Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
16 Мая 2023, 15:50

Яшибез әле

"Һаваларда очкан кошлар кебек" әсәренең икенче бүлеге "Яшибез әле" дип атала. Бу бүлектә күп еллар узган, инде балалары үсеп җиткән. Фаягөл, Юнысның тормышы турында ачыклык кертеләчәк. Вакыйгалар кирегә сүтелә һәм якын киләчәк тә тасвирланачак.

Яшибез әле
Яшибез әле

II бүлек.

Кемдер төртеп уяткандай, Әлбидә, дерт итеп, күзләрен ачып җибәрде. Төн кара канатларын җыймаган әле. Бүлмә эче караңгы, тәрәзәләрдәге кершәндәй челтәрнең аклыгын тоемлап та булмый... Ни булды соң кызга? Янындагы тумбочкадан үрелеп телефонын алып кабызды: сәгать телләре кичәге кебек өчне күрсәтә. Өченче көнге кебек... аннан алдагы көндәге кебек... Акыл кабул итә алмаган хәбәр килеп ирешкәннән бирле төнен шулай уяна Әлбидә. “Махсус хәрби операция барышында, кыюлык күрсәтеп, Әхмәров Наил Юныс улы батырларча һәлак булды, үлгәннән соң Батырлык өчен медале белән бүләкләнде”... Йөрәк кабат, күкрәк читлеген тарсынып, дөпелдәп алды да сулкылдарга тотынды. Тик хәзер елый алмый кыз. Наилен ябык табутта кабергә төшергәндә, тышкы якта, зыяратның салкын тимер коймасына сарылып, җиргә сыгылып төшкән иде – шунда нидер иснәтеп аңына китергәннән бирле елый алмый. Ә бит хәбәр алган көннән бирле елады да елады. Наилне хәрби киемле солдатлар алып кайтып, җир куенына салганчы, елады. Күрәсең яшь коелуның да үз кануннары бар... Баш миләрен тәпәләп, котылгысыз уйлар өере ябырылды. Наил юк? Наил юк! Наил юк... Наил... синсез ничек яшәргә? Ничек суларга? Һәм нигә кирәк хәзер синсез тормыш? Ах... яндыра, күкрәккә ут каба инде...
Кыз, кире йоклап китә алмасын аңлагач, ялантәпиләрен салындырып, каравытына торып утырды. Җанында гына түгел, тәнендә дә ниндидер үзгәрешләр барлыкка килүен тыңлап утырды да: “тынычланырга кирәк”, дип пышылдады. Тамагы бик каты кибүен яңа гына тойды. Шыпырт кына аш бүлмәсенә үтәргә уйлап, атлап киткән иде, тагын теге хыянәтче идән сайгагы шыгырдап ыңгырашты. Их, әти-әнисен тагын уята инде... Әлбидә баскан җирендә шып туктап, сабыр гына көтеп торды. Әмма күрше бүлмәдә шылт иткән тавыш та ишетелмәгәч, кулына алган зәңгәрсу халатын иңенә салып, алга атлады. Әтисе, уянса да, сиздерми ятадыр. Иртән генә: “Их, кызым! – дияр, – түзәргә кирәк...” Инде әнисе дә күнеккәндер. Кызының төн уртасында торып, җанын кая куярга белми йөрүен бик туктатыр иде, юатыр иде, көченнән килми. Ничек юатасың? Башканы очратырсың... яратырсың, дисенме? Үзе дә ышанмаган нәрсәне кызына ышандырырга тырышу мәгънәсез сөйләшү генә булыр иде.
Әлбидә Наилне бик ярата иде шул. Ярата, дию генә аз, аның белән яши, сулый иде... Көн дә хатлар язып, армиядән көтеп алды. Ярый, егете бер ел гына хезмәт итеп кайтты. Озакка сузылса, кыз үзе хезмәт итәргә алыныр иде, билләһи. Дус-туганнары белән телефон аша сөйләшсәләр, телендә “Наил” булды; укудан кайтса да, “Наил”... Егете язгы чәчү башлангач кайтты. Икенче көнне үк тракторга утырды. Әтисе Юныс:
– Бик хуп, улым. Читтә олтан булганчы, туган җирдә солтан булырсың. Шушында төпләнеп яшәвең иң дөрес гамәлең булыр, – дип, риза-бәхиллеген бирде.
Наил авылда калачагын телефоннан Әлбидәгә җиткерде. Кыз шунда ук читтән торып укырга күчү турындагы гаризасын деканатка кертеп бирде. Әти-әнисенә хәбәр итми генә. Шәһәр белән алыш-бирешен өзде дә туган йортына кайтып төште.
– Читтән торып укыячакмын, әни. Авылда эшкә урнашам, – дип, көтелмәгән хәлгә борчылып, кәефе киткән әнисен бик тиз тынычландырды. Әтисе Булат, киресенчә, куанды гына әле:
– Бер дә борчылма, Рәфинә матурым, укуы да барыр, хезмәт кенәгәсен дә ачып җибәрер. Бар да яхшыга бит! – дип, кызын иңнәреннән кочып алган иде.
Әлбидә эшнең күңеленә хуш килгәнен тапты: балалар бакчасында тәрбияче. Мөдир Зилә Әсгать кызы:
– Алабыз, – дип, Әлбидә белән әнисе Рәфинәне шатланып каршы алган иде. – Әлбидәне бишкуллап алабыз, кул эшенә оста, балаларны ярата, – диюе ана йөрәгенә май булып ятты. Әлбидә мәктәптә укыганда ук, әнисе янына бакчага килеп, булышып йөргән кыз булганга һәм, тәрбияче һөнәрен сайлап, укырга кергәнгә, мөдирнең ышанычын яулады шул.
Инде тормыш агышлары бер җайга көйләнде. Эшләр гөрләп бара, Әлбидә имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырып, ярты ай эчендә кечкенә сабыйларны, әти-әнисен һәм (иң ныгы) сөйгәнен сагынып кайта.
– Җанкаем, имтиханны бирми генә кайтып китәрдәй булдым, үзеңне бер күрер өчен, – дип, кичен Наилне кочып ала. Наил-хәйләкәр – үзе дә көннәрен санап торганны белгертәсе килми:
– Бераз аерылып тору мәхәббәткә дару ул, – дип елмая.
– Менә тагын... дару, ди... сагынудан үлеп китсәм, шунда белер идең! Язгы сессиягә икәүләп барабыз, яме? – дип, шаян елмая кыз, маңгаена төшкән йомшак чәчләрен артка сыпырып. Чәчләр егетнең битен сыйпап, үз урыннарына посалар, ә Наил, иркәләнүдән аерылырга һич теләми, йөзен куе коңгырт чәчләргә куя. Аларга күктән бер генә күзе белән ярымай карый. Икенчесен дә йомар иде, мондый матур ихлас мәхәббәтне салкын һава өретелгән урамнарда тагын кайчан күрәм әле, дип уйлыйдыр инде. Авылда яшьләр күп, анысы. Әмма һәр кич йолдызлар санап, көзге җилдә йөрәк хисләреннән нурлар коеп йөрергә теләүчеләр генә сирәк. Күбрәк айфоннарына текәлеп, шуннан гына хәбәрләшәләр яшьләр! Хәбәрләшәләр дию дә бик үк дөрес булмас: йөрәктер, песи-күбәләктер җибәреп яталар инде шунда. Бик кирәк чакта гына очрашу урынын әйтеп язалар да, күрешкәч, эскәмиягә янәшә утырып тагын уйдырма дөньяга чумалар...
– Синнән җәй исе килә, – дип пышылдый Наил, Әлбидәнең маңгай чәчләрен сыйпап. – Әмма мине, үләм, диеп, бүтән куркытма, яшибез әле без!
Егет сөйгәнен биленнән кочып күтәрә дә икәүләп әйләнәләр... әйләнәләр. Баш болай да әйләнгән, хәзер бар дөнья әйләнә! Ярымайның да башы әйләнеп болыт куенына чумуы булды, тирә-як караңгыланып калды. Тик йөрәкләре куш, теләкләре уртак булган гашыйкларга бу төн яктылык бөркеп балкып тора...
– Кызым, – диде беркөнне әнисе, аулактан файдаланып, – Наил белән бик яратышып йөрисез, өйләнешү турында сүз катамы соң ул?
Әтиләре кайтуга пешереләсе кичке ашка токмач кисеп торган Әлбидәнең оялудан битләре кызышып куйды. Ни дип җавап бирергә белмичәрәк торды да:
– Әни!.. әле без йөрибез генә. Кияүгә чыгарга иртә бит әле миңа, – диде.
– Анысы дөрес, балам. Гаилә мәшәкатьләренә, укуың бетеп, диплом алганнан соң чуму фәтүәлерәктер дә... Әмма дә ләкин, артык кызыл тиз уңа дигәндәй, арагызны бутаучылар чыгып, бер-берегездән суынмасагыз гына, дим. Наил армиядән кайтты – өйләнсә дә вакыт...
Рәфинә эченнән генә: “ И язмышлар... башка егетне тапмады кызы. Әллә Юныска булган яшьлек мәхәббәте бердәнбер кызына мирас булып күчкәнме?..” дип уйлады. Рәфинә кияүгә бик соң чыкты. Юныс белән Фаягөл өйләнешкәнгә бер ел булганда әнисе вафат булды да кыз, канаты каерылган коштай, башын аска иеп кенә йөрде. Армиядән кайткан абыйсы өйләнде, гаиләдә сабыйлар туды – җиңгәчәсе район шифаханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнашкач, энекәше белән сеңелкәшен бакчага Рәфинә үзе белән алып барды, алып кайтты. Кайткач та аларны карау кыз өстенә төште. Рәхмәт абыйсына, мал-туарны, хуҗалык эшләрен ул башкарды. Сеңлесен кияүгә бирү турында абыйсы берничә тапкыр сүз кузгатса да, Рәфинә:
– Юк, абыем, әлегә беркем дә кирәкми миңа. Сез миңа гаилә, – дия иде. Ә үзенә язган тиңе ун елдан соң эзләп тапты. Булат бу авылга агроном булып килде. Ялгызы гына. Җәйләрен басудан кайтып кермәде; көзен бар теләге өлгергән уңышны, яңгырларда чылатмый, вакытында җыеп алу булды. Клуб тирәләренә барып та йөрмәде, эштән арып кайткач, үз бүлмәсенә кереп, буйдак тормышы алып барды. Гаиләсеннән аерылган ир яшь кызлар турында хыялланмады, билгеле. Ләкин, өйләнеп, гаилә коруга да өметен өзмәде. Аның эчке ниятләрен сизгән фатир хуҗасы Әнүзә әби бер кичтә чәй эчеп утырганда, кияүгә чыкмый, абыйсы гаиләсендә яшәгән Рәфинә турында сүз кузгатты:
– Бик уңган кыз. Әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озатканчы, яныннан да китмәде. Егетләр белән йөрмәде, эшчән, сабыр. Бәхетле гаиләнең тоткасы шундый хатын-кызда, улым.
Булат кына күрмәгән кыз турында сөйләшүне дәвам итмәде. Әмма хуҗабикә әби җае чыккан саен:
– Мин әйтте, диярсең, аңа өйләнсәң, бик бәхетле булырсыз. Тәвәккәллә, – дип, кызны гелән мактап торгач, Булат кызны эзләп, балалар бакчасына килде. Башка җирдә табалмасына инангач...
Кичке якта сабыйларны алырга килгән әти-әниләр янында ят ирне күргәч, бакча балаларының тәрбиячесе сагаеп калды. Ыспай гына киенгән мәһабәт гәүдәле ирне башыннан аягына кадәр күздән кичерде дә:
– Сез кемнең әтисе буласыз? – дип, үзе сорады.
Булат күңеленә рәхәт дулкын йөгереп үтүеннән үзалдына елмаеп куйды: “әтисе... мин дә бер сабыйның әтисе булсамчы...”
– Юк, әлегә мин беркемнең дә әтисе түгел, ләкин моңа каршы да түгел, – дип, серле генә әйтеп куйды. – Миңа Рәфинә туташ кирәк иде.
Тәрбияче хатын аңа сөзеп карады да эченнән: “Аллага шөкер, Рәфинәбезне дә кияүгә бирер көнебез җитте бугай!” – дип куйды. Үзе:
– Хәзер, – диде дә тиз генә аш пешерү бүлмәсенә йөгерде. Кичке аштан соң савыт-сабаларны юып торган Рәфинә аның ашыгып җиткергән:
– Сине сорап килгәннәр. Кияүгә! – дигән хәбәреннән имәнеп китте. Беркеме дә юк ләбаса. Кем сорасын?!
Шулай да, күкрәк читлеген ватып чыгарга җитеп тибә башлаган йөрәген учы белән тотып, тәрбияче артыннан иярде. Бүлмәгә керү белән күзләрен ят иргә төбәде. Бу карашта сорау да, өмет-сөенеч тә һәм шул ук вакытта әзер җавап та чагылды. Булат аңа бер күрүдән гашыйк булды. Аңа шулай эчкерсез баккан күзләр, алсуланып балкып торган йөз егетнең төшләренә кергән хыял кызыныкы иде!
– Мин – Булат. Сине эзләп килдем. Үзем кияү егете дә, үзем яучы да, – диеп, туп-турыдан ярды да салды. – Ризамы? Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?
Рәфинә авылга читтән килгән агроном турында хәбәрдар иде, билгеле. Аның акыллы, эшчән, тырыш белгеч булуын колхоз рәисе дә ассызыклап үткән иде җыелышта. Ә беркөннәрдә, кибеткә килгәч, Әнүзә әби Рәфинә ишетерлек итеп и мактап торды үзенең өендә яшәгән Булатны.
– Аның итәгатьле, ярдәмчел булуларын сөйләп тә аңлатырлык түгел. Берәүнең бәхетле җәмәгате булыр, иншалла, – диеп, әби үзе Рәфинә ягына күз аткан иде...
Юкәдә икән чикләвек! Димәк, атап килгән... Кыз бүлмәне сихри моңга күмеп, челтерәп көлеп җибәрде. Аннан, елмаеп:
– Риза, мин риза! – диде дә егеткә күрешергә кулын сузды. – Рәфинә атлы булам.
Күз тимәсен, кавышып ничә еллар үтте, авыр сүзләр әйтешмәделәр, арадагы хөрмәт яратуга әйләнде күптән. Менә бүген дә матур гына яшәп яталар. Кызлары тугач, әти кеше күкнең җиденче катында иде, чөнки Булатның беренче хатыны бәби алып кайту бәхетеннән яшьлек хатасы аркасында мәхрүм калган. (Әмма аерылышулары бала булмаганнан түгел, ә хатынның ирек яратуы гаилә мәнфәгатьләреннән өстен булганга иде.) Кызлары Әлбидә өчен Булат тау күчерергә дә әзер, бик яратып үстерде ул кызын. Мәктәп җыелышларына да күбрәк үзе йөрде. Әлбидә иркәлектә үссә дә, яхшы укыды; йорт эшләрендә гел булышып торды; һәрьяклап оста бала булды. Җырларга да, биергә дә хирыс иде. Җитмәсә, шахмат буенча ярышларда районда беренчелекне алып килде. Наил белән беренче сыйныфтан ук бер парта артына утырып, мәктәпкә бергә барып, дус булып үстеләр. Әлбидә аны иң якын сердәше кебек күрде. Хәтта яңа кием алсалар да, дус кызларына түгел, Наил янына ашыкты. Әти-әнисе аның:
– Мин хәзер... Наилгә күрсәтеп кайтам, – дип, чыгып чабуыннан көлеп калалар иде... Дуслыклары җиденче класста инде самими мәхәббәткә әверелде. Йөрәкләр бер ритмда, уйлар бер юнәлештә, карашлар бер-берсендә булды...
Рәфинә кызына гаилә кору турында хафалануыннан әйтә инде: бик яратышып йөриләр, берүк андый-мондый хәл килеп чыкмасын, кеше телләренә кермәсеннәр, Алла сакласын. Башлы-күзле булсалар, кичләрен өйдә генә утырырлар иде, бер-берсенең көен көйләп...

Зимфира Исламова

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: