Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
11 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

Сәкинә, шушы көннән башлап, йоклар алдыннан үзенең теләкләрен догалар аша юллады. Аңа чынлап җиңел булып кала иде, сораган сабырлыклар барлыкка килде. Йокысы тирәнәйде, төннәрен саташып уянмый торганга әйләнде. Шуңадыр мал-туар караганда булсын, кешеләр белән аралашканда булсын – чәчрәп чыкмый, бернигә үртәлми.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Сәкинә, шушы көннән башлап, йоклар алдыннан үзенең теләкләрен догалар аша юллады. Аңа чынлап җиңел булып кала иде, сораган сабырлыклар барлыкка килде. Йокысы тирәнәйде, төннәрен саташып уянмый торганга әйләнде. Шуңадыр мал-туар караганда булсын, кешеләр белән аралашканда булсын – чәчрәп чыкмый, бернигә үртәлми. Юнысларының өйгә кайтып яшәвенә ышанычы туды. Сәкинәнең эчке дөньясы белән беррәттән тормышка карашлары да үзгәреп бара. Мәсәлән, ни дә булса эшлисе бар икән, башта ният кылып, Аллаһ ризалыгы өчен, дип тотына – ни гаҗәп, андый чакта эшләре дә уңа. Ул хәзер, элекке кебек, кыска җиңле ачык изүле күлмәкләрне кия алмый, матурлыгын да күрми. Башыннан яулыгы төшсә, үзен бик уңайсыз хәлдә тоя – башкаларның да ярым-ачык киемнәрен бер дә охшатмый торганга әйләнде.
***
– Беркая да чыкмый, ничек яшәргә мөмкин ул, ә? – дип, беркөнне бүлмәдәше Сәмига Фаягөлгә дорфа гына эндәште. – Әйдә бүген безнең белән кинога, алайса мүкләп бетәсең бит.
Фаягөл, гадәтенчә, моңсу гына елмайды. Кызларның элек тә: “Әйдә, егетләр белән таныштырабыз – яшьлегеңне әрәмгә уздырма”, – дигәннәре исенә төшеп, тагын берәрсенә димлиләр инде болар, дип уйлады.
– Мин бит китап укыйм, чыгасым да килми эштән соң, – дип котылырга уйлавы барып чыкмады. Икенче бүлмәдәше – Фәридә дә әңгәмәгә кушылды:
– Менә, менә, чыкмаганга чыгасың килми. Яшьлек бер генә ул, кадерен белеп калмасаң, эчпошыргыч булып үтәр дә китәр.
– Миңа монда бер дә күңелсез түгел. Эштә әйбәт кызлар – аралашабыз. Өйдә сезнең белән бар нәрсә турында сөйләшәбез, – диде Фаягөл.
Ул әле чая Сәмиганың үзенә тозак коруын да, яшь баласын әниләрендә калдырып, үзе монда яңа пар эзләү максаты белән килгән Фәридәнең аннан яшерен көнләшүен дә сизми. Үзе кебек авыл кызлары, яхшы күңеллеләр дип уйлый... Биш көн элек аларның бригадасында булган гомумҗыелыштан соң бүлмәдәшләре үзара чышын-пышын килүләрен дә гүя күрмәде. Үзенә төбәп әйтмәсәләр, кеше сүзенә кысылмый торган Фаягөл кызларның ни турында сөйләшүләре белән кызыксынмады. Җыелышта аны мактап, премия бирелүе турында әйтелгән иде. Бик тырыш, иптәшләренә карата һәрчак ярдәмчел булуын, хәтта үзенең хисапчылык эш сәгате төгәлләнгәннән соң, тапшырыласы йортның бүлмәләрен җыештырышуын да ассызыкладылар.
– Бер ай эшләү белән мактау тактасына фотосын чәпәделәр, без монда бер ел чиләнәбез, рәхмәт әйтүче юк, – дип, Сәмига кичен ярсып сөйләнде, Фаягөл тәм-томнар белән бүлмәдәшләрен сыйларга дип, кибеткә чыгып киткәч. – Менә күрерсең, бездән алда аңа фатир да бирерләр әле!
– Яшь кызларга бик бирмиләр. Кияүгә чыкса гына... – дип, Фәридә үз фикерен әйткән иде, Сәмига күкерттәй кабынып:
– Нигә... чыгарабыз аны кияүгә! Йә, чыкмый, бала таптырабыз!.. – диде. Фәридә монысына каршы бер сүз дә дәшмәде. Үзенең ике яшьлек улы, йөрәк пәрасы, яшьлек хатасы бәгырен кискәли лә... Әниләре бик кадерләп тәрбияләп торганын белсә дә. Бик сагына Фәридә улын. Әмма аның турында монда беркемгә авыз ачып әйткәне юк. Яманаты чыгудан курка. Егетләргә ишетелсә, аңа кем өйләнергә теләсен?..
– Әйдә, бүген кинога барып кара әле, аннан үзең дә кызыгып китәрсең. Кеше арасына чыгасың килеп торыр, – диде Сәмига, көзге алдында каш-күз төзәтүен дәвам итеп. Фаягөлнең иптәшкә санаган бүлмәдәшләре белән сүзгә киләсе килми иде. Әмма үзен күңел ачып йөрер хәлдә тоймады ул. Инде кырт кына кире кагу да ярамасын аңлап:
– Минем киеп чыгарга күлмәгем дә юк, – дип куйды.
– Минем зәңгәр күлмәкне киеп кара әле, менә ул, – дип, Фәридә стена шкафыннан күлмәген алып та килде. – Миңа кысыграк ул, юньләп кимәдем дә. Син миннән кайтыш, ярар, – диде. Чынлап та, Фәридә бәби тапкач, сөякләре киңәеп, бераз тазарып киткән иде. Ә яраткан күлмәген барыбер ташлый алмады.
Фаягөл, теләмәсә дә, уңайсызланып кына чишенде, Фәридәнең кулыннан алып, затлы күлмәкне киде. Билләрен кысып торган кояш итәкле зәңгәр күлмәк аның йөзен ачып, сылу кызга әйләндерде дә куйды. Фәридә хәтта кулларын чәбәкләп алды.
– Килешә сиңа! Ал. Бөтенләйгә ал. Акчасын хезмәт хакыннан әкренләп түләрсең әле, – диде ул, ихластан. Сәмига эндәшмәде. Беренче көнне үк шушы кыз егетләрнең күзен яндырачагын алдан ук күрде бугай. Уйлаган планы барып чыкмаса...
Кызлар клубка килгәндә, яшьләр хәтсез генә җыелган иде. Клубны ачканчы, алар бер кырыйдарак тордылар. Фаягөл, үзен күңелсез уйлардан арындырып, монда килүенә эчтән генә сөенеп куйды. Тормыш бер Юныска гына бәйләнмәгән, ансыз да әнә нинди матур ул, мәгънәле! Үзеңә кызыклы шөгыль табарга, алга карап яшәргә кирәк. Үткәннең итәгенә ябышып ятсаң, заман арбасыннан төшеп калуың да ихтимал. Әнә барысы шат, елмаеп-көлешеп сөйләшәләр. Әллә беркемнең дә борчу-сагышы юкмы? Яки югалткан, аймылышкан парлар юкмы араларында? Минем кебек алданганнар да?.. Бардыр... язмыш өйрәсен чүмергәннәр дә бардыр... Үзенең каршылыклы уйларына чумып торган Фаягөлнең игътибары Сәмигага юнәлде: ул, читкәрәк китеп, бер егет белән сөйләшеп тора. Ара-тирә Фаягөл ягына күз ташлап алалар. Үзләре көлешә, кызык әйбер сөйләшәләрме... “Гел чыгып йөргәч, бүлмәдәшләрнең дуслары да күптер...” дип уйлап куйды Фаягөл.
Кино Бөек Ватан сугышында катнашкан очучы яшь егетләр турында иде. Аларның батырлыклар кылып, төнлә дә дошманны бомбага тотуы, бер-берсенә һәрчак ярдәмгә килүләре, дусларын югалту ачысын кичерүләре һәм зур Җиңүгә ышанып көрәшүләре турында иде. Фаягөлгә фильм бик ошады. Тик кино барышында клуб алдында сөйләшеп торган теге егетнең Сәмига янәшәсеннән үзе янына күченүе Фаягөлнең эчен бераз пошырды пошыруын. Мышнап тын алуына игътибар итмәскә тырышты инде... Кино беткәч, ярты сәгатькә генә дип, дискотекага калдылар. Шунда ук егетләр бию урыны әзерләде, кызлар дәртле көйләр сузган гармунчы тирәсендә көлешеп торды. Биергә магнитофоннан рус җырларын куйдылар.
– Мин Мөнир булам. Ә син – Фаягөл! Миңа дусларың синең турында бик матур сөйләделәр, – дип, янәшәсенә килеп бии башлаган егеткә кыз дикъкатен җикмәде. Болай гына сөйләшәдер дип уйлады. Аның кем беләндер танышырга бөтенләй теләге юк. Мөнир булмагае... Ләкин ул ялгыша иде. Бу егет, сагызак кебек ябышып, алар белән бергә кайтты да тулай торакның ишегенә каршы басып, Фаягөлне кызлардан аерып калдырды. Монысына Фаягөл бик аптырады, ул бит аны Сәмига өчен ияреп кайта дип уйлаган иде.
– Фаягөл, әйдә бераз урап киләбез. Төне нинди матур бит! – егет кызның беләгеннән көчле куллары белән тотып алды. Кыз тартылып караса да, төзүче егетнең келәшчә кебек кулларыннан ычкынырлык түгел. Хәтта артык кысып тоткан, күгәртеп чыгармаса ярый.
– Җибәрегез! Сез ник миңа болай бәйләнәсез? Без бит таныш та түгелләр, –диде Фаягөл, ризасызлыгын тавышында ук чагылдырып.
Мөнир, хихылдап:
– Танышабыз бит инде. Шулай башлана инде ул танышу. Син бик чибәр кыз, миңа ошыйсың. Мин риза, якыннан да танышыйк, – диде, кызны үзенә тартып. Егет кулларын кызның биленә күчерде. Фаягөл аның тыгыз күкрәкләренә кысыла баруыннан җан ачуы чыгып, бөтен көче белән этеп җибәрде:
– Сез... сез оятсыз! – дип кычкырды ул, яннан үтеп баручы парны үзләренә борылдырырлык итеп. Әллә кеше булганга, әллә кыздан мондый кискенлекне һич көтмәгәнгә, Мөнир кызга башка үрелмәде.
– Син нигә этәсең? Сайланасыңмы әллә?.. Мин ошамыйммыни? Курыкма, мин назлый беләм... менә күрерсең, – диде, ярымпышылдап. Фаягөл берни аңламады; мондый сүзләрдән аңа түбәнлек, оятсызлык килеп бәрелгәндәй булды, эчтән курку катыш калтырау тойды.
– Китегез!.. Бәйләнмәгез миңа бүтән! – диде дә, кырт борылып, тулай торакка кереп китте. Фаягөл, бүлмәләренә килеп җиткәнче, гарьлегеннән елый башлаган иде инде.
Әмма бүлмә эченнән чырык-чырык көлешү ишетелгәч, үзен кулга алып, елавыннан туктады. Кайдадыр, күңел түрендә сизенү – үзенең кара мәкер корбаны була язуын сизенү барлыкка килде. Һич таныш булмаган егетнең үзенә карата йөгәнсезлек күрсәтүе шушы бүлмәдәшләре аркасында булуын тойды ул. Җелт итеп Сәмиганың клуб күтәрмәсендә, аның ягына карый-карый, бу егет белән сөйләшүе исенә килеп төште. И беркатлы самимилык! Дуслар дип, ышанулар!.. Бар кеше дә үзең кебек чиста күңелле дип уйлаулар зур хата икән! Кешенең сүзенә түгел, күзенә кара икән – күзләрдә чагылмый калмый ул куштанлык та, татлы ялган да... Уяу булырга гына кирәк. Яман кеше утлы күмер кебек: көйдерә дә, каралта да, дип юкка әйтмәгәннәр шул! Кинога да нинди максат белән чакырганнар бит... Әллә мине дус күрепме? Ни өчен алайса егет белән үзен генә калдырып кереп киттеләр? Алдан ук сөйләшеп куйганнар... Мөниргә дә аны йөремсә кыз диеп әйткәннәрдер... Фаягөл бүлмәгә кермәскә булды. Хәзер бит тегеләр сорашачак, ник тегеләй дә ник болай, диячәкләр. Ә аның бөтенләй сөйләшергә теләге юк. Йә мәкерле булуларын әйтеп ташлар. Үзенә яңа ятьмә корырлар – шул булыр. Иртәгә комменданттан башка бүлмәгә күчү турында сорарга кирәк, дигән карарга килеп, кыз уку залына юнәлде. Ярый әле ачык иде. Ике кыз нидер конспектлап утыра. Монда бит читтән торып укучылар да яши. Эшлиләр дә, укыйлар да. Фаягөл дә бер калын китап алып эчкә үк үтте дә, вакыт узганын тоймый, укыды да укыды. “Ябабыз” дип, китапханәченең аңа эндәшүе генә кире бүлмәсенә кайтырга мәҗбүр итте. Кызлар йоклый иде инде. Тиз генә чишенде дә, күлмәген Фәридәнең тумбочкасы өстенә куеп, йокларга ятты. Кирәкми аңа кеше әйбере. Кинолары да кирәкми...
Фаягөл, язмыш тарафыннан ачы сынауга дучар ителеп, ятим үскән кыз булса да, кешеләргә бервакытта да яманлык кыла алмады, киләчәктә дә кыла алмас. Бу аның эчке табигатеннән – гел догада булган әбисенең тәрбиясе белән бергә ерактагы ата-бабаларының каннарыннан килгән миһербанлылыкның кайтавазы. Әлегә чаклы аны беркемнең дә күрәләтә кара чокырга эткәне булмады. Кешеләрдән яхшы гамәлләр генә көткән Фаягөлгә бүлмәдәш кызларының үзенә карата этлек эшләүләре аңына сыймады. Башын авырттырып, төрлечә уйлап-юрап та тормады – икенче көнне ул, бик иртә торып, коммендант янына төште. Күз яшьләре белән үтенеп, үзен башка бүлмәгә күчерүләрен сорады. Монда инде хәтсез эшләгән, күпләрнең холык-фигылен кирәк кадәрле өйрәнгән коммендант апа сәбәбен сорап та тормады. Теге кызларның тулай торакка кызмача кайтканнарын да күргәләде бит ул. Димәк, килешмәгәннәр...
– Ярый, үскәнем, әле яңарак бер кыз кияүгә чыгып, бүлмәсен бушаткан иде. Хәзер үк, дисәң, хәзер үк барып карыйбыз. Менә ачкычы. Ике кешелек ул – уңайлырак та булыр.
Мондый ук җиңеллекне көтмәгән Фаягөл очып китәрдәй булып шатланды, елмаеп рәхмәтләрен укыды.
– Тик ул бүлмә бишенче катта, җәяү йөрергә кыен булмасмы? – дип, коммендант аны җиргә төшерергә теләде.
– Юк, юк! Бишкә түгел, унынчыга менәргә дә риза мин! – дигән җавабын ишеткәч, тегесе көлеп куйды:
– Хәерле сәгатьтә булсын! – диде.
Шулай итеп, эшкә киткәнче, Фаягөл әйберләрен икенче бүлмәгә күчереп тә куйды. Бүлмәдәшләре торгач, шәрә караватны күреп, бер-берсенә чекерәеп аптырап тордылар.
– Кияүгә киткән безнең асылкошыбыз! – диде Сәмига. – Менә булыштыыыык...
Өч көннән Фәридә бүлмәгә сулуы кабып кайтып керде:
– Китмәгән!.. Бернинди кияүгә дә китмәгән теге. Бишенче катта тора, – диде, яңгырда чыланган плащын урындык аркасына элеп. Чәй эчеп утырган җиреннән:
– Әллә күрдеңме? – дип, башын күтәрде Сәмига.
– Әйе. Шулмы, түгелме, дип, автобустан төшкәч артыннан бардым. Үзгәргән. Зәңгәр плащ алган – теге премиясенәдер... Шуннан бүлмәсенә кадәр яшеренеп артыннан мендем. Ике кешелек бүлмә.
Сәмиганың күңеленә кабат көнче күбәләк очып кунды – үзе андый бүлмәгә бик кызыга иде күптән. Әлегә икәү калсалар да, тагын берәрсен кертәчәкләре ап-ачык: көзгә эшкә килүчеләр бермә-бер арта.
– Мөнир эшедер әле, танышларын җиккәндер. Кем аңа тәк томалдан ике бүлмәледән урын бирсен?! Күршесе нинди микән, сөйләшеп карыйк аның белән, – дип, астыртын ниятен белгертте Сәмига.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: