Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
3 Октября 2022, 17:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

2 өлеш. 2 бүлек. “Күктәге Зат биреп, күрсәтеп тора, кеше аңламый, үзгәрергә теләми. Ахры, мәңге аңламастыр, акрынлап бетәр инде бу җир тормышы”, – дигән иде хәзрәт, сүзләре хак булыр ахры.“Тәртәдән чыккан” тормышны бер яхшы җитәкче генә хәл итеп бетерә алмас шул. Вакыты нинди бит. Еллар буе эшләгән кешеләр дә көне-сәгате белән урамда эшсез калырга мөмкин.

“Күктәге Зат биреп, күрсәтеп тора, кеше аңламый, үзгәрергә теләми. Ахры, мәңге аңламастыр, акрынлап бетәр инде бу җир тормышы”, – дигән иде хәзрәт, сүзләре хак булыр ахры.
“Тәртәдән чыккан” тормышны бер яхшы җитәкче генә хәл итеп бетерә алмас шул. Вакыты нинди бит. Еллар буе эшләгән кешеләр дә көне-сәгате белән урамда эшсез калырга мөмкин. Эш сорап килүчеләр ташкыны һич кимеми. Эшкә алмагач, ниләр генә әйтеп китмиләр. “Аллаһ Бирүче генә түгел, Алучы да. Минекеннән дә яман хәлгә төшсәң иде!”... “Фәләнең булгыры, тыгыл, б...ң булсын!”... “Өстеңә бомба төшсә иде!”... Ай-яй, кешенең күңеле кара, теле тәмсез дә инде. Әле яңа гына сандугач булып сайраган кешедән ургый-ургый эчке агуы чыга. Моңарчы елмаеп сөйләшкән һәркемне “яхшы” кеше дип уйлап йөргән иде, Надир ялгышын аңлады. Кешенең нинди икәнлеген беләсең килсә, ул кешенең ачуын чыгарып, ни сөйләгәнен тыңлап торырга кирәк икән. Уйлап карасаң, бомба төшсә, бер кеше башына гына төшми бит. Ә җитәкчесе андый сүзләргә каршы берни әйтми, эреле-ваклы бүлек җитәкчеләренә дә әйттерми. “Аларны да аңларга була, кичерегез”, – ди һәм ул хакта онытырга куша. Элек авылдагы Бәшир бабай: “Байлар бал суырганда, хәерчеләр бармак суыра”, – дип уфтана торган иде. Андый вакытлар кабатлана күрмәсен! “Бармак суыруның” ни икәнен белә Надир. Тормыш анысын да күрсәтте. Бәлки яхшыга булгандыр. Авырлык күрми торып, җиңеллекнең ни икәнен кайчан белер иде... Көннәрдән бер көнне Надир үзенең бер кайгысыз, ваемсыз яшәвенә аптырый башлады. Хәтта тормышыннан канәгатьлек хисе дә уянды түгелме?.. Аның күңелен шик корты кимерә иде. Бик тиз, кинәттән яхшырып китте тормышы, берәр хәл килеп чыкмасмы? Көч түкмичә генә бурычтан котылды. Менә дигән эшле дә булды. Хәерлегә түгелдер бу... Тир чыгармый гына тапкан малның хасияте булмас, диләр...
Шик корты көннән-көн үсте, әмма Надир якыннарына үзенең күңел халәтен сиздермәскә тырышты. Андрей белән Маринаның туй көне килеп җиткән иде.
... Тыйнак кына узса да, гади затлылыгы белән тарихка кереп кала торган туй ясадылар. Иң якын кешеләре җыелган туйны Андрей үзе “алып барды”. Көлдерде, елатты, җырлатты, биетте... Кияү белән кәләш биюе булмаса да, Марина белән икесе парлап җырлаганда, кунаклар беркемнән тартынмыйча елап утырды. Андрей – кыю бөркет, Марина гүзәл аккошка тиң иде. Нинди бәхетле иде алар бу минутларда...
Андрей белән Маринаның “ширбәт аен” беркая да бармыйча, өйдә генә уздырырга теләүләренә Надир белән Гөлгенә бик шатландылар. Яңа кавышкан парларны, ай-вайларына карамыйча, Маринаның бер бүлмәле фатирына җибәрмәделәр. “Үзебездә яшисез, это не обсуждается”, – диде Надир. Хатын-кызлар ишетмәгәндә генә: “Стеналар калын, берни ишетелмәячәк, анысы өчен борчылма”, – дип пышылдады. Яшь аермалары шактый булса да, Андрей Марина белән яши башлагач, бөтенләй үзгәрде, яшәрде. Алар бер-берсеннән башка беркая да бармадылар, өстәл артына килеп утыргач та бер-берсеннән күзләрен алмадылар. – Андрей, син мине нигә шулкадәр озак көттердең? – дип сорады Марина беркөнне. Андрей дәшмәде.
Марина дәвам итте: – Миннән берни дә яшермә, мин барысын да беләм. Син нигә миңа хәбәр салмадың? Кайда утырганыңны белсәм, яныңа күчеп китә идем. Күпме сорадым, әйтмәделәр. Көтмәгәндә югалдың бит. Мин ни уйларга да белмәдем. Шампанское алырга дип кибеткә чыгып киткән кешене ун ел көттем. Ун ел! Нигә миңа язмадың?
Марина елый-елый Андрейның күкрәген йодрыклары белән төйде. Андрей сөйгәненең кулларын учына алып, һәр бармагын үбеп чыкты.
Күзләрен тутырып карады да: – Гафу ит, озакка утырттылар бит. Мине көтмәсен, ялгыз яшәмәсен, кияүгә чыгып, балалар табып, бәхетле яшәсен дип теләгән идем. Бик яшь идең бит, көтәсеңә ышанмадым да. Ничек шулай хәбәрсез югалган кешене көтеп була?
– Көттем шул, мин сине бик яратам бит. Менә, очраштык, кавыштык... Мин хәзер бәхетле, янымда сөйгән кешем, бәхетемне көтеп алдым. Шушы бәхетем өчен үләргә дә әзер мин...
– Тссс... Әйтмә, мондый сүзеңне башка беркайчан да әйтмә. Башка корбаннар бирми генә бәхетле булыйк. Аккош кебек тугры булганың өчен рәхмәт... – Әле тагын ун ел кайтмасаң да көткән булыр идем. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми, ишетәсеңме?!
– Ишетәм, кил кочагыма, югалмам, мин сине беркайчан да ташламам.
Ир белән хатын йомшак урында әвәрә килделәр. Аларга беркем дә комачауламый, аларга бик рәхәт, алар бик бәхетле иделәр.
Әмма... Нигә бу бәхет дигәнең шулай кыска гомерле була икән?
“Кырык аяклы” бәла тату гына яшәп яткан ике гаиләнең тигез генә барган тормышын көтмәгәндә кыл урталай өзеп ташлады.
... Көтмәгән дә, уйламаган да иделәр, Гөлгенәнең әнисе вафат булды. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл иде... – Ялгыш хәбәрдер бу, ышанмыйм... “Әтиеңә пенсиягә чыгарга аз гына калды, Коръән укытырбыз, кунакка кайтырсыз”, – дип сөенеп йөрде. Узган атнада гына кайтып килдек, бер дә зарланмады бит, кәефе дә яхшы иде, – дип өзгәләнде Гөлгенә.
Соңгы вакытларда әнисе кан басымыннан интегә иде. Их, үкенечләр! Әтисе хәзер үзен битәрли, кызы шалтыраткач та сөйләшә алмады, елый да елый... Озын юлны Гөлгенә шундый уйлар белән узды.
Бик авыр, газаплы булды кайту юлы. Башка вакытта шау-гөр килеп сөйләшеп кайталар иде. Бу юлы беркем сөйләшмәде, сөйләшмәү кайгылы кешенең хәсрәтен тирәнәйтә генә... Ике машина белән төн уртасында гына кайтып җиттелә. Кайтып җитсәләр, коточкыч хәл! Әнисе янына әтисен дә сузып салганнар, әле суынып та бетмәгән... Хатынының үлемен йөрәге күтәрә алмаган. Гомер буе хатыныннан башка бер чокыр чәй дә эчкән кеше түгел иде... Шок хәлендә катып калган Гөлгенә ни елый, ни сөйләшә алмас булды.
Һәркемгә кечкенә генә бер йөрәк бирелгән. Ул гомер буе эшли, арыса туктап ял итми, елга бер тапкыр ялга чыкмый, авырып китсә дә туктый алмый, кайчан туктыйсы бер Аңа гына билгеле. Йөрәк туктаса, кеше үлә. Кулсыз, аяксыз, бер бөерсез, күзсез, колаксыз яшәп була. Ә йөрәктән башка яшәп булмый... Әти-әнисен җирләгәннән соң Гөлгенә биреште. Уйланып йөри дә, елый башлый, “сакламадым” дип үкенә. Юатканны да, аңлатканны да тыңлап тормый. Берничә көн шулай азаплангач, “өшкерүче” даны чыккан Гөлсәрвәр әбине алып кайтты Надир. Аның белән сөйләшкәннән соң хатын тынычланды, томанлы күз карашы да үзгәрде. Әби аңа: – Әти белән әнине озату баланың бурычы, менә син үлеп, әти-әниең калган булса, бик начар булыр иде. Балаларыңны үстерәсең бар бит. Син саклап кына гомерләрен озайта алмаган булыр идең, гомерне Аллаһ бирә, без түгел. Барыбыз да шунда барасы. Китү вакытыбыз гына төрлечә, бөтен кеше дә бер вакытта китми. Әти-әни үлү – кайгы инде, сүз дә юк, бик зур кайгы, олы хәсрәт. Тик, син аңла, кызым... Кайгыга бик озак кайгырырга ярамый. Озак кайгырган кешегә, бу кайгысын онытсын дип, икенче кайгы килүе бар, – дип, бик озаклап вәгазь сөйләде. Әбинең соңгы сүзләре хак булып чыкты. Иртәгесе көнгә план төзеп яши торган заман үтеп киткән икән инде. “Гөлгенәне иртәгә үк путевка алып ялга җибәрәм. Ике баланы алыр да ял итеп кайтырлар” дип уйлап йокларга яткан Надирны хатыны иртән: – Надир, тор әле, монда әллә ниләр сөйлиләр, сугыш башланган, диләр. Белеш әле... – дип уятты. Сугыш түгел, хәрби операция. Бу сүзне ишеткәч, хатыннар сөенеште. Андрей белән Надир бер-берсенә мәгънәле караш ташлап, тын калдылар. Алар белә, аңлый моның ни икәнен. Илдә хаос башланды. Кибетләрдә котырып товар бәяләре артты. Сугыш михнәтен кичергән өлкән буын “акчалары янудан, ач калудан” куркып, кибет киштәләрендәге бар ашамлыкны кырып-себереп җыйды. Читтән карап торганда, бик яман булып күренә иде бу хәл. Кешеләр тартынып тормадылар, бер-берсенең кулыннан ярма, токмач капларын тартып алды, бер-берсен этеп җибәреп, теләсә ни кычкыручылар да булды. Һәркем үзе өчен генә кайгырды. Беркем берни аңламады, һәркем үзенчә уйлап яши башлады. Шикәр, токмач, ярма саткан урыннарда чакрымнарга сузылган чиратлар хасил булды. Тәртип сакчылары саклап торган бу чиратлар без моңарчы күрмәгән-аңламаган сәбәпләрне ачып салды. Тыныч тормышта дин тоткан, мәдрәсәләрдә гыйлем алган, мәчеткә йөргән, үзләрен иманлы, хәтта изге итеп санаучы кешеләр нигә кинәт явызланды? Кабат хәзрәт әйткән сүзләр Надирның исенә төшә. Ничек белеп әйткән ул!
– Тормыш матур вакытта бар кеше әйбәт була. Бер авырлык килсен, кемнең кем булуы шундук ачыла. Иманның нык булуы бик мөһим. Иманның ботаклары бик күп: рәхим-шәфкатьле, рәхмәтле, шөкерле, яхшы күңелле булу, изге гамәлләр кылу, Аллаһка риясыз гыйбадәттә булу, яманлык, явызлык кылмау... Санап бетергесез алар. Ботаклар никадәр күп булса, иман агачы да шулкадәр нык була, тормыш җилләренә бирешми. Иманның ныклыгы мәчеткә йөрү белән генә үлчәнми, – дигән иде хәзрәт. Надир аның сүзләрен вакытында аңлап та бетермәгән булган икән. Менә хәзер генә аңлады... Һәм күңеленә курку керде. Алла сакласын, тагын да болай барса, хәлләр мөшкел булырга да мөмкин... Көн дә бер яңалык. Арасында ник бер яхшысы булсын. Илләр арасында санкцияләр башланды. “Санкция”... Моңарчы ишетмәгән бу сүзнең нинди куркыныч булуын халык соң аңлады. “Санкция” бик көчле корал булып чыкты. Ул уңышка ирешү юлларын яптыра да бөлгенлеккә дә төшерә икән. Рафим Хайрович киңәшмәдә:
– Егетләр, бөтенесенә дә әзер булып торырга кирәк, әлегә инерция буенча шушы темпта эшлибез. Запас беткәч нишләрбез, анысы әлегә “под вопросом”, – дигәч, Надир аңлады. Тормыш кабат кирегә юл тоткан... Бетмәс сынаулардан торган тормыш Надир белән Андрейның тез астына башка яктан китереп сукты.
Беркөнне, эштән кайтып кергән ирләрне, Гөлгенә елаудан кызарып беткән күзләре белән каршы алды. – Балалармы? – дип сорады хәвеф булуын аңлаган Надир. – Марина...
Хатынның башка сүз әйтерлек хәле калмаган иде, ул сыгылып төште.
Андрей атылып, биш баскычны бер итеп сикереп, йортның икенче катында урнашкан бүлмәләренә кергәндә, Марина ап-ак булып ята иде.
– Марина, нәрсә булды? Андрей шундук хатыны янына килеп, кулларын учына алып, өреп җылыта башлады. – Что случилось, дорогая?
– Извини... неудачно упала... – Где? Как?
Марина җавап бирмәде, күзләрен тутырып карады да, якыннарын борчуына оялган кебек, озын керфекләрен аска төшерде.
Шулвакыт бүлмәгә Надир белән Гөлгенә керде.
Андрей Гөлгенәгә карады. – Мин югында берәр хәл булмагандыр?
Гөлгенәнең җавабы аяктан егарлык булды. Хатын калтырый, ул шок хәлендә, яхшылап аңлата да алмый, әмма бутала-бутала булса да, ерып чыга алды. – Иртән эшкә килеп җитүгә, егылган ул. Скорый белән алып киткәннәр... Башында... Сезгә әйтергә курыккан, мине чакырткан...
Гөлгенәсенең хәлен күреп торган Надир, аны кочагына алып, сүзне дәвам итте. – Андрей, әйдә, чыгыйк әле, монда Гөлгенә калып торыр...
Чыктылар... Әле генә ашкынып, ут чәчеп торган ике ир бөтенләй югалып калган иде. – Андрей, Маринаның башында яман шеш тапканнар. Күптән булган инде ул шеш... Шыпырт кына йоклап яткан... Башы белән бәрелмәдеме дип сораганнар... Гөлгенә әйтә алмаган... Аварияне хәтерлисеңме? Башы канга баткан иде Маринаның. Ә без аны больницага алып барасы урынга, авылга алып кайтып киттек... Тикшертергә кирәк булган. Мин гаепле монда, үзем турында гына уйлап яши торган кеше икәнмен мин... Надир йодрыгы белән күкрәген төйде.
– Подожди, не спеши, дай подумать... Андрей, бүлмә ишеген ачып, Маринасына күз салды да: – Син өйдә кал, мин врач янына барып, барысын да белешеп кайтам, – дип ашыгып чыгып китте.
Андрейның ныклыгы Надирның күңелен бераз тынычландырып җибәрде. Ул арада бүлмәдән Гөлгенәсе чыкты. – Укол салдым, йоклап китте. Әйдә, аска төшик әле, тынычлап йоклап алсын...
Башка көн булса, йорт эче шау-гөр килеп торыр иде. Бүген үле тынлык...
– Балалар кайда? – Күрше Фәния апа алып чыгып китте...
– Алар беләме? – Әйттем инде, яшереп була торган хәл түгел. Кәрим егет кеше, ул борчылганын сиздермәскә тырыша, Әсәл бик каты елады. Маринаны бик ярата бит ул. Әле мин сиңа әйтмәгәнмен... Врач... гомере күп калмаган дип әйтте... Кырык яше дә тулмаган килеш җир астына кереп ятармы?.. Гөлгенә елап иренә сарылды. Күптән инде мондый хисне кичергәне юк иде Надирның, хатыны бик кадерле икән, ләбаса. Менә шулай иңнәреңә сарылып, куеныңа сыенып елап тора торган хатының булу зур бәхет икән! Көндәлек тормышның вак-төягенә алданып, әйтеләсе матур, җылы сүзләр дә әйтелми каладыр... Көнгә бер генә тапкыр булса да, нигә әйтмәскә ул матур сүзләрне? Ахырдан үкенмәслек итеп нигә яшәми икән адәм заты?!
Тирән хисләре уянган Надирның тамагына төер тыгылды. Андрей өчен йөрәге әрни, алтмышына җитәм дигәндә генә бәхет тәмен татыган кеше бит ул. Нигә болай килеп чыкты соң әле?
Надир, Гөлгенәсен куенына алып, чәчләреннән иркәләде.
– Елама, гөлем, елап берни дә эшләп булмый. Хәзер без көчле булырга тиешбез. Марина белән Андрейга без булышмасак, кем булышыр? Без бер гаилә, гаиләбезгә кайгы килгән икән, иңебез белән күтәрик. Бәлки барысы да алай ук начар түгелдер. Бергәләшеп күктәге Заттан ярдәм сорыйк. Нинди авыр вакытымда ярдәм итте бит Ул миңа. Сөрт күз яшьләреңне... Бераздан, ишекне акрын гына ачып, канаты каерылган кош кыяфәтендә Андрей кайтты. Ун елга сузылган төрмә тормышы да сындыра алмаган ирне, яраткан кешесенең бәлагә таруы тәмам талкыган, изгән иде. – Бар да бетте! Это конец моего марафона, который называется Жизнь!...

Мөнирә Сафина.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: