Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
8 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

Шунда Фаягөлнең тулган күңеле чак чайпалып түгелмәде. Бары бу егетнең, аның җебеклеген өнәми, яныннан китү ихтималы булуын аңлау гына тыелырга мәҗбүр итте. Бүтән берәрсе килеп тә карамас. Күпме торды басып – беркем эндәшмәде. Әнә барысы да каядыр ашыга, итәгенә ут капкандай чаба. Торыр тагын ялгызы.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Шунда Фаягөлнең тулган күңеле чак чайпалып түгелмәде. Бары бу егетнең, аның җебеклеген өнәми, яныннан китү ихтималы булуын аңлау гына тыелырга мәҗбүр итте. Бүтән берәрсе килеп тә карамас. Күпме торды басып – беркем эндәшмәде. Әнә барысы да каядыр ашыга, итәгенә ут капкандай чаба. Торыр тагын ялгызы. Аңа ничек тә бүген барып урнашырга кирәк. Шуңа бөтен ихтыярын туплап, тамагындагы утлы төерне йотты, сабыр булырга тырышып:
– Әнием юк шул минем... әтием дә... – диде, пышылдап кына.
– Алааай... гафу ит, минем шаяртулар урынсыз булды... Әйдә, бир адресыңны, – егет кәгазьне кулына алгач, барыр юлга тиз төшенде. – Әһә... әнә теге тукталыштан утырып китәбез, – диде дә, ике чемоданны да алып, Юныс алга атлады.
Шул чакта Фаягөлдән нинди егет иде соң ул, дип сорасалар, берни дә әйтә алмас иде. Ни йөзен, ни буй-сынын, ни киемен хәтеренә салмады. Егет артыннан уңайсыз биек үкчәләре белән атлавын белде. Авылда рәхәт ул – аяк киеме тәбәшәк үкчәле. Монысын чыгарылыш кичәсенә дип алганнар иде. Мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясаганда бер кыенлыгын күрмәгән иде дә, урамда йөргәндә арыта икән бит...
Шулай килеп керделәр алар тулай торакка. Инде Фаягөлдән юньле аңлатма буласына ышанычын югалткан Юныс барысын да комендантка үзе тәфсилләп бирде.
– Менә нинди везучи кыз икәнсең! Мондый авыр йөк белән озатып куючы булгач, хәерле юлга чыккансың син. Укырга да керерсең, шәт!
– Рәхмәт, апа. Әбием догалар укып озатып калды мине, шуңа юлым уңгандыр.
Коммендантның да җылы сүзләрдән күңеле күтәрелеп китте. Шулай да, коры гына:
– Рәхмәтеңнең зурысын, үскәнем, бу егеткә әйт. Исемнәрегез ничек була? – диде ул, кызга карап.
Ә анысы тиз генә әйтеп куйды:
– Мин, апа, Фаягөл исемле. Ә бу егетнең исемен белмим, – һәм кызарып ук чыкты.
– Мин – Юныс. Бу шәһәрдә бер ел торам инде. Автомеханика техникумында кичке бүлектә укыйм, көндез заводта эшлим, ярты көн. Вокзалга билет алырга барган идем, авылга кайтырга – алдан алып куймасаң, безнең якка калмый. Көнгә ике генә автобус йөри, – дип, егет кыскача бөтенесен сөйләп бирде.
Шунда гына Фаягөл егетнең кыска җиңле футболкадан беленеп торган көчле беләкләренә игътибар итте. Аннан күзләрен битенә күчерде – куе коңгырт чәчләре матур итеп бер кырыйга тарап куелган, калын кашлары бер-берсенә кушылгандай кара күзләрен тагын да тирәйтеп күрсәтәләр. Төз борыны астында кара мыегы күпереп торган иреннәрен бизәп тора. “Йомшак күңелледер” дигән уй йөгерде кызның башында. Әбисе аңа: “Нечкә иренле кеше усал була ул, андыйлар белән дуслашма, балам”, – дип әйткән иде берчак...
– Юныс, без хәзер Фаягөл яшәячәк бүлмәне карап төшәбез дә син алып менерсең инде бирнәсен, яме? – диде коммендант хатын, бу кыздан ярдәм сорауны көтәсе югын аңлап. – Бераз көт инде, батыр егет, ярдәмгә алынгансың икән.
– Яхшы, яхшы, апа. Минем бүген вакытым бар, ашыкмыйм, – дип, елмайды егет тә. Әллә комендантка, әллә йөзе алмадай кызарган Фаягөлгә. Юнысның үзенең дә кыз торачак бүлмәнең номерын беләсе килгән иде. Кем белә, бәлки, ялларында килеп тә чыгар. Ул шулай уйларында аккошлар очырып торганда, тегеләр борылып та килделәр – икенче катта гына икән. Юныс бүлмәне күргәч, Фаягөл өчен шатланып куйды. Үзе дә сизми, аның ике кешелек иркен якты бүлмәдә яшәячәге йөрәгенә май булды.
– Менә, бераз бүлмәне карап, җыештырып чыгарыр да, Фаягөл үзеңне кунакка көтәр, – дип көлде җор телле хуҗабикә. – Дәшми генә ул, белеп торам, тагын килсә ярар иде дип тора... эченнән.
Гомер җәенә кергәндә ялгызы калган бу ханым ни өчендер күңеленнән бу икәүнең бергә булуын теләде. Ни өчен икәнен Әнисә үзе дә әйтә алмас. Бәлки, кулындагы кәгазьдән кызның ятимә булуын укыгач, егетнең басынкы, ярдәмчел икәнен күреп, бу кызга терәк булыр дигәндер. Бүлмәне дә кояшлы яктан бирде. Кайбер кешеләр үзләре авырлык күргәч, кемгәдер ярдәм кулы сузарга торалар. Гел борчуда булган йөрәкләре шунда гына шатлыклы ритмда тибә башлый. Кемне булса да бәхетле итү – бу да Аллах бүләге – бар кеше дә аны булдыра алмый шул...
– Бик еш килә алмам, хөрмәтле ханымнар. Мин бит кичләрен укыйм да. Көндез эштә. Кыскартылган көн булса да, кайчак бик арыта ул завод тавышы. Ә бушаган вакытларымда, бәлки алдагы ялда ук, очып килеп җитәрмен. Сау булыгыз, – дип, егет китү ягын карады, чөнки үзе барда Фаягөлнең эшен кайдан башларга белми гаҗиз калганын күңеле белән тойды.
Шул очраклы очрашу тора-бара олы мәхәббәткә әверелер дип кем уйлаган?! Баштарак сирәк-мирәк күренгән егет бер елдан көтеп алынган кадерле кешегә әйләнде:
Ягымлы язым син, иң татлы назым син,
Йөрәктә чыңлаган сазым син.
Сагышым тарала, дөньямны нур сара,
Җирдә син барлыгын уйласам, – дип, авыз эченнән көйләп йөрде Юныс.
Фаягөлнең һәр шатлыгын бүлеште, кайгысын уртаклашты. Укырга алынуын да үзе килеп хәбәр итте. Чөнки соңгы имтиханны тапшыргач, Фаягөл моңсуланып калган иде.
– Монда барысы да имтиханнарны яхшы бирде, баллары югары. Ничек сайларлар икән, – дип, каршы алырга килгән Юныска үзенең шикләнүләрен белдерде. Аның укырга алынуын әле үзеннән бигрәк егет көткәндер! Икенче көнне иртән иртүк техникум ишеген, беренчеләрдән булып, ул ачып керде. Исемлек белдерүләр тактасына эленмәгән иде әле; кабул итү комиссиясенең бүлмәсенә кабынып килеп кергән егеткә андагылар сәерсенеп карадылар.
– Юк, мин кермим, сеңлемнең керүен белешүем. Бик дулкынланып көтә, кичәдән бирле авызына валчык та капмады, – дип, шыттырып та җибәрде Юныс. “Керде!” дип әйтсеннәр өчен... Бер яктан, бу исәрлек иде: кичә үк җитәкчеләр раслап кул куйган приказны бүген ничек төзәтсеннәр инде.
– Бәхете булса, менә исемлектән табыгыз, – диде мөлаем кыз, өч кәгазь сузып. Юныс кирәкле исемне икенчесеннән тапты да шатланып: “Ура!” диде. Чак теге кызны кочып алмады. Бәласыннан баш-аяк, биредә әллә ниләр майтарганчы, барып, Фаягөлне сөендерим дип, үзе шунда ук очып чыгып китте. Рәхмәтен дә җилкәсе аша гына озатты.
Шулай итеп, Фаягөлнең студент тормышы башланды. Кызга монда һәр нәрсә кызык, мавыктыргыч иде. Яңа фәннәр уку тирән белемле кызга авыр тоелмады, дус кызлары да үзе кебек яхшы күңеллеләр. Әмма икенче курста кызга кара хәбәр килеп иреште. Фаягөлнең әбисе үлгәнен әйтеп, күрше ападан телеграмм килеп төште. Кызның якты өмет белән мөлдерәмә тулы көннәре бер мизгелдә кара төнгә әйләнгәндәй булды. Ярый әле иң авыр вакытларында юатучы да, алга карап яшәргә өметләндерүче дә Юныс бар иде.
Авылга алар бергә кайттылар, Нәгымә әбекәйне хөрмәтләп күмү мәшәкатьләрен ерып чыгарга Юныс булышты. Гәрчә бу егет булмаса да, авылдашлары Фаягөлне ялгызын калдырмаслар иде, шул ук гамәлләрне кылырлар иде. Әмма җаны кыелып төшмәүне булдыра алырлар иде микән? Юныс янында кыз зур тормышта ялгыз түгеллеген тойды; менә шушы киң җилкәле, көчле беләкле егет аның җирдәге ныклы терәге булуына һәр күзәнәге белән инанды...
***
Ике көннән Фаягөл зур шәһәр булып дөньяга танылып килгән, күп еллар элек сазлык һәм вагонкалар уратып алган урында биш, тугыз, ун катлы ак йортлар үсеп чыккан урамнарга аяк басты. Кызның, мондый мәһабәт шәһәрне күргәч, иңнәрендә канатлар үсеп чыккандай булды. Әгәр ул да шушы шәһәрдә эшкә урнаша алып, яшәп китсәме... Фаягөл бик бәхетле булыр иде! Күкрәгендә яшьлек дәрте кайнап торганда, үз-үзен кимереп, кайгырып ятмас бит; киресенчә, яшьнәргә, дөрләргә тиеш ул! Һәркем үз киләчәген якты кояшлы итеп күзалларга тели, ә бит аны кояшлы итү үзеңнән тора. Көчеңә ышанырга, юлыңнан тайпылмаска һәм... бар ихтыярыңны туплап, тырышырга кирәк. Өскә – бары югарыга менәргә, артка юллар бикле.
Кызның бу кадәр ерак җиргә ялгызы гына гомер барганы булмады. Икенче курсны тәмамлаганда, төркемнәре белән Волгоградка барган иделәр. Шунда поездда барган чакта, исе-акылы китеп, тәрәзәдән киң тугайларны, калын урманнарны, тигез далаларны, гөмбәчекләр булып калыккан тауларны күзәтте. Поезд тәрәзәсеннән елт-елт итеп матур шәһәрләр, җиргә сыенып яшәгән авыллар да алышынып тордылар. Барысы да соклангыч, барысы да, ят булса да, шундый кадерле иде кызга. Ул эченнән генә иленең зурлыгына, гүзәл табигатьле булуына һәм шушы матурлыкны күрү мөмкинлекләре ачылуына горурланып барды. Кечкенә чакта Ватанны мактап җырлаулары юкка булмаган икән! Тик хәзер кычкырып: “Яратам сине, Туган илкәем!” дия алмый, ә дулкынландыргыч хисләре бөтен җанын, йөрәген тутырды. Фаягөл шушы хисләр дулкынында гүя болытларга ашты. Башкалар нидер сөйләшеп, көлешеп барсалар, ул тәрәзәдәге күренешләрдән рәхәтлек тойды. Ә Волгоградта нинди генә матурлыклар, тарихи истәлекле урыннар күрмәделәр алар! Һәрберсе авыл кызына тылсымлы могҗиза иде. Мамаев курганында йөргәндә, үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тойды. Әмма диварларга ясалган, соңгы сулышына кадәр ил чиген саклаган, дошманга ачы нәфрәт белән гранаталар томырырга, һөҗүмгә ташланырга әзер торган солдат сыннарын күз яшьләрсез карый алмады. Алар әле Ватан-ана һәйкәлен дә якыннан күрү бәхетенә ирештеләр. Ай-һай биек тә икән үзе! Самолетлар бәрелмәскә, һәйкәлнең иң өске өлешенә лампочкалар беркетелгән, төннәрен янып торалар. Фаягөлнең йөрәгенә уелып калганы Павлов йорты тирәли утыртылган кара розалар түтәле булды. Алар чем-кара түгелләр, куе чия-көрәннәрдер, бәлки. Әмма ерактан кап-кара булып янып утыралар. Ни гомер яшәп тә, Фаягөл мондый розаларны башкача күрмәячәк, шулай хәтер сандыгында сакланган хатирәләр белән юаначак.
– Апа, әйтегез әле, зинһар, миңа эшкә урнашу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? – дип, Фаягөл татарча сөйләшеп торган ике хатын янына килеп ана телендә эндәште. Вокзал тирәсендәге кешенең күплегеннән кыз каушап калган иде, автобус тукталышына ничек чыгарга да белмәде. Ярый менә бу хатыннарга күзе төште.
– Сеңлем, без дә хәзер шул якка барабыз, әнә теге автобус килсен дә. Сиңа кайда төшәргә кирәген әйтербез, ул йортны без узып китәбез, – диделәр миһербанлы апалар. И шатланды инде Фаягөл! Чемоданы бик авыр булмаса да, ялгыш якка китсә, арыр һәм йөге кулын басар иде...
Фаягөл автобус тәрәзәсеннән урамны күзәтеп барды. Менә нинди матур икән үзенә чакырып торган шәһәр! Йортлар бик биек булмаса да, зур, иркеннәр. “Монда безнең авылыбыз кереп кенә утырыр иде” дип уйлады кыз, чираттагы ак йорттан күзен алмый, автобус барышында башын артка ук борып (үзенә бераз сәерсенеп караган пассажирларны да исләмәде). “Бигрәк зур!” Ә юлның ике ягына яшь агачлар утыртылган – берничә елдан алар шәһәрне яшеллекккә төрәчәк. Җәяүлеләр өчен тратуарлар да ошады Фаягөлгә. Үзенең дә автобустан төшеп, шушы юллардан биек үкчәле түфлиләре белән (хәзер биек үкчәләр киергә өйрәнде ич!) тек-тек басып үтәсе килеп китте. “Язган булсын, шушы урамнарда иркенләп йөрергә насыйп иләсен...” – дип, теләк тә теләп куйды.
Алдылар Фаягөлне эшкә – төзелеш оешмасына хисапчы ярдәмчесе итеп алдылар; торыр урын да бирелде. Тулай торакта өч кешелек бүлмәдә яшәячәк. Булсын – кешеләр белән аралашып, күңелсез уйлары иләнер дә җанына тынычлык иңәр. Тынычлыкка бик сусады кыз, юньләп тәгам җыймаганына, татлы йокы күрмәгәненә ай була бугай. Ярый, беркемне көтмәгән, беркем йөрәген какмаган яңа тормышка аяк баса ул бүген. Юк ла... иртәгә беренче эш көне. Үзен тулысы белән эшкә багышларга булды ул, мәхәббәт дигәннәре урап йөрсен – башы татлы, азагы газап атлы аның...

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: