Все новости
Литература
22 Января 2023, 12:00

Рәхмәт сиңа, язмыш

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. Ахыры. Фаилнең күңелендә гүя, чәчәкләр атты. Мулланурның үзенә караганда да ул күбрәк сөенгәндер әле .Я,Мулланур ничек,торырлыкмы өй?диде ул балкып.Бәлки безнең бәхеттән Марат өен сатып киткәндер.Ничек ошамасын, кода? Бар кешегә биик зур рәхмәт.

Рәхмәт сиңа, язмыш
Рәхмәт сиңа, язмыш

Фаилнең күңелендә гүя, чәчәкләр атты. Мулланурның үзенә караганда да ул күбрәк сөенгәндер әле .
Я,Мулланур ничек,торырлыкмы өй?диде ул балкып.Бәлки безнең бәхеттән Марат өен сатып киткәндер.
Ничек ошамасын, кода? Бар кешегә биик зур рәхмәт.Менә бит, берәүнең бәхетеннән таш эри дип.Син әйтмешли,минем бәхеттән күршем Пермьгә күчкәндер дә инде.
Фаил күзләреннән нур нәчеп,өйгә тагын бер караш атты да,Мулланурга сабуллашырга дип, кулын сузды.Ярар, кода, килгән кешеләрне озак көттермик,диде ул,кул кысып.Син давай ял ит, ашап ал.Суыткычта ризыклар җитәрлек.Мин киттем.Тагын бер әйләнермен әле.
Рәис кеше китеп,ишек ябылуга,Мулланур кулларын юып,өйне бер әйләнеп чыкты да,диванга утырды.Сөенергә белмәде ул,көенергә.Әллә нигә күңелен ниндидер бушлык хисе биләп алды,йөрәге янды.
Нинди генә хан сарайлары булмасын,үз өең түгел икән инде ул.Түгеел...Мулланур әкрен генә торып,ян тәрәзә янына килеп басты.Ә анда аңа мескен генә булып, гомер иткән өе карап тора иде.Кайчандыр гөрләп торган ишек алдында янган такта кисәкләре ята, каерылып,бер якка ауган абзар ишеге.Шаулап чәчәк атып утырган тәрәзәләрдә кара бушлык...Үз кулларым белән әрәм иттем шул өемне,үз кулларым белән.
Кыска гына вакыт эчендә,бөтен бер гомере күз алдыннан узды Мулланурның.Нинди бәхетле гаилә иде бит алар.Ул вакытларда моның кадәр кайгы килер дип,кемнәр уйлаган.Язмыш,язмыш..Тагын ниләр язылган микән минем тормыш китабыма?Тагын ниләр күрәсем бар микән?Ии, Аллаһым,ярдәмеңнән,рәхмәтеңнән ташлама,тәңрем.
Мулланур,бер чәйләп алырга теләп,газ янына килеп баскан иде,кире уйлап,урамга чыкты.Аяклары үзеннән үзе гомер иткән нигезенә тартты аны.
Ни хәлләрең бар,газиз йорт җирем! диде ул,моңсу гына.Мине харап иттең дә,үзең китеп югалдың,дисеңме? Күрәәәм,җаным тәнем белән сизәм. Үпкәлисез миңа,үпкәлисез.
Мулланур,як ягына каранып алды да ,капка төбенә килеп басты,дөресрәге ,янгыннан исән калган капка баганалары төбенә.Урамда да бер кеше күренми,диде ул,аптырап.Күршеләрем кая киткәннәр тагын? Галиәхмәт абзый кая микән,аның урамнан кергәне дә юк иде бит.Ничә чыксам,Саниянең судан кайтышы иде.Вәт сезне,мине күрәсегез килмиме әллә соң?
Ә син миләшем!Кара әле,агачкаем,теге вакытта Хәдичә :Капка төбендә бөдрәләнеп бик матур миләш агачы үсеп утыра иде ул өйнең, дигән иде.Чынлап та, нинди матур икәнсең бит син,миләшкәем.Синеке кебек челтәр яфраклар кая бар тагын.Миләшем,миләшкәем! Мулланур,кытыршы куллары белән, миләш агачын сыпырды.Әллә кайту сөенеченнән,әллә килгән кайгылардан күзләрен яшь элпәсе каплады аның.
Уттай яна миләш тәлгәшләре,
Яфраклары сихри моң өсти.
Гомер көзләрендә мине монда,
Беркем хәзер зарыгып көтми.
Әйе,миләшем,диде ул,күзләрен сөртеп.Синнән башка монда мине беркем көтми .Хатыным да юк,улларым да..Кызым да еракта.
...Әй, Мулланур олан,син шту ли? Тәрәздән бер карыйм,ике..Туктале мин әйтәм, күршем бит бу.
Мулланурны уйларыннан күршесе Галиәхмәт абзый бүлдерде.
Әәәй,менә терә балам.Сагынып беттек бит үзеңне.
Галиәхмәт абзый,минут әчендә галушларын лаштыр лоштыр өстерәп, күршесе янына килеп басты.
Я,Мулланур,бер күрешик әле күршем.Синнән башка авылыбыз ятимләнеп калгандай булды бит,малай.
Мулланур үзе дә бик сагынган иде шул күршеләрен.Бу очрашуларны да минутлап көтте бит ул.Менә хәзер дә ,ул тиз генә Гали абзый белән күрешеп алды да,бабайны кочаклап ук алды.
Сәләм,Галиәхмәт абзый,сәләм җаным.Сөенечтән сүзләрен әйтә алмыйча тотлыкты Мулланур.Галиәхмәт абзыйның аркасыннан сөйде,сабый бала сыман битләрен сыпырды.
Сагындым, күршеләрем,бик сагындым,диде ул ярсып.Белсәң иде син,Галиәхмәт абзыйй!Белсәң иде син минем хәлләрне.Ничә айлар канатсыз кош сыман,бәргәләндем.Ничә айлар сезне уйлап,йокламыйча таңнар аттырдым бит мин...
Дөнья күргән ике ир кочаклашып,тын гына калтырандылар.Икесенең дә тамакларында каты төер,күзләрендә яшь иде.
Я,күрше,булды егет,булды,дип, иң беренче булып Галиәхмәт абзый үзен кулга алды.Димәк балакай,менә шулай язылган инде,диде ул,пөхтә итеп киселгән кечкенә генә сакалын сыпыргалап.Ә күрәсен күрмиии кая кереп булмый?.дәлше үзең беләсең күрше.Алга таба барсы да яхшы булсын да,сынмыйча,сыгылмыйча бирелгән гомерләрне яшәп бетерик.Бер дә авырлыклар килмәсә,Мулланур,дөньяның кадерен белмәбез бит,агайне.
Әйе,Галиәхмәт абзый,шулай.Дөрес әйтәсең.Без күрәсен кеше күрми.Менә бит,Фаил белән авылдашлар җыелып,миңа нинди өй алып куйганнар.Әә?Рәхмәт яугырлары.Кода ташламады инде,Гали абзый.Аллага шөкер.Ул булмаса,нишләгән булыр идем,уйларга да куркам.Инде улым исән сау кайтып,никахларын уздырсак,җаным бераз тынычланыр иде.
Илшатның хәбәре бармы соң,күрше?Үзеңнән сорарга да әллә ничек кенә шунда.Кыен,дип әйтимме.Теге Хәләпич бай,ялган шаһитләр яллаган,дип тә сөйләшәләр.Шулайдыр,акча хәл итә инде малай.Байлар заманы китте хәзер.
Фаил шулай дигән иде,әйе күрше.Ну теге свидетель малай,үз гаебен милициягә барып сөйләгән бугай . Илшатым кайтса,булыр иде әле Аллах бирса.
Кайтыр,кайтыр .Иң мөһиме исән-сау,Мулланур.Бер гаепсезгә шундый акыллы малайны биш елга тыгып куйдылар,имансызлар.Биш ел бит ул.Дөреслек кая монда,я әйт әле син?
Бер дә гаепсез дип тә булмыйдыр инде,Галиәхмәт абзый.Шул пычакны кулга алуга,арыш эченә генә ыргытасы булган да,югыйсә.Кулына тоткан бит.Әллә мондый хәл дә булмас иде.
Алай димә,балам.Әле дә ярый,исерек баштан Илшатка китереп кадамаган,диген син.Илшат өлгер булып,пәкесен эләктерергә җитешкән.Хәлләр булыр иде.
Әйе,үзем дә шуны уйлап,куркып уянган чаклар күп булды,Гали абзый.Кайтыр Аллах теләсә,озакламас.Башы исән булсын.
Шулай байтак сөйләшеп торгач,капкадан Гәлиәхмәт абыйның җәмагате Наилә апа да башын тыкты.
Нихәлләрең бар,Мулланур? диде ул көр тавышы белән.Синең Әхмәт,сүзеңнең бетәсе юк.Туктыймы,юкмы,дип күпме йөрдем.Юк, тәки авызың быкылдый.Аш пешкән,күршене алып кер дип,ярты сәг.элек әйттем бит үзеңә.Наилә апа,елмаеп ирләргә кул болгады.Әйдәгез,әйдә,Мулланур энем,чәйләп алыйк.Өйгә керегез.Әхмәт дим,үрдәк нәрсәсе ашаган нәрсә.
Галиәхмәт абый хатынына,авыз эченнән генә:Син үзең ашаган нәрсә,дип көлде дә,Мулланурның җиңеннән үзенә тартты.Әйдә,күрше,диде ул елмаеп.Моны җиңеп булмый,үзең беләсең.
Әйдәле,Галиәхмәт абзый,чәй булса да әчеп,алыйк алайса.Мулланур көлеп басып торган Наилә апага кул болгады.Керәбез,апай.Үзем генә булганда тамактан ризык та үтми бит ул.
Алар җыелып кергәндә,түр башында самовар гөҗли,өстәлдә ымсындырып майланган кыстыбыйлар утыра иде.
Тәки самоварны ташламагансың,Наилә апа,дип,читенсенеп кенә өстәл кырына килеп утырды Мулланур.Хәзер күбебездә электр чәйнеге дә,әнә шул газныкы бит.
Менә шул самовар чәенә өйрәнгән инде без,күрше,дип чынаякларга тотынды Наилә апа.Әйдәгез,әйдә.Әнә кулларыгызны гына чайкап алыгыз да,утырыйк.Как раз кыстыбый да пешергән идем,аш та пешкән.Әйдәгез.Син,балам,бөтенләйгәдер бит инде,Мулланур.Синнән башка,безнең бу оч бөтенләй ятимләнеп калдык.Ни Илшат юк,ни син.Илсөярне дә ай күрде,кояш алды дигәндәй.Гомерләр диген,ә?
Наилә апа,шулай сөйләшә-сөйләшә чәен ясады,ипи тозын утыртты.Каз шулпасы пешергән идем,дип,ашын бүлде.
Син хатын,миңа әйткән буласың,үзең сөйләшергә миннән дә уздырасың.Ярар,әйдә,әз генә туктап тор инде.Галиәхмәт абзый,елмаеп Мулланурга күз кысты да,ашарга үзе кыстый башлады.
Әйдәле Мулланур,менә кыстыбыен да аша.Ну малай,ни генә димәсеннәр,Илсөярнеке кебек пешерүче юк инде,җаным.Аның ризыклары бигрәк авызда мәмердәп тора иде.Кызганыч,бик иртә китте.
Әйе,Гали абзый,иртә,бик иртә китте Илсөярем.Шул малайлар кайгысы алып китте бугай инде аны.Бигрәкләр дә күп бирделәр бит,биш ел.
Ярар,Мулланур күрше,ул хәтле бирешмәгез әле.Галиянең бәхете булды Аллахка шөкер.Илшатыбыз да кайтып җитәр,бирган булса.Тормыш шулай үз җаен ала инде ул.Алды арты хәерле булсын.
Наилә апа,кыстый кыстый,үзе дә әңгәмәгә кушылды.Менә бит, син дә өйле булдың.Җитмәсә бер нигездә диярлек әле.Баш исән булсын,балалар.Саулык булсын,калганы була аның.Әле Мулланур,авылда бер яңалык бар бит.Авыл халкы шуңа бер шау гөр килеп алды.

Яңалык? Ул бу булмагандыр бит,Наилә апа? Куркытма әле.
Ну,хатыын!кешене аптыратырга сиңа бир инде.Гали абзый,хатынына бармак янаган булды да,сүзен дәвам итте.
Бернинди яңалык түгел,Мулланур.Көндәлек тормыш инде ул.Минем әти ягыннан туганым,Камышлыдан өй алды.Наилә апаң шуны тартып сузып маташа әнә.Әйтсәң, әйт инде аны.
.Әй лә,Гали абзый,Хәдичәме әллә?Камышлыдан өй алам,дигән иде шул.
Әйе,әйе,Хәдичә.Синең белән юллар кисешкәнен сөйләгән иде.Ул баланың да,дип,тамак кырып куйды Галиәхмәт абзый.Гүпчим бәхете булмады,мин әйтәм.Яшьли ире үлеп китте.Скорые белән ашыкканда Камазга килеп кергән ие.Итәк астына гына тыгып үстергән малае,карта уйнап,анасының бөтен малын сатып бетерде менә.
Айдар мени? Миңа сөйләргә теләмәгән иде,димәәк..
Оялгандыр инде,Мулланур.Күпме әйттем, югыйсә.Бозазың баланы, Хәдичә.Болай итеп бала тәрбияләмиләр дип.Ул хәтле бала иркәлиләр мени? Юук,янәсе әтисез үсә.Башка әтилеләр янында кимсенмәсен,имеш.Кимсенмәде менә.Ничә ел анасына җитья бирми,ә,Наилә?
Наилә апа да,кулын гына селтәде.Монда килеп,анасын интектереп йөрмәсен диген инде,диде ул,өстәлдәге ипи валчыкларын сыпырып.Белмим, бер акылга керерме,шул кәрт дип,башын бетерләрме.Ул кәрт дигән әҗәтне бик хәтәр диләр шул.
Акчасы беткәч,туктар әле.Кара әле,Гали абзый,дип күршесенә карады Мулланур.Кем өен алды соң,Хәдичәне әйтәм.Маннурга кан биреп,әҗәлдән ул алып калган икән бит.Мин дә бурычлы инде аның алдында.Аллах сакласын,әле Маннур исән калып ,улыма 5 ел бирделәр,шунда үлеп китсә,ниләр булыр иде.
Әйе,шулайрак булган икән шул.Дөнья түгәрәк дип.Ә,Мулланур?Ничек итеп япь яшь башы белән картлар йортына килеп кергән диген син аны,җүләр баш.Фатирсыз калгач курыккандыр инде,олан..Нәкь менә шунда синең очравыңны әйт тагын.
Әйе,бер яхшы машина алып килгән иде аны.Күршеләре диде,ул.
Күршеләре пычагым.Ачудан, Галиәхмәт абзыйның бит мускуллары тартышып куйды.Әнә шул бандитка анасының өен сатып түләгән бит инде,диде ул,ачуын йотып.Әле ярый тегесе,Хәдичәгә бер кечкенә өй алырлык акча биреп калдырган.Кая барыр иде.Дөрес,бездә торам дисә,кумас идек лә.
Әлбәттә,диде Наилә апа.Өй зур,торыр идек.Ул ышпана дигәне миһербанлырак бәндә булып чыккан,берәү булса уйлап торыр иде,бар.
Тукта әле,Гали абзый,тукта әле.Мин дә Маннурны коткарганын белгәч,акча өстим, дигән идем.Ул Маннурның әтисе бирде,акчам җитәргә тиеш,диде бит.
Әйе, Хәләпич биргән үзе.Рәхмәт.Ну бер өйлек түгел инде.
Галиәхмәт абзый,серле генә күршесенә карап куйды.
Алай болай очрашсагыз,монда сөйләшкәннәр монда калсын, яме Мулланур,диде ул.Хәдичәгә болай да бик авыр.Кемнең үз баласын хурлыйсы килсен инде.Шуңа сиңа да дөресен үк сөйләмәгәндер.
Шулайдыр,аңлыйм Гали абзый.Кем өен алды соң,Шәрипләрнекен түгелдер бит.Алай дисәң,ул бик беткән инде.
Нииик,Раузалар өен алды бит.Синең бакча башындагы,теге "куян"Харисләренең өен.
Шулай мени? Ә, Рауза апа кая? Әле йөгереп йөри иде бит.
Раузаның куян кебек йөгерә торгач аяклары бетте,диде, уены чыны белән Наилә апа.Кызы Чистай ягында тора иде бит,ул кайтып алып китте.Кышны шунда чыкты инде.Күршесе Гөлчирәгә алучы булса,өйне сатарсың,дип ачкычын калдырган булганнар.
Алай икән.Гөлчирә белән больницада яттык,ул сатлык өйләр бар,дип әйтте,дигән иде шул Хәдичә.Ярар,бигрәк әйбәт булган.Өе болай начар түгел бит.
Юк,нинди начар булсын,түлке менә..Наилә апа тәлинкәләрне табакка юарга салып,сүзгә кушылды.
Хәзер, бер киресен әйтә инде,дип елмаеп Мулланурга күз кысты,Гали абзый.Нәрсә түлке,Наилә җаным? Бик матур җирдә утыра,капка төбеннән үк чишмә челтерәп ага, дисеңме?
Әйе,Гали, әйе шулай дим.Бик матур җирдә путҗымнары.Менә шул матурлыкны сагынып елап ятмас микән,дим.,Раузаны әйтәм.
Ии,Наилә апай,Наилә апай..Ничек сагынмыйсың ди инде.Мин дә сагыну сагышыннан саргаеп беттем.Киләсе җәйләрне сәгатьләп түгел,минутлап көттем,минутлап.Рауза апага да рәхәт булмагандыр,гомер иткән йортын ташлап китәргә.Җитмәсә,кайтам дисә,өен саткан.Ашыкмадылар микән?
Ярар,чит кешедә тормый бит, үз кызында.Җитмәсә кызының ире ташлап чыгып киткән,кызлары Казанда укый ди.Икесе яшәп ятарлар инде шунда.
Бу өй Хәдичәгә бик әйбәт булган,алайса.Кысан фатирда ятканчы,чишмә тавышын ,кошлар сайравын тыңлап яшәр.
Мулланур,рәхмәтен әйтеп,чыгарга кузгалды.Рәхмәт Наилә апа сыеңа,диде ул, тынычланып.Инде үзегез керегез.Алга таба хәвеф хәтәрләрдән Аллах сакласын.
Шулай итеп,Мулланур яңа өйдә, ялгыз тормышын башлап җибәрде.Чынлап торып,үз итеп бетермәсә дә,кагасын какты,кисәсен кисте.Иркен,кирпеч өйдә яшәсә дә,үзен ничектер монда кунак кына итеп тойды ул.Әллә шуңа,үз путҗымында күбрәк кайнашты.Тизрәк өй торгызып,шунда күчү өмете белән янды көйде.
Тиздән авыл ирләре җыелып,өмә ясадылар.Машина машина янгын калдыгын чүплеккә ташып,бар җирне тәртипкә дә китереп куйдылар.
Уйламаганда,Хәдичә дә себерке күтәреп менеп,Мулланурны аптырашта калдырды.Үзем һич айнып җитмим әле,Хәдичә,ярый үзең менгәнсең,бик зур рәхмәт диде ул,якын кешесен күргәндәй.Синең өй алганны Гали абзыйлар әйткәннәр иде.
Әйе,Мулланур,алдым.Бик матур җирдә өем,Аллахка шөкер.Син картлар йортыннан куып чыгармасаң,белмим ниләр булган булыр иде,рәхмәт сиңа.Хәдичә ирләр артыннан бар җирне себереп,мастерскоен җыештырып ялт итте.Чишмәгә төшкәндә кергәлә,диде ул саубуллашып.Чит кешеләр түгел бит.
Мулланур,ярар Хәдичә,ярар,рәхмәт,дип калса да, ялгыз хатын янына керергә үзендә ничектер көч тапмадымы,исәнләшеп,хәл белеп китүдән узмады.Дөрес,берничә тапкыр шунда таба аяк та атлаган иде,ләкин әкияттәге сыман,хатынының назлап кына,әтисее,дигәнен ишетеп,тизрәк кире борылды.Әллә,тагын саташам инде,дип уйлап як ягына каранды ул.Үз йөрәгем әйтәме соң?Әллә инде Ходаем Илсөяр риза булып ятмыймы?
Шул хәлләрдән соң,Мулланур Хәдичә турында уйламаска тырышты.Баш аягы белән әшкә чумды.Сабантуйлар гөрләп узуга,бригада яллап өйгә фундамент казып куйдылар.Комын,ташын ташытты.Кирпеч,такталар артыннан йөреп тә,байтак вакыт узды.
Эш белән Илсөяренең елы җиткәнен дә сизмичә калды Мулланур.
Нәрсәләр пешерергә инде,ничек әзерләргә дип уйланып йөргәндә,тагын Хәдичә ярдәмгә килде бит,рәхмәт яугыры.Күршесе Сания белән икәүләп,өстәл дә кордылар,бәлешен дә пешерделәр.Яңа танышының булганлыгына Мулланур гына түгел,күрше күлән дә шаккатты.
Шул көннән башлап, Мулланур үзе дә сизмичә,күңеле белән Хәдичәгә тартылды.Бу булган хатынга башка күз белән карый башлады.Ялгыз да бик авыр,мондый хатынга ия тиз табылыр,аштан соң сөйләшеп карыйм әле,дип уйлап,Хәдичәне күзәтте Мулланур.Тегесе дә ирнең җылы карашын тоеп,елмайды.Ләкин бу көнне иркенләп сөйләшергә җай чыкмады аларга.Инде аш ахырына якынлашып,кунаклар чәйләп утырганда,капка төбенә килеп туктаган машина тавышы ишетелде.
Кызыксынып,тәрәзәдән караган Наилә апа бермәлгә катып калды.Илшат,диде ул чак көчкә.Илшат кайткан түгелме соң?
Мизгел эчендә,Мулланур абый белән улы кочаклашып,сулкылдыйлар иде инде.Менә улым,син киткәч,безнең белән ниләр булды,диде Мулланур.Әниең дә...
Беләм әти,барсын да беләм,диде Илшат,нигезләренә карап.Фаил абый сөйләде.Күп авырлыкларны җиңеп чыктык,яшәргә кирәк,тырышырга.
Әйе,улым,яшибез Аллах.бирса.Ну менә рәхмәтнең олысы Фаилгә.Ул булмаса,белмим ниләр булыр иде.Син киткәч яклаучым ,һәр яклап ярдәм итүче кешем-ул булды.
Я,кода,я,арттырасың дип,Фаил дә Илшат белән Мулланурны кочаклап алды.Кызым малаен яраткач,әтисен дә яратасы инде.Башкача булуы мөмкин түгел.
.... Менә шул көннән Мулланурның күк капусы ачылды да инде.Көзгә гөрләтеп туй ясап,Илшатны өйләндерде.Ике ел була дигәндә,сөенә-сөенә үз нигезенә күченде.Ә яшьләр,әтиләренең ризалыгы белән шул өйдә калып, үз ояларын кордылар.Бәхет өстенә бәхет өстәп,яңа туган сабый тавышы тирә юньгә нур чәчте.
Ләкин үзе генә һаман ялгыз кала бирде Мулланур.Күршеләре,улы Илшат та,әти Хәдичә апага өйлән,икегез дә ялгыз дисәләр дә,нигәдер тәвәкәллеге җитмәде.
Бәлки әле шулай,икеләнеп йөргән дә булыр иде.Ап-ак кышта кар көрәргә чыккан Галиәхмәт абзый яңалыгын сөйләп куркуга салды аны.Рауза өенә кайта икән бит,күрше.Өен сагынадыр инде дигән идең.Тәки түзмәгән.
Рауза апа?!Өенә? Хәдичә белән торырлар мени?
Юк ла,дип көлеп җибәрде Галиәхмәт ага.Теге ышпана малае юньгә килгән бит,Хәдичәнең.Ничек иткәндер,белмим.Әнисенә фатир алган.Менә ял көне кайтып ала,Аллах бирса.
Мулланурны әйтерсең ток сукты.Әйтерсең ,очып барган канатын каердылар.
Юк,Галиәхмәт абзый,юк,диде ул,нәрсә әйткәнен дә аңламыйча.Мин аны җибәрмим.Ялгызлык үзәкләргә үтте күрше.
Шулай дип,Мулланур,көрәген куярга да онытып,Хәдичәләргә таба ашыкты.Җебегән,моңа кадәр нәрсә көтеп йөрдем соң мин?диде ул,ашыгудан мыш мыш килеп. Күптән кирәк иде бит.Хәдичә,мине ташлап китә күрмә..Хәдичә...
Озак та үтми,алар өстәл түрендә серләшеп утыралар иде инде.
Ә урамда бәхет теләп тәңкә-тәңкә карлар ява.Шул ак карларга уралып җил егетләре узыша.
Язмыш,күп сынады мине,җаным!Ә мин бирешмәдем, Аллага шөкер,дип йомшак кына булачак хатынының кулын тотты Мулланур.Минем белән бергә булырга ризалык бирүеңә рәхмәт,Хәдичә.Шушы бәхетем өчен,Рәхмәт сиңа,язмыш!

Тәмам.

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: