Сельские нивы
+12 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
16 Марта 2023, 13:15

Бәхет кыйпылчыклары

Автор: Гөлчирә Галимова. Өченче бүлек. Өй ишеге ачык һәм аннан әтисенең тавышы ишетелә, матур сөйләп түземлеген югалта башлаган Рафыйк һөҗүмгә күчкән иде.— Син нәрсә әледә миңа ашарга әзерләмәдеңме? Куй нәрсә булса да миңа капкалап алырга, аннары бераз печән чабырга чыгармын.— Ун минутта аш пешкәнен ишеткәнем юк иде әле. Айлар буе күренмисең, хәбәр бирмисең, аннары берни булмагандай кайтып миннән нидер таләп итәсең.— Мин эштә идем дидем бит.

Бәхет кыйпылчыклары
Бәхет кыйпылчыклары

Өй ишеге ачык һәм аннан әтисенең тавышы ишетелә, матур сөйләп түземлеген югалта башлаган Рафыйк һөҗүмгә күчкән иде.
— Син нәрсә әледә миңа ашарга әзерләмәдеңме? Куй нәрсә булса да миңа капкалап алырга, аннары бераз печән чабырга чыгармын.
— Ун минутта аш пешкәнен ишеткәнем юк иде әле. Айлар буе күренмисең, хәбәр бирмисең, аннары берни булмагандай кайтып миннән нидер таләп итәсең.
— Мин эштә идем дидем бит.
— Шулайдыр, тик акчаң кая соң? Ашарга алыр өчен акча кирәк икәнен оныттыңмы? Җитәр Рафыйк, синең кыланышларыңа күп түздем мин, болай яшәп булмый, безгә аерылышырга кирәк.
— Ух ты как заговорила, нәрсә хастаханәдә телеңне ачып җибәрделәрме әллә? Телең ачылдымы инде?
— Ачылды Рафыйк, күптән кирәк иде. Гомерең буе мин эшләгәнне ашап, киенеп яшәдең ,,үзең эшләгән акчаңны машинага, үзеңә генә тоттың, дәшмәдем. Ә минем машинага утырганым бармы? Кирәк тә түгел, бөтен исәнлегемне синең аркада югалттым, дәшмәдем, балаларга әти кирәк дидем.
Рафыйк кисәктән Зәйтүнә янына килде дә аңа сугып җибәрде һәм:
— Вот зараза нинди сөйләнә башлаган бит ә.
Читтән аларны тыңлап торган Рөстәм түзмәде, нигәдер ишек артына куелган балтаны да кулына алып эчкә үтеп:
— Үтерәм мин сине, нигә гел әнигә бәйләнәсең син? Әнә үзеңнең сөяркәңә кул күтәр- дип әтисенә таба очынып килә башлады. Зәйтүнә эшнең зурга китүен аңлап улының каршысына чыгып басты да:
— Улым үтерергә була, тик син ул хашәрәт аркасында төрмәгә утырасыңмы? Ә ул хастаханәдә ял итеп ятып чыгар, кемгә яхшы була инде? Бир улым балтаңны, ул бер үзенекен алыр, Алла бар улым, ул аңа җазасын да бирер.
— Эх әни, әни, син бит бигрәк берни аңламыйсыыыың. Ул бит синнән көлә генә.......мин үзем аның сөяркәсе белән сөйләшкәнен ишетеп тордым. Ул кеше түгел, ул, ул....
Рөстәм тагын нәрсә әйтергә белмәде, аның эчендә нәфрәт тулы ачу бергә буталды. Улы дәшмәгәннән файдаланып, аптырап калган Рафыйк телгә килде:
— Нәрсә, нәрсә мин? Әйе сөйләштем, шуннан ни? Син үзең дә егет кеше, әнә кара ул карачкыга, тишелгән халатын киеп куйган, чәчләре тузган, йөзе мәетнеке кебек, кем , кем карасын аңа ә?
Күзләренә яшь бәреп чыккан Зәйтүнә иренә карап:
— Әйе тишек халат, башта яулык, биттә синяк, ә кем, кем мине шул хәлгә җиткерде соң? Син эш эзлим дип көне , төне чаптың, эш эшләсәң акча машинага китте дисең. Ә ашарга, гаилә алып барырга күпме чыгым киткәнен син беләсеңме? Мин ул гаиләне алып барыр өчен эшлим, терлек тотам, тормыш алып барам, син ял итеп йөргән вакытта. Минем синең сөяркәләрең кебек ирен буяп, чәч бөдрәләтеп йөрергә, син кайтканны көтеп утырырга вакытым юк. Сөяркәләреңә акча биргән кебек миңа да акча бирсәң, бәлки мин дә өйдә матураеп кына утырыр идем.
Рафыйк нидер уйланып утырды да:
— Ярый гафу ит мине, тагын бер генә өмет бир, мин чыннан да үзгәрергә тырышырмын, аңладым мин, аңладым. .......Минем балалардан һәм синнән башка яшисем килми.
Рөстәм көлә төшеп, әтисенә җирәнеп диярлек карады да:
— Әле генә убырлыдан качырга теләдең иде, нәрсә, шулай дип әйтмәдеңме телефоннан? Җитмәсә бер бозауны урлап сатырга һәм сөяркәңне ял йортына җибәрәм дә димәдеңме? Әти ничек була соң ул, бәлки безгә аңлатырсың ә ? Дөресен әйткәндә сиңа хәзер әти дип тә әйтергә тел әйләнми. Әйт әле, синең ни хакың бар ул бозауны сатырга? Әйт, әйт нигә дәшмисең? Син бозауларны ашатканың бармы? Синең өйдә вообще нәрсә эшләгәнең бар соң? Нәрсә, мине дә кыйнарга телисеңме? Кыйна, әйдә кыйна, син шуннан башканы эшли дә белмисең.
Ачуы чыга башлаган Рафыйк улына:
— Син малай актыгы.......
Рафыйк тагын нидер әйтергә теләп бер ике адым Рөстәмгә таба атлаган иде, Зәйтүнә иренең каршысына басып, усал итеп карап:
— Нәрсә син? Җитәр, бүгеннән миңа яисә балаларга начар бер генә сүз әйтеп кара.......
— Нишлисең? Җә, нишлисең әйт?
— Төрмәгә утыртам димим, тик бу йортта син бүтән калмыйсың, әнә сөяркәң янына барып яшә. Ул яшь, ашатыр да, киендерер дә, иркәләр дә, хәленнән килсә. Ә машинага килгәндә җәяү китәргә туры киләчәк сиңа.
Зәйтүнә тумбочка өстендә яткан машина ачкычын алып:
— Син күп йөрдең машинада, хәзер минем чират. Әгәр минем рөхсәтемнән башка машинага нәрсә булса да эшләсәң, мин белерсен нәрсә эшләргә. Күп көлдең миннән җитәр. Әллә ни эшләп кайтмагансыңдыр, бар ашарга пешкәнче бозауларга печән чабып кер, булыш улыңа, ит ашарга бик яратасың бит, димәк печән чабырга да тиеш.
— Дааааа, сиңа бу юлы нинди укол кададылар икән хастаханәдә, әллә бутадылармы уколны?
— Көрәш дигәнне, яшәр өчен көрәш дигәнне. Бу дөньяга кеше бер генә килә һәм кеше үзенә тиешлесен эшләргә, яшәргә тиеш. Ә минем улларымны аякка бастырасым, тормыш юлларын сайларга булышып урнаштырып калдырасым бар. Ә син улыңа булыш, кыш озын, бозаулар ашарга сорый, ә җәй кыска, хотя син нәрсә беләсең соң.
Рафыйк Зәйтүнәгә карап торды да, идәнгә төкереп өйдән чыгып китте . Зәйтүнә ире белән шулай сөйләшүенә үзенең дә исе китте, үз үзеннән бүген ул бик канәгать калды . Күптән, әйе күптән шулай каты әйтергә кирәк булган.
Ниһаять йортта да әкрен генә бар да җайлана башлады. Рафыйк та өйдә гел булышып йөрде, печән чабып, киптереп печәнлеккә кереп урнашты. Җимерек мотоциклны да улы белән бергә җыйдылар. Берничә көнгә булса да абыйсы Зөфәр дә ял итәргә кайтты. Менә бу инде Рөстәм өчен аеруча зур шатлык иде. Вакытлары булуга абыйсы белән бергә тимер атта чаптылар, велосипед белән ярыш үткәрделәр. Арып талып өйгә дә кереп тормыйча печәнлеккә менеп озак итеп сөйләшеп яттылар, күп нәрсәләрне искә төшереп көлештеләр, аннары изрәп йокладылар. Эх бу бәхетле минутларны озаккарак сузасы иде дә бит, тик булмый, булмый икән шул. Санаулы көннәр дә бик тиз үтеп китте. Абыйсы ике атнадан кайтырга тырышам дип янә эшенә китеп барды."" Җәй көне төзелештә эш күп энем, ә миңа акча бик кирәк, шуңа да бик яллар алып булмый. Ә менә мин ялга кабат кайткач без җил белән көрәшеп тагын матайда чабырбыз"- дигән иде. Бу абыйсының соңгы сүзләре булганын ул соңрак аңлады. Шул китүдән абыйсы бүтән кайтмады. Күпме генә телефонына шалтыратсалар да ул телефоннын алмады. Өйдә дә башта бик борчылмадылар, чөнки үзе үк телефонын үзе белән йөртмәвен, вакыты белән аның турында онытуын һәм дә инде вакыты булмау сәбәпле шалтырата алмавы , турында әйтеп киткән иде. Шуңа да баштагы вакытта өйдәгеләр дә эше күптер, җае чыккач үзе шалтыратыр дип Зөфәрнең шалтыратуын бик көттеләр. Әтисе дә тынычлана төшеп, өйдәге эшләрне җайлагач кабат эшкә дип җыенып ,,,, шалтыратып торырмын бу юлы онытмам хәбәр бирергә"'- дип чыгып китте. Ә тормыш, гаилә арбасын тартырга кабат Рөстәм белән Зәйтүнә җилкәсенә калды. Йортта тынычлык урнашкач Зәйтүнә дә авыруы хакында бераз онытып торды, дарулар эчеп, уколлар алып торгач үзен яхшы хис иткән кебек булды. Хастаханәгә барып ятырга кирәк булсада, үзен яхшы хис итә башлагач кирәк дип тапмады. Шулай бит инде хатын - кыз иң беренче чиратка өйне, балаларны куя. Сеңлесенә дә әлегә килеп йөрмәскә һәм хастахәнәгә көзгә, эшләр җайлана башлагач ятуы турында әйтә.Ире белән улы аңа эш эшләргә дә ирек бирмәде, ял итү дә файдага булды. Табиблар күпме хастаханәгә килеп ятырга кушсалар да,, үзен әлегә яхшы хис итүен әйтеп Зәйтүнә баш тартты.
Бөркөнне ашап утырган вакытта Рөстәм әнисенә:
— Әни мин дә укып бетерәм, мин дә китеп барсам син нишләрсең? Сиңа бер үзеңә авыр була бит, әти дә гел каядыр чыгып китә, иң мөһиме әти генә исереп кайтып яңадан сиңа бәйләнмәсен.
— Гомер буе мине саклап ята алмыйсыз бит инде улым.
— Ә берүзең нишлисең әни?
— Димәк минем язмышыма шулай язылгандыр улым. Кем белә , бәлки берүзем булсам Алланың рәхмәте миңа ярдәмгә кеше җибәрер, ул бит өстән күбрәк күрә нәрсә, ничек икәнен.
— Аха җибәрә, көт Санта Клаусны. Әни син нәрсә инде ә? Кем килсен ди хәзер, ант әгәре син борынгы кеше сыман. Әни дөньялар үзгәрде, өйне сатып та җибәреп яңасын алыр идең, бу җәһәннәмдәге йортны кем алсын ди, җитмәсә тимер юл буенда.
Әйе алар бу йортны алган вакытта аны моны уйлап тормадылар шул, иң мөһиме акчалары җитәрлек булды. Алар бары район үзәгендә яшәргә теләде һәм бик тырышып акчаларына туры килерлек йорт эзләде. Зәйтүнә бүтән чит җиргә чыгып китәргә теләмәде, шуңа да иртән торуга да, яткан вакытта да уенда нинди булса да йорт алу иде теләге. Ул теләгән чагында Алланың рәхмәтенең амин дигән чагына туры килде ахыры, шушы йорт килеп очрады, әле йорт алгач та башка нәрсәләргә дә акча җитәрлек калды. Әйе, уйламады алар ул хакта, уйламадылар йорт читтә, тимер юл читендә яшәргә авыр була дип. Чыннан да сүз әйткәндә, теләк теләгәндә авызыңны чамалап ач дигәне шул буладыр инде .
Җәйге матур көннәр дә үтеп, яңадан алтын көз җиргә аяк баса башлады. Быел соңгы елым дип Рөстәм дә мәктәпкә китте. Абыйсы гына ике атнадан кайтам дисәдә инде бер ай хәбәрен дә бирмәде.
Бүген Рөстәмнең йокыдан да торасы килмәде, әнисе генә ничә тапкыр кереп дәшсә дә, ул караватыннан тормады.
— Улым укырга барырга вакыт бит, тагын соңга каласың.
— Әни минем бүген барасым килми, әллә ничек кенә шунда. Әти исереп кайтыр алдыннан да үземне шулай хис итә идем. Әле әти киткәнгә дә бер генә атна, ә ул ике атнадан кайтам диде.
— Үзем дә шулай, әллә ничек кенә эчем поша, заводтан да сорадым, бер ике көнгә ял кирәк дидем. Казанга барып абыеңның хәлен белеп кайтырга кирәк, җылы өс киеме дә илтермен дигән идем. Үзе дә хәбәр бирми бит, бер ай үтте дә китте.
— Әни үзе бит кышсыз төзелештә эш бетми диде, ә телефонын бәлки югалткандыр, борчылып ятмагыз үзем эш беткәч кайтам диде бит.
— Шулай да бит, барыбер хәбәр биреп була бит инде.
— Әни үзең үк Зөбәйдә апаны да сүгә идең, айга бер шалтырата алмыйсыңмы дип. Абыйның да вакыты юктыр.
— Тик шулай да мин барып кайтырга булдым әле, теге юлы Сергей абыең аша күчтәнәчләр җибәргәч абыең бик шатланган иде, бик күп рәхмәтләр әйткән иде.
— Соң әни әле ике атна гына үтте бит, Сергей абый аны эзләп тапкан, күчтәнәчен биргән, җитмәсә үзең гел шулай ике атна саен әйбер җибәрергә ияләштең дә иде. Аннары ул хәбәр бирми дисең, ә ике атна элек Сергей абый хәбәрен алып кайтмадымы?
--Әйе, шулай да бит, никтер эчем поша улым.
— Соң тагын ике көннән Сергей абый тагын кызы янына бара, аның белән барырсың. Җитмәсә гел баш авырта диеп торасың. Әни син нигә гел хастаханәгә барырга баш тартасың? Әни ә мин Казанга бармаска булдым, синең үзеңне генә калдырып китәсем килми.
— Соң әтиең кайткалап йөри бит, нинди булса да әтиең бит улым.
— Әни мин үстеп инде, синең авыру икәнеңне дә беләм, тик аңлый алмыйм, синең яшисең килми ахыры, нигә, әйт нигә дәваланудан баш тартасың? Сиңа инвалид кәгазе дә бирделәр, нигә эшләп йөрергә?
— Әй улым, әйтүе генә җиңел шул, сез, сез дип торышам мин.
— Ә үлеп китсәң, әйт, үлеп китсәң безне кем карый? Болай хоть өмет бар син безнең белән озагырак яшәрсең дип.
— Беләсең бит улым, нишли алам соң?
— Әни син.....
Рөстәм сүзен әйтеп бетермәде өй телефоны шалтырап аның сүзен бүлде. Зәйтүнә телефонны алып бераз тыңлап торды да:
— Әйе мин, ә нәрсә булды?
Телефонның теге ягыннан нәрсә әйткәннәрдер, Зәйтүнәнең кулыннан телефоны төшеп китте. Рөстәм ирексездән әнисе янына килеп басты да:
— Нәрсә, нәрсә диделәр сиңа?
Ләкин әнисе авыз ачып сүз әйтер дәрәҗәдә түгел иде . Рөстәм идәннән телефонны алып:
— Алё, сез әнигә нәрсә әйттегез?
— Ә син кем?
— Ничек инде кем? Әни дигәч улы буламдыр инде, нинди сорау бирәсез? Мин аның улы Рөстәм.
Телефонның теге ягында тынлык урнашты.
Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: