Сельские нивы
+12 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
14 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

8 бүлек – Әнкәй, әллә ни дисең... Сезнең кылган яхшылыкларның әҗерен гомерем буе түләсәм дә, кайтарып бетерә алмам. Миңа, кичер, дип әйтмә, киресенчә, теге кайтуымда артык сүзләр ычкындырган булсам, үзегез кичерегез мине, зинһар, – диде Юныс.– Син бит, улым, белмисең!.. теге хатны... – авыр сулап, әнисе әйтә башлау белән, Юныс ипләп кенә:– Беләм, әнкәй, беләм, – диде. – Оныт син аны.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

– Әнкәй, әллә ни дисең... Сезнең кылган яхшылыкларның әҗерен гомерем буе түләсәм дә, кайтарып бетерә алмам. Миңа, кичер, дип әйтмә, киресенчә, теге кайтуымда артык сүзләр ычкындырган булсам, үзегез кичерегез мине, зинһар, – диде Юныс.
– Син бит, улым, белмисең!.. теге хатны... – авыр сулап, әнисе әйтә башлау белән, Юныс ипләп кенә:
– Беләм, әнкәй, беләм, – диде. – Оныт син аны. Бар да яхшы бит – барыбызның да хыяллары тормышка ашты. Мин күптән аңладым сине, әнкәй, шуңа шәһәр фатирыннан ваз кичеп, яныгызга кайттык бит.
Юныс әнисен бер кулы белән кочаклап алды. Инде бар да яхшы, улы барсын да дөрес хәл иткән – шатланырга гына да соң, юк бит, ана күңелендәге үкенечләр язгы кардай эреде дә күзләреннән түгелде.
Белгән улы, шулай да бер генә дә аңа авыр сүз әйтмәде, бигрәк мәрхәмәтле бала икән лә, Алланың рәхмәте, дип, үзен битәрләп елады ул. Ләкин өйдәгеләр сизенгәнче, тынычланып өйгә керергә кирәк бит.
– Улым, бу турыда беркем дә белмәсен иде, – дип, тора башлаган әнисенә булышып, Юныс көлемсерәде:
– Йә, йә, әнкәй, тынычлан, зинһар... Беркем дә белмәс, әнкәем, бу безнең генә сер булыр, – диде.
Һәр туган көн өйдә шкафтагы савыт-сабаларны, идәннәрне юу, чистарту мәшәкатьләре белән башланды. Көннәр инде кыскаруга таба бара, шуңа күрә якты күздә күбрәк эшләп калырга тырыштылар. Юнысның апасы Асия дә гаиләсеннән алдарак кайтып төште. Барысы да кул белән эшләнгәч, беркем дә артмады. Өч көн үткәч, Сәкинә үз бүлмәләрендәге бизәкле сандыкны ачып бераз актарынды да, зур якка бер төргәк күтәреп чыкты.
– Фаягөл балам, менә бу тәрәзә пәрдәләрен карыйк әле. Ошатырсыңмы... Килен төшкән йортның тәрәзәсенә, челтәр-пәрдәләрен бәяләп, көненә ничәмә күз текәлә инде ул – йоласы шул.
Фаягөл төргәкне сак кына алып өстәлгә куйды, төенен чиште. Күгелҗем күзләрендә гүя йолдыз кабынды:
– Ах, нинди матурлар! – диде, пәрдәләрне кулында әйләндереп. – Ошамаслык түгел бу, апа, өебезгә нурлы кояш кебек болар! Чын чәчкәләр кебек ясалган, – дип, тукымадан бүлтәебрәк торган чәчкәләрне сыпырды. Минем дә чигелгән әйберләрем бар, күрсәтимме?
Фаягөл чемодан-сумкаларын Юныс бүлмәсенә керткән иде, хәзер шунда керде. Караватның пөхтә итеп җыештырылуы күңеленә җылы шатлык тутырды, елмаеп куйды. Юныс, нәкъ үзе кебек, һәрнәрсәдә пөхтәлекне ярата шул.
Кулына чигелгән өстәл эскәтерен алып, Сәкинә тел шартлатты:
– Үзең шушылай чиктеңме, кызым? Алтын икән кулларың, сөбханалла! Әбиеңнең яткан җирләре каз мамыгыдай йомшак, рухы шат булсын. Ул тәрбияләгән инде шундый уңган, зыялы кызны, – дип, чын күңеленнән шатланды.
Юныс “чәчкәле болын” дигәне янып торган чын келәм иде – анысын стенага эләргә кирәк диделәр. Туйга килгән бар кешенең күзенә күренер урынны да таптылар. Фаягөл челтәр-пәрдәләрне үтүкләп, элеп тә чыкты – өй эче танымаслык булып үзгәрде. Хисаметдин, тыштан кергәч, туктап калды хәтта.
– Бәхетегез дә шушы бүлмәдәй гел көлеп кенә торсын, килен, – диде. Беренче кеше булып, яратып, үз итеп “килен” диде! Фаягөлнең йөрәге рәхмәт хисләреннән ашкынып типте.
Инде өй эче дә, тышкы яклар да ялт итеп көлеп тора. Беркем алдында да йөзгә кызыллык килерлек түгел. Пешеренү, кайнату эшләренә чират җитте. Бер ара вакыт табып, Сәкинә булачак киленен үз ягына чакырып кертте.
– Фаягөл балам, теләкләрем тормышка ашуын бер Аллахтан сорап догалар укыдым. Бу араларда намазга да басып булмый әле, кичерсен Ходай. Сабыр иткән морадына җиткән дип, күршедәге әбием рухи ныгытты мине. Икәү янына керик, күчтәнәч тә алып керик. Син дә кер, – диде Сәкинә, кызның кире кагу ниятеннән кулларын күкрәгенә куя башлавын күреп. – Нәгыймә әбиеңә атап, Әсматтәй дога укыр, балам, сезнең исәнлек-саулыкка да. Догаларның файдасы бик зур аның, аңларсың әле үзең.
Күчтәнәчкә кабарып пешкән төшне, җиләк кагы, бал һәм май алдылар. Чыгып китәр алдыннан Сәкинә Фаягөлнең сумкасына сөт белән каймак та тыкты. Әсмабикә әби аларны күптән көткән кунакларыдай каршы алды, рәхәтләнеп гөрләштеләр.
Туйны озакка сузмадылар, абыйлары һәм апалары булышып, бер атнадан күркәм генә бәйрәм оештырдылар. Юнысның шәһәрдән кәләш алып кайтуы турындагы хәбәр авылга таралган иде инде, яшь кәләшне туйга килмәгәннәр дә котлап чыкты. Юнысларның кайту хәбәрен икенче көндә үк ишеткән Рәфинә үзенең мәхәббәткә булган өметләре челпәрәмә килүенә ачынып елады. Яшерен генә елыйм, дисә дә, ана күңеле сизмимени инде?.. Бүлмәсенә әнисе килеп керде, мендәр кочаклап үзалдына үксеп яткан кызының янына утырып, иңнәреннән, башларыннан сыйпады.
– Кызым, тынычланырга кирәк, сабыр бул. Язмыштан узмыш юк, елап кына үзгәртеп булса икән лә!.. Аллаһы боерса, менә дигән егетне очратырсың, яратышып гомер итәргә насыйбың булганны. Килмәгән җирең юк, минем аркада гына беркая чыкмый бикләнеп ятасың шул... Инде укырга кергән булсаң, бөтенләй башкача юлдан китер идең, нишлисең... ата-ананы карап тәрбияләүнең саваплары зур инде анысы, Аллаһ ташламас.
– Әни, ул бит әйтмәде, кызы барлыгын әйтмәде... – диде Рәфинә, йөрәк ачысы белән.
– Анысын үзләре генә беләдер, ниндидер сәбәпләр булгандыр... Ә мин сиңа әйттем, килешмәс алай үзеңә егет өенә бару, диеп. Тәрәзә төбенә дә килмәгән егетнең өенә барып эшләп йөр инде... ярый гайбәте ишетелмәде, Аллаһ сакласын.
– Әни! – диде кызы бәгырь сызлавын басарга тырышып. – Сәкинә апа саулыгына зарланып сөйләнмәсә, әллә барыр идемме?.. Ул үзе чакыргандай итте, Юнысны да клубка алып чыгарга сорады... Белгән булсам... борылып кына киткән булыр идем, – дип, елавын көчәйтте.
– Сабыр, сабыр бул, балам. Тәкъдирдән беркем дә качканы юк, насыйбың булмаган, елама инде... – дип үтенде әнисе, үзенең дә тамагына төер утырып.
Күңелендәге үпкә катыш рәнҗүне Рәфинә, ничек юарга белми, күпме йөрер иде әле – кечкенә бер очрашу ярсынган күңелне ярына кайтарды. Беркөн чишмәгә баручы бу икәүне күргәч, Рәфинә аларның мәхәббәте күптәннән булуына төшенде. Тәрәзә аша күрү белән, кыз алар артыннан үзе дә су алырга китте, юкса өйдәге су салынган баклары туп-тулы. Фаягөл тыйнак кына сөйләшә, чытыкланмый, кыйланчык түгел – бу әллә кайдан күренеп тора. Юныс аңа бик игътибарлы: тулы чиләкләрен үзе күтәреп алды да кайтыр юлга чыкты. Шунда гына Рәфинәне күреп алды:
– Ә... Рәфинә дә килгән икән, исәнме, сабакташ. Менә таныш бул, кәләшем Фаягөл, – дип, сөйгәненә карап елмайды. Аннан сукмак буйлап кайтыр юлга атлады.
– Сез бер класста укыдыгызмы? – дип, Фаягөл үзе сүз башлады, Юныстан бераз артка калып.
– Әйе, без бергә укыдык, – диде Рәфинә, кызны җентекләп күздән кичереп. – Мин авылда калдым, әнием авырый. Укырга керә ала идем... Балалар бакчасында эшлим, – дип, сорашканны да көтми, никтер үзе турында сөйләп китте. – Ә син кайда эшләргә телисең?
– Әлегә белешмәдек... Мин хисапчы бит. Авылда булмаса, районга барып эшләрмен. Алай йөрүчеләр бармы монда? – дип сорады Фаягөл.
– Бар. Күпләр шулай йөреп эшли. Автобус бар бит, районга кадәр алты чакрым гына.
Тагын бераз кибеттәге товарлар, мәктәп балалары турында сөйләшеп алдылар да, Фаягөл кайтыйм инде, дип, күздән югалган Юныс артыннан кызу гына атлап китте.
Шушы сөйләшүдән соң Рәфинә тынычланды. Мәхәббәт өчпочмагында артык кеше Фаягөл түгел, ә үзе икәнен аңлады. Үпкәләүләр дә үтә икән. Әнисе генә менә... алга китеш юк – монысына кемгә дә үпкәләп булмый. Үзгәртеп тә. Күпме яшисе бер Аллах кулында шул. Бирелгән гомерне мәгънәле итеп яшәп узарга кирәк. Ярый әле тиздән абыйсы армиядән кайта, тормыш итүләр җиңеләер, дип, үзен юатты Рәфинә яраткан егетенең туенда утырганда. Юныс куе зәңгәр костюмнан, кершәндәй ак күлмәктән. Зәңгәр төстә галстук та бәйләп куйгач, кинодагы артистларга охшап калган – күзне алмалы түгел. Ә янында миләүшә чәчкәседәй гүзәл кәләше зифа буена килешеп торган зәңгәрсу күлмәктән, ап-ак фатадан. Курчак инде менә, дияр идең, тере... һәркемгә сөйкемле итеп гел елмаеп кына тора, ягымлы сөйләшә. Үземнең туемдамын, дип тә тормый, якындагы кунакларны табындагы әле бер, әле икенче нигъмәтләр белән сыйлый:
– Ашагыз инде, хөрмәтлеләрем. Менә каклаган каз, монысы үрдәк ите белән вак бәлеш... – дип, һәр ризыкны атап-атап әйтә (үзе әзерләшкәч, ничек пешерелүенә кадәр белә!) Килгән кунаклар килен булып төшкән бу илгәзәк кызны бик ошаттылар. Чын күңелдән изге теләкләр юлладылар.
Бүген тормыш агачының
Шау чәчкә аткан чагы.
Бәхет нурыннан кабынсын
Яшь гаиләнең учагы.
Теләкләрнең иң изгесен
Белгертсен сүзләребез.
Сөбханалла, пар килгәнсез –
Тимәсен күзләребез!
Котлау арты котлау яшьләрне күктәге болытларга ашырды. Телдән генә дә әйттеләр, шигырьләр дә булды. Хәтта җырлап та котладылар.
Кояштай якты йөзегез,
Талдай зифа буегыз.
Яныгызда яр-парыгыз,
Котлы булсын туегыз!
Күзегездә нурлар уйный,
Төпле сезнең уегыз.
Яратышып кавыштыгыз,
Котлы булсын туегыз!
Бәхет-сәгадәттә үтсен
Сезнең гомер юлыгыз.
Сөюегез җимеш бирсен,
Котлы булсын туегыз!
Менә авылның мөхтәрәм рәисе сүз алды һәм колхоз яшь гаиләгә фатир бирүен әйтте. Шунда бер-бер артлы торып, Юныс белән Фаягөл бу бүләкне кире кактылар. Егет әти-әнисен ташларга теләмәвен, ә кыз үзенең, ниһаять, әти-әниле булып яшәргә теләвен әйтте. Туйдагы кунаклар, яшьләрнең төпле карар кабул итеп яңа тормышларын бер-берсен аңлап башлауларына сокланып, аларга тигез гомер, ак бәхет теләп, гөрләтеп кул чаптылар.
– Абый, баянны алып кил әле, – дип пышылдады Юныс, абыйсын янына чакырып. – Минем бүлмәдә, сандык өстендә булыр.
Айдар баянны энесенә тоттырды да, үзе урындык алып янәшә утырды. Ул Юныс уйнар гына дигән иде, әмма яшь кәләшнең урыныннан торып, сөйгәне янына килеп басуын күргәч, “иллә булдырасыз!” диеп елмайды. Юныс бик тә моңлы итеп, моңача беркем ишетмәгән көйне уйнап җибәрде. Фаягөлнең яңгыравык бәрхет тавышы ачык тәрәзәдән урамнарга, инеш буйларына таба агылды. Җыр бик матур: барысы да, игътибарларын җыр сүзләренә җәлеп итеп, йөрәкләргә үтеп кергән көенә мөкиббән китеп, тын да алмый тыңладылар. Җыр, чынлап та, яңа иде, чөнки аның сүзләрен Фаягөл авылга кайткач, бер кичтә икесе генә чишмә ярында утырганда язды. Читтән генә аны күзәтеп утырган Юныс, кыз каләмен кесәсенә салып кую белән, укуын үтенде. Фаягөл кечкенә блокнотын өскәрәк күтәреп, кычкырып укыды. Кызның матур тавышыннан әсәрләнеп, әлегәчә сайрашып торган кошлар тындылар; яр буендагы сыгылмалы талның нәфис яфраклары да лепердәшеп алгандай тоелды.
– Искиткеч шигырь, матурым! Бу бит җыр буласы! Әйдә икебезнең җырыбыз булсын, туйда җырларбыз, – дип, Юныс кызны битеннән үбеп алды. Фаягөл, иркәләнеп, аның иңбашына башын салды. Шуны гына көткәндәй, тирә-яктагы кошлар бер-берсен сәламли, чут-чут сайраша башладылар.
Яшьләр өйгә кайткач, Юныс, ашап та тормый, үз бүлмәсенә юнәлде. Баян тавышын ишетеп, Сәкинәттәй Фаягөлдән сорап куйды:
– Әллә концертка әзерләнергә булдымы соң? Болай баян тотып бик утырмый иде күптән– Җыр яза, Сәкинә апа! Үзебезнең җыр булачак! – диде шат балкыган Фаягөл, очып китәр кошны хәтерләтеп.
Юныс тиздән баянын сыздырып көй дә чыгарып куйды һәм Фаягөлне чакырды. Икесе бергә, кычкырмый гына, җырлап та карадылар... Менә шулай туган җыр бу.
Яшьлегемнең гүзәл иртәсендә
Аккошым, дип, сине яраттым.
Мәхәббәте тугры булса гына
Көчле була аккош канаты.
Вәгъдә бирдек, саф сөюебезне
Гомер буе тугры сакларга;
Пар аккошлар сокланырлык итеп,
Аерылмый, янәш атларга.
Ике аккош, канат кагынышып,
Күтәрелә зәңгәр киңлеккә.
Иңне иңгә куеп, аккошлардай,
Без дә юнәлдек мәңгелеккә!

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: