Сельские нивы
-3 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
13 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

7 бүлек Төнне ничек кирәк алай чыктылар. Юныс иртән чәй эчүдән баш тартты, ул үзен утлы табада хис итте. Егетләр килеп җиткәндә, кызлар яшәгән тулай торакның ишеге эчтән бикле иде әле. Шакып эчкә үттеләр. Вахтада утырган апа, бөтен сакчылар кебек, яңа кешеләр белән рәхәтләнеп гәп корырга әзерләнгән иде, Самат:– Апа, без ашыгабыз, менә бу кызны эзләп килгән идек.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Төнне ничек кирәк алай чыктылар. Юныс иртән чәй эчүдән баш тартты, ул үзен утлы табада хис итте. Егетләр килеп җиткәндә, кызлар яшәгән тулай торакның ишеге эчтән бикле иде әле. Шакып эчкә үттеләр. Вахтада утырган апа, бөтен сакчылар кебек, яңа кешеләр белән рәхәтләнеп гәп корырга әзерләнгән иде, Самат:
– Апа, без ашыгабыз, менә бу кызны эзләп килгән идек. Юныс, ник ишек катында торасың? Күрсәт әйдә фотоны, – дип, төп мәсьәләгә күчте.
Вахтер сурәткә текәлеп карады да:
– Беләм, беләм бу кызны! Бик итәгатьле бала. Эштән соң уку залына килә ул, китаплар укый. Чыгып берәр җиргә йөргәнен гүпчим күргәнем юк. Исеме... Фарияме... – дип, тагын сөйләр иде, Самат бүлдерде:
– Фаягөл ул, апа. Бүлмәсенең номерын әйтегезче.
– Әйе, әйе, Фаягөл – бигрәк матур исемең дип беркөн үзенә дә әйткән идем. И... хәтер... юк инде хәтер. Тик бүлмәсенә үткәрергә хакым юк, егетләр. Андагы күршесе жалу бирсәме... мине монда тотмаячаклар. Сез монда торыгыз, үзем менеп чакырып төшим, алай бик ашыккач, – диде дә, рәхмәт төшкере, кыз артыннан үзе менеп китте. Шунда Юныска әллә нәрсә булды – аллы-артлы йөренә башлады, йөрәге дөп-дөп тибә, үзе ике кулы белән чигәсен тота, йөзе кызарып чыкты.
– Син давай, егет, тынычлан әле! Нәзәкатьле кәләш булачак бианаен тәү кат күргәндәге кебек, калтырап төшмә тагын! Менә бит, бар да яхшыга! Әйбәт кыз ул Фаягөлең, мин әйтте диярсең, шундый шәп егетне башкага алыштырмаячагын шундук сиздем мин аның. Әйбәт кеше бит син, – дип, Юнысны рухи ныклыкка өндәде. Һәм юкка түгел: Юныс тигез сулыш ала башлады, йөрәге дә үз ритмына кайтты, сабырланды. “Бар да яхшы булыр!” дип, ул да эченнән кабатларга тотынды.
Ничекләр гафу үтенермен дә ничекләр сүз башлармын дип торган Юныска, Фаягөлнең янына килеп басуы белән, авыз ачарга да кирәкмәде. Күзләр күзгә төбәлде – йөрәкләр бер-берсенә атылды, куллар кулга сузылды, җаннар җанга тартылды... “Ах...” дип кенә әйтә алды Фаягөл, ул Юнысның кочагына ничек килеп кергәнен үзе дә сизми калды. Алар шулай бер-берсеннән аерыла алмый торганда, ике ят пар күз бу илаһи мәхәббәткә сокланып елмайдылар һәм үзләренең монда артык икәннәрен тоеп, берсе чыгу юлына атлады, икенчесе үзенең эш урынына кунаклады.
– Мин хәзер, – диде ниһаять, Фаягөл, айнып китеп. – Өстемә киенеп кенә төшәм.
Биш минуттан алар тулай торак каршында үскән каен төбендәге эскәмиягә барып утырдылар. Әле һаман бер сүз сөйләшмәсәләр дә, һәр икәве сөйгәненең үзен өзелеп сагынуын, һәр мизгел өзгәләнеп көтүен җаны белән тойды. Чиста самими карашлар кемнеңдер тырышып ике арада тудырырга теләгән шикне калдырмады, йөрәкләрдәге тирән ышаныч кире кайтты. “Бергенәм” дип типте һәр икесенең йөрәге. Тик барыбер аңлашу кирәк иде – түкми-чәчми, алар үзләре кичергән хәлләр турында сөйләштеләр. Озак сөйләштеләр, инде әнә кызлар тулай торак ишегеннән эшкә чыгып баралар.
– Инде беркайчан да аерылмабыз. Авылга бергә кайтабыз, – диде дә Юныс, үзенең иң мөһимен әйтмәвеннән үзе көлеп куйды.
– Әй лә... өр-яңадан башлыйм. Бергенәм, матурым Фаягөл! Мин сине бик яратам. Синсез мин бер генә көн дә яши алмыйм, Гөлем! Әйдә миңа кияүгә чык, – дип, кызның кулларын иреннәренә тигезде егет.
Фаягөл мизгел дә уйламый:
– Мин риза! – дип пышылдады. Шунда аларның иреннәре кушылды, шатлыктан йөрәкләре очып чыгардай булып ашкынып типте...
Язмышларын ярты сәгать эчендә бергә кушырга хәл итеп өлгерсәләр дә, әле сынаулар бетмәгән икән: кадрлар бүлегендә Фаягөлне гариза язган көннән ике атна эшләү мәҗбүри, дип чыгардылар. Янәсе урынына кеше тапканчы. Ул балтасы суга төшкәндәй урамга чыкты. Күктә августның сабыр кояшы йомшак нурларын коя, күкнең зәңгәрлеге күзләрне камаштыра. Талгын гына җил исә. Хәер, талгын дисәң дә, җил кайчакта көчәеп тә китә, чөнки Фаягөл бу шәһәргә килгәннән бирле җилсез бер генә көнне дә хәтерләми. Көндез тыныч булса, кичкә барыбер җилләп ала иде...
Эскәмиядә аны көтеп утырган Юныс, торып, үзенең янына килгәнен күргәч тә, елмаймады Фаягөл. “Кайтып китәр инде, мине көтеп тормас – тагын югалыр...” дип, үзен бер бәхетсезгә санап атлады.
– Ну?.. Ничек, җибәрәләрме? – дип, түземсезләнеп үзе сүз башлады Юныс.
– Юк шул... ике атна отработка диләр... – кызның тавышындагы сагышны тоймый мөмкин түгел, тик Юныс аны калдырып кайтып китү турында башына да кертми иде.
– Ярый, ике атна көтәрбез. Мин бит вакытлыча эшкә урнаша алам. Портка барырмын бүген үк. Ә син эшеңне дәвам ит, ике атна күп түгел, көтәрбез! – диде ул көр тавыш белән һәм Фаягөлне кочаклап алды. Кыз башын егетенең күкрәгенә терәде, йә урамда үбәргә ниятләр дип инде...
– Ике атна аз түгел, син кайда торырсың соң? – дип сорады бераздан. Инде ул да тынычланды, “Ярар, мин кайтып киләм” димәде бит Юнысы, димәк, аларга язмыш кабат киртә куймый.
– Мин Саматларда кунган идем инде, абыем дип, гариза язган иде. Тагын шунда барырмын. Әле өлгерәм, сменалары башланганчы аңа сугылам. Син дә хәзер эшкәдер? Махсус ял бирмәгәннәрдер бит? – дип, көлеп сорады Фаягөлдән.
– Юк, кая ял бирү?! Мин аңлаткач, бәлки, егетең дә төзелештә калыр, дип үгетләргә тотындылар. Сине бүгеннән алырга ризалар.
– Менә бу турыда сүз булуы мөмкин дә түгел. Мин, җаным, сиңа аңлаттым инде: әти-әнием янына кайтуыбыз вөҗданым кушуы буенча. Башка вариант юк, – диде Юныс, икеләнүгә калса, тагын хаталы юлга кереп китү ихтималын чамалап. – Әмма без бергә, бары бергә кайтачакбыз бу юлы!
Фаягөл моңа шат кына. Рәхәтләнеп, җәйләрен ситсы күлмәктән, яланаяк йөрүләрен сагына ул. Монда тын алмый торган ефәк киемнән тирләп йөргән ише түгел инде! Тагын ул бу шәһәрнең төрле яктан җыелган хезмәт кешеләренең төрле холыкта, тормышка һәм дуслыкка төрле карашта булуларына төшенде. Бәлки, күнегеп тә китер иде, ләкин өйләнешеп яшәсәләр дә, хәтта фатир бирелсә дә, монда бик каласы килеп тормый. Аның өчен авылда яшәү бар вөҗүденә якын, табигый.
Ниһаять, ике атна узгач, алар яңа тормыш башлар өчен юлга чыктылар! Туган якларына автобуста кайтканда, Юнысның күңелен моңсу бер шатлык чорнап алды. Үзе рәхәт, үзе бераз сагышлы хисләр өермәсендә ул. Янәшәсендәге Фаягөлгә елмаеп карады да тагын үз уйларына чумды. Әллә укыган, әллә үзенең күңелендә туган шигырь юллары күңел кылларында тирбәлде:
Кайтып киләм урау юлдан
Шифалы чишмәләргә;
Яшьнәп койган яңгырлардан
Кояшлы иртәләргә.
Кайтып киләм, син дә ияр,
Җырлап барыйк юллардан.
Инде гомер юлларында
Кулны алмыйк куллардан.
Кайтып киләм сукмаклардан
Ямь-яшел тугайларга;
Биектән җирне сәламләп
Җилпенгән тургайларга.
Кайтып киләм, үскәндәге
Истәлекле көннәргә.
Иң кадерле серләремне
Сөйләрмен имәннәргә.
Балаларының парлашып кайтып керүенә өйдә Сәкинәдән ныграк шатланган кеше булмагандыр. Ул шунда Аллаһының кодрәтенә ихлас ышанып, бөтен җаны белән Раббысына рәхмәтләрен, шөкерләрен әйтте. Кичтән генә Хисаметдиннарга бөтен гаиләсе белән олы уллары да кайткан иде, әмма алар кайту шатлыгын Юнысның кәләше белән бергәләп кайту бәхете басып китте. Сәкинә булачак килене Фаягөлне бер күрүдән ошатты. Машинадан төшеп, зур сумканың берсен үзе күтәрүе, капкадан уң аягы белән атлап керүе, ишегалдындагы чәчкәләргә, тәрәзәдән күренеп торган гөлләргә, сокланып, елмаеп карап торулары йөрәгенә май булды; бу кызның мәрхәмәтле, йомшак күңелле, матурлыкка гашыйк җан икәнен сизенде ул. “Сөбханалла!” диеп пышылдады, кызның сузылган кулын ике кулына алды да аннан кочаклап аркасыннан сөйде. Бу мизгелдә Сәкинәнең шушы сабый чагыннан ятимә калган кызның, әбисе канаты астында үсеп, дөрес тәрбия алуына иманы камил иде.
Икенче көнне Сәкинә сыерын савып көтүгә куарга гадәттәгечә иртә торды. Ләкин ишегалдында сөт тулы чиләк тотып каршына килгән Фаягөлне күргәч, чак артына утырмады. Кайчан торган да, кайчан савып та өлгергән?!
– И-и-и балакаем!.. Кайда нәрсә ятканын сорашмадың да бит, ничекләр сава белдең? – дип аптыраган Сәкинәйттәйгә карап, Фаягөл елмайды.
– Мин кичтән барысын да Юныстан сораштым. Сыерыгыз бик акыллы икән, күз тимәсен. Тышауламый саудым. Күрше апаларныкы тышауламый саудырмый иде. Хуҗалары берәр җиргә киткәндә гел миңа калдырдылар. Җиденче класстан ук, – дип җавап биргәч, булачак биеме:
– Сөбханалла! – диде. – Бәхетләрең мулдан булсын, кызым! Эш рәте белгән бала кулында бәхет ачкычы була, диләр. Берүк шулай гына булсын! Әйдә сөтне сөзеп, карбазына төшерик, анысын да күрсәтим.
– Ә сөт җыючылар бармы, апа, сездә? – дип соравына, Сәкинә:
– Бар, бар! Көн дә йөриләр алар. Тик без бу көннәрдә бирмичәрәк торыйк әле. Сепараттан аертып, сөтөстен, катыгын, эремчеген ясарбыз. Кунаклар килүгә менә дигән сый була ул, – дип җаваплады.
Шулай Фаягөл килен исемен алганчы ук (беренче кичтә “урын-җирне кая җәяргә” диебрәк торган Сәкинәттәйгә үзенә аерым җәергә икәнен әйткән иде), хуҗалыкта сөзелеп эшли башлады. Ул бу эшләрне тансыклаган иде – бик теләп, яратып башкарды. Эченнән генә: “И әбекәем күрсә иде минем шундый ныклы хуҗалыкка килен булып төшкәннәремне!.. Шушындый муллыкта яшәячәгемне... шатланыр иде бәгырь” дип, моңсуланып та куя иде. Ләкин сөю белән ашланган йөрәгендә бәхет гөлләре күкрәп чәчкәләрен атты, иреннәреннән елмаю китмәде. Юныс көне буе әтисе белән малларга азык әзерләүдә булдылар. Сыер бозаулагач ашатырга юкә, кычыткан себеркеләре бәйләделәр. Кичен кайткач, Юныс бакча, ишегалларын төзекләндерү, матурлау эшләре белән дә мәш килде. Икенче көн кичкә авышканда, инде өйдәге тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрне ергалап чыккач, Сәкинә улы янына чыкты.
– Улым Юныс, кил әле, бирегә. Монда эш бетәрлекме? Алланың рәхмәтләре яусын, гөлләр иттең дөньябызны! Менә мондагы эскәмиядә утырып хәл җый бераз, ял итеп алсаң, көчең артыр, – дип, улын чакырган иде, тегесе:
– Аз гына калды, әнкәй. Бу алмагач төбен йомшартам да, бүгенгә җитәр, өйгә керәм хәзер, – дип җаваплады. Ләкин Сәкинәнең, улы өйгә кергәнче, аулакта әйтер сүзе бар иде шул.
– Кил, дим бит. Сөйләшеп аласы бар. Аннан керерсең, – дия-дия, эскәмиягә үзе барып утырды. Көрәген куеп, Юныс та килде. Аның күңеле шат, тирләп юешләнгән майкасын салып кулына тотты – кояшта янган тәненнән көч, битеннән илаһи нур бөркелә.
– Йә, әнкәй, сөйләшик. Фаягөл ошыймы сиңа? – дип, үзе үк сүз башлады. Ул сөйләшүнең булачак хатыны турында икәненә шикләнми иде.
– Сөбханалла, улым! Ошамаган кая?! Бәхетегез генә булсын, фәрештәләр һәрчак саклап йөртсен икегезне дә, матур яшәгез. Ни бит... улым, әйтер сүзем авыррак инде... Син мине кичер, яме, улыкаем, нинди начарлык кылсам да, сиңа зыян салу исәбеннән түгел. Түгел... – дип кабатлады ана. Ай авыр икән гөнаһыңны тану, гафулар сорау! Тәүбәгә килде үзе, ә гөнаһыңны балаң алдында тану күпкә газаплы икән... Тирләп чыкты, тамак төбе кипте. Инде ничек әйтергә?..

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак:ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: