Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
4 Февраля 2023, 12:00

Табылдык кыз

Шомыртлар да чәчәккә бөреләнгән икән... Башы әйләнеп киткәнен дә, шунда егылганын да сизмәде ул... Күзен ачса, ак палатада ятканын гына хәтерли. 25 ел элек тә шулай түшәмгә карап яткан иде ул.– Балаңны имезергә алып кердем, кичә дә хәлең булмады? Кәефең ничек? Ашатасыңмы? – дип дәште аңа олырак кына шәфкать туташы.

Табылдык кыз
Табылдык кыз

Шомыртлар да чәчәккә бөреләнгән икән... Башы әйләнеп киткәнен дә, шунда егылганын да сизмәде ул... Күзен ачса, ак палатада ятканын гына хәтерли. 25 ел элек тә шулай түшәмгә карап яткан иде ул.
– Балаңны имезергә алып кердем, кичә дә хәлең булмады? Кәефең ничек? Ашатасыңмы? – дип дәште аңа олырак кына шәфкать туташы.
– Юк, ашатмыйм. Алып чыкмыйм мин аны
– Кит, 40тан узган карт башың белән ни уйладың? Кыз бала бит, аннан да якының булмаячак
– Ирем өйгә кертми, бу аныкы түгел!
– Булмаса, кеше чит кеше баласын да үзенә ала. Кызың юк бит, монысы кыз бала, ул бигрәк тәмле була, – диде шәфкать туташы Фагыйләне йомшартырга теләп әллә никадәр янында басып торды. Хатын селкенмәде дә. Аптыраганнан кире чыгып китәргә мәҗбүр булды. Тамагы ачкан баланың ачыргаланып кычкыруы алар ераклашканчы ишетелеп торды.
Фагыйлә одеялын колагына каплады. Беркемне ишетәсе дә, күрәсе дә килми иде аның. Ире Илнур Себергә эшкә китте. Баштарак вахта белән йөрергә тиешле ирнең ике елга килешү төзеп китеп баруы мәгълүм булды. Фагыйлә моңа аптырап калса да дәшмәде. Кулында 3 яшьлек Данилы булганда вакытның узганы сизелмәде дә. Илнурның ай саен акчасы килеп торды. Хатын бер өлешен җыеп барды, бер өлешен кассага салды. Бер акчасын улына гына тотты. Әле Илнуры үзе дә запас акча җыйганын язды. Яшь балалы хатынның акчага интекмичә ут уйнатып яшәвенә эшләре пошучылар да күп булды. Дус кызлары булып йөрүчеләр аның янына әллә нинди ирләр алып килә башлады.
– Ташлады бит инде сине Илнур күптән. Акча җибәрә дисең, нишлисең ул акча белән. Матур киенәсеңме-бизәнәсеңме? Көн саен ирең җибәргән үкчәле түфлиләр белән фермага йөрисеңме? – дип мыскыллауга түзәрлеге калмады аның. Өстәвенә каенанасы җанына тиде. Бер дә юкка улы Данилны рәнҗетте. Эше булганга һәм Илнурдан хатлар килеп торганга гына түзде хатын.
Көн артыннан көн үтте. Илнур киткәнгә ике ел узып бара иде. Кайтырга исәбе дә юк ирнең. Акча эшләү аны шулкадәр мавыктырган иде. Ул алны да, ялны да онытты. Чит хатыннар кочагын татып карау теләге дә булмады ирнең. Акча җыйды да, акча җыйды. Кассага да җыйды. Хатынына да, әнкәсенә салды. Акча чире сагыну хисләрен дә басты, ахырсы. Киткәненә өченче ел китте. Кайтуны тәмам онытты Илнур. Хатын да, бала да бик еракта калдылар кебек тоела башлады аңа.
– Элек 25 ел солдат хезмәтендә булганнарның хатыннары: “Үлмәсен дә, кайтмасын да килеп торсын акчасы”, – дип җырлаганнар әле, – дип сүз башлады беркөнне урман ягыннан кайтып килгәндә бер әбекәй. – Кара аны, иреңне югалтасың килмәсә, өеңдә генә утыр.
Шаккатырды әле бу таныш булмаган хатын. Нәрсә әйтергә теләве булды икән?!
Фагыйләнең ике елдан сабыры сынды. Каен себеркесе җыярга урманга чыгып киткән җирдән берәүне очратты да, дөньясын онытты. Себерке сабы да, себеркеләр дә күп булды ул елны. Эчендәге авыртуга чыдый алмыйча уянгач кына, хәлләрнең нидә икәнен чамалады ул. Башыннан сыпырып яулыгын салып атты. “Узганмын, балага узганмын икән”, – дигән уйлардан кычкырып елап җибәрде. Аның тиктомалга акырып елавыннан түрдән каенанасы белән улы йөгереп чыкты.
– Басудагы чөгендерләрне эшкәртеп кайт, күрше Сәвияләр кичә үк бетергәннәр. Бакчада бәрәңгене тагы бер кат агуларга кирәк. Себерке җыйгач, җәй бетте дип уйладыңмы әллә? – Һаҗәр каенананың тавышы да, үзе дә зәһәр иде. Фагыйлә яртысын ишетте, яртысын юк. Болдырга чыгып утырды. Янәшәсенә юаш кына Данилы килеп чүмәште. Улының аркасыннан сөеп, алдына алды. Күзләреннән тынсыз гына яшьләр тәгәрәде...
Кич җитүгә шыпырт кына бер кат киемнәрен җыйнады, булган кадәре документларын алды, улының киемнәрен аерым чемоданга тутырды да карават астына яшереп куйды.
Иртәнге таң нурлары белән хатын юлга чыкты. Исәбе – иске генә булса да әнкәсенең йортына, әнкәсе янына кайту иде. Башка районга кузгалу, юлга чыгуның әче таңнан әллә ни кыенлыгы булмады. Йөк машинасына утыруга ук, җылы кабинада икәүләшеп йокыга талдылар. Хатын шул арада саташып, төшендә әллә ниләр күреп бетерде. Кара болытларны әнисе куып тора, имеш. Шул болытлар арасыннан Фагыйлә килеп чыкты. Әнисе аларның кайтасын да белеп көтеп торган, имеш.
Әни, нинди вакытта да әни булып кала шул. 40тан узган кызының кире туган йортына бөтенләйгә кайтуын бик сөенеп кабул итте ул. “Ире кайтканчы булса да үзем янында торып торыр”, – дип уйлады шунда ана. Тик кызына гына аны-моны сиздермәде.
– Сагынган идем, үземдә калырсың. Күпме каенанаңа хезмәт итәргә була. Кара ул күзләреңә, кара кыяфәтеңә, 60 яшьлек карчыкларга охшап калгансың!
– И, әни, шундый ардым, шундый сагындым үзеңне, – диде еламсырап Фагыйлә әнисен кочагына кереп эреп бетте. Дөрестән дә Илнурын озатканнан бирле әнисен күргәне дә юк иде шул. Ирдән башка әни йортына кайту да тыелган иде хатынга.
Фагыйләнең ардым диюе булды, әнкәй-карчык чоланда урын җәеп йокларга яткырды үзен. Ә оныгын күрү сөенеченнән әби кеше Данил белән рәхәтләнеп уйнады. Йокларга да үзе белән яткырды. Фагыйлә исә тәүлектән артык уянмыйча йоклады.
Күзләрен ачкач та шактый уйланып ятты әле. Чоландагы тәмле хуш исле үлән бәйләмнәре зиһенен җыярга комачаулады. Изрәп йоклаудан башкайлары бушап калган иде. Шулай да хатын әнисенә дөресен сөйләп бирергә ниятләде. Беркайчан да ялганлап яшәмәде. Әнисе каршында да, каенанасы алдында да моңарчы гаепсез иде. Соңгы айлардагы хәлләр генә туры сукмактан чыгарды үзен. Күрәчәге булгандыр.
– Әнкәй, бер авыр хәбәр белән кайттым мин. Бүлдермичә тыңла. Илнур исән-сау, дип беләм. Акчаны да күп салды ул безгә. Ике ел үтте, кайтмады. Кайтам дип тә әйтми. Мин ялгыштым, минем балам булачак...
– Булсын, үстерербез, кызым. Борчылма. Бу йортта калырсың. Мин дә мәңгелек түгел. Нигезне карарсың...
Фагыйлә әнисенең сүзләреннән уйланып калды. Каршы килер, ачуланыр дип курыккан иде. Әнисе исә берни булмагандай җиңел генә үткәрде дә җибәрде аның яңалыгын. Фагыйлә исә киресенчә борчыла башлады. Бала тапсам, Илнур кайтса – нишләрмен дигән уйлары күңеленә тыңгылык бирмәде. Айлар үтте, көннән-көн җаны талкынды аның. Авылда эшкә керде. Кышкы киемнән артык беленмәде корсагы хатынның. Авылда да бу хәлләрне белүче кеше булмады диярлек.
Бала табарына бер айлап вакыт калгач, Фагыйләгә хат килеп төште. Илнурның язга бөтенләйгә кайту хәбәре килгән иде. Ир аның кире авылына киткәнен белүен дә, кайту белән алырга киләчәген дә хәбәр иткән иде.
Тик Илнурны көтә-көтә дә берничә атна вакыт үтеп китте.
– Үстергән булыр идек әле. Кырыкта бала калдырып чыкмыйлар инде, ныклап уйладыңмы, Фагыйлә? Үкенмәссеңме? Барып алмыйсыңмы?
– Әни, бала минеке түгел инде. Күңелем сизә – аны алдылар. Шул ук көнне алдылар. Алырга ук килгән иделәр...
Фагыйлә әнисе янында еламаска тырышып су буендагы таллар арасына төшеп утырды. “Артка юл юк инде. Башта ук бер ныклы карарга килергә кирәк иде. Калдырдың – оныт инде”, – дип соңгы күз яшьләрен сөртте хатын.
Илнуры кайткан көннән дөньясын онытты Фагыйлә һәм берни булмагандай иренә утырып кайтып та китте. Ир барлык акчасын җыйнаштырып яңа “Москвич” машинасы алган иде. Тормыш та берни булмагандай дәвам итте. Фагыйлә ике елдан иренә үзе төсле үк тагын бер малай алып кайтты. Каенананың кактырып-суктырып яшәүләренең дә азагы булды. Илнур беркемне дә тыңламыйча районда йорт сатып алып, гаиләсен шунда күчерде.
– Әни, аптырама, ерак түгел, кайтып йөрербез. Бездә бит ике малай, авылдагы йорт берсенә булыр, – диде ире әнкәсенә.
Һаҗәр карчык әй кайнады, әй кайнады. Шулай да улыннан уза алмады. Зәһәрлеген ипигә май итеп ягып ашаса ашады, әмма беркемгә дә үпкәсен дә, зарын да чыгармады. Шуңа да тирә-яктагылар өчен көчле һәм куәтле булып кала бирде. Ишеттергән сүзләрнең һәммәсен колак яфрагына гына элде. Аңа бүгенгесе, үз тормышы кадерле иде. Тешен кысып булса да түзде. Бөтен гайбәт хәлләр улының бәхетеннән өстенрәк иде. Гомердә юкны, Илнуры Ялтага путевка алып бирде. Яше гомер тавыннан аска таба атласа да, ике дә уйламый ялга китеп барды. Ә яшьләр үзләренчә яшәде, беркем беркемгә комачауламады.
...Тик ашкынып эшләгән Илнур гына бар тормышын калдырып китеп барды. Йөрәк, диделәр. Алдан үзе дә сизде, ахры. Кичке якта Фагыйләгә сүз катты.
– Фагыйлә, утыр әле яныма, калдыр әле шул эшләреңне беразга. Тормыш булгач төрле хәлләр булыр.
– Кит әле, Илнур, теге дөньяга җыенган бабайлар шикелле сөйләшеп утырмачы!
– Шулай да, сөйләшик әле, Фагыйлә. Бу йортны мин сиңа яздырдым. Кайсы улыбызга каласын үзең хәл итәрсең. Ә авылдагы йортны әни үзе хәл итсен. Аның башка баласы юк. Үзе теләгән малайга үзе яздырыр. Ә әни белән конфликтка кермә. Үзе башласа да, дәвам итмә. Тормыш үз җаен үзе ала ул, – диде Илнур Фагыйләне кочаклап. – Их, яшисе иде әле, хатын!
Һаҗәр карчык та артык тырыш улының ашкынып яшәвен күреп куркып яшәде. Артык яхшы малай булып чыкты шул Илнуры. Беркемнең талашканын яратмады, тормышта вакчылланмады. Эшләде дә эшләде. Бернигә аны интектереп яшәтмәде. Авыр тормышта әтисез үсүнең кыенлыкларын булдырмаска тырышып яшәде шул улы. Әнисе аңа бик рәхмәтле иде.
Фагыйлә исә иренә аерып йорт алып биргәненә рәхмәтле булды. Хатын ире барында да, ирсез яши башлагач та бер көн эштән калмады. Тапкан-табынганы гаиләсенә кереп барды.
Өй телефонының шалтыравыннан сискәнеп китте Фагыйлә. Күптәннән тавышы ишетелмәгән икән.
– Нихәлләрегез бар? Бу ялларда барыгыз бергә җыйналып кайтыгыз әле. Әйтәсе сүзләрем бар иде, – дип Һаҗәр карчык шалтыратты. Фагыйләнең сөйләшик әле, әйтәсе сүзләрем бар дигән сүзләрдән аңы томаланыбрак китте. Әллә Илнур кебек китеп барырга җыенамы бу? Сиземләү көчлеме соң боларда...
– Данил, Замир, бу атнада берни планлаштырмагыз. Авылга әбиегез янына кайтабыз, әбиегез чакырды
– Бәлеш саламы әллә әби? Мин болай да авылга кайтасы идем, – диде ике көннең берсендә авылда ятучы кече улы Замир. – Менә Данил абыйга тырышырга туры киләчәк. Ул ялларга эш белешкән иде.
Кемдер эшен көйләде, Фагыйлә үзе дә сменасын күчереп кайтты. Төп йортка җыйнаулашып кайтып төштеләр.
– Сөйләшәсе сүз бар, балалар, юкка гына чакырмадым, сизгәнсездер. Замир улым сорагач, бәлеш тә салдым, – диде Һаҗәр каенана мөмкин кадәр яхшы булырга тырышып. – Безнең тормышта төрле хәлләр булды. Иң яманы – әтиегезнең иртә китүе булды. Тик ул безнең тормышны яхшырту өчен бик күп эшләп китте. Соңгы кайтуында: “Әни, төрле хәлләр булырга мөмкин. Үпкәләшеп яшәмик. Син үз йортыңны үзең теләгән оныгыңа калдыра аласың, Фагыйлә үз йортын үзе хәл итәр”, – диде. Шуннан уйланып калган идем, Илнур үзе көтмәгәндә китеп барды. Менә шул көн килеп җитте, ахырсы. Мин йортымны Замирга калдырам. Ул авылны күбрәк ярата. Теләсә кайсы вакытта кайтып яши ала. Минем башка балаларым юк. Үпкәләткән булсам, кичерегез инде мин явыз карчыкны.
Фагыйлә Һаҗәр карчыкның йөзен кабат-кабат искә төшереп утырды. Хәерлегә булсын инде бу сөйләшү. Замирга да әбисе янына кайту рәхәт әле. Фагыйләнең дә ул булганда күңеле тыныч иде.
Кеше гомере күз ачып йомганчы, диләр. Бу җир йөзендә яшәгәндә, кылган гамәлләреңне уйларга вакыт та калмый. Берни эшләмәс хәлгә калып, уйлана башлагач та, барысын искә төшерәсең. Һаҗәр карчык та авырып түшәккә яткач та, озак чирләде. Фагыйлә дә кайтып карады. Замир да авылдан кайтып кермәде. Данилга да чират җитте.
– Данил балам, әбиеңә ачуланма зинһар! Усал әби дип исеңдә калдырма, яме. Сиңа бүләккә шушы кул сәгатен ал! Әтиеңнең беренче акчасына үзенә бүләк итеп сәгать алган идем. Ул аны кире миңа бирде. Үзе дә нәкъ шундый ук сәгать алган булган икән, – диде ул Данилның көрәк кадәр кулларына үзенең зәгыйфь бармакларын сузып. – Гомерем буе мендәр астына куеп яттым. Сиңа булсын, улым! Сине кыз бала булырсың дип көткән идем. Ә сәгатьне ал, әтиеңнеке күптәннән ватылды инде. Бу командир сәгате эшли әле.
Фагыйлә ике өй арасында йөреп арса да, йөзенә берни чыгармады. Карчыкның теле булса да, элеккеге көч-куәте әкренләп кимеп бара иде. Хәле дә көне-көне белән авыраеп-авыраеп китә. Кыенмы-авырмы, мондый хәлдә авыруны барыбер карыйсың. Иреңнең әнисен түгел, бөтенләй чит-ят кешене дә тәрбияләп озатасың.
Берсендә Һаҗәр каенана көтмәгәндә Фагыйләнең кулыннан кысып тотып, күзенә текәлеп сорау бирде:
– Кызыңны кемгә калдырып кайттың?
Фагыйлә сискәнеп китсә дә, дәшмәде. Саташа бу карчык дияр иде. Дөресе шул. Гомер буе авызыннан бер сүз чыгармыйча яшәгәненә аптырап калды. Илнурның тынычлыгы өчен каенанасының телен тешләп яшәгәнен аңлап, башын аска иде.
– Эзләп тап дип әйтмим. Тик әнә комодның беренче тартмасындагы зәңгәр шкатулкадагы йөзекне аңа бирерсең. Нәселдән килгән борынгы алтын йөзек ул. Кызым булмады. Сиңа бирәсем килмәде. Ул баланың бер гөнаһы да юк. Очрашсагыз – бирерсең. Ал шуннан, – диде дә борылып ук ятты.
Фагыйлә йөзекне кулына алды. Кызы бит аның ике ятып бер тапкыр төшенә дә кермәде. Йөзенә дә карамады бит ул аның. Үзе дә моңарчы бала турында берни уйламады. Шуңа хатын икенче көнне йөзекне каенанасына кире бирергә уйлады.
– Әни, йөзекне ала алмыйм. Ул минем төшемә дә кергәне юк.
– Ал йөзекне! Минем төшемә керә ул! Бала синеке түгел инде! Ул сине үзе эзләп табачак әле, менә күрерсең. Менә мин әйткән иде диярсең. Минем туачак кызыма охшаган ул, – дип карчык саташа ук башлады. – Кызым, хәзер кайтам яныңа. Кызым, көтеп тор.
Шуннан Һаҗәр каенана бер атна да тормады, бу фани дөнья белән хушлашты. Соңгы саташуыннан ул телсез калган иде. Фагыйләне аптырашта калдырып, Һаҗәр каенана бар белгәнен үзе белән алып китте.
– Их, надан карчык. Ташлап качканнар үзеңне! Фагыйлә чыдый алмыйча качкан инде...
Үзенең яшьләрнең теңкәсен корытуын, улын да гел борчып торуын, Фәгыйләнең йөрәгенә җай чыккан саен тоз сибүен теләсә-теләмәсә дә исенә төшерде. Илнур киткәч, тагы да җене кузгалган иде карчыкның. Килен соңрак аның күзенә дә бик күренеп йөрмәскә тырышты инде. Улы Данил булмаса, бөтенләй качып утырыр иде әле. Их, күпкә түзгәнне, азга гына чыдамады килене. Илнур тиздән кайтачак, нәрсә дияр?! Хатыны белән улының юклыгын Һаҗәрдән күрәчәге көн кебек ачык иде.
Карчыкның башлары кайнады. Фәгыйләнең болай тәртәгә тибүен уйлап та карамаган иде. Соңгы вакытта хатынның иләсләнеп йөрүен дә сизми калмады калуын. Гайбәтчеләр дә нәрсәдер сөйләп маташтылар. Һаҗәр берсен дә тыңлап тормады. Аңа улының тормышы кадерле иде. Шуның хакына горур башын түбән ияргә дә әзер иде Һаҗәр карчык. Явыз кабыкка төренгән кыяфәтенең бары тик тышкы бер кабырчык булуын үзеннән башка беркем белми иде шул.
– Иргә әни түгел, хатын кирәк, – дип битәрләде үзен. – Ярар, ял итсен бераз әнкәсендә. Илнур кайтып ук җитмәсә, үзе барып алыр әле.

Рәсимә Галиева

 

 

Чыганак: ukytatarstan

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: