— Ярый әйдәгез мин сезгә күрсәтәм. Ашарга да ферма янындагы ашханәдә ашарсыз, анда барлык эшчеләрне ашаталар, мин ашханәгә кереп сез ашарга киләсез дип әйтеп чыгармын. Ә соңрак мин сезне кич кунасы әби янына алып барырмын. —- дип Хәмдүнә яшләрне фермага алып китте. Кирәкле фермага кергәч егетләр кулына көрәк, сәнәк, себеркене тоттырып:
— Әнә анда носилка бар, чиләкләр, сезгә ничек уңайлы шулай мусорны ташыгыз. Килгәндә ашханәне күрсәттем, кабат әйтәм, төшке ашка соңга калмагыз, чөнки алар аннары кырдагы эшчеләрне ашатырга китәләр. Ә кич яныгызда килеп әйләнермен.
— Тукта әле кызый, безнең бит киемнәр чиста, без кайтып китәргә өметләнгән идек.— дип чегән егете як-ягына каранды . Хәмдүнә көлә төшеп:
— Исемең ничек әле?
— Хәйдәр булам.
— Кара әле Хәйдәр, әнә тегендә иске халатлар эленеп тора , кайсысын телисез шуны киеп эшли аласыз. Без гел шулай кирәкмәгән әйберне фермага китереп куябыз, сезнең кебек ялкаулар кием алып килмәгәндә, киеп эшләсен өчен . Ярый эшкә тотыныгыз, әгәр бер атнада эшләп бетермәсәгез ике ай эшлисез, онытмагыз. — дип Хәмдүнә китеп барды . Үзенең егетләргә тиз эш табып бирүеннән канәгать калып ул туры правлениегә юл алды. Әтисе бүлмәсенә керүгә:
— Әти сәләм, яхшы булды әле син монда икән. Әти сиңа булышырга дип ике егет килгән иде, бер генә дә эшләргә теләмиләр. Мин аларга ферма чистартырга куштым, ул эшне бетергәч сиңа практика үтәргә килерләр иптәш агроном — дип Хәмдүнә көлеп җибәрде . Әйе Әнвәре яшьтән үк бик ялкау иде шул. Тик нигәдер ул Хәмдүнәнен йөрәген тиз яулап алды . Кич җиткәч Хәмдүнә сөйләшкәнчә егетләр янына фермага килде. Тегеләре исә арганнар, йөзләре качкан, иртә яктагы кебек тә шаярмыйлар иде. Хәмдүнә аларның эшләрен карап:
— Йә егетләр, хәлләрегез ничек? Ардыгызмы?
— Син көләсеңме соң? Син бу эшне безгә бездән көлер өчен бирдеңме? Моны бер атнада түгел, ике ай да чистартып бетереп булмый бит.
— Сез кызыклар да инде, үзегез бер атнада практика үтәргә теләдегез, менә бер атналык эш бирдем дә мин сезгә. Ярый мин каршы түгел, ике ай буе агроном белән кыр буйлап, чын эшегезнең асылына төшенеп йөрерсез. Хәзер инде сезнең бодай белән арпаны аера алуыгызга мин шикләнәм дә.
— Без ардык иптәш начальник, безгә кая ял итеп була? Дөресрәге кич кунарга кая бара алабыз ? Хотя,,,, безгә өйгә, авылга кайтып килсәк ярыйдыр бит? Безгә киемнәр кирәк була, тирләгән, ферма исе килгән кием белән йөреп булмас.
-— Теләсәгез китә аласыз, тик озак югалып йөрмәгез. Әлегә документларыгыз миндә калсын. Әгәр югалсагыз практикага килмәделәр дип институтыгызга шалтыратам.
— Ә автобус йөриме?
— Әйе, ярты сәгатьтән автобус була. Теләсәгез әнә Илгиз абый монда икән, сезне тукталышка илтеп килер, әнә агроном да монда икән, чакырыргамы?
— Юк, юк, кирәкми, мөмкин булса без китәр идек, иртәгә төшке ашка килеп җитәргә тырышабыз.
Егетләр алдамады, чыннан да төшке ашка килеп тә җиттеләр. Кич белән Хәмдүнә аларны практика үткәндә яши торган әби йортына алып китте.
— Ә сезнең авылда клубка яшьләр җыеламы? Дөресен әйткәндә мондый эштән соң авыл яшьләре врядли клуб тирәли йөрер.--дип
Хәйдәр әкренләп кыздан сорау ала башлады.
— Җыелалар инде, таякка таянып чыкканнарын күргәнем юк. Ә менә сез берәр көннән пажалуй таякка таянырсыз дип уйлыйм.
Хәмдүнә көлеп җибәрде , аның тавышы бөтен авылны яңгыратты. Яннарында барган Әнвәр:
— Матур көләсең Хәмдүнә, чишмә сулары чылтырап аккан су тавышы кебек чыга тавышың.
— Рәхмәт. Ә син кем буласың соң, әле дә исемеңне әйтмәдең?
— Мин Әнвәр булам авыл сандугачы.
— Менә бит Хәмдүнә күрәсеңме?
Хәйдәр дустының иң башына кулын куеп:
— Тыныч күлдә җеннәр бар дип юкка гына әйтмиләр. Дәшми йөрде дә авылның чибәр кызының башын да әйләндерә матур сүзләре белән.
— Ә син минем башым әйләнгәнен күрәсеңме? Минем башны әйләндерер өчен башта чылбырын сүтәргә кирәк, ә бу точно сезнең хәлдән килми.
Хәмдүнә кабат көлеп җибәрде дә:
— Менә килеп тә җиттек.
Ишегалдында йөргән Оркыя апаны күреп:
-— Оркыя апа синең кунакларың килде каршы ал. Тик караштыргала, чылбыр чишергә өйрәнергә теләсәләр тимерче Габдул абый янына җибәр.
— Нинди чылбыр кирәк дисең?
Бераз чукрак Оркыя апа Хәмдүнәгә карап:
— Соң чылбыр фермада инде миндә юк.
— Беләм Оркыя апа, синең чылбырында әллә кайчан ычкынган инде, Салих абый кулында ул.
— Нәрсә дидең?
—Этең чылбырыннан ычкынган дим, кунакларыңны таламасын Оркыя апа. Ярый кунакларыңны каршы ал мин китәм.
Хәмдүнә берничә генә адым атлады, аны куып тоткан Әнвәр:
— Сине озатып килимме?
— Тик чылбырның иң калыны минем муенымда, тиз генә башым әйләнә дип уйлама.
Яшьлек, яшьлек, бик тирәнгә кереп китте шул Хәмдүнә үзенең үткәннәренә. Менә бит алар ничек кызык танышты. Авылга кайтып торырга теләмәгән Әнвәр, үз гомер юлын авылда үткәргәнен сизми дә калды. Үз сүзле, тик үпкәләүчән, шул ук вакытта артык тыныч, гади Әнвәрнең әти әнисе бер бер артлы үлеп киттеләр. Йорт , җир өчен туганнары белән үпкәләшеп, тавышка киткәч, Әнвәр авылыннан бетереп чыгып китеп, шаян Хәмдүнә янына кайтып төпләнгәнен аңламый да калды ахыры . Бераз капкаларга да яратмаса, аннан да яхшы ир булмас иде . Юк, юк, ул Хәмдүнәсен кыерсытмады, киресенчә бераз капса нәрсә әйтер Хәмдүнәсе дип, аның авызына гына карап тора иде. Эх менә бераз ялкаулыгы да булмаса, менә шул кечкенә генә гаебе бераз күңелен төшерә иде Хәмдүнәнен. Әнвәрен эшләтер өчен гел төркәләп, әйтеп торырга кирәк иде, нәкъ менә ат кебек, трррр дисәң туктый, наааа дисәң атлый. Ләкин менә нәрсәседер Хәмдүнәнең йөрәк кылын тибрәтеп, муенындагы чылбырын ычкындырырга булышкан да инде. Эх гомер агышлары.
Менә тагын кибеттән кайтып Әнвәр яраткан урынына кире ятты. Хәмдүнәнең үзенә көрәген тотып кар көрәргә чыгарга туры килде . Бераз эшләгәч аның янына, каяндыр кайтып баручы, дустының кызы туктады да:
— Хәмдүнә апа әле ярый сине урамда күрдем, әле үзем сезгә кереп чыгарга теләгән идем. Әни сине югалткан, күптән күренми, телефонны да алмый ди.
— Әй кызым кая телефон алу инде ул, күрәсең бит эшем күп. Яшь чакта сагынса чаптырып килеп җитә иде үзе, хәзер күренми. Телефонсыз да бик яхшы яшәдек. Хәзер телефон булгач ялкауландык. Күреп сөйләшү үзе ни тора бит ул, тегеләй әллә кем белән сөйләшкән кебек, әллә ничек шунда.
— Әйе, ,анысы да дөрес. Кара әле Хәмдүнә апа, хәзерге телефоннар әллә нәрсәләр эшли белә бит, әйдә мин сине карточкага төшерим әле. Әни синең яныңа кермәдең алдама дисә, синең синең фотосүрәтеңне күрсәтәм, дә эше күп диярмен.— дип Хәмдүнәне фотога төшереп китеп тә барды. Хатынын тәрәзәдән карап торган Әнвәр,, Хәмдүнәне фотога төшергәнне күреп урамга чыкты.
— Син нәрсә карчык әллә фотоларга төшәсең инде? Үзең әллә кемнәрне дә беләсең? Әллә нинди кызлар белән сөйләшәсең.
— Менә сиңа мә, миңа кеше белән дә сөйләшергә ярамыймы?
— Карточкага төшергәнне күргәч аптырап кына әйттем инде. Ярар әйдә миндә булышырга чыктым.— дип Әнвәр бабай да кар кери башлады. Хәмдүнә тагын иренә карап алды да:
— Әй син кар көрәгән дөрес булыр микән инде? Әле соңгы арада бик кар керәргә чыкканың юк иде бит. Шуңа да ул кызга мин үзем гел кар көрим дидем.
— Нигә? Булышам бит миндә.
— Анысы шулай, тик гел түгел бит. Ә монда ярыш ди, кемдә кем капка төбен, ишегалдын гел ялтыратып, чистартып тора, шуңа премия бирәләр имеш. Менә мине карточкага төшереп китте дә. Ярышта катнашучыны эшләгән җирендә төшерергә кирәк ди бит.
— Ә нәрсә бирәләр икән?
— Хатын - кыз җиңсә бик кыйбатлы тун ди, ә ир кеше җиңсә җир сөрә торган кечкенә трактор ди. Җитмәсә ул трактор белән кыш көне карны да төрттереп була икән. Миңа тунда ярый кызым, ярышка катнаша дип мине дә яз дидем.— дип янә Хәмдүнә карчык көлеп җибәрде .
— Кара әле карчык, син бар коймагыңны пешер, ә мин карны үзем көндә көрәрмен. Аннары теге кызыйга да әйтергә кирәк, безгә трактор кирәгерәк диген, ирем ярышта катнаша дип әйт.— диде беркатлы Әнвәр карчыгының шаяруын аңларга өлгерми. Хәмдүнә апа елмая төшеп:
— Булмас, син бүген шулай дисең, ә иртәгә кар көрәргә чыкмыйм дисәң? Юк, юк, мин һич югы тун ала алам, ә син кирегә сукалый башлап тунсыз да кала алмыйм инде. Язга кадәр вакыты күп, ә син ялкау. Син язга хәтле кар керәрсең дип уйламыйм мин.
— Әйткәч эшлим инде, син иң мөһиме мине ярышка яздырырга гына онытма. Бар, бар коймагыңны әзерли тор, бераздан ял итәргә кереп чәй эчеп чыгармын.— дип Әнвәр Хәмдүнәне өйгә куып кертеп тә җибәрде. Менә уены чыны белән Хәмдүнә апа гомер тәгәрмәчен тәгәрәтә. Өйгә кереп камырын әзерләп коймагы да пеште, тәрәзә өленгесен генә ачып Хәмдүнә апа иренә карады. Чәй эчәргә керергә теләгән Әнвәр көрәгенә таянып үткән кешеләргә карап тора иде. Менә бит бәлки эшләр, ә премиягә килгәндә язга хәтле нәрсә булсада уйлап табармын дип , Хәмдүнә апа үзенчә генә елмаеп тәрәзәсен шакыды да, аны чәй эчәргә чакырды.
Әсәр тәмам.
Хикәянең авторы: Гөлчирә Галимова.