Сельские нивы
+9 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
24 Июня 2022, 16:00

БОЛГАНЧЫК СУ

Ахыры Балалар бакчасына йөргәндә Саша фамилиясенең ник икенче төрле икәнен уйлап та карамады. Аның өчен иң мөһиме янында яраткан әтисе белән әнисе, апалары булу булгандыр. Мәктәп бусагасын атлап керүгә ул чынбарлык белән очрашты. Гадәттә, бала- чага үз өендә ишеткән хәбәрләр, яңалыкларны  дусларына да җиткерергә тырыша.

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ

Балалар бакчасына йөргәндә Саша фамилиясенең ник икенче төрле икәнен уйлап та карамады. Аның өчен иң мөһиме янында яраткан әтисе белән әнисе, апалары булу булгандыр. Мәктәп бусагасын атлап керүгә ул чынбарлык белән очрашты. Гадәттә, бала- чага үз өендә ишеткән хәбәрләр, яңалыкларны  дусларына да җиткерергә тырыша. Мәктәп ыгы-зыгысы белән классташларының барысы белән дә танышырга  җитешмәсә дә, үзенең табылдык малай икәнен, аны бәрәңге бакчасында тапканнарын, и вообще ул аларныкы түгел икәнен Сашага  бик яхшылап аңлаттылар. Саша белән бер клссста укучы балалар классташлары Маратның яңалыгын  тын да алмый тыңладылар. Бу инде телевизордан мультик караганнан кызыграк тоелды бала-чагага. Ул арада Сашага бәрәңге дип кушамат та тагып куйдылар. Аны төрле яклап карап, бәрәңге арасыннан табылганлыгын раслаучы берни дә тапмагач, кызыгы бетте. Шулай да Саша бу яңалыкны көне-сәгате белән әнисенә җиткерде. Сәрия сүзне нидән башларга белмәде. Аптырагач , психолог кызы Азалиягә шалтыратты.

-Әни, бер дә борчылма. Мин хәзер үзем Саняга шалтыратырмын һәм аңлатырмын.

Киемнәрен салып, аш булмәсенә чыккан Сашаның телефоны шалтырады.

-Санек, сәлам матурым!

-Азалия апа! Мин бүген звездочка алдым. Тәртибем өчен.

-Менә ичмасам булдыргансың. 

Котлыйм. Тормышыңда якты йолдызларның күп булсын. Я тагын нинди яңалыклар бар инде мәктәптә? 

Саша дәшмәде. Аш бүлмәсе станасына сөялеп Сәрия күз яшьләре агызды .

-Әйтмим. Алайса, көләсең. 

-Ә синең елатасың киләмени?

-Юк. Азалия апа, мине Марат бәрәңгедән табылган диде. Бәрәңге дип үчекләде. Синең әниең дә, әтиең дә үзеңнеке түгел,диде.

-Сашенька, елама акыллым. Ничек инде синеке булмасыннар! Әни сине яратамы?

-Яратааа! Нык итеп ярата.

-Ә әти? Әллә әти сине яратмыймы?

-Әти дә ярата. Алия апам да ярата .

-Ә мин соң, мин ничек яратам сине! Ә җизнәң! Сине сагынып кайтабыз бит без, сине!

-Нишләп алай булгач, әни мине бәрәңгедән тапкан?

-Бәрәңгедән түгел инде. Бәрәңге бакчасыннан. Менә әни бакчага чыккан да, айга карап уйланып моңланып утырган. Шунда ай кызын күреп алган да, безнең ике матур кызыбыз бар, ә безгә бик батыр йөрәкле  малай да кирәк бит дип бик ныгытып сораган. Бакчага күз салса, бер матур гына малай аңа карап елмаеп ята икән. Әни шундый сөенгән инде. Тизрәк сине кулларына алып, әти янына йөгереп кергән. Әтисе, күр әле. Мин бит безнең улыбызны таптым дип сине әтигә тоттырган. Без дә ул арада сөенешеп, ура, ура дип кычкырып шатланып синең тирәли сикергәләдек әле ул чакны.

-Азалия апа, минем әнием белән әтием минеке мени алай булгач?

-Конечно! Безнең барыбызныкы да.

-Ә нигә мин Найденов алай булгач ?

-Соң, әйтеп торам бит. Сине әнигә ай кызы табып биргән. Шуңа Найденов инде .

-Урра, урра! Азалия апа! Мин ташландык түгел. Әни, әни!

Ул арада Саша йөгереп әнисен кочаклап алды .

-Улым, Сашенька, мин сине бик -бик яратам. Һәм беркайчан да беркемгә дә бирмәячәкмен.

Илдар белән Сәрия балага җил- яңгыр тидермичә генә үстерделәр. Футбол җене кагылган егет, бокс , волейбол тугәрәкләренә дә йөрде. Кичләрен дус малайлары белән посёлок буйлап велосипедта узышты, бакчада әнисенә чүп утарга да булышты, әтисе белән гаражда казынды. Үз йорты белән яшәүче һәр үсмер кебек, тормышның гел алсу төстән генә тормавын да күреп үсте. 

Җәйге кичләрнең берсендә, урам малайлары җыйнаулашып капка төбендә ләчтит сатканда, Илдарларның капкасын таныш түгел хатын шакыды. Әллә шакывы көчсез булды, капка ачучы булмады. Саша, капка төбендәге таныш түгел кешене күреп алып, капка янына килде.

-Исәнмесез. Сезгэ кем кирәк? Сез кем?

-Миңа… Бу Сәрияләр йортымы?

Әйе.- Саша аптырап бу сәер кешегә карады.

-Илдар дә шунда торамы?

-Әтиме? Билгеле, монда тора. Ә сезгә кем кирәк соң? Әни белән әти бакчададыр бәлкем. Дәшеп чакырыйммы?

-Бакчада? Әйе...Юк… Бакчадаа…

Ул арада Саша ялт итеп бәрәңге бакчасына йөгерде.

-Әни! Анда бер кеше сине сорый. Сорамый да бугай ул үзе. Сәер ул, бик сәер. Кертмәдем мин аны, капка төбендә калдырдым.

-Әй, улым, кер диясең калган. Безнең өй бар кеше өчен дә ачык бит. Каяле, нинди йомышлы кеше килде икән?

Сәрия кулларын су бочкасында гына чайкап, альяпкычына сөртә-сөртә капкага ашыкты. Әллә кайчан бер бүлмәдә утырып эшләп алган Зарифаны ул танымады.

-Исәнме, Сәрия. .. Танымадыңмы? Зарифа мин, Зарифа. Бергә эшләгән идек. Исеңә төштеме? 

Көчкә тын алып торучы, ярым бөкрәйгән , чырага гына калган хатынны тавышыннан гына бераз чамалап исенә төшерде Сәрия.

-Әнекәем, исәнме, Зарифа! Танымадым шул. Минем күзләр бик бетте шул, күреп тә бетермим. Аннары ничә ел бит инде. Пенсиягә чыкканыма да ун елдан артты инде. Син бик озак эшләмәдең шул безнең белән. Кискен генә увольняться иттең дә киттең. Ай, Аллам, ник болай капка төбендә торабыз әле без. Әйдә уз, бакчаларыбызны күреп чыгарсың. Картым да бакчада кайнаша. Безнең шул бакча дигән булабыз инде.

-Улым, Саша, караңгы төшә, бик озак йөрмә, бәбкәм! Мин кайгырып торам бит .

-Әнием, кайгырма! Хәзер бераз симәнке чиртәбез дә, мин дә керермен.

-Керимме икән? Керермен инде, шул кадәр ара килгәч. Күптән киләсем иде дә, килә алмадым. Киләсе иде, киләсе.

- Бер дә болай сөйләшми идең. Бик серле сөйләшәсең әле син,Зарифа. Әллә берәр серең бар инде. Әйдә, кер, кер, монда капка төбендә кеше кызыктырып тормыйк.

Зарифа таягына таянып Сәрия артыннан атлады. Бакча ягына күз салуга тез буыннары калтырап, аяклары тотмас булды. 

-Бакчага кермәм инде. Аякларның рәте юк . Тыңламыйлар.

-Зарифа әллә авырып киттеңме соң? Я сөйлә инде, мин бит сине яхшылап белә дә алмадым.

Ул арада Сәрия тыз- быз килеп, беседкага чәй хәзерләде, үзе сорауларын бирә- бирә Зарифаны тыңлады.

-Нидән башлыйм икән? Әйе, сәламәтлек бетте шул. Чир өстенә чир өстәлеп кенә тора. Бусы, соңгысы инде, алып китә торганы. Аллаһ каршына җавап бирергә барганчы сезнең алда җавап тотасым бар иде, шуңа килдем. Соңга калудан курыктым. Аллага шөкер, килеп җиттем бит. Үзегез ничек яшәп ятасыз соң? Балалар, гаилә дигәндәй.

-Аллаһның биргәненә мең шөкер. Балаларым өчесе дә исән- саулар. Кызларыбыз Чаллыда инде. Яныбызда төпчегебез Сашабыз гына калды. Инде ундүрт яшен тутырырга бара, Алла теләсә. 

-Үндүрт тулды инде... Ундүрт ел…

-Ә .. юк әле, бер айдан тула, Алла боерса. Паспорт алачак инде, зур кеше булачак . Балаларның аз гына уңышы да безнең өчен тау кебек сөенеч шул.

Сәрия Зарифаның әйтелмәгән сүзе барлыгын аңласа да ашыктырмады. Илдар да бакчадан чыгып , сәер кунак белән баш кагып кына исәнләште дә, өйгә кереп китте.

-Үзгәргән… Мин дә танымас идем. Тормыш барыбызны да үзгәртте шул.

-Кемне әйтәсең!? Илдар турында әйтәсеңме әллә? Яшь бара шул инде, картаябыз, Зарифа.

Сәрия, Илдарны каян белә икән дип башына да китермәде, бары тик йөрәге генә, нидер сизенгәндәй, сулкылдап, чеметеп куйды.

-Чәеңне суытып бетердең. Кая кайнарны ясыйм әле. Эчкә дә җылы керер. 

-Бозлысы кирәк миңа, Сәрия, бозлысы. Ундүрт ел яна инде минем йөрәгем, ундүрт ел эчем тулы кайнар кумер минем.

-Әй Аллакаем, әллә берәр сәбәбе бармы? Ник турыдан-туры ачып салмыйсың.

-Сәрия, бу малаеңны үзең таптыңмы соң?

Сәрия дерт итеп китте. 

-Әйе. Ә ник аны сорыйсың? 

-Болай гына. Бер дә сиңа ошамаган икән. Исемә төшеп китте, бәрәңге бакчасыннан бала тапкан чагың. Әллә шул баламы, дип уйлап куйдым.

-Зарифа, сиңа бездән ни кирәк? Ник әле син безне эзләп килдең? Әллә кайчангы вакыйгаларны ник актарып утырасың? Миңа синең сәер сөйләшүең бер дә ошамый әле.

-Сезне шул баланы уллыкка алып үстерәләр дип ишеткән идем. Бик матур булып үскән шул. Саша. Исеме Саша ызначит. 

-Зарифа, әйтәсеңне әйт тә….

-Сыпырт моннан дип әйтәсең киләме? Саша ул минем оныгым.

-Си...син...синең… оныгың? Ничек итеп, каян килеп синең оныгың булсын ул? Ул минем улым! Ишетәсеңме син! Саша минем улым. Илдар белән минем улым. Ул башка беркемнеке дә түгел! Кара син аны, ә! Онык! Башыңа тай типтеме әллә, Зарифа!

Әнисенең кычкырганын ишетеп, ишек алдына Саша керде, өйдән Илдар чыкты.

-Нишләтсәгез дә мин хәзер сезнең кулларда. Милиция чакырып, төрмәгә илтеп тыксагыз, мин бәхетле генә булырмын. Бәреп үтерсәгез дә риза. Мин барыбер кеше түгел бу дөньяда. Тик кичерегез сез мине, кичерегез. 

Сезнең бәрәңге бакчагызга мин китереп ташладым оныгымны. Әнисе , минем кызым, Алёна ирсез көе өйдә бәбәйләп, миңа әйтми- нитми аны миңа калдырып чыгып китте. Ә мин ни эшләргә дә белмәдем ул чакта. Эчем тулы агу иде минем,Сәрия. Синең бәхетле яшәвеңә, ирең Илдарның яраткан хатыны булуына ачуымнан ни эшләргә белмәдем. Аның да кызы, ләбаса, менә карасын да үстерсен, рас кызын үстермәгәч, дип уйладым да  сезгә китереп ташладым . 

-Ничек инде аның кызы?

-Шулай. Илдар, әллә һаман танысыйсыңмы? Зояны оныттыңмы син? Бәхетле минутларыбыз бер дә исеңә төшмәдеме?

-Сииин? Зоя? Ничек инде минем кыз? Каян килеп? Син бит кияүгә чыктың? 

-Чыкса ни. Значит авырлы килеш чыкканмын. Иван белән озак тормадык. Ул авылына олакты. Берүзем үстердем кызымны. Тик ул ялгыш юлдан, тайгак юлдан китте.

-Кызың ...кызыбыз кайда хәзер?

- Күптән инде теге дөньяда. Трассадан тапканнар. Әллә машинадан ыргытканнар, әллә тапталган. Мин бик гаепле кызым алдында да, Сәрия, синең алда да,Саша алдында да. Кичерсәгез, миңа башка берни дә кирәкми.

Йөрәкләре белән кичерә алмасалар да, кичерделәр инде. Зарифа кайтып киткәч, 

өйдә бик озак тынлык булды.

-Улым, диде Илдар, тәрәзәгә таба борылып, күз яшьләрен яшерергә тырышып.- Зинһар гафу ит безне. Дөреслекне яшергәнебез өчен.

Саша, әтисе янына барып , әтисен җилкәсеннән кочты да, әнисенә дәште.- Әнием, син минем бердәнберем. Сез минем бердәнберләрем!  Менә карагыз әле, мин бит әтигә ошаганмын. Әйеме, әни! 

-Әйе, улым!  Мал да хуҗасына ошый диләр. Өчесе дә дәррәү көлеп җибәрделәр. Өчесенә дә рәхәт булып китте 

Шулай да ундүрт яшен тутыргач, Илдар, Саша белән киңәшеп, ДНК анализы бирде. Прокурор кияүләре анализны бер атнадан алып кайтып Илдарның кулына тоттырды.

Саша белән Илдарның ДНК анализы туры килмәде. Саша исә бу хәбәргә бер тамчы да борчылмады . 

     "Минем башка әтием дә, әнием дә юк һәм булачак түгел. Мин бер хикәя укыган идем. Анда , тапкан ана түгел, баккан ана диелгән иде. Минем әтием Илдар, әнием Сәрия. Кем ышанмый минем паспортымны ачып карасыннар, дип җавап бирде.

***

Зарифа озак яшәмәде. Бар байлыгы- квартирасын Александр Илдарович Найденовка завещать итеп якты дөнья белән хушлашты. Аның вафатын ишеткәч, Сәрия, Илдар,Саша каберенә чардуган һәм таш яздырып куйдылар. 

 

Тәмам.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: