Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
26 Сентября 2022, 12:30

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР

6 бүлек Юк .Әни бәхетсез булмаган икән әле ул.Әти әчсә дә, әни сүзеннән чыкмады .Яратып "җимешем" генә дип тора иде.Ә Муса? Гамиләнең яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәде.Әни туган авылыннан ерак китмәгән.Янында туганнары, дус ишләре.Ә менә минем, минем кемем бар соң?Ярый, апам бар инде.Ул да булмасаа..Бәхетле кыз үз ягында кала икән ул.

ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
ЙӨГЕР БАЛАМ, ЙӨГЕЕР
Юк .Әни бәхетсез булмаган икән әле ул.Әти әчсә дә, әни сүзеннән чыкмады .Яратып "җимешем" генә дип тора иде.Ә Муса? Гамиләнең яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәде.Әни туган авылыннан ерак китмәгән.Янында туганнары, дус ишләре.Ә менә минем, минем кемем бар соң?Ярый, апам бар инде.Ул да булмасаа..Бәхетле кыз үз ягында кала икән ул.
Гамилә тын гына елап җибәрде.Әллә инде кайтып китәсе?Болай әрсезләнеп яшәгәнче, үзем генә яшәсәм мең өлеш әйбәттер ул.
Шулай шул, якты дөньяларга бер килгәч,һәркемнең бәхетле буласы, сөеп, сөелеп яшисе киләдер инде ул.
Менә болай айлар буе, иреңнән бер хат көтеп яшәүләре дә бик авырдыр
Тәрәзәңә җил чиртсә дә, ирем кайтмады микән? дип, өметләнеп ишек ачулары рәхәт түгелдер.Гәмилә дә, инде әнә ярты ел шулай өзгәләнеп яшәде.Елады, җырлады..Төннәр буе зарыгып ирен көтте.
Һәм менә бүген иртәнге якта каты итеп капка дөбертәткән тавышка сискәнеп уянды ул.Кем булыр?Ире дисәң инде, болай капка төймәс иде.
Гамилә кызының шуып төшкән одеялын әйбәтләп япты да, тәрәзәгә капланды.Я, Аллам, менә сөенеч.Ире кайткан бит.Мусасы кайткан.
Гамилә иңенә шәлен ябынып, капка ачарга ашыкты.Хәзер инде, хәзеер диде ул, ашыга-ашыга атлап.Ачам, нәрсә дип ул хәтле кагасың ? Күршеләрне уятасың бит.
Ул хәтле шакуга ,үлдең мәллә? дип, Муса сабырсызланып капка келәсен дөңгертәтте.Ач давай.Тагын күпме капка төбендә торырга була.
Гамилә каушап капка аратасын әтеп куйды.Ач, әле матурым, дисә теле каламы инде,я?дип уйлады ул.Ярты ел күрешмичә тор да, шулай җенләнеп кайтып кер син.Бигрәк каты холыклы шул ире.
Кайттым, Галя, дип, капкадан килеп керде Муса.Керде дә, күзенең агын чыгарып Гамиләнең хәйран калкып чыккан авырына карады.
Син, Галя, тик ятмагансың, диде ул, мыскыллы елмаеп.Нәрсә бу?
Нәрсә, нәрсә? Гамилә яратып корсагын сыпырды.Хат саен әйтеп яздым бит. Син киткәндә үзем дә белмәгән идем.
Хәзер белдеңме? Кара әле, Галя, бу баланы әйтәм, тучны минекеме соң?
Гамилә үпкәләп, өйгә таба атлады.Юк, диде ул ачу белән.Синеке түгел, минеке.Бер кочаклап аласы урынга, тагын тотындың инде.Торасың килми икән, әйдә аерылыйк.
Әә, менә ничек сагынгансың.Мин җүләр сагынып кайткан булам тагын.Ә син? Аерылам имеш.Көтеп тор хәзер, аерганчы үтерәм мин сине.
Гамилә барган җирдән сөртенеп куйды.Бөтен гәүдәсенә салкын тир бәрде.
Нәрсәә? диде ул куркып.Нәрсә әйткәнеңне колагың ишеттеме, Муса.
Ишетте, ишетте.Син дә минем ачуны чыгарып, аерылам, дип торма бүтән.Аңладыңмы?
Ярты ел күрешмичә торган яшь гаиләнең әйтешкән сүзләре иде бу.
Сагындым матурым!Ничек яшәдегез, кызымның хәлләре ничек? Шулай дип сорарга авыр идеме инде,я?Хатынын бер кочаклап үпсә, укасы коелыр идеме?Юк шул, ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дип,Мусаның холкы да әз генә дә үзгәрмәде.Үз сүзле, урыслар әйтмешли, грубый булып кала бирде.Тәмле сүз, наз аңа бирелмәгән иде.
Кайтып, ашап әчеп алгач, бераз ачылып китте Муса.Менә бу, эшләгән акчаларым дип, рюкзактан саллы гына акча тартып чыгарды.Сиңа дип алдым дип, яшел җирлеккә зәңгәр кыңгыраулар төшкән халатны Гамиләгә сузды.
Син хатын, диде ул.Минем кызып китә торган гадәтне беләсең.Ачуланма,яме.Үзем дә үкенәм соңыннан.
Кызу канлы, дип, рәзве шундый сүз әйтәләр.Муса, Аллах сакласын, диген.
Бетте инде, бетте.Все, башка әйтмәм.Ничек чыгып китте, үзем дә белмим.
Я, сөйлә, дип, ире янына килеп утырды Галя.Ничек анда шахталар? Бөтенләйгә кайттыңмы? Ялга гынамы?
Бөтенләйгә Галя.Бөтенләйгә.Донбасы да үзләренә булсын, шахтасы да.Әле шартлый, әле ишелә.Баш кадерлерәк.
Әлбәттә, Муса, эшлим дигән кешегә монда да эш бетмәгән.Яшәдек бит әле.
Юк, хатын.Авылда ни за что калмыйм.Монда колхозның кәпикәсенә карап ятар хәл юк.Бала тусын да, Казанга күчәбез.Бер ару өйлек акча бар менә.
Һәм шулай итте дә Муса.Казанга барып кайтып йөри торгач,Казан читендә үк, урман буенда салынган бер матур гына өй алып куйды.
Җәйгә күчәрбез,Галя, диде ул , сөенеп.Үземә дә ошады ул өй.Аннары Казанда эш табарга да җайлырак булыр.
Шулай итеп,алар Казан кешеләре булып киттеләр.Гамилә үзе дә ошатты өйләрен.Аннары әнисе янына кайтып китәргә дә уңайлы.Өч вагонга утырдың,бетте китте.Ике-өч сәг.тә син өйдә.Попуткалар да, автобуслар да көтеп торасы юк.Поезд йөреп тора, Аллага шөкер.
Шулай итеп,әкрен генә көзләргә керделәр.Ургылып килеп кергән язларга сөенделәр.Болытлардай берсен берсе этеп еллар уза торды.Инде менә Ирина белән Гөлназ да үсеп киләләр.
Шул елларда Мусаның абыйсы Кәрим хатынының туган ягы булган Смоленск ягына барып урнашып,Муса белән Гамиләне дә үзләренә чакырып хатлар юллый башлады .Янәсе, бергә бергә яшәрбез.Күл буенда гына бик матур җирдә сезгә дә өй белештем.
Инде менә шул урнашкан Казаныңда гына яшәп ятасы да бит.Юк,кешегә һәрвакыт нидер җитми,кайдадыр без булмаган җирдә бик рәхәттер кебек тоела.
Абыйсыннан шулай чакырып хат алган саен Мусаның да йөрәге әллә кайларга җилкенде.Кош булса, хәзер күптән шул Смоленск урманнарында сайрап утырыр иде ул.
Гамилә,язга гына чыгабыз да, абый янына күчәбез,яме, диде ул беркөнне.Казан да,шау шулы завод та туйдырды.Аннары абыйны беләсең.Әни үлгәннән бирле безгә гел ярдәм итүче ул булды.Саф һавада, күлдә балык чиртеп, бергә бергә рәхәтләнеп яшәрбез.
Иренең беренче тапкыр үзенә исеме белән эндәшүгә шатланса да, инде ияләнеп беткән җирдән тагын күченеп китүгә каршы иде Гамилә.
Тагын әллә кайларга күчәрбез мени,Муса ?дип ,бераз карышып та карады ул.Ияләнеп беткәч кенә.Нәрсә калган инде ул Смоленскийда.
Ләкин ирнең үз сүзе,үз карашы иде шул.Кая әйтсәм,шунда булыр.Бу турыда башка сүз кузгалтма дип, сөйләшүгә нокта куйды.
Ниндидер бер эчке сиземләүме, сихри көчме Гамиләнең җанын ашады.Риза була күрмә Гамилә, риза булма..Ләкин Мусага каршы барып булмауны ул бик яхшы белә иде.Шуңа да, тавыш тынсыз гына бу юлы да риза булды.
Ә менә шул Смоленский якларында ниләр көткәнен белмәде дә, сиземләмәде дә Гамилә.Бары тыныч кына язларны көтте.
Һәм менә мәктәп яшенә җиткән ике кызын,хатынын алып, Муса абыйсы янына юл тотты.Йөрәге дә янмады аның, борчылмады да.Казандагы өйләренең ачкычын яңа хуҗага тоттырып билгесезлеккә атлады ул.
Дөрес,Кәрим гаиләсе бик җылы каршы алды аларны.Туган апасы да бәлешләргә хәтле пешереп көткән иде .
Әйдәгез, әйдә дип , ишекне киң каерып ачып түргә чакырды Кәрим.
Вәт булган энем, диде ул сөенеп.Монда гел урыс халкы.Синең белән рәхәтләнеп яшәрбез әле.Хатын белән Гамилә дә бик дуслар.Бер дә читен булмас.
Шулай итеп,көтмәгәндә Муса хатыны, балалары белән Соленскийда яши башладылар.Абыйсы карап куйган өй дә бик матур җирдә, кечкенә генә күл буенда урнашкан булып чыкты.Балаларга мәктәп тә әллә ни ерак түгел.Кыскасы, яшисе дә яшисе.
Аннары, Гамиләне иң сөендергәне Кәримнәрнең телефоннары булу иде.Хәзер ул теләгән вакытта, әнисенә шалтырата ала.Почтага барып сөйләшүне заказать итеп, тел.будкасына кереп утырасы булмас.
Дөрес, әниләренең үзләренең дә телефоннары юк әле, ләкин менә теләгән кеше кертә ала башлый дигәннәр бугай, бәлки тиздән алар да телефонлы булырлар Аллах бирса.Хет, сөйләшеп торсалар да, хәлләр белешсәләр дә, ул хәтле сагыну утында янмас иде Гамилә.Аның каравы, күршеләрендә тел.бар.Фәридә апасы да керегез, сөйләшегез дип кенә тора, рәхмәт.
Гамилә бу якларга ничек урнашуын, туганнары әйбәт каршы алуын, әйтермен инде дип уйлады..И, кайгырадыр инде әнисе.Казанда торганда еш булмаса да, кайткалыйлар иде әле.Бу җәһәннәм тишегеннән, белмим, ничек кайтып булыр?
Шулай уйланып,Гамилә каушый-каушый авылдагы күршеләренең телефон номерын җыйды.Һәм менә ул, үзәкләрне өзәрлек якын тавыш.
Алло,исәнмесез! Тыңлыйм, кем әле бу?
Гамиләнең күзләрен яшь элпәсе каплап алды, тамагына утырган төер сүз әйтергә ирек бирмәделәр.
Алло, нигә эндәшмисез?
Фәридә апа, диде ниһаять Гамилә.Бу мин идем әле, Гамилә.Күршегез Вакыйф кызы.
Ай Аллаһым,балам!Гөлйөзем апа белән бүген генә сезне сөйләшкән идек әле.Кара әле , син аны, вәәт.Бик сагына ул сезне.Үзегез ничек? Кайдан шалтыратасың, почтаданмы?
Юк, Вәфирә апа,Кәрим абыйлардан шалтыратам.Бер ун минуттан кабат шалтыратсам, әнине генә чакырып кертә алмассыз микән?
 
Альфира Кадырова.
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: