Сельские нивы
+21 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
7 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

Сәкинә кыз белән саубуллашканда, үзенең биле сызлавы аркасында, абзарны ничекләр сылап чыгармын инде, дип, зарлангандай иткән иде.– Үзем килеп булышырмын, Сәкинәттәй, минем хәзер ике атналык ялларым башланды. Барыбер өйдә ятам, – дип, ананың яшерен теләк учагына керосин сибеп китте.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Сәкинә кыз белән саубуллашканда, үзенең биле сызлавы аркасында, абзарны ничекләр сылап чыгармын инде, дип, зарлангандай иткән иде.
– Үзем килеп булышырмын, Сәкинәттәй, минем хәзер ике атналык ялларым башланды. Барыбер өйдә ятам, – дип, ананың яшерен теләк учагына керосин сибеп китте.
“Менә, Аллаһыма мең шөкер, ничек матур гына сөйләшәләр, язган насыйбы шушы кыз булса иде”, – дип, Сәкинә читтән генә улы белән Рәфинәне күзәтте. Сәкинәгә бу кызның чәчен кистерми, толым итеп үреп йөртүе; шәһәрдән кайткан кызлар кебек, күзләрен зәңгәргә буямавы; күлмәгенең дә тезләрен каплап торганын киюе ошый иде. Тыйнаклыгы да, илгәзәклеге дә нәкъ менә хыялында үз янында яшәячәк килененеке инде... Ә улы Юныс? Эш рәтен белә, кеше арасына чыгарга төскә-биткә дә, гәүдәгә дә, күзләр тимәсен, йөз кызартырлык түгел; киң җилкәләре көчле булуын күрсәтеп тора – дөнья көтәргә менә дигән ир! Бигрәкләр пар килгәннәр инде, төс-буйларыннан кала холыклары да охшаш – бүгеннән менә дигән гаилә корып яшәрлек.
– Әйдә, Юныс, клубка барабыз, бүген бик яхшы кино була. Зур төзелешкә киткән яшьләр турында, – дип, кичен балкып килеп кергән Рәфинәгә егеттән башка өйдә аптыраучы булмады. Рәфинә өстенә зәңгәр ефәк күлмәк кигән, чәчләрен баш түбәсенә җыеп, өеп куйган – бөтенләй үзгәреп киткән. Әмма, гадәтенә тугры калып, иннек-фәлән сөртенмәгән, күзләре болай да нурлар коеп йөзен балкытып янып торалар! Әти-әнисе, бик шатланып, кызны түргә чакырды. Кызның әнисе турында сораштылар, армиядән кайтасы абыйсының да хәлләрен белештеләр. Тиздән кайта икән. Ул армиягә институт бетергәч кенә, анысында да үз теләге белән язылып, киткән иде – ел ярым үтеп тә киткән.
– Арытты, беркая чыгасым килми, – дигән Юнысны өч яклап үгетләп, телевизор экраныннан куптарып, дөнья күрергә ризалаштырдылар...
Кичке эшләр дә тәмам була бит берзаман. Инде кәнәфидә аякларыңны бөкләп утырып, зәңгәр нурлар койган тартмадан татарча спектакль карасаң да була. Әмма бүген Сәкинәнең күңелен теге хат кытыклап тора. Хәтсез көннәр үтте, ни язды икән улы “өйләнәм” дип хыялланган кызына. Аш бүлмәсендә табак-савытны әвеш-тәвеш китергән булып, үзенә эшләгән төс кертте дә Сәкинә хатны ачты. Үзе бер колагы белән зал ягын тыңлады, берүк җәмәгате күреп калмасын – утлы табага бастырыр. Бер дә астыртын эшләрне өнәми. Улының йөзенә бәреп: “шәһәргә аяк та басмыйсың!” дип әйтергә мөмкин, әмма аның яратып йөргән кызына язган хатын Сәкинәнең җибәрми калуын, әле качып укып утыруын белсәме... тел белән генә дә әйтмәс, Аллам сакласын, кулы бик каты...
“Бераз көт, Гөлем. Әти-әниләргә хуҗалыкта булышмый китә алмыйм – мин булышмый, аларга кем булышсын? Ә эш монда унбиш-егерме көнгә сузылырга мөмкин.” Бик ошады бу юллар әни кешегә, эчтән генә елмаеп куйды. Ә менә “Әгәр тулай торакта калырга рөхсәт итмәсәләр, минем фатир әбисенә барып яшәрсең. Бик яхшы кеше ул, синең турында сөйләгәнем булды – читтән таныш сез...” дигән хәбәр ананы сагайтты. Адресын да күрсәткән – менә сиңа мә! Әгәр ул кызга чынлап та торган җиреннән чыгарга туры килсә, кайларга барыр соң, берәр танышы бар микән зур калада, дип, Сәкинә шөбһәгә калды. Ләкин озакка түгел, табыр әле торыр җир, шәһәрдә беренче елы түгел, дип, тынычланды. Хатны, йомарлап, янган мичкә атты...

***
Фаягөл тулай торактан чыгып киткәнче, үз белгечлеге буенча шәһәр буйлап эш эзләп карады. Әмма бар җирдә, беренче шарт итеп, теркәлеп яшәгән урынын күрсәтүне таләп иттеләр. Ә берәр тулай торакта теркәлер өчен эшкә урнашу шарт иде. Менә шундый боҗра эчендә ике-өч көн әйләнде кыз. Ул инде берәр әбигә фатирга кереп теркәлү турында да хыялланып, белдерүләр буенча йөреп карады. Әмма, фатирга кертүчеләр үзләрендә хәтта вакытлы теркәлүгә каршы булып, бу юнәлештәге эзләнү үзен акламады.
– Юуук!.. Кая сине йортка теркәү? Бер белмәгән чит кешене, Ходай сакласын, – диде пөхтә генә киенгән татар әбисе дә. – Фатирга кертәмен, тик теркәүсез, – дигәч, кыз борылып китте. Фаягөл татар исеме куелган белдерүгә зур өметләр баглап килгән иде...
Бердәнбер юл – эш урыннары катлы-катлы белгечләр белән тулган бу кечкенә шәһәрдән читкә китү. Юныс югалды. Әллә шулай ташлап китүе булдымы... Егетләрнең ярларын ташлавы турында ишеткәне бар иде Фаягөлнең, әмма бу аңа кагылыр, аның да язмышында шулай килеп чыгар дип уйлый да алмый иде. Кайчандыр, бергә укыган кызлардан алдакчы бер егетнең йөргән кызын үз шәһәренә алып кайтып, ниндидер фатирга урнаштыруы турында ишеткән иде. Егете һаман килмәгәч, ул кыз бик кайгырган инде. Ә инде бер атнадан фатир хуҗасы килеп, ул кызга йә фатирдан чыгарга, йә акча түләп яшәүне озайтырга дигәч, чит кеше алдында чак елап җибәрмәгән. Теге егете шулай аны кәкре каенга терәткән, миһербансыз – бер атнага шушы фатирга түләп керткән. Чит-ят шәһәрдә кая барып бәрелергә белми, кыз үзенең туган якларына кайтып киткән. Ә Юныс? Ник соң үзе белән ияртеп алып кайтмады кызны? Әллә ул да берәр хәйлә корган булып чыктымы? Йә Раббым, җанының яртысы кебек күргән, өзелеп сөйгән Юнысының мондый мәкерен Фаягөл башына сыйдыра алмый. “Юктыр, булмас... берәр көтелмәгән хәл генә килеп чыккандыр. Менә килер яки хат язар”, – дип, кыз һаман үзен тынычландырырга тырышып яшәде. Әмма, ул китсә, егете хатны кая язар икән? Билгеле, кызның тулай торагына гына яза ала. Димәк, Әнисә апага әйтеп куярга кирәк, хат-фәлән килсә, алып куярга. Фаягөл, шәһәрдән кубарылырга туры килсә дә, туган авылына кайтмаска булды. Хәер, анда аны көтүче дә юк инде. Әбисенең вафатына ел ярым вакыт үтте, өйләре котсызланып калгандыр... Аннан авылда нинди эшкә урнашасың? Юкка хисапчы белгечлеге алдымыни ул?!.. Юнысның кайсы авылдан икәнен белә дә ул... тик Фаягөл үлгәндә дә аны эзләп бармаячак, хат та язмаячак... Егете үзе чакырып, кош теледәй бер хәбәр дә салмаса, бик авыр булуына карамастан, кызга аерылышуны кабул итәргә кала... Димәк, аңа яраткан якын кешеләрен гел югалтып яшәргә язган... Менә хәзер, һавадагы кошлар кебек, кайсы якка китергә дә белмә инде. Ә кошлар, чынлап та, кая очасыларын белә микән ул? Әле болайга, әле тегеләйгә очып йөриләр бит, дип, Фаягөл күктәге кошларны күзәтеп, парк эскәмиясендә байтак утырды. Беләләрдер... Аларның да үз якыннары, яр иткән ишләре, балалары бар. Аларның торыр урыннары – оялары бар. Ә инде бала чыгаргач, алар күмәкләшеп бер тирәдә яшиләр. Бер-берсенә эндәшеп, хәбәрләшеп торалар бит: азык тапсалар, үзләренә генә билгеле каналлар аша иптәшләрен чакыралар. Димәк, һаваларда очкан кошлар ялгыз түгеллләр һәм очышлары да тулы мәгънәгә ия.
Газета, радиоларда илебездә барган зур гигант төзелешләргә чакырып, яшьләргә очар өчен канат куйган хәбәрләр яңгырап тора да ул, тәвәккәлләргәме әллә? Фаягөл, “хушлашырбыз” дигән сүзне ишеткәнче, өметенең кылдай нечкә кулына тотынып торыр иде әле – хәзер бүтән юл күрмичә, шәһәрнең комсомол оешмасына юнәлде. Аны бишкуллап алдылар, һөнәрен билгеләп, юллама бирделәр дә калын гына кенәгәгә теркәделәр.
– Әнисә апа, мин төзелешкә китәм. Урнашкач, хат язармын, адресны күрсәтеп. Әгәр миңа Юныстан хат килсә, алып куярсыз әле, яме. Адресымны алгач, миңа салырсыз берүк, – дип, кат-кат үтенде Фаягөл урын-җир әйберләрен комендантка тапшырганда. Хәзер ул үзе дә канатлы кошка әверелгән иде – күңеле каядыр ашкынып тора. Әнисә апа “Ярар, ярар” дисә дә, эчтән генә: “Менә ипле егет, дип йөр инде син аны, агай... Мәхәт ташлаган инде бу ятимәне”, – дип ачынып уйланды. Ул бит аларның мәхәббәтенә беренче көннәреннән үк шаһит булды ләбаса.
***
Таш тутырылгандай авыр ике чемодан өстерәп, кызлар тулай торагының тар ишегеннән башта юан беләкләрен кысып торган зәңгәр футболка кигән кара чәчле мөлаем егет килеп керде. Аның артыннан биек үкчәле босоножкиларда тек-тек итеп, төрле ашамлыклар тыңкычлап тутырылган җептән үрелгән сетка күтәреп ябык кына, коңгырт чәчләре иңнәренә төшеп торган күгелҗем күзле сөйкемле кыз титаклады.
– Сез нәрсә, монда гаилә өчен бүлмәләр юк, монда ялгыз кызлар гына тора, – дип, яшьләрнең сәламен дә алмый, коры каршылаган иде аларны Әнисә.
– Юк, юк, апа! Без гаилә түгел. Без бөтенләй бер-беребезне белмибез дә, –дип, ашыгып, кыз аклану чарасына кереште.
– Алайса, тагын да начаррак. Монда тегенди-мондый кызларга бүлмә бирмим мин! – диде, хәлне инде бөтенләй башка юнәлештә кабул иткән хуҗабикә ачулы гына.
Фаягөл ул әйткәннәрне ничек аңларга белми югалып калды. Ул бит әле мәктәп бусагасын атлап, әбисенең канаты астыннан яңа очып чыккан кошчык хәлендә иде. Вокзалга килеп төшкәч, инде кай таба атларга да белми, таудай ике чемодан уртасында каңгырап торган кыз янына спортчыларныкы кебек төз гәүдәле, үткер карашлы, аякларына тыгыз тукымадан тегелгән кедалар кигән егет килеп басты. Бу кызны автобус янында ук шәйләп алган иде ул. Багажниктан шофер чемоданнарны көчкә тартып чыгарып җиргә куйгач, кыз аларны берәм-берәм җилтерәтеп читкә алып куйды да башын як-якка борып нидер көтә башлады. Һәрхәлдә, читтән шулай тоела иде. Ләкин, шактый вакыт үтүгә карамастан, аның янына беркем дә килмәде. Кызның борчылуы йөзенә чыкты, ул, менә-менә елап җибәрер хәлгә җиткәндә, алдына килеп баскан егеткә, билгеле, яшьле күзләрен төбәде. Егеткә шунда әллә нәрсә булды, аркасы буйлап кайнар дулкын узды. Кызлар гына күргәне бар ләбаса. Ник йөрәге күкрәк читлеген дөбердәтә, ә күңелендә әллә кайчан ишеткән “Давылларга очты ал яулыгым” җырының көе чыңлый соң?.. Шулай, бер күрүдән гашыйк булды да куйды. Әйдә, матур кызлар гына башны әйләндерә, дип сөйләсеннәр. Фаягөлнең ялтырап торган чибәрлеге юк. Ә менә яшьле күгелҗем күзләре йөрәкнең иң түренә кереп урнашып, ике йолдызга әйләнделәр дә куйдылар!
– Сылукай, балтаң суга төштеме әллә? Ник болай кайгырып басып торасың?
Әле беркемнән мәкер дә, киная да, гаепләү дә күрмәгән самими кыз егеткә өмет тулы караш ташлады. Аңа бу егет күктән төшкән фәрештә рәвешендә иде, үзен коткаручы, ярдәм кулын сузарга әзер торучы изге зат итеп кабул итте ул Юнысны. Шулай булмыйни, авылда бит ул һәркемнән яклау, җылы караш тоеп яшәде. Аны яшьтәшләре дә, өлкәннәр дә беркайчан кимсетмәде, тома ятим булганга кызганып, барысы да гел ягымлы сөйләшәләр, кызга хөрмәт күрсәтәләр иде. Шуңа ул бу егетнең изге ниятле булуына шунда ук ышанды. Гомумән, үзе саф уйлы булган кеше башкалардан яманлык көтми бит! Инде кыз, елмаебрак:
– Чемоданнарым авыр, күтәрә дә алмыйм. Тагын... адресым бар, ләкин кайсы якка атларга икәнен дә белмим, – диде.
– Беренче тапкыр әллә?
– Әйе, укырга дип килдем. Керергә инде... алсалар...
Юныска кыз көлкеле дә, кызганыч та тоелды. Анда шаяртып алу теләге уянды:
– Соң нигә бар дөньяңны тутырдың ул чемоданнарга?
– Анда китаплар! Аннан ашарга пешерергә плитка, чәйнек, савыт-сабалар... күп инде. Картәнием кешегә ялынып йөрисе булмас, үзеңнеке булсын, дип тутырды.
– Бәй... укырга керүчеләргә тулай торактан урын бирәләр бит. Ә анда кирәк-яракларның барысы да җитәрлек! Нәмәгә йөк итеп алгансыңдыр. Әби, дисең, ярый ул төшенеп тә бетмидер. Әниең белергә тиеш бит инде?!

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 

 

Чыганак: https://vk.com/ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: