Сельские нивы
+19 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
10 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

– Яхшы, энем, бик яхшы. Гаилә кору ул яңа тормышка аяк басу – бар ягын да үлчәүгә салып, дөрес адымнан башларга кирәк. Гаилә тормышы нинди юлдан китәсе шул беренче адымга бәйле бит инде, уйлап карасаң... Ашыкмый хәл итүең яхшы, хуплыйм.Рәис каядыр җыена иде булса кирәк, өстәле артыннан торып басты. Юныс:– Ә теге фатир? Аңа өмет итү урынлымы соң? – дими түзмәде.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

– Яхшы, энем, бик яхшы. Гаилә кору ул яңа тормышка аяк басу – бар ягын да үлчәүгә салып, дөрес адымнан башларга кирәк. Гаилә тормышы нинди юлдан китәсе шул беренче адымга бәйле бит инде, уйлап карасаң... Ашыкмый хәл итүең яхшы, хуплыйм.
Рәис каядыр җыена иде булса кирәк, өстәле артыннан торып басты. Юныс:
– Ә теге фатир? Аңа өмет итү урынлымы соң? – дими түзмәде.
– Ул йорт тапшырылган, безнең заводка тияселәре бүленде. Яшь гаиләләргә тәгаенләнгәнен киңәшмәдә хәл итәбез. Бишкуллап сине атар идем, буйдак егетләр күп бит, сүзе булачак. Кайгырма, йортлар төзелә, сиңа дигән фатир да булыр! Эштә сынатма, уңышлар! – диде профком рәисе, сүзен төгәлләп. Аның хәкимият карарын бозасы килми иде, шул ук вакытта егетнең сөмсере коелуын да теләмәде.
Юныс төрле яклап уйланды. Ярый, фатир булмаса булмас – ничек тә Фаягөлен табасы иде! Кайсы якка юл тотарга? Бәлки, ул шушы шәһәрдәдер, бәлки, туган якларына кайтып киткәндер... Иң яхшысы, коммендантның кайтуын көтәргә дә аның белән ачыктан ачык сөйләшкәч кенә, алдагы гамәлләрен планлаштырырга булды.
– И ялгызлыкның төсе караңгы инде... Менә, Юныс улым, бүлмәмне кояшка күмдең, – дип каршылады Саимә әбекәй егетне. – Авылда ата-анаңның хәлләре ничек соң? Алар ярый икәү – бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Шулай да тоткарландың. Әллә, мин әйтәм, кире калага килмәскә булдымы, дип тә уйладым, – дип, әби күңелле кеткелдәп тә алды.
– Авылда яхшы, Саимә әби. Әти-әниләр таза, әмма дөнья көтүләре авыррак бугай шул инде. Хуҗалыкта әз-мәз булышып килдем, шуңа озаккарак сузылды, – диде Юныс, бик ачыласы килмәсә дә. Олы кешенең яхшы ният белән сораштыруларын җавапсыз калдыру килешмәс дип уйлады.
– Кайтырга кушмыйлармы авылга? Бик сагынадыр әнкәң. Зурайган саен күңел нечкәрә бара бит ул. Сирәк-мирәк кайту – янәшәдә тору түгел инде, – дип, көрсенгәндәй итте хуҗабикә карчык. Юныс: “Әле генә кайта алмам”, – диде дә үз бүлмәсенә кереп китте.
Шулай да Саимә әбинең әйткәннәре баш миенә кереп кунаклады һәм тегеләй дә әйләнә, болай да әйләнә башлады – йокымсыраган фикерләрне уятты, ахыры. Егет хәзер үзенең киләчәген генә түгел, әти-әнисенең яшәешен дә күзаллап карады. Аларга хуҗалыкны элеккечә алып бару елдан ел авырлаша баруы аның аңына яңа барып җиткәндәй, үзенең гамәлләренә читтән бәя бирергә тырышты. Хаклы булдымы ул, шәһәрдә яшәргә теләвен тәкърарлап? Имеш фатир бирәләр... Имеш өйләнергә җыена... Башта бит йөргән кызын алып кайтып таныштырасы иде. Аның кешелекле, ярдәмчел һәм эшчән икәнен әнисе күреп белсә, шулай кистереп, “юк!” димәс иде бит. Фаягөлгә язган хатны әнисенең җибәрми калуы да Юныска икенче яктан ачылды. Әнкәсенең улын яныннан җибәрәсе килми. Шуңа, сүз белән төшендерә алмаганга, хәйләле юлга баскандыр. Ләкин явыз ният белән түгел, ә үзләре бакыйлыкка күчкәч, нигездә хуҗа калсын өчен. Туган йортындагы сөйләшүләр хакында Юныс кат-кат уйланды. Үзен алар урынына куеп карады хәтта. Һәм әкренләп аның башында “мин бит хаклы түгел” дигән тәгълимат яралды. Гаиләдә төпчек малай булгач, ата нигезен ул сакларга тиешле бит! Бу элек электән шулай булган – йола гына түгел, кавем кануны. Апасы нәсел чылбырын башкага тоташтыручы, ата йортында ул кунак кына. Аңа бер дәгъва да юк. Килешергә кала. Зур абыйсы инде кала кешесенә әйләнгән. Җиңгәчәй шәһәр кызы булгач, авылга кайтырга теш-тырнагы белән каршы торачак – шуңа әти-әнисе аларга өмет багламый да. Димәк, Юныс авылда ата йортында үзе тамыр җибәрергә тиеш. Әти-әнисенең картлык көннәрен хөрмәткә, сәгадәткә күмеп яшәтергә тиешле кеше ул. Алардан соң төп нигезне таркатмый (мөмкинлек туса, яңа өй тергезеп), туганнарын бергә җыючы гаилә учагын Юныс тергезергә тиеш! Моны аңа кечкенә чагында ерагәбисе аңлатып та караган иде бугай, һавалыга әйләнеп оныткан гына инде. “Менә зур кеше булып, авылда хөрмәткә лаек булырсың, рәхәттә яшәрсең. Әмма дә ләкин иң зур хөрмәт өеңнең түрендә утыручы газиз туганнарыңнан булыр. Аларны бернинди дан-шөһрәт тә алыштыра алмый”, – дигән иде... Заманча яшим дип, башкалар төсле тизрәк читкә чыгып китү ягын карады шул. Техникумга укырга кергәч тә армиягә китеп, ике елдан шунда әйләнеп кайтты. Заводка эшкә урнашып, кичке бүлектә укыды да хәзер, фатирга ымсынып, тормышын мәңгегә шунда бәйләргә җыена ләбаса. Ә авыл? Ә туган өй... картаеп барган әти-әнисе?..
Дөрес, аны, шәһәрдә төпләнеп калса да, беркем гаеп итмәячәк. Барысы да читтә яши. Әнә сабантуйга ишегалдын машина, бала-чага белән тутырып кайтып төшәләр дә ел буе тагын сәлам хатлары гына килә. Замандашларыннан ике кыз, өч егет авылда яшәп ята, калганнар барысы да тамырын өзгән. Кемнеңдер инде төп нигезләре ятим, йорт тәрәзәләре такта белән кадакланган. Урамнар буш... Балалар да аз бит хәзер. Яшьләре егерме бишне узса да, авылдагы классташлырының икесе генә гаиләле... Һәркемнең үзе генә белгән аерым тарихы бардыр, тик хакыйкать бер: авыл яшәрми, сулышы һаман кысыла бара...
Юныс авылга яшәргә кайту турында ныклы карарга килгәч, күңелен бастырып торган авыр таш шома гына шуып төште, сулыш юллары иркенәеп калды. Фаягөлне ризалату авыр булмас – авыл кызы бит ул. Ә бит Фаягөл беркайчан да шәһәрдә яшәү турында сөйләнми иде. Фатир алу бәхете алларына килеп басканны хәбәр иткәч тә артык шатланмады, бары Юныс белән бергә булачагына чиксез куана иде. Егет аннан кайда яшәргә теләве турында сорашмады да ул... Бәлки Фаягөлнең әткәй белән әнкәй янында ятимлеге дә юылып төшәр. Үзенеке булмаса да, ул бит ата-ана ярдәмен, киңәшен, фатихсын һәрдаим тоеп яшәячәк. Димәк, Юныс аңа тулы гаилә бәхете бүләк итә ала! Шулай булыр, шулай булырга тиеш. Фаягөлне генә табарга кирәк.
Авылда яшәгәннәрнең дә уйлары дәрья суыдай айкалды да чайкалды. Беренчедән, Рәфинә йөрәген ялмап алган ялкынны ничек сүндерергә белмәде. Ул бит инде Юнысны үзенең киләчәге итеп хыяллана башлаган иде. Укуын бетереп кайткач, кире китмәс, дип ышанды. Әле егетнең үзенә дә:
– Белгечлегең буенча эшләргә теләсәң, районда МТСка урнашып булыр ул. Эш буенча йөрергә машина да бирерләр, – дип, киңәш-табыш итеп торган иде. Егет кенә ул чакта берни дип тә җавап бирмәде. Китү булган икән уенда. Кинодан соң да әллә ничек сөйләшми генә кайттылар... Менә аның кич йөрергә чакыруын көтеп яшәгәндә тоткан да китеп барган. Кызга бер сүз әйтми. Рәфинә аның уенда да юк, димәк...
Икенчедән, Сәкинә ханымны үкенү хисе белән югалту ачысы тоташ утка салды. Үзенең гаепле булуы җанын өзгәләде. Юныс туган йортка бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаса, ничек түзәр бу хәсрәткә? Йөргән кызы белән аерылышканнардыр... Үпкәләгән инде, шәһәргә барып кайткач сөйләшүләре гел коры булды, бер дә ачылып китмәде. “Әнкәй” дип дәшкәнен дә хәтерләми. Үзем казыган базга үзем үк төштем, дип Сәкинә балавыз да сыгып алгалады. Уйлары арасында теге кызны да кызганып ала иде. Бәхетләре генә була күрсен, Алла хәерлесен кылсын, дип, күрше әби өйрәткәнчә, теләкләр дә тели. Әсмабикә әбигә рәхәт ул, кайтыр кешесе булмагач, җаны тыныч. Тәүбә, тәүбә, әйттем исә кайттым... Ничекләр тыныч булсын... өрлектәй улы Әфган сугышы казанында башын салды, таш гробта кайтардылар. Бабае үлгәнгә дә хәтсез, ялгыз гомер итүләр, ай-һай, кыендыр. Ә ул һич зарланмый, сыктамый, намазлыгында тәсбихын тартып утыра яки Коръән укыган чагы була ничә керсәң... Сәкинәгә дә изге ният белән:
– Намазга бас син, Сәкинә килен. Үзеңә Хак Тәгалә юлына басарга күптән вакыт. Җаныңа тынычлык иңәр, күп сорауларыңа җавап табарсың. Күрәм бит, эчеңдә утлы кыршау. Бала бәгырьне кисә шул ул, – дигән иде.
Сәкинә генә үзенең булдыра алуына ышана алмый:
– Иии Әсмабикәттәй, миннән булмас ул, – дип, кирегә сукалый башлаган иде, бервакытта да кеше белән бәхәскә кермәгән күршесе аны бүлдерде:
– Булыр, иншалла, булыр, – диде. – Бар кеше дә булдыра торган гамәл. Теләк кенә булсын – Аллах үзе җиңеллеген бирә аның. Тик менә бәндәләрнең барысы да шуңа төшенми яки төшенгәндә бик соң була: йә түшәккә егылган булыр, йә инде дога ятларлык та хәтере калмаган булыр...
Әсмабикә әби әле бик күп сөйләр иде, Сәкинә:
– И-и-и рәхмәт төшкере... эшләрем көтеп калган иде, чыгыйм әле мин, – дип, ишеккә юнәлде.
– Бар, бар, килен, фанилыкның эше бетәрлекме... Кичен вакыт табып кер, бераз үз белгәннәремне сөйләп калдырырмын. Хәзергә дингә кешеләр бик якынаерга теләмиләр. Килер вакыт, үзләре мәчет ачтырып, бар эшләрен ташлап сабак алырга йөрерләр, иншалла, – дип, капка төбенә чаклы озата чыкты әби күршесен. – Баштан салган яулыкларын кире бәйләп йөрерләр, алла боерса.
Бу сүзләрен әби үзалдына гына әйтсә дә, Сәкинә аны ишетте. Миңа дип атавыдыр, хәзер урамга яулыксыз чыкмыйм кана, дигән уйлар килде аның башына.
Сәкинә Әсмабикәнең һәр гамале бер гыйбадәт мисалы икәненә күптән игътибар иткән иде, хәзер шуңа ныграк төшенде: “мин дә Әсмабикә әбидәй иманлы була алсам икән ул!” дип, теләкләр пышылдады. Тик әлегә “Аллах ризалыгы өчен” дип куймый шул, теләкләрнең кайчан кабул буласын исләми әле ул. Хак Тәгалә барысын белә, кемгәдер дөрес юл күрсәтер өчен ачы сабаклар бирергә мөмкин...
Өч көннән Сәкинәнең керүен тәрәзәдән үк күреп алды да Әсмабикә әби электр самавырын яңартып җибәрде, өстәлгә хәер итеп китерелгән каймагын, балын, маен куйды. Үзе авыз эченнән булганына шөкер кылып, киләчәктә барысы да яхшы булуын теләде.
– Әйдә, әйдә Сәкинә күрше, түрдән уз. Мактап кына йөрисең икән! Менә чәйләп алырга исәп тота идем, иллә дә әйбәт булды керүең, – дип гөрләде хуҗа әби, күршесенең сәламен алганнан соң.
– Рәхмәт, күршекәем, матур сүзләреңә! Керәм шул инде... синең янда җаным үз урынына кайткандай була. Менә, Әсматтәй, кабак бәлеше керттем әле, борын очың кычытмадымы? – дип, Сәкинә өстәлгә чәчәкле ашъяулыкка төрелгән күчтәнәчен куйды.
Әсмабикә әби кеткелдәде генә:
– Алланың рәхмәтләре яусын, күршекәем! Кергән саен күчтәнәч кертәсең, насыйп ризыклар үзегезгә өелеп килсен, иншалла. Борын очы дигәннән, кычытмый торганы бармы, диген.
Шулай гөрләшеп чәй эчеп, ризыклангач, әби сүзен үзе башлады:
– Беләм, Сәкинә килен, җаның тыныч түгеллеген беләм. Төпчегең кайтмый саргайтыр, дисең, йөзеңне. Мин укырмын анысы, догаларымны Раббым кабул кылсын. Тик әйтер сүзем бар сиңа: Аллах өч кешенең догасын бер шиксез кабул итәрмен, дигән. Рәнҗетелгән мәхлукның күз яшьләре аша укыган догасын, юл газаплары күргән мосафирның догасын һәм ананың газиз баласына багышлап укыган догасын. Менә сиңа да үзеңә догалар өйрәнергә, намаз укый башларга вакыт җитүедер. Теләкләрең бик тирәннән, мин укыганга караганда, үзеңнеке тизрәк кабул да булыр.
– Шулай дисеңме, Әсматтәй? Ничегрәк тотыныйм икән соң?
– Бер авырлыгы да булмас. Миндә аңлаешлы итеп язылган китаплар бар, бирим әле. Гарәп хәрефләре белән түгелен бирәм. Аллах теләсә, гарәпчә дә укырга өйрәнерсең, – дип, изге әби кайсы догалар кирәклеген күрсәтеп тә бирде.
– Тик шуны онытма: бу китапларны кулга алганчы, тәһарәт ал. Анысын өйрәткән идем, зрә булмагандыр бит?
– Бик зур рәхмәтләрем сиңа, остазым минем. Тәһарәтне алып йөрим, монда кергәнче дә тәһарәтләндем, – диде Сәкинә, эчтән горурлык тоеп.
Әсмабикә әби ашыкмый гына чиста чүпрәккә китапларны төрде, өстәл өстенә куйды.
– Китапларны өскә алып куя торган бул, аларның өстенә бернәрсә дә куйма, ярамас. Тагын шуны әйтмәсәм, миңа ышанычың бетәр... – дип, тагын матур гына көлеп куйды Әсматтәй, иң мөһимен исенә төшерүенә шатланып:
– Син менә ятар алдыннан догалар укыдым да иртәгә иртүк улым кайтып төшәр, дип уйлама. Аллах үзе белә, аның карарлары безгә мәгълүм түгел. Әмма Коръәндә әйтелгән: мөселманның чын күңелдән укылган догаларын Аллахның кабул итүе өч төрле булыр: йә шунда ук якын арада; йә бераз соңлабрак; йә инде фанилыкта кабул булмас, ә ахирәттә шушы догалар барәбәренә укыган кешегә зур җиңеллек килер. Барысы да Аллах кулында, укуың хак булсын.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: