Сельские нивы
+19 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
6 Мая 2023, 12:00

Һаваларда очкан кошлар кебек

Әтисе Хисаметдин әллә олы улын яклап, әллә кечесенә үпкә белдереп, төзәтмә кертте:– Ни әйтәсең инде, әнисе... оныкларны саф һава сулатып, чебен-черкидән тешләтеп, ял иттерәсе дә киләдер. Менә, улым, син безнең янда яшәрсең дип, шушы көнне көтеп алдык.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Һаваларда очкан кошлар кебек

Әтисе Хисаметдин әллә олы улын яклап, әллә кечесенә үпкә белдереп, төзәтмә кертте:
– Ни әйтәсең инде, әнисе... оныкларны саф һава сулатып, чебен-черкидән тешләтеп, ял иттерәсе дә киләдер. Менә, улым, син безнең янда яшәрсең дип, шушы көнне көтеп алдык.
– Улым, атаңның, биле кузгалып, урыныннан да торалмаган чакларында печән-утын алып кайтырга кешегә күп ялынырга туры килде. Инде заводта эшләп укыдың, маладистан башка сүзебез юк – үзеңнең кирәк-ярагыңны үзең кайгырттың. Бездән ни ярдәм дә булмады. Итен-маен исәпләмәгәндә... Хәзер укуыңны бетергәч, өйләнмичә, безнең янда яшә әле, – дип, әнисе йөрәгендәгесен ачты да салды. – Аннан, кемгә өйләнәсеңне дә белми, ничек фатиха бирмәк кирәк? Кем кызы, нәсел-нәсәбе дигәндәй... Авыл эшен беләме, монда яшәргә дип кайтырга ризамы?
Сораулар эре яңгыр тамчыларыдай баш миенә тып та тып тукылдады. Уллары өйләнәсе Фаягөлнең ятим кыз икәнен әйткәч, әңгәмә бөтенләй икенче юнәлешкә борылды:
– Юк, юк! Ятим-ябагайга ризалык бирәбезме соң?! Әтисе, кара әле, нинди юаш бозау үстергәнбез, ничә ел шәһәрдә торып, берәр бай шәһәр кызын да үзенә караталмаган! Кит аннан!.. – әнисенең, пулемёттан аткандай, әчедән-әче сүзләре Юнысның бәгыренә таш булып утырды. Ул ни әйтергә, ничек сөйгәнен якларга белми, авызына су капкандай, бер ноктага төбәлеп тын гына утыруында булды.
Туган авылына кайту шатлыгыннан тулган күңел касәсе челпәрәмә килгән, иңнәрендә таш тутырылган капчык, күзләрендә яңгыр булып коелырга торган болыт... Юныс ишегалдына чыкты. Тирә-якка күз ташлагач, биредә күптән балта күрмәгән бакча капкалары, карт бабайдай таякка таянган коймалар аңа ялварып текәлде. “Ярый. Башта абзар-кураларны кеше рәтенә кертим. Аннан күңелләре йомшарыр – риза булырлар. Ә болай... бүгеннән китеп барсам да берни эшләтә алмыйлар, тегендә эш урыным бүгеннән белгечлегем буенча – акчасы да, шөһрәте дә югары дигәндәй. Тот та өйлән генә – фатир ачыкычын кулга бирәчәкләр. Әмма... газиз әткәй-әнкәйнең риза-бәхиллеген алмый тергезелгән гаилә бәхетле булырмы?.. Нигездән киселгән телем булам ләбаса...” Аяклар үзләреннән-үзләре елга буена атлады: балачак сукмагы катлы-катлы эзләр белән капланса да, һаман тартып тора ул. Юлны ике яклап урап алган мәшһүр өянкеләр: “Исәнме, инде бөтенләйгә кайттыңмы?” – дигәндәй, кытыршыланган ботак-кулларын егеткә сузып-сузып алалар. Аларны сак кына читкә каерып, Юныс алга атлады. Менә агачлык та бетте. Малай чакта аунап үскән тугайлык һаман шулай ямь-яшел – әйтерсең, аларның тән җылысын суытмый саклый. Вакыт узганын да сизми, кармак тотып утырган, керәшәләр оялар ясап бетергән кызыл балчыклы яр буйлары һаман текә; бормаланып аккан елга һаман мыдыр-мыдыр нидер сөйли икән! Җанга җылы рәхәт дулкын килеп кагылды да кан тамырлары киңәеп китте бугай – елга өстендәге елтыр вак тәңкәчекләрне кояш нурлары түгел, ә йөрәкнең дөп-дөп тибүе хасил итәдер кебек. Сагындырган, туып үскән җирне бик тә сагындырган икән...
Туган ягым, сиңа җырым
Яралды изге хистән.
Карлыганлы кыр чәйләрең
Һаман да чыкмый истән.
Басуларда иген шавы,
Анда хезмәт батыры
Көнне төнгә ялгап эшли,
Бәхет таңын аттырып.
Әрәмәдә өлгерәләр
Кура җиләк, карлыган.
Бездә генә мәмрәп пешә
Җир җиләге, балтырган.
Челтер-челтер чишмәләрең,
Сулары көмеш кенә.
Нинди серләр яшергәнен
Беләдер инеш кенә.
Таныш урыннардан әкрен генә урап йөргән егетнең айкалган җаны тынычлана төште, ул өйгә сабырланып кайтып керде.
– Әткәй, әйдә абзарның бу башын сүтәм дә яңаны бурыйм. Мүкләп, сылап җылытырбыз – яшь бозауга да, сарыкларга да кышкылыкка җил үтәрлек булмас, – дип, чөйдән өйдә киеп йөри торган киемнәрен алып, өстен алыштыра башлаган улына атасы:
– Сабыр, улым. Ниятең дөрес, үзем дә шулайрак фикер йөртә идем. Тик кичкә каршы эш башламыйлар. Иртәгә таңнан торып тотынырбыз, бүгенгә ял ит, – диде.
Әнисе дә, сәгать ярым элек күңелсез сөйләшү булмагандай, елмаеп, ягымлы итеп эндәште:
– Әйе, әйе, улым!.. Клубка чыгасыңмы, дигәндәй... иптәшләреңне дә күрәсең киләдер. Әле беркөн классташ кызың сорашып тора иде. Кем әле... түбән оч Ибрай кызы? Рәфинә? Әйе.. әйе, шул кыз. Бигрәк тәүфыйклы уңган да бала инде. Үзе итәгатьле... күргән саен хәл-әхвәлне сораша...
Әнисе сөйләгәннәр Юнысның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Аның борчулы уйлары Фаягөл янында иде: “Әле нишли икән, чәчкәле болын келәмен чигәме... китап укыймы икән?” Төсле чигү җепләре белән яшел җирлектә чиккән өстәл япмасын Юныс, күрү белән, “чәчкәле болын” дип атаган иде. Шундый зәвыклы, күркәм иде чигелгән япма – төсләр бер-берсенә табигый ялганып барганга, чып-чын болын инде менә! Ә Фаягөлнең бармаклары язгы гөренте суыдай – шундый җитез, йөгерекләр – күз иярми...
– Әйдә, бу безнең оҗмах куышының диварына келәм булсын! Мондый беркемдә дә юк, безгә килгән бар кеше соклансын! – дигән иде егет, бу матурлыктан хыялларга бирелеп. Үз дөньясына чумган егетнең әнисе әйткән сүзләрдән күңеленең бер кылы да селкенмәде. Юныс, беркая да барырга теләмичә, әтисе янәшәсендә телевизорга текәлеп бераз утырды да кече бүлмәдәге диванга әзерләнгән, балачактан күнегелгән урынына кереп ятты.
Икенче көнне таң белән эшкә керештеләр. Тиз генә торгызып куярбыз дигән бура эшләре атнадан артыкка сузылды. Хисаметдин агай агачларны алып кайтып, бакча артына өйгән булса да, алар әле каезланмаганнар икән. Ул да кулны тотты. Көннәр үтә торды, Юныс, инде вакытында китә алмасын аңлап, сөйгәненә хат язды. Иртә белән шуны илтеп кайтырга уйлады.
– Әнкәй, мин тиз генә почтага барып килим әле, әткәй сорашса, хәзер кайта, диярсең, – дип, кулына хат тотып ишеккә атлаган улын Сәкинәттәй җәһәт туктатты.
– Иии... шулкадәр җиргә... үзем генә салырмын хатыңны. Менә Халисә әбиеңнең хәлен белеп кайтырга җыена идем, коймакларымны кайнар килеш илтеп, чәй эчерим, дип... Пучта шунда гына, салырмын, улым, үзем генә салырмын, – дип, тиз-тиз коштабакка коймак салып, аны саргылт ашъяулык белән төреп бәйләп тә куйды әнисе. – Син ни... утырып тор, атаң кәнүшнигә китте ул. Әсгать чакырткан, бер атның тоягы зарарланган: эш рәтен белгәч, безнең Хисамны дәштерә инде гел...
Юныс бер әнисенә, бер кулындагы хатка карап алды – күңеле ничектер тынгысызланып куйды. Онытыр, салмый кайтыр... хат барып җиткәнче вакыт тагын сузыла. Борчыладыр инде Фаягөле.
– Әнкәй, миңа ул ара ерак түгел лә инде, үзем генә урап кайтырмын. Син йә онытырсың... – диюенә Сәкинә ханым чак кабынып китмәде:
– Нишләпләр онытыйм, ди?! Бер дә исләремнән чыгарлык түгел хәбәрең. Кая бир, салам, дидем бит, – дип, хатны үзе үк тартып алып дигәндәй, чыгып китте. Кире кайткач, абзар тирәсендә эшләп йөргән Юныс аңа карау белән, “әйе, салдым”, – диде.
Ә чынында, хат аның алъяпкычы каплап торган күлмәгенең кесәсендә ята бирде. Салмады ул хатны, көтәр булса болай да көтәр, кая китсен ул кызый, дип, үзенә күрә бер сынау булсын, диде. Янәсе, аралары өзелсә, улы өчен әйбәтрәк тә әле. Авылда калыр...
Күпме ата-ана газиз баласына бәхет теләп, үзләре үк аны упкынга очыра түгелме?.. Югыйсә, газизләре белән килеп чыккан фаҗигәне “тәкъдирдер”, дип юаткан туганнарына соңыннан:
– Үзебез генә гаепле, никләр аның сайлаганына каршы килдек микән... – дип, яшь коючылар да була. Ә баштагы мәлдә үзләрен хаклы, әле алай гына түгел, баласын дөрес юлга кертергә бурычлы дип саныйлар. Их, шул чакта күптән мөстәкыйль шәхес булып өлгергән балаларының йөрәгендәге ялкынлы хисләрне рентген нурлары кебек күрә алсалар икән лә! Йә, һич булмаса, үзләренең яшьлектәге мәхәббәтләрен искә төшерсәләр икән...
Хуҗалыктагы эшләрне туктатып, көтү чираты килеп җитте. Элек көтү көтәргә ике үсмер малайга дәшкән булсалар, бу юлы Юныс үзләре өчен дә, күрше апа өчен дә сыер көтте. Рәхәтләнеп көтте ул малларны!
Туган якның гүзәллеген
Җырга саласым килә.
Яңгыратып җырлар идем
Тургай сайраган көйгә.
Мин бит туган якта гына
Сихри моңга тулалам.
Мин бит туган якта гына
Чишмә җыры булалам.
Болын-кырда йөрү сагынылган; егет көтүдән тын юллары иркенәеп, күңеле сафланып, уйлары тәртипкә килеп кайтты.
– Арыгансыңдыр, улым. Кил, кулларыңны ю да утыр. Мунча кергәнче, кайнар тавык шулпасы эч. Себеркесен пешереп куйдым, рәхәтләнеп чабынырсың – бар аруларга сихәт шул була инде! – дип сөйләнә-сөйләнә, әнисе көтүдән кайткан улы тирәсендә бөтерелде. Ул, мондый зур ярдәмнән риза-бәхил булып, башыннан ак яулыгы төшмәгән, гел озын җиңле күлмәктән йөргән, йөзендә нурлар уйнаган күрше Әсмабикә әбигә хәер дә керткән иде.
– Яннарыгызда торырга калсын, Аллахым ризалыгында булыйк, – дип догалар укыган әбинең сүзләре Сәкинәттәйнең өмет кошын канатландырып куйды.
Көннәр тагын бер-берсенә үрелеп үтә торды. Юныс инде үзе хат көтә, сөйгәне аның хатын алып укыгандыр, җавап язган булырга тиеш, дип гөманлый...
Абзарның түбәсен ябып бетереп килгәндә, капкадан Рәфинә килеп керде. Юнысны аптыратып, әнисе аны күптән көткән кунагыдай гөрләп каршылады. Көткәнен, дөресрәге, үзе чакыртып китергәнен егет чамаламый иде шул. Әнисенең планнары зурдан иде...
Рәфинә белән әнисе көнозын абзар стеналарын сылап чыктылар. Икенче көнне кыз, җиңнәрен сызганып, йөзендә ай балкытып, бар абзар тышын ялт иттереп акшарлап та куйды.
– Менә рәхмәт, балам, Аллаһының рәхмәтләре яусын, кулыңнан куан! – дип, кош тоткандай сөенеп йөргән әнисенә карап, Юныс Рәфинәгә:
– Өегездә эшләр тау булгандыр, монда гуманитар ярдәм итеп йөргәндә, – дип, шаяртыбрак әйтеп куйды. Бөтенләй сөйләшми булмый бит инде, алар эш барышында матур гына аралашкан иделәр.
– Әле мин ялда бит, өйдәгеләргә дә өлгерәм, – диде кыз, йөзе алсуланып. Юныс үзенең күңелендә бу кызга карата җылы хисләр тууын тойды – хөрмәтме шунда... рәхмәтме. Рәфинә гадилеге, ачыклыгы белән үзенә җәлеп итә торганнардан, аның янында, камышлы күл ярында утыргандай, күңелгә тынычлык иңә икән...
Ә кыз?.. Аның күңелендә нинди хисләр туып ята соң? Юныска мәктәптә укыганда ук күңеле төшкән иде бит, тик кызларга хас тыйнаклык һәм оялчанлык белән самими тәүге хисләрен егеткә белгертү түгел, дус кызына да сөйләмәде ул. Менә хәзер очрашмасалар, ошатуы шулай балачактагы гүзәл хатирә булып кына каласы иде дә... Никтер язмыш юлларын кисештерде. Рәфинә ал болытларда йөзде, хыялының тирән күлләренә чумды – Юнысны үз яры итеп тоя башлады. Кыз бит Юнысның тиздән китәсен, аны шәһәрдә кәләше көткәнен белми. Сәкинәттәй беркөннәрдә чишмә юлында очрап:
– Рәфинә кызым, Юныс улым кайткан иде. Беркая да чыкмый, кичләрен өйдә ята. Сез бер класста укыган идегез бит, клубка-фәлән чыгарга күндерсәң иде шуны, балакай, – дип, сүз каткан иде. Рәфинә, мәктәпне тәмамлагач авыру әнисе янында калып, балалар бакчасында аш пешерүче булып эшли – шәһәр дип авыз суы корытканнардан түгел. Юнысның әти-әнисе бу тыйнак кызны күптән килен итеп алырга әзерләр, уллары гына менә һавада очкан кош эзли икән ләбаса...

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

 


Чыганак: ukytatarstan



Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: