Аллага тапшырыйк, хәерлесен бирсен, – диде. Шулай ризалыгын белгертүе булдымы, язмышына күнүенме – хатын аңлап та бетермәде. Гомерләре көз ягына борылганда табып үстергән бердәнбер кызларының күркәм кызыл туйларын алар хыялланып көтмәдемени?! Ләкин инде шушылай килеп чыккан икән, беркемне дә гаепләми, Аллаһ иркенә тапшыру иң дөрес гамәл булгандыр да...

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: