Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
15 Января 2023, 12:00

Рәхмәт сиңа, язмыш

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 5-6 бүлекләр. Гүзәлнең әти әниләре кызлары өчен бигрәк тә сөенделәр. Элек йөргән егете Маннур нәселле байлар гаиләсеннән булса да, аны бөтенләй яратмаганнар иде. Чөнки егетнең бик тәкәббәр, яклы,үз үзен генә яратуын тиз аңлап өлгерде алар. Ә менә, Илшат Маннурның капма-каршысы иде. Эш сөючән, акыллы, Гүзәл өчен дә ут йотып тора.

Рәхмәт сиңа, язмыш
Рәхмәт сиңа, язмыш

Гүзәлнең әти әниләре кызлары өчен бигрәк тә сөенделәр. Элек йөргән егете Маннур нәселле байлар гаиләсеннән булса да, аны бөтенләй яратмаганнар иде. Чөнки егетнең бик тәкәббәр, яклы,үз үзен генә яратуын тиз аңлап өлгерде алар.Ә менә, Илшат Маннурның капма-каршысы иде. Эш сөючән, акыллы, Гүзәл өчен дә ут йотып тора. Мондый егеткә кызыңны курыкмыйча тапшырырга була да инде. Шуңа күрә алар да дулкынланып сабан туйларын көттеләр.
Бәхетле көннәрне тизрәк якынайтырга теләгәндәй, вакыт сәгатьләре алга йөгерде. Әкренләп чәчү эшләре төгәлләнү ягына якынлашып,басуларда трактор гөрелделәре көннән көн сирәгәйде.
Сабан туйга ике-өч атна тирәсе кала дигәндә,Мулланур белән Илсөяр булачак кодаларының ишеген шакыдылар.Нинди күңелле дә, дулкынлы да икән бу кыз сорау мизгелләре.Каушап та беттеләр, көлделәр, сөйләштеләр дә.Озын сүзнең кыскасы, улларына кыз ярәшеп куйдылар.Киләсе атнага җомга никах туе ясарбыз, диде Мулланур абзый, инде батырая төшеп.Аннары кызыл туй Аллах бирса.Я,кода бир бишне.Шушы килешүне генә көткәндәй, ике арада ниндидер бер җылылык урнашты. Сиздермичә генә туганлык күпере салынды.Кунаклар рәхәтләнеп дөнья хәлләрен сөйләштеләр,тәм томнардан авыз итеп,чәйләп алдылар.
Шул ук көнне туйга кунаклар чакырылды,ерактарак торучы туганнарга чакыру открыткалары очты.Кыскасы,булачак кода кодагыйлар күңелле мәшакатьләргә чумдылар.
Инде менә берничә көннән Аллах бирса,Галия дә кайтып җитәр. Мулланурныкылар кызларын бигрәк тә көттеләр.Аларны да бик сагынган иделәр бит.
Ә иң сөенеп йөргәне Илшат булгандыр мөгаен.Менә тиздән ул да пар канатлы булачак.Сөйгәне белән яңа тормыш сукмагына басарлар.Бәхеткә күмеп сабыйлары дөньяга килер.
Шундый дәртле хисләр белән Илшат алсу таңнарны аттырды, йолдызлы кичләрне көтеп алды.Ә инде зәңгәр төннәргә килгәндә, алар гашыйкларның дуслары да,сердәшләре дә.Гасырлар буе күпме серләр яшеренгән бит,шушы йолдызлы зәңгәр төн пардәләре артына.Алардан бернинди яшерен серләр дә,гайбәт тә тирә якка сибелми.Алар бары телсез шаһитләр.Аннары,тагын әллә нинди серләрне саклап килгән капкалар бар бит әле.Әйе,әйе,авылдагы агач капкаларыбыз бар.Менә аларның да телләре булсамы?Ниләр сөйләрләр иде микән алар да?Күпме бәхетле мизгелләрне,беренче тапкыр ояла-ояла үбешкән яшьләрне күп күрделәр бит,шушы алкалы агач капкалар.
Бүгенге көннәрдә Гүзәлләрнең дә капкалары Илшаты белән икесенең бәхетенә куанып,горур басып тора .Менә тиздән,бик тиздән алар туй машиналарына сөенеп, кунакларны каршы алырлар.
Өебездән чыгып киткән чакта,
Безгә бәхет теләп калдылар.
Күпме кызны агач капкалардан
Килен итеп каршы алдылар.
Әйе,Мулланур белән Илсөярләрнең дә капкалары дулкынланып килен каршыларга әзерләнде.Хуҗалар аның кагасы җирләрен кагып, яшелле зәңгәрле төсләргә буяп,ялт иттереп куйдылар.
Яшьләр өчен сөенгәндәй бөтен бер дөнья татлы хисләргә уралды. Сыерчыклар сызгырды,баш очында кошлар сайрады.Тәмле бөре, яфрак исләре кешеләрне хәмерсез исертеп, иреннәргә елмаю кундырды.
Бик тиздән авылларда хезмәт бәйрәме-сабан туйлар гөрли башлар.Әби бабайлардан килгән йолаларны югалтмыйча сөлге җыярлар,кунаклар чакырылыр.Ә менә Мулланурда икеләтә бәйрәм булачак.Сабантуе һәм кызыл туй.
Әле менә төрек җиреннән кызларының кунакка кайтуы,тагын да бер аерым бәйрәм булачак.
Авыл халкының да кәефләре шәп, күңелләре күтәренке.Чөнки сабан туйлары тырыш халыкның гомер буе яратып уздырыла торган бәйрәмнәре бит.Бар җирдә шат сөйләшү, көлү тавышлары.Бәйрәмнәр белән бер рәттән авыл халкы Илшат белән Гүзәлнең булачак туйлары турында да сөйләштеләр.Камышлы халкы Илшатны мактап телгә алсалар, күрше авыллар Гүзәл өчен сөенделәр.
Ләкин,менә Гүзәлнең элекке егете генә кара болыттан да карага әйләнде.Эх,җебегән,җебегән, дип сүкте ул үзен.Шул аграном кисәгенә яраткан кызыңны биреп тор инде.Ул булмаса Гүзәлгә мин өйләнәсе идем бит,югыйсә.Мин!Ул да мине генә ярата иде.
Дөрес,Гүзәле Илшат белән йөри башлагач, башта артык кайгырмаган иде Маннур.Шул бетле хәерче белән озак йөрмәс,дип өметләнде ул.Йөреп туйгач ташлар да,мине чакырыр әле.
Ләкин Гүзәл генә байлыкка кызыга торган кыз булып чыкмады.Киресенчә,тәкәббәр,үзен генә яратучы егеттән котылганына сөенеп бетмәде ул.Ә менә Илшатны җаны тәне белән яратты.Көннән көн күбрәк аңа тартылды.Менә шулар Маннурның мин минлегенә тиде дә инде. Юк,Маннур,дип күкрәк какты ул.Гүзәлне беркемгә дә бирмисең.Яраткан кызым минеке генә булачак.Шулай дип уйлап,әллә нинди мәкерле планнар корды егет.Берәрсе аркылы Гүзәлне кич белән чакыртып чыгарып,урларга да хыялланды.Я булмаса,Илшатны кич кайтканда кыйнап имгәтергә дә, туйны булдырмый калырга.
Никах көннәре якынлашкан саен, үзенә урын тапмады Маннур.Яратып йөргән кызын Камышлы егете белән күз алдына китереп,төннәр буе йокламады.Ачудан җенләнде,котырды.Һәм,нәрсә булса булыр дип,башта Илшатны куркытып сөйләшеп карарга булды.Эх,кызы янына килеп йөри башлауга,каты торасы булган ла,дип кызды ул.Гүзәл моның ише уҗым бозавы белән озак йөрмәс,дип уйлап ялгышты шул.Ә хәзер,иртәме соңмы,ялгышны ничек тә төзәтергә кирәк.Тө-зәтергә!Барыбер Гүзәлне үземнеке итәм.Чөнки якын тирә авылларда миңа тиң бай,чибәр егетләр берәү дә юк.
Һәм яшьләр ашкынып кавышу көннәрен көткәндә,ул үзенең кара эшләренә хәзерләнде.Теге уҗым бозавын Гүзәлем әйләнеп тә карамаслык итеп имгәтәм...
Һәм шул ук көнне, кич белән басу уртасына килеп чүгәләде Маннур.Байтак утырганнан соң йөренгәләп тә килде.Ләкин,Илшат ул кичтә күренмәде.Бары басуда адашыпмы йөргән бер кара песи йөгереп узды да,олы яшьләрдәге ир белән хатын-кыз Камышлыга таба кайтып киттеләр.
Ә бу вакытта Илшат өйдә кунакка кайткан кияүләре белән мәж киләләр иде.Аслан әнә бераз татарча да сукалый башлаган.Ватып җимереп булса да белгән сүзләрен татарча әйтергә тырыша.Галияне дә яратканы күзләренә чыккан.Өй шатлыклы авазлардан шау гөр килеп тора.Барсының йөзендә шатлык,бәхет чаткылары уйный. Кызлары кайткан көнне, Илсөярләр бөтенләй йоклый алмадылар.Төне буе хәл белештеләр,яңалыклар сөйләштеләр.Галия Илсөяргә туйга сюрприз ясавын да сер итеп кенә әйтте.Илшат белән Гүзәлгә дә безгә кунакка барырга билет алдык,диде ул пышылдап.Туйлардан соң безгә кунакка очарбыз Аллах бирса.Бәлки әни,сез дә барырсыз?
Галиянең, әни,дип яратып әйткән сүзеннән башлары әйләнеп китте Илсөярнең, күзләрен яшь элпәсе каплады.
Рәхмәт балам,диде ул, елап җибәрүдән чак көчкә тыелып.Илшат белән киленнең барулары да безнең өчен зур бүләк ,Галия.Исән булсак башка елларда бер әйләнербез әле.Дөнья хәлен белеп булмый бит.
Башка елларны көтеп тормыйбыз, әни, киләсе елга җәйгә әти белән килерсез Аллах бирса.Галия яратып Илсөяргә карады.Сезнең алда мин бик бурычлы,диде ул, әкрен генә.Туганнарына да кирәк булмаган кызны, сез кеше иттегез.Сез булмасагыз, белмим,хәзер нинди язмышлар көткән булыр иде.Рәхмәт сезгә, әни.Иксез чиксез рәхмәт.
Икенче көнне Илшат эштән иртәрәк кайтып,җыелышып шау гөр килеп алдылар да, Илшат Гүзәл янына барырга әзерләнде.Басуларны карап, җәяү генә әйләнеп кайтам әле, диде ул елмаеп.Өйләнгәч бу юллардан кайчан йөрермен тагын.
Улларының җәяү йөрергә яратканын белгән әти әнисе аңа каршы килеп маташмадылар.Бары хәерле юл теләп, Гүзәлгә сәләм җиткереп калдылар.Белмәделәр шул алар,Илшатның нинди баләләргә юлыгасын.Бик зур кайгылар килеп, тормышларының асты өскә киләсен сизмәделәр дә.
Аны моны уйлап та бирмәгән Илшат та, ә дигәнче Гүзәле янында басып тора иде инде.Иртәгә Аллах бирса, аларның никах туе.Иртәгедән алар бербөтен булып яши башларлар.Бер берсен санлап, яратып гомер итәрләр.Ә бүген алар әле бәхетле егет белән кыз.Башкалар кебек,минут саен,яратам,дип пышылдамасалар да, бер берсен өзелеп яратулары үз үзләрен тотышларыннан ук күренә.Куллар кулда,хисләр бәйләнгән.
Бераз кич йөргәч,Илшат Гүзәлне капка төпләренә хәтле озатты да, саубуллашып кайтыр якка борылды.Хуш, кадерлем,иртәгә безне көт,диде ул дулкынланып.Мин сине яратам..
Мин дә сине яратам, Илшат.Иртәгә кадәр, сау бул..
Хуш Гүзәлем, пока..
Берни сизенмәгән егет, әкрен генә җыр көйләп, басуга таба атлады...
Дәвамы бар.
Дусларым, нигәдер күпләр тапмыйсыз бугай,алдагыларын кайдан укырга була дисез.Минем Айлы кич дигән группа бар.Барсын шунда куеп барам.Кереп карагыз ямегез.Айлы кич дип язсагыз,шунда керәсез.

6 бүлек

Гүзәлләргә терәлеп үк торган тыкрыктан бераз гына баруга, басу юлы башлана.Ә анда инде Илшатларның өйләре дә ялт итеп күренеп тора.Ике авыл арасы кыска гына, бер чакрым да булмас.Аннары, шушы ике күрше авыл күптәннән туганлашып беткәннәр ,дисәң дә ялгыш булмастыр.Кемнеңдер кияве ,кемнеңдер килене Камышлыныкы.Халык дус тату,бергә бергә аралашып яши.
Шушы кыска гына басу юлы, терәлеп диярлек торган ике авылга үзенә күрә бер күпер сыман.Тирә ягы ямь яшел чирәм белән капланган бу тузанлы басу юлын,колхозчылар багана төпләренә кадәр казып ашлык чәчкән чорларда да сукаларга җөрьят итүче табылмады. Ике ягында шаулап иген үскән басуда елан сыман, тыныч кына сузылып ятты бу юл.Кемнәр генә узмады микән бу юллардан.Олысы,кечесе.Кодалар,кодагыйлар.Гашыйк егетләр, кызлар..Барсы тыныч күңел белән, сап сары башакларга хозурланып ,җырлый җырлый узды алар.Кара төннәрдә кайтканда да,хәттә ялгыш кына нәрсәдән булса да өркүче кеше моңа хәтле булмады.Таныш түгел кешеләр дә, исерек фәлән дә, хәттә кыр этләре дә йөрмәде бу юллардан.
Менә Илшат та иртәгә булачак никах көнен уйлап, өйләренә якынлашты.Үзалдына җырлап та алды ул, сызгыргалады да.Иртәгедән Гүзәлем янымда булачак инде, бу юллардан көндез генә йөрергә туры килер,дип уйлый уйлый тирә якка күз атты..Бу басуны, бәлки пар калдырасы булыр әле, берәр ел ял итәр .
... Бәхетле егет шулай дип, уйлап та бетерә алмады, алдында шүрәле сыман бер шәүлә пайдә булды.Моңа кадәр куркуның ни икәнен дә белмәгән егет, бер мәлгә каушап ук куйды.Берәр исерек фәлән микән соң, кем булыр? дигән уй узды аның башыннан.
Сәләм,диде Илшат , тегенең белән тигезләшеп.Мине көтәсеңме?
Юк, Гүзәлне көтәм,диде теге шәүлә мыскыллы гына.
Әә, Маннур, син икәнсең.Кем булыр?дип торам тагын.Адашып йөрисеңме әллә?Әллә Камышлыдан берәр кызны озатып кайтасыңмы?
Камышлыңда син үзең кызларны озатып йөр инде, яме.Миңа үз авылымдагы Гүзәлем дә җитә.
Шулай дип әйтүе була, кисәк кенә Маннур Илшатка каты итеп сугып җибәрә.Мин сиңа: Гүзәлне миңа калдыр, безнең арага кермә,дип ничә тапкыр әйттем, ди ул үгез сыман котырып.Яхшылап әйткәнне тыңламадың бугай.Менә хәзер үзеңә үпкәлә инде.Маннур әшнең нидә икәнен әле төшенеп тә җитмәгән Илшатка кабаттан аягы белән тибеп җибәрә.Шушы басу юлында калдырам ,дип әйттемме мин сиңа?
Әйттемме?
Ләкин, аның яңадан кизәнүенә Илшат каршы төшә.Эшләп чыныккан, көчле куллары белән, Маннурны моңа кадәр мондый кыргыйлык күрмәгән басу юлына алып ата. Менә шуннан соң ике егет арасында сугыш башлана да инде.Өстенә сикергән саен Илшат Маннурны, алып селти.Тегесе аның саен котыра гына бара.Гүзәл барыбер минеке булачак,ди ул мыш мыш килеп.Гүзәл барыбер минеке..
Эчкәнсең Маннур, бар кайт, ди Илшат, тегене тынычландырырга теләп.Гүзәл мине ярата, шуны белеп тор.Кайт, бар кайт,я имгәтермен.
Ләкин Маннур инде туктарга да, бирешергә дә теләми.Шул вакыт ай яктысында аның кулында пычак ялтырап китә.Үтерәм, ди ул, ябылмалы кесә пычагын ачып,сиңа да тәтеми Гүзәл, миңа да.
Мондый борылыш көтмәгән Илшат, тиз генә үзен кулга алып, Маннур кулындагы пычакны бәреп төшерә дә, яшен тизлегендәй иелеп аны үз кулына ала.Һәм шул вакыт котычкыч фаҗига килеп чыга да инде.Маннур Илшатка кизәнеп, алар икәүләшеп басу юлына егылалар.Ә алга таба ниләр булганын Илшат үзе дә юньләп хәтерләми. Маннурның ерткыч тавышлар белән кычкырып, каядыр йөгергәнен, ниндидер җылы сыеклыкның кулларына, йөзенә сиптерүен һич кенә аңлый алмый Илшат.Нәрсә булды соң әле бу? ...Маннурның пычагын кулына эләктереп җитеште, икәүләшеп тузанлы юлга егылдылар..
Тукта әле, Маннур кая? Кулымда нинди кан, киселдем микән?
Илшат аңга килеп, як ягына карана.Тып тын, айлы кич.Көмеш ай нурлары нидер эзләгәндәй,чайкалып утырган басуны, сузылып яткан юлны яктырталар.Ә юлның ике башында ялтырап, ике авылның утлары җемелди.
Илшат миңгерәүләнгән кешедәй як ягына карангалап бераз утырып торды да,авылларына таба китте.Бу вакытта ул Маннурның әченә пычак кадалып,шок хәлендә капка төпләренә кайтып егылганын белми иде әле.
...Өй ишеген ачып кереп,нишләгәнен дә белмичә тупсага утырды Илшат.Битендә, кулындагы канны күреп, өйдәгеләр мизгел эчендә аның янына җыелдылар.
Нинди пычак бу,улым?диде шул чак Илсөяр,нишләдең?Нәрсә булды?
Илшат бер кулындагы пычакка,бер әнисенә сораулы караш ташлады.
Маннурныкы бу,әни диде ул ниһаять калтыранып.Сугыштык.Басу юлында пычак тотып каршыма чыкты.
Иии, Аллахым, кайсыгыз киселде, канга баткансың бит.Бар юын.
Шул вакыт бу күренешкә куркып карап торган Мулланур сүзгә кушылды.
Ишкәнсез инде ишәк чумарын,диде ул, нәрсәгәдер үкенгәндәй.Ишек алдында машина тора.Шуның белән генә барасы иде бит инде, улым! Ту же кире син, әйттем югыйсә, җәяү чыкма бүген,дип.
Унбиш егерме өй арасы инде ул әти.Гомер буе бар авылыбыз белән шуннан йөрибез.Машина кабызып олы юлга чыкканчы, барып җитәм бит.
Аптырап әйтәм инде Илшат.Маннур кая китте соң,күрдеңме? Егылып калмагандыр бит.
Юк, егылмады.Ул да минем ише өйләренә йөгерде бугай.Түлке аның кай җиренәдер пәке тиде .Кулда аның каны.
Ул бу булмасын инде.Ярар, йөгерерлек булгач, каты киселмәгәндер әле.Ничек сиңа кадамаган.Бар,әйдә юын.Ятыйк, иртәгә иртүк торасы булыр.Көн саен өйләнмисең.
Илсөяр Илшат кулындагы канлы пәкене тастымалга төреп, өй алдындагы кечкенә урындык астына атты.Никахтан соң, бирерсең инде, улым,диде ул,чирканып.Тәки нәселләре белән тәкәббәр, үз сүзле булды болар.Гүзәлнең сине сайлавы үтенә тигәндер инде..Тагын бер ширлек әшләмәсә ярый.
Һәрберсе үз уйлары,үз шикләре белән йокларга яттылар.Илшат:икебез дә өйгә йөгердек дисә дә,берсенең дә күңеле тыныч түгел иде.Теге малай исән була күрсен,дигән яшерен теләк һәрберсенең башында иде,дисәк тә ялгыш булмаган булыр иде.Кияүләре Аслан да нык борчылды.Шок хәлендәге кеше әллә ниләр майтара. Нишләгәнен дә, авыртуны да белми андый кеше.Бу егет тә шок хәленә калып йөгермәдеме икән.Басуда егылып ятса, Алла сакласын,төнлә күрүче кеше дә булмас.Бу хакта хатыны Галиягә әйтмәкче булып, авыз да ачкан иде, ләкин никтер кире уйлады.Ярар, төн уртасында борчымыйм, бар да әйбәт булыр, дип күзләрен йомды.
Менә сызылып алсу таңнар атты.Беренче кояш нурлары тәрәзәләргә сузылдылар.Илсөяр ияләнгән гадәт буенча иртүк торып сыер сауды,сөтен сөзеп урнаштырды.Аның артыннан ук диярлек, Мулланур да торып,ишегалдына чыгып басты.Әллә нигә эчем поша, диде ул кәефсезләнеп.Теге байлар берәр ширлек эшләп атмасалар ярар иде.
Үзем дә йоклый алмадым,әтисе дип,Илсөяр дә сүзгә кушылды.Шундый көннең ямен бозды,теге имансыз.
Ул да булмады урамда кыңгыраулар чыңы ишетелде,яшендәй чыбыркы шартлады.
Көтү килеп җиткән бит, Мулланур, диде Илсөяр капканы ачып.Әйдә бар, бар, тиз.Малларны чыгар.
Ә,әйе, хәзер, хәзер.Бүген иртәрәк китәме соң бу көтү, без соңга калдыкмы? Әйдәгез, рәхмәт яугырлары,әйдәгез инде..
Сыер белән ике бозауны кугалап, Мулланур урамга чыкты.
Күңелле инде бу авыл иртәләре.Кошлар сайрый, алардан калышмаска теләп, йорт әтәчләре кычкыра.Сарык, кәҗәләрнең мәкелдәве..Әнә әкрен генә тузан туздырып, болынга таба көтү агыла..
Сәләм, күрше, яңалык ишеттеңме әле?
Көтү артыннан елмаеп карап калган Мулланурны уйларыннан күршесе бозды.
Мулланур, ни бит, бу кичтә басу юлында фаҗига булган бит,ишетмәгәнсездер әле.
Мулланурга гүя, чыбыркы белән берне ярдылар.Бөтен гәүдәсе хәлсезләнеп, күз аллары караңгыланды.Чак көчкә, гер аскандай аякларын өстерәп, бакча коймаларына барып ябышты ул.
Нинди фаҗига дисең?,Галиәхмәт абзый?Гомер булмаганны..
Шулай Мулланур, шулай!Мондый хәлнең бу тирәдә булганы юк иде әле.Маннурга ,теге бай малаена пәке белән кадаганнар бит.Басу юлында,дип сөйләшәләр.
Маннурга?Пычак кадаганнар?Исәндер бит?
Әйе, пычак белән чәнчегәннәр диләр.Каны күп киткән,хәле кыл өстендә ди.Кем икәнен белсәләр, байлар гомерлеккә утыртканчы йөрерләр инде агай.Ни үзләре, ни шул өч малаеның берсе кешегә көн күрсәтмичә яшиләр бит,ә.Гаеп үзендә булгандыр әле.
Байлык шулай итә инде,Гәли абзый.
Нәселле байлар бит.Кем икәнен белүче юк микән соң?Төнлә күрүче дә булмагандыр әле,мин әйтәм...

Дәвамы бар.

Хикәянең авторы: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: