Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
24 Июня 2022, 12:00

БОЛГАНЧЫК СУ

6 өлеш Вакытларны сәгатьләр, минутлар саный торды, агачларда хасил булган нәни бөреләрдән, тәмле җимешләр үсеп чыкты, алтын яфракларны ак кар күбәләкләре алыштырды. Һәр елдагыча, кыштан соң язгы кояш дөньяга назлы җылысын бүләк итте. Челтер чишмә кебек гөрләвекләр көне- төне җыр сузды, шәрә агач ботакларында яз килүгә шатланып песнәкләр пыркылдашты. Песнәк кенәме, өй ышыгындагы кояшлы ачыклыкта өч аяклы песи дә сыртын җылытты.

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ

Вакытларны сәгатьләр, минутлар саный торды, агачларда хасил булган нәни бөреләрдән, тәмле җимешләр үсеп чыкты, алтын яфракларны ак кар күбәләкләре алыштырды. Һәр елдагыча, кыштан соң язгы кояш дөньяга назлы җылысын бүләк итте. Челтер чишмә кебек гөрләвекләр көне- төне җыр сузды, шәрә агач ботакларында яз килүгә шатланып песнәкләр пыркылдашты. Песнәк кенәме, өй ышыгындагы кояшлы ачыклыкта өч аяклы песи дә сыртын җылытты. Песнәкләрдә гаме юк иде аның. Картайган сөякләрен таратып, киерелеп иснәп куйды да песи күзләрен йомды. Һии, мондый рәхәтлекнең кадерен белеп калырга кирәк, дип уйлады ахрысы. Зарифа тәрәзә аша песине күзәтте. Чыгып, песине сыйпап иркәләсе килеп китте. Хәзер песине иркәлисе килгән кебек, аның да назга төренәсе, кемнең дә булса кадерлесе буласы килде. Нишләп аңа гына мондый язмыш язылган икән соң? Югыйсә бит, балачакта да авырлыкны аз күрмәде. Үз әтисен бөтенләй хәтерләми ул. Ә әнисе авылларындагы МТСка инженер итеп җибәрелгән кешене йортка керткәч, әтием булды, дип сөенечтән башы күккә тигән иде дә бит. Сөенече генә озакка бармады. Үги әти шулхәтле көнчел иде. Иртән эшкә киткәндә әнисен матурым дип үбеп, кочаклап чыгып китә, ә кич соңарып кайтып керә дә әнисен тинтерәтә башлый.

-Мәдинә, сине бүген берәу белән кургәннәр. Әйт, кем иде ул? Үзең әйт, булса сугып үтерәм. 

Әнисе акланып елый башлый, беркем белән дә булмадым дип акланса да үги әти аның саен котыра.

Баштагы мәлне Зарифа, куркып елап, әнисен кочаклап, әтигә сүз әйтмә! Минем әни яхшы. Ул берни дә эшләмәде. Тимә әнигә, дип үги әтисеннән йолып алырга тырыша иде.

Тора- бара үги әтисе аны чәченнән йолкып, почмакка я караватка алып атып, тыныңны да чыгарасы булма, икегезне дә буып үтерәм дип куркыткач, мич арасында, я мендәрләр артына сеңеп, күзләрен йомып, йөзгә, меңгә хәтле саный иде. Саный, саный йоклап та киткән вакытлары булды. Әнисеннән күп мәртәбәләр, әти китсен ул, сине кыйный, миңа суга. Сиңа нигә кирәк ул, дигәненә каршы, ий, кызым, бала шул әле син. Берни дә аңламыйсың. Ирсез хатын булып яшәве бик авыр бит. Мин чыдармын ничек тә, тик сиңа гына сукмасын. Син арага кермә, кызым. Ул ныгытып сукмый бит, иртән гафу да үтенә. Ансыз яшәү бик кыен балам. Өебез искерде, түбәсен яңартасы, веранда эшләтәсе. Ул түбә калайлары кайтартты, әнә. Нишлисең бит инде, түзәргә туры килә, диде.

Зарифа, чынлап та үги әтисе белән әнисе арасына бүтән тыкшынмады. Алар талаша башласа, тизрәк үз караватына чаршау артына кереп качарга тырышты. Еллар үткән саен, үги ата үзгәрде. Ул инде хатыны Мәдинәне талап интектерми, киресенчә, Зарифага күз сала башлады. Әнисенә әйтеп караса да, әнисе, кызым, син аны әтиең итеп яратмыйсың. Ун ел буе сине ашата, киендерә, ә син бер мәртәбә дә аңа, рәхмәт әти димәдең. Кешелексез син, нәкъ атаң төсле, киребеткән дип сүкте.

Үги әтисе, киресенчә, эшкә әнисеннән соңгарак калып китәргә тырышты. Эзәрлекләве бушка булмады- сигезенче классны тәмамлар алдыннан үги әтисе Зарифаны көчләде.

-Бала чагыннан ук мине яратмадың. Гел миңа каршы килдең. Мә, ал хәзер әҗереңне дип, мыскыллый- мыскыллый көчләде. -Әниеңә әйтеп кара, иртәгә үк бөтен МТС мужиклары астына илтеп тыгам мин сине. Тагын бер карышсаң, үзеңә үпкәлә.

Шул көннән Зарифа үз-үзенә хуҗа түгел иде. Ничек кирәк алай, сигезенче класс имтиханнарын тапшырып, кулына белем турында таныклыгын алуга, әнисе белән дә хушлашмыйча, кулына кечкенә төенчек тотып, бар җыйган биш сум акчасын кульяулыкка төреп лифчигына тыкты да, попутный машина белән район үзәгенә юл тотты. Китәргә, ничек тә ераккарак олагырга, качарга бу тормыштан. Шул уйлары белән ул, район үзәгенә кереп тормады, юл чатына чыгып Чаллы ягына баручы машиналарга кул күтәрде. Олы гына яшьтәге абзый туктагач, каушап калган иде дә, утыр әйдә курыкма, дигәч , кабинага үрмәләде. Гомерендә беркемгә дә сөйләмәгән кыска гына тормыш юлын шушы чал чәчле Яхья агайга елый-елый сөйләп бирде. Яхья агай, чынлап та аның юлында очраган изге күңелле кешеләрнең берсе иде. Кунар җирең дә юктыр. Минем хатыным бик әйбәт, әйдә үзебезгә алып кайтам дигәч, каршы килмәде. Юлда кемнең кеме булмас дисәләр дә, Яхья агайның гаиләсе аны ачык йөз белән каршы алды. Бернинди сорау-тикшерүсез ашатты, эчертте, йокларга урын бирде. Минзилә апасы Зарифаны торак урыны бирә торган училищега укырга кертте. Бар да яхшы дигәндә, Зарифа үзенең авырга узганын белде. Ярдәм сорап, Яхья агаеның хатынына килде. Унбиш яшьлек балага закон буенча әнисе белән сөйләшеп, балиг булмаган балалар бүлегенә исәпкә куеп кына аборт ясарга мөмкин икәнлеген төшендергәч, Зарифа үги әтисе исеменнән көчләве турында гариза язды. Ни хикмәт, әнисе Зарифаның үзен гаепләп чыкты. Шулай да аборт ясатырга ризалыгын бирде. Үги әтисен төрмәгә утыртканы өчен әнисе Зарифаны сүкте, орышты, каргады. Авылда эзең булмасын, минем өчен син юк, дип, саубуллашмыйча да китеп барды.

Яшь чагы бит, училищеда укыганда егетләрне еш алыштырды Зарифа. Кызның даны итәк астында дигәннәре хак икән. Тиздән училищедагы  барлык егетләр дә Зарифаның "доступный" кыз икәнен белеп алды. Алгы якка җиңеллеген аңлагач, Яхья агай белән Минзилә апасы да кызга караңгы чырай күрсәтә башладылар, ахырдан бөтенләй дә кертмәделәр. Училишены көчкә өчкә тәмамлап маляр таныклыгы алып чыккач, Зарифа төзелеш фирмасына эшкә урнашты. Анда бер-ике еллап эшләгәннән соң транспорт предприятиесенә диспетчер булып килде. Күпме генә йоклап йөрсә дә, Зарифа балага узмады. Аборт ясатыр алдыннан гинекологның, башка балагыз булмаска мөмкин дип ныгытып кисәтүен

ул, киресенчә, тормыш бүләге итеп кабул итте. Сакланып- нитеп торасы юк, хет кем белән очрашсаң дә куркыныч түгел.  Предприятиегә яңа урнашкан шоферны күргән, Илдарны үзенеке итәсе килде. Илдар янында моңа кадәр очрашкан бар ир- егетләр дә бернигә дә тормый торган чүпкә әйләнде. Зарифа Илдарга чын-чынлап гашыйк булды. Үзен Зоя дип таныштыргач, Илдар аны керәшен кызы дип кабул итте. Мәхәббәтләре көчле иде аларның. Тик Илдарның гаилә кору, бала дигән сүзләре бик куркыта иде Зояны. Күпме егетләр белән очраштым, балага узмадым. Илдар минем үткәнемне белми. Бала кирәк диячәк, ә мин таба алмыйм, дигән уйлары бәгырен телде. Үзенең эчке серен Илдарга берничек тә аңлатып бирә алмады, аңламас, дип уйлады. Тора- бара бер- берсенә үпкәләшләре ешайды, кычкырышып алулар да артты. Ишек шапылдатып чыгып китүләр дә булды. Ахрысы, мәхәббәт учагының коры утыннары бетеп, көл- кумергә әйләнде. Илдар, саубуллашмыйча чыгып китте, Зоя аңа шалтыратмады, эзләмәде, юксынса да башын иеп бармады. Шулай итеп юллары ике якка аерылды. Илдарга үч итеп, Зоя икенче шофер белән типтерә башлады. Аннары бу предприятиедән бөтенләй китеп барды.

Күрәсең, Зарифа туганда күк йөзен калын болытлар каплаган булгандыр да, андагы бәхет йолдызы Зарифаны күрми калгандыр. Югыйсә, нишләп Зоя-Зарифа гел бәхетсез булырга тиеш соң? Илдарга үч итеп, яңа танышына тиз генә кияүгә чыгып куйса да, тормышының рәте булмады.

 ***

Тормыш арбасы шыгырдый-шыгырдый үз юлын дәвам итте. Азалиянең Чаллы педагогик институтын тәмамлавына да өч ел узып киткән икән. Курсташлары шалтыратып исенә төшермәсә, бөтенләй оныткан булыр иде. Шимбә көнгә группалары белән институтта очрашырга сүз куешып, Азалия Автозавод районының эчке эшләр бүлегенең балиг булмаган балалар белән эшләү бүлегенә шалтыратты. Кичә тагын бер җүнсез анадан ике баланы аерып алганнар. Ач, ялангач балалар, кашык тотып ашауны да белмиләр, ник кенә Ходаем андыйларга бала бирә икән дип уйлап куйды. Энесе Сашаны исенә төшергәч, күңеленә рәхәт булып китте. Ул үзе дә ятим калган балаларның һәрберсен өенә алып кайтырга риза да, тик  прокуратура хезмәткәре ире Данир гына башта үзебезнекеләрне үстерик, аннары карарбыз дип каршы килә. Данирыннан бик уңды шул Азалия. Алтын куллы, тәмле телле егетне ул беренче күрста укыганда очраклы гына очратты. Башта исәнме- саумы гына дип йөрелсә дә, араларында күзгә куренмәс мәхәббәт җепләре сузылган иде инде. Азалия өченче курсны тәмамлауга шаулатып- гөрләтеп туй ясадылар, аннары туй сәяхәтенә барып кайттылар. Азалия диплом эшен бишектәге улын тибрәтә- тибрәтә язды. Декрет ялы дип тормады, попечительләр советында да, балигь булмаган балалар бүлмәсендә дә эшен дәвам итте. Сеңлесе Алия дә апасы юлын сайлады, шул ук институтка укырга керде. Көзге алдында киенгән арада,

-Ярый әле әтиемне Сашаны уллыкка алырга күндергәнмен. Әтием белән әнием картлык көннәрен аннан башка ничек уздырырлар иде? Саша безнең барыбыз өчен дә көтелмәгән куаныч булды. Яратам шул мин аны, бәләкәч энекәшемне, дип көзгедәге чагылышына  елмаеп сөйләнеп алды.

***

Тиздән Зарифа үзендә ниндидер сәер үзгәрешләр сизә башлады. Я күңеле болганып, сары су килеп аптыратты, я әче- төче ашыйсы килде. Терапевт ашказаным бозылды диюгә, гинекологка күренлегезме дип сорады. 

-Юк. Мин бит беренче авырыма аборт ясаткан идем, унбиш яшемдә. Шуннан соң балага узмыйм. Так что, аннан түгел. ФГДС узарга иде миңа.

-Башта, барыгыз, гинекологка күренегез әле. Трубка йоту озак түгел. 

Гинеколог креслосыннан чүт егылып төшмәде Зарифа. Авырлы! Ничек инде авырлы? С каких пор? Ә кемнән? Илдарданмы, Иваннанмы?

Терапевтка керүдән мәгьнә калмады. Ире Иван балабыз була дигәч, артык сөенмәде дә, көенмәде дә. Кызы Алёна дүрт килодан артык авырлык белән туды. Дөресрәге, баланы ярып алдылар. Иван бала тәпие юып, роддомнан алырга да килә алмады. Зарифа такси чакырып, Аленушкасын үзе күтәреп кайтты. Исерек Иванның гырлап йоклап ятканын күргәч,  баланы диванга куеп, Иванны тотып ярды. Айнып та җитә алмаган Иван гомумән бернәрсә аңламыйча, тагын авып төште. Шуннан соң Зарифа дөньядагы бар ачуын Иваннан ала башлады. Тумышы белән сабыр холыклы Иван бераздан кыйнауларга түзә алмыйча, аналары янына авылга ычкынды. Зарифа берәр җүнлесе туры килмәсме, дип очраштыргалап караса да, барып чыкмады, бәхет йолдызы кабынмады.

Кем характеры булгандыр кызында, Алёна бик иртә егетләр белән очраша башлады. Ун классны әнисе җитәкләп дигәндәй йөртеп кенә укып бетерде. Укырга бармыйм. Я хочу работать, дигән сүзләре, көне буена музыка тыңлап, телефонда уйнап утыру булды.

Тиздән ниндидер кызлар белән танышып, Мәскәүгә эшкә китеп урнашты. Нинди эшкә икәнен әйтмәде, Зарифадан акча сорамады, үзе дә кайтармады. 

Зарифа да инде тыныч башым, кысыр ашым дип яши башлаган иде. Торак коммуналь хуҗалыкка эшкә диспетчер кирәк дигән игьланны укуга, шунда йөгерде. Электән диспетчер булып эшләгәнлеге ярдәм иттеме, әллә диспетчер чынлап та бик нык кирәк идеме, хуҗа кеше Зарифаны бернинди каршылыксыз эшкә алды. Коллектив та зур түгел, бер- берсен куптән беләләр, Зарифаны да дуслыкка бик теләп алдылар. Хатын- кызлар шундый инде алар, иртән эшкә килүгә эчендәге  бар серен, берни булмагандай ачалар да салалар. Гаилә булгач, табак-савыт та шалтырамый тормый. Барысы да шунда, эш урынында бушатыла да, күңелләр тынычланып кала. Эшләве дә рәхәт, җиңел булып китә. Сәрия дә берни булмаган кебек эчендәгесен ачып сала торды, Зарифа сеңдерә торды. Ул инде яшьлек мәхәббәте Илдарның Сәриянең ире икәнен аңлауга үз- үзең тыя алмаслык дәрәҗәгә җитте. Илдарның хатынына  булган хисләрен, аларның тормышларын, кызларын ачыктан-ачык күз алдына китереп, ачуыннан буылырга җитешеп утырса, чыраеның бер генә мускулы да селкенмәде, йөзенә чыгармады, киресенчә иң якын дус булып кыланды. Ни өчен шушы Сәриягә бәхет ишелеп төшкән? Бала чагыннан ук бер михнәт курмәгән бу хатын гына бәхетле булырга хаклымы әллә? Аның кызлары өфти-өфти итеп кенә үскәннәр. Ә минем бердәнбер кызым Мәскәүдә чиләнергә тиешме? Ул кем кызы? Бәлкем, Илдарныкыдыр?

Шушы уй Зарифаның баш миенә кереп сеңде бит тәки. Ачуыннан Сәриянең йөзенә бәреп әйтәсе килгән чаклары күп булды, әмма тыелды.

Тыелган буалар да бер ерылып китәләр дә болганчык суларын шарлатып, барлык тирә-якны җимереп,  киң елгаларга барып кушылалар.

     Кызы Алёна берничә елдан Мәскәүдән корсак тутырып кайткач, Зарифаның буасы шартлады. Моңарчы да бала табып, роддомда ук баласыннан ваз кичкән кызы, улын Зарифаның өендә тапты. Бер ай чамасы өзлегеп ятып торганнан соң Зарифаның эштән кайткан вакытына баласын калдырып, ничек Мәскәүдән кайткан булса, шулай тиз генә чыгып та сызды. Зарифа бала карап өйдә утыруны күз алдына да китерә алмады. Шул ук төнне ул баланы Илдарлар бакчасына илтеп ташлады. Яшьлегендә калган мәхәббәтеннән ул шулай итеп үч алды.

АХЫРЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: