Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
22 Июня 2022, 12:00

БОЛГАНЧЫК СУ

2 өлеш Илдар радиоалгычыннан татар каналын эзләп тапты. Озын юлда, Татарстан чикләреннән ераклашкан саен, үз телеңдеге җырлар күңелгә якынрак була шул. Радиодагы җырчы кызга кушылып, үзе дә җырлап җибәрде. Армиядән кайткач, шофер булып урнашмаган булса, чынлап та бәлкем җырчы булган булыр иде ул.

БОЛГАНЧЫК СУ
БОЛГАНЧЫК СУ
Илдар радиоалгычыннан татар каналын эзләп тапты. Озын юлда, Татарстан чикләреннән ераклашкан саен, үз телеңдеге җырлар күңелгә якынрак була шул. Радиодагы җырчы кызга кушылып, үзе дә җырлап җибәрде. Армиядән кайткач, шофер булып урнашмаган булса, чынлап та бәлкем җырчы булган булыр иде ул. Мәктәптә үз- үзен белә- белгәннән бирле җырлый бит ул. Армиядә дә, танк эчендә дә җырдан аерылмады. Авылның бер генә бәйрәме дә аның җырларыннан башка узмады. Район үзәгендәге транспорт идарәсенә зур йөк машиналарына шоферлар кирәк дигән игьланны укыгач, шунда барып урнашты. Акчасы яхшы булачак, машинасы яңа, чит илнеке, үзең әле буйдак, әйдә, дальнобойщиклыкка, дигәч тә карышмады. Чынлап та, Россиянең кайсы гына төбәгендә булмады да, ни генә күрмәде шул гомер эчендә. Нинди генә аварияләр очрамады юлында, ә Илдар һәр сәяхәтеннән исән- имин, хәвеф- хәтәр курмичә әйләнеп кайтты. Юлга чыкканда Әлхәм, Көлхуалла догасын укымыйча кузгалмады, кайтып җиткәч,Аллаһка рәхмәт әйтеп, догалар укымыйча, машинасыннан төшмәде. Җырчының тавышы тагын югалды. Урал таулары тимер рудасына бик бай, шуңа ахрысы, радиосигналлар да югалып китә. Юлда очраган юлаучыларны утыртырга бик ашыкмый торган Илдар, бу юлы, әллә кәефе яхшы булганга, әллә юл читендә кулын күтәрмичә генә басып торучыны кызганудан, машинасының тизлеген киметеп, юлаучы турысына җитеп, туктады.

-Кая юл тотасың? Әллә кояшта загарать итәсеңме? Кул да кутәрмисең, дип кабина ишегенең пыяласын төшереп, юлаучыга эндәште.

-Вам куда? 

-До Перми.

-Тогда, прыгай. Я до Екатеринбурга.

-Неет. У меня денег нет.

- Дурочка. Я ведь не спрашиваю про деньги.

-А я не проститутка, натурой тоже не могу рассчитаться.

-И так понятно, что не проститутка. Я их за километр узнаю. Ну что, поехали  что ли ? Или дальше будешь стоять и загорать? 

-А вы меня не тронете? Не изнасилуете!

-Нужна ты мне, как корове седло. Неужели я похож на насильника? Погода отличная, настроение хорошее, вот и решил остановиться. А поедешь или нет, твое право.

Кыз юл сумкасы белән рюкзагын Илдарга сузды, Илдарның кулына тотынып, гомерендә беренче тапкыр DAF машинасының кабинасына үрмәләде.

Биек машина кабинасыннан тирә-якны кузәтеп бару кызга бик кызык тоелды. Җиңел машиналар шырпы кабы хәтле генә күренә,  табигать тә бөтенләй башкача тоела. Кыз муенын суза- суза артта калган машиналарны, юл читендәге  авылларны, Илдар, киресенчә, авыз чите белән генә елмаеп, аны күзәтте. Радио сигналлары тагын татар каналын тотты. Илдар тавышны ныграк ачып куюга, янындагы кыз ялт итеп аңа борылды.

-Ой, поет по- татарски ! А вы понимаете что ли?

-Немного. -Илдар киң итеп елмайды.

-Только не разговариваете, да?

Илдар көлеп үк җибәрде.

-До встречи с вами и разговаривал.

-Әллә сез татармы?

- Сезне очратканчы Илдар исемле татар егете идем. Хәзер белмим инде.

Икесе дә берьюлы көлеп җибәрделәр. 

-Мин  дә татар кызы бит. Сәрия мин. Исемем - Сәрия.

-Чеп-чи удмуртлар яши торган якта һич уйламаган идем татар кызын очратырмын дип. 

-Татарлар яшәмәгән ил юк дөньяда. Безнең авылыбыз да татар авылы. Ә тирә- ягыбызда чынлап та гел удмуртлар. Тик без бик тату яшибез.

-Пермьгә кунакка барасыңмы? Әллә укыргамы?

-Юк, мин техникум бетердем, бухгалтерлыкка укыдым. Әмма эш юк бит. Шуңа Пермьгә барып карыйм дип юлга чыктым.

-һее. Анда сине кочак җәеп көтеп торалар инде, име? Эшен дә, зарплатасын да әзерләп куйганнар?

-Белмим инде. Әтинең апасы шунда яши. Бәлкем, берәр җиргә урнашырга ярдәм итәр. Мин бит кызыл диплом якладым. Бухгалтерияне бик яхшы беләм.

-Бирсен Ходай.

Машинада тынлык урнашты. Сәрия дә авылда капка төбендә яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп калган әбекәен, әнекәен, таралып яткан тракторын рәтләп яткан әтекәсен сагынып, уйлары белән авылына кайтты. Әнә, авыл уртасындагы күлдә, казлар белән берлектә малай- шалай суда чыпырдаша, авыл читендәге куе кара урманнан атлы юлаучы кайтканы күренә. Авыл урамындагы яшел чирәмдә тавыклар тибенә. Сәриянең йөрәге, сагынудан, сулкылдап куйды һәм ул, үзе дә сизмәстән, авыр сулап куйды.

-Сагынасыңмы?

-Әйе… Кемне?.... Ә син, ә сез каян белдегез?

- Соң мин дә бит кайчандыр туган йортымны  калдырып, армиягә киттем. Аннан кайткач, әти- әнинең өметен өзеп, район үзәгенә китеп урнаштым. Киттем, ә күңелем һәрчак авылда, әти-әни янында.

-Әйе шул. Мин дә әбекәемне, әтекәй белән әнекәемне сагынып та өлгердем. Кире йөгереп кайтып китәсем килде, хәтта. 

-Бигрәк кызык сөйләшәсең. Матур итеп, әбекәй, әтекәй дисең. Хәзер бит әни, әти- әни дип кенә эндәшәбез инде.

-Безнең авылда алай түгел. Без тәти апа, алма апа, җизнәкәй, җиңгәчәй дип әйтәбез. Шулай гадәтләнелгән.

-Сәрия, ә Пермьдә эш таба алмасаң, ни эшлисең инде?

-Әй, белмим инде. Берәр заводка булса да, керермен инде. Әтекәй, әнекәй җилкәсендә ятып булмый бит инде.

Кич, караңгы төшкәндә Пермьгә барып җиттеләр. Илдарның зур йөк машинасына шәһәр эченә керергә рөхсәт булмаганлыктан, шәһәр читендә саубуллашырга туры килде.

Машинасын сүндереп, Илдар Сәриягә кабинадан төшәргә ярдәм итте. Кызны кулыннан ычкындырмыйча гына, күзләренә карап, "Сәрия, мөмкин булса, бүген үк сине үзем белән алып кайтып китәр идем. Тик миңа әле күпме юл йөрисен, Аллаһ кына белә. Телефоннан шалтыратырга рөхсәт итәсеңме?

-Әйе, дип пышылдады Сәрия.

Илдарның машинасы күздән югалганчы, Сәрия кул болгап юл читендә озатып калды. Сумкасын, рюкзагын җилкәсенә асып,  тукталышка килеп җиткәндә, тәмам караңгы төште. Аның бәхетенә, автобус озак көттермәде, берсеннән икенчесенә күчә- күчә матур апаларының ишеген какканда, өй эчендәгеләр рәхәтләнеп йоклыйлар иде инде.

Хәл-әхвәл, авыл хәлләрен сораштырып, чәйләп алганнан соң Сәрия дә җәелгән урынга ятты. Күзләренә йокы кермәде, бөтен халәте, җаны- тәне гүя, Илдар машинасында иде. Кая хәтле барып җитте икән? Ял итәргә туктадымы? Берәрсен юлда утырттымы? Их, ник мин дә Екатеринбургка барам, дип, алдашмадым икән? Уйларының очына чыга алмыйча, боргалана- боргалана йоклап китте. 

   Иртән матур апасы эндәшеп, бүген ял ит. Мин таныш- белешләр аша эш сөйләшеп карармын, дип эшенә чыгып китте.

    Сәрия авылдагы гадәте буенча иртүк торып, урын- җирләрне җыештырды, матур апасының идәннәрен юып чыгарды, тәрәзә төбендә үскән гөлләренең яфракларын тузаннан арындырды. Өй янындагы бакчага чыгып, су савытларына су тутырды. Көненең нәкъ авылдагыча, бетмәс- төкәнмәс вак эшләр белән узганын сизми дә калды.

Һич уйламаганда, телефоны шалтыраганга сискәнеп китте.

Илдар шалтыратты.

-Сәрия, хәерле көн! Кәеф ничек? Мин менә грузны бушатып, попутный груз көтәм.

-Минем бар да яхшы, Илдар. Матур апам әле эштән кайтмады. Танышлары белән сөйләшәм дигән иде. Бәлкем эш тә тапкандыр. 

-Сәрия!

-Әү!

-Карале, Сәрия. Мин кайтканда Пермьгә сугылып чыга алсам, очрашуга киләсеңме?

-Киләм!

   Сәрия, чакырсаң, Екатеринбургка килергә дә риза мин дип, чак ычкындырмады. Сөенеченнән, үзенең Пермьгә эшкә урнашу өчен килгәнен дә онытып җибәрде. Кайчан, ничә сәгатьтә дип тә сорамады, чөнки аның күңеленә мәхәббәт сандугачы оя корып өлгергән иде.

   Бер кирегә китсә китә бит ул. Илдарга попутный грузларны бөтенләй икенче якка -Чиләбегә, Чиләбедән - Уфага, Уфадан, ниһаять, Татарстанга алып кайтырга туры килде. Ай буена телефон аша сөйләшеп торсалар да, юллары кисешмәде егет белән кызның. Пермьдә, йөри торгач, коммуналь хуҗалыкка бухгалтер кирәклеге ачыкланды. Сәрия кош тоткан кебек шатланып, эшкә урнашты. Торак коммуналь өчен түләүләрне рәткә- чиратка салу, ай- һай авыр булды баштагы мәлне. Ярты ел буе башын күтәрмичә эшләп, Илдар да исеннән чыга башлаганда гына, май кояшыдай елмаеп, кулына чәчәк бәйләме тоткан Илдар үзе торак хуҗалык идарәсенә килеп кермәсенме! Шак катты Сәрия. Бернинди шалтыратусыз, дальнийга сезнең якка юлга чыгам дигән хәбәрен дә ишетмәгән көе, гомерендә бер генә күргән егетне, бераз таный да алмый торды әле ул. Тик бу мизгел генә дәвам итте. Сәрия, өстәл артыннан ничек сикереп торганын, ишек янында басып торучы Илдарның кочагына ничек атылганын да сизми калды.

-Илдааар!

-Сәрияяя!

Бер- берсен сагынышкан, наз көткән иреннәр бер берсенә тартылды, ике йөрәк бу минутта бер булып типте.

Сәрия белән бер бүлмәдә эшләүче коллегалары шым гына бүлмәдән чыгып юк булды.

Яратуны аңлату өчен сүзләр артык иде монда. Илдарның кочагына сеңгән, аның әз генә тир исе килеп торган күлмәк изүенә башын салган Сәрия бәхетле иде.

-Мин сине алырга килдем. Бөтенләйгә. - Илдар, Сәрияне чәчләреннән сыйпап, колагына пышылдады.

-Мин риза. - Сәрия күзләрен күтәреп Илдарга карады. - Мин сине көттем. Мин синең килереңне белдем.

-Мин сине бер генә минутка да исемнән  чыгармадым. Сихерләдең син мине,  урман кызы. Я ничек, бүген үк гариза язасыңмы? 

- Илдар, ел ахыры бит. Миңа ышаныч белдереп эшкә алдылар. Идарәнең еллык отчетларын ясамыйча китә алмыйм. Аннары, син бит әле әтекәемнән ризалык алмадың.

- Әйдә, бүген үк авылыңа кайтып киләбез.

-Безнең якның үз йолалары бар. Башта мин әнекәем белән сөйләшермен. Әнекәй әтекәйгә әйтергә, ә әтекәй  әбекәйнең киңәшен тотарга тиеш. Шуннан соң гына сиңа безнең авылга, ике якын туганың белән кыз сорарга килергә була. Шунсыз йола үтәлми. Ата-ана ризалыгыннан башка гаилә корсаң, ул бәхетле булмый. 

-Мин риза, кадерлем. Барысы да син әйткәнчә булыр. Синең белән гомер юлын  бергә узу өчен мин барысына да риза.

    Сәриянең эш көне тәмамлангач, Пермьнең иң атаклы ресторанында ял итеп, күңел ачкач, Сәрияне матур апаларына озатып куйгач, Илдар төнге поезд белән Татарстанга юл алды.

     Бар йолаларына туры китереп кызга язучы җибәреп, ике яктан да бар туганнарны җыеп туйлар уздырганчы тагын бер ел вакыт сизелмичә дә узып китте. 

     Илдар Удмуртиядә туып үскән, Пермь каласында эшләп- яшәп ятучы Сәрияне район үзәгендәге өр- яңа бер бүлмәле фатирына алып кайтты. Бәхетле иде алар, башкалар көнләшерлек бәхетле иделәр. Тормышлары әнә шулай матур башланып киткән иде….

Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: