Сельские нивы
+25 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
9 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

Көтеп-көтеп тә җавап килмәгәч, Юныс шикле уйларга төште. Фаягөле әллә язган хатны алмаганмы, әллә алып та, “сүзендә тормады” дип, үпкәләде микән? Бер атна да үтмәс, килеп җитәрмен, дигән иде бит. Шуңа язмыйдыр...– Әткәй, мин иртәгә шәһәргә юл тотам әле, эш урынына да кагыласы бар, ялларымны озайтырмын.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Көтеп-көтеп тә җавап килмәгәч, Юныс шикле уйларга төште. Фаягөле әллә язган хатны алмаганмы, әллә алып та, “сүзендә тормады” дип, үпкәләде микән? Бер атна да үтмәс, килеп җитәрмен, дигән иде бит. Шуңа язмыйдыр...
– Әткәй, мин иртәгә шәһәргә юл тотам әле, эш урынына да кагыласы бар, ялларымны озайтырмын.
– Күп калмады бит, улым. Түбәнең урам ягын ябып бетерик башта. Үзем дә мәтәштерер идем, өскә менәлмим шул... – диде атасы, гаепле кеше тавышы белән.
Урам ягын... аны япканчы әле ике-өч көн үтеп китәр – һаман сузыла. Элегрәк китәсе калган ла... Юныс икеләнебрәк калды: тегендә сөйгән кешесе көтәдер, әтисенең дә күңелен төшерәсе килмәде – шуңа сүзләрен уйлап кына әйтте:
– Алай итсәк, заводтан миңа карата приказ да язып куюлары бар.
Ләкин аның фикерен төгәлләргә әнисе комачаулады:
– Бигрәк әйбәт булыр, улым, алыш-бирешеңне алырсың да кайтырсың! Без шуны гына телибез дә бит инде.
– Әнкәй, мәсьәләнең икенче ягы да бар бит, онытмаган булсагыз. Анда мине йөргән кызым көтә. Менә хаты да юк, бер-бер хәл булмагае дип борчылам, – диде Юныс, аның хыяллары биредәгеләрне кызыксындырмаганын тоеп. Әнисе күтәреп алды (күптән әзерләнеп куйган күрәсең):
– Башканы очраткандыр! Кыз балага егетләрнең күзе төшми тормый ләбаса – чиләгенә күрә капкачы табылгандыр.
Хисаметдин хатынының гел кирегә сукалавын өнәп бетермәде, җиңелчә генә йодрыгы белән өстәлгә сугып куйды ( бу аның: җитәр, хатын, яхшы чакта лыгырдавыңнан тукта, дигәнен аңлата иде)
– Бар, улым, йөреп, эшләреңне тәртипкә китереп кайт. Ике-өч көндә монда берни дә үзгәрмәс. Көннәр әле коры тора. Ул көзгә калса гына, һава торышы ашыктыра. Иртәгә кузгалырсың, – дип, хуҗа әңгәмәне төенләп куйды.
Икенче көнне Юныс туп-туры үзе торган фатирга килеп төште. Фатир хуҗасы Саимә әби аны югалткан булган, и сөенде.
– Исән-сау икәнсең, балакаем! Менә Алланың рәхмәте, килеп җиттең. Ярый, ярый барысын да соңгарак сөйләрсең. Ачыккансыңдыр, юлдан арыта да ул. Менә вак бәлешләр пешергән идем, җитеш әйдә! Иии... иртәдән үк борын очым кычытып торды – синең күчтәнәчләрдән авыз итәргә булган икән, мәшалла! Мине сөендергәнгә Ходай үзеңә йөзе белән кайтарсын, улым. Ата-аналарыңа да Аллахның рәхмәтләре яусын! Әйдә, әйдә утыр яраткан урыныңа, – дип, өтәләнеп йөргән әбисен Юныс бүлдерергә кыймады. Карт кеше бит, хәтере калыр, шунда ук йөргән кызы килү-килмәвен сорый башласа. Шуның өчен генә килүен аңлар да авыр булыр үзенә, дип, егет авыл хәлләрен, әти-әнисенең сәламнәрен җиткерде. Тозлаган казга бик шатланды хуҗабикә, борынына якын китереп бермәл иснәп торды:
– Иии... балачагымда картыем шулай әзерләп безне – шәһәр зимагурларын көтә иде, мәрхүмәкәем, урыннары җәннәттә булсын, – дип, өстәл янындагы артсыз урындыкка утырып, кулларын күтәреп, догасын да укып куйды.
Бал, катык, каймакны Саимә әби бисмилласын кат-кат әйтеп, матур пиалаларга салып өстәлгә куйды:
– Аша, балам, җитеш. Менә үз күчтәнәчләреңнән авыз итсәң, гомерең озын булыр, иншалла. Рәхмәтләр яусын ата-анаңа. Тигезлектә, балалар игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын, амин.
Авыл хәлләрен сөйләп, әбинең мәчесе турындагы мәзәкләрне тыңлап, вакыт хәтсез үтте, Фаягөл турында ике як та ләм-мим.
Инде өч вак бәлешне ашап, ике чәшке чәй эчеп һәм рәхмәтләрен укып, Юныс табыннан торды. Үз бүлмәсенә кереп, әби кушканча, черем итеп алды. Унбиш минуттан зал ягына чыкты да уратып кына сорады:
– Саимәттәй, мине сорап килүче булмагандыр?
– Юк, улым. Берәрсе килергә тиеш идеме әллә? – үз чиратында әби дә кызыксынды.
– Эштән, бәлки, эзләп килсәләр генә. Бер атнага гына сораган идем бит. Мин заводка барып килим әле, Саимәттәй. Аларның эш сәгате чыкканчы, – дип әйтсә дә, Юныс, урамга чыккач, туры Фаягөлнең тулай торагына юнәлде.
Кызганычка каршы, тулай торакта аңа Әнисә апаны күрү насыйп булмады. Их... бәхетеңне керпе яласа... дип уйлады ул, вахтада ят әбинең:
– Коммендантыбыз отпускада бит. Елы яктарга китәм дигәйне, кызы белән. Киткәндер инде, – дип, җаваплавына ачынып.
Юныс таныш бүлмәнең номерын әйтеп, кереп чыгарга сорады. Паспортын, элекке гадәт буенча, өстәлгә куйды. Инде күңеленә шундый якын булып беткән бүлмә ишеген шакып-шакып та беркем ачмагач, күршедәгеләргә шакыды. Мөлаем йөзенә әле бер буяу да кунмаган, иреннәренә иннек ягылмаган яшь кенә бер кыз ачты. Фаягөл дигән кызны бөтенләй белмәвен әйтте.
– Монда хәзер ике кыз тора, имтиханнар бирәбез бергә. Алар әле чыгып кына киткәннәрдер, бераз көтегез, кайтырлар, – диюе күңелдәге боз сөңгелләренә килеп бәрелде, тик берсен дә җылытып эретмәде...
– Ә элекке вахтер апа эшлиме, бәлки, аны күреп булыр? – диде Юныс аска төшкәч, өмет шәменә кайнар тынын өреп. Хәсрәте йөзенә чыккан бу егеткә үзенең берничек тә ярдәм итә алмавына сакчы әби үзе дә борчыла биреп:
– Кайсысын әйтәсеңдер – берсе эштән китте, аның урынына килдем бит. Тагын бер вахтер гариза язып, авылга киткән. Менә берүзем утырам карачкыдай, ишек төбе саклап. Юк, зарланмаем, акчасы була аның урынына! – дип сөйләнеп калды, егет ишекне инде тышкы яктан япканда.
Фаягөл!.. Кая киттең микән син? Шушылай югаласыңны белсәм, үзем белән алып кайткан булыр идем! Нигә һаман ата-анамнан куркып торам икән? дигән уйлар астында Юныс заводка юнәлде. Шунда кылт итеп хат салган көне исенә төште. Әнисе! Әнисе? Әйе, әнисе бит хатны илтеп салырга үзе теләк белдерде. Ничек шикләнмәде соң ул? Башта каядыр җыенган кебек тә түгел иде, Юныс почтага барам дигәч кенә, тиз-тиз җыенып, Халисә әбиләргә барасы идем, диде бит! Күңелендә икеләнү туган иде шунда Юнысның. Бирәсе дә килмәгән иде хатны... Әгәр әнисе хатны җибәрмәгән икән, бу аларның мәхәббәте өчен чын фаҗига. Фаягөл үзен ташланганга исәпләгәндер. Һәм киткәндер... Тик кая? Кара, шундый җиңел генә күрешә алган тулай торак та, зур булмаган шушы шәһәр дә бер мизгелдә диңгездәге батып баручы корабка ошады да калды. Беркайда да күренмәгән коры җиргә аяк басу мөмкинлеге югалганнан югалып бара. Мәңге аерылмаслар кебек яраткан, җанының яртысына әйләнгән парын каян эзләргә? Дөнья шундый зур икән, иркен икән – кайсы ягына барып бәрелергә дә белмәссең. Ә һәрвакыт шушында гына булыр кебек тоелган Фаягөл – хәзер инде диңгез төбенә чумган энҗе бөртеге...
– Салдым, дидем бит, улым, сиңа кайту белән! И-и-и... күрәсе башкайларым булган икән... Никләр алдым шунда хатыңны... Болайлар буласын белгән булсам... менә үз анасын гаепли бит, илаһиуптым, – дип, әнисе Юнысның бер соравына каршы сөйләнде дә сөйләнде. Юныс, ник авыз ачканына үкенеп, ишегалдына чыгып китте. Кайту белән сорамаска кирәк булган, бераз хәл-әхвәлләрне җиткергәч, йомшак кына әйтсәм, ни булыр иде инде, дип, егет үзен мең битәрләде. Заводта гариза язып, ялларын озайтып икенче көнне үк кайтып төште дә менә әнисен дә үзенә каршы борды, хәзер япа-ялгызы калды түгелме? Нишләргә икән хәзер? Кемнән киңәш сорарга соң? Әткәйгә сөйләү мәгънәсезлек – ул гомумән мәхәббәт турында беләме икән? Ничек әнкәйгә өйләнгәндер... Алай дисәң, элек яучылап өйләндергәннәр инде. Кызык... сорарга кирәк әле... Юнысның башында, бер-берсен куып, уйлар өере кайнады. “Почтага! Почтага барып сорашыйм әле. Анда классташның сеңлесе эшли, абыйсы турында сорашкан булып...” Болай гына бәреп керү тагын шик уятыр, дип, Юныс өйгә кереп вак акчалар алды да почтага юнәлде. Әнисе аш бүлмәсе ягында савыт-саба шалтыратып йөри – пешерәме, ачуын шулай басамы, үзе беләдер...
– Юк, синең хатыңны мин хәтерләмим, – диде Әлфинур, конвертка дип килгән егеткә, исәнләшеп, бераз сөйләшкәч. – Бу айда җибәрәсе хатларны гел үзем барладым, искә алган булыр идем. Чынлап салдыңмы соң?
– Йә... ярый инде... мөһим түгел... Әнкәй салырга тиеш иде, оныткандыр, – диде Юныс, тынычлыгын сакларга тырышып. Ул хәзер берни дә үзгәртә алмасын аңлады инде. Һәм шуны аңлады: Фаягөл аның хатын алмаган. Димәк, кыз аны ялганчы дип уйлый, сүзендә тормады дип. Тукта әле... Фаягөл акыллы кыз ул – шунда ук төбе-тамыры белән йолкып атмас. Бер-бер хәл килеп чыгу ихтималын фаразларга мөмкин. Бар да бетте, дию бик дөрес булмас. Миңа Фаягөлне табарга гына кирәк! Кемдер белергә тиеш бит инде... Коммендант Әнисә апа тулай торакка бер кайтыр бит... Юныс шунда якыннарының сөйләвенә караганда, чит кешенең сүзе хаграк булуына төшенде. Читләргә нигә сиңа ялган сөйләргә? Аларга синең кирәгең бер тиен, әмма сине алдаудан да отыш юк. Намуслы кеше юкка гына кешене саташтырып йөртми бит инде! Ә менә әнкәй... аңа ялган антлар нигә кирәк? Ул баласына начарлык теләми бит! Димәк, ялганны отышлырак дип таба. Кем өчен отышлы? Үзенә күрә, улын ятимә белән бәйләнгән бәхетсез гаилә тормышыннан саклап калам, диядер. Янәсе, улын бәхетле итү аның бурычы. Тик иң әһәмиятлесен, улының йөрәге түрендә дөрләп янган сөю учагын күрми ул. Әмма, хыялына ирештем, дип шатланмасын, бу утны сүндерерлек түгел, үзең янып көлгә генә калмасаң... Кем белә, әллә бары үзләренең ялгыз каласы килмәүдән генә корган ятьмәләреме бу? Синең йөрәгеңдә ни бар, анда әнкәйнең дә эше юк микән әллә? Ул да мәхәббәт хисләрен кичермәде микән, әтисенә ияләшеп, яши дә яши микән? Ул чакта синең җаныңның сөйгәне белән кавышып бәхеткә омтылуы монда беркемгә хаҗәт түгел. Тик монда калсын да күз алдында булсын, диләрдер. “Алай икән – барыбер китәм, мине болай калдырырга теләгән булсагыз, икеләнми дә китәм!” – дип, үҗәтләнеп, хәл итте Юныс.
Улы маңгаена терәп сораганнан бирле, Сәкинә ханымның тынычлыгы качты. Төннәрен саташып уяна. Әллә шул ятимә кызны гел уйлап йөргәнгә, килә дә керә төшенә. Чокыр-чакырлардан чыгалмый җәфа чигә икән, дип күрә. Әле кыз поездда китеп барганда тәрәзәдән яулык болгап кала имеш... Аптырады инде Сәкинә, Әсмабикә әбигә хәерләр дә керткәли. Һич күрмәгән, белмәгән кешенең үзеннән шулай ярдәм соравымы бу, әллә аның вөҗдан газаплары шул төшләрдә чагыламы...
– Бик борчылам әле бу вакытларда, Юныс улым шәһәр ягын каера, тагын үзебез томраеп калабыз, әллә шуңа, – дип, җан тынычлыгы сорап, дога укытты абыстайга тиң күршесеннән. Сәкинә, ишек катыннан түргә узарга кыймый, алъяпкыч итәген бөтереп утыруын белде – үзен борчуга салган уйларның чын сәбәпләрен сөйли алмый шул – сер капчыгының бавын гына бушайт, хәзер бар дөньяга чәчелер... Кешеләрнең кырын карашлары белән улының үпкәләвенә түзәрлек булыр, ә менә Хисаметдин белсә... исән калырмын димә... Астыртын кылынган бер генә эшне дә кичерми ул. Шулай булгач, хатны җибәрмәве турында авыз да ачасы түгел, дип уйлады ул. Ә яшерен башкарган начар гамәл адәмнәрнең еш кылган гөнаһларының берсе булып тора. Чын күңелдән үкенеп, гаебең булган кешедән вә Аллаһыдан кичерүне сорап, тәүбә-истигфар догасын кылмыйсың икән, һич тынгылык табармын димә – шуңа төшенә алмады Сәкинә.
Юныс бер атнадан шәһәрдәге элеккеге эшенә килде. Квартирант булып кеше өендә яшәвенең вакытлыча икәненә ышана әле ул. Заводка килү белән профкомга керде, үзенең шәхси планнары әлегә тормышка ашмавын, ләкин тиздән өйләнәчәген әйтеп, рәистән өметле җавап көтте.

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: