Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
20 Июня 2022, 12:00

ТӨЕННӘР

3 өлешПоезд – самолет түгел, бер утырган көе ашамый-эчми генә кирәк җиреңә барып битеп булмый. Хәер, бик теләсәң, я кесәңдә җилләр уйный башласа,вагон башындагы титаннан кайнар су алып эчеп кенә дә сәфәр кылырга була инде ул. Азалия андыйлардан түгел иде. Шуңа да ул, урын-җирен пөхтәләп урнаштырганнан соң вагон ресторанга барырга җыенды. 

ТӨЕННӘР
ТӨЕННӘР


Поезд – самолет түгел, бер утырган көе ашамый-эчми генә кирәк җиреңә барып битеп булмый. Хәер, бик теләсәң, я кесәңдә җилләр уйный башласа,вагон башындагы титаннан кайнар су алып эчеп кенә дә сәфәр кылырга була инде ул. Азалия андыйлардан түгел иде. Шуңа да ул, урын-җирен пөхтәләп урнаштырганнан соң вагон ресторанга барырга җыенды. Аның бу уен сүзсез дә аңлагандай, Виктор да ул арада рюкзагын киеп, Азалия артыннан иярде. Вагоннан вагонга күчә күчә барганда алай артык сүз сөйләшмәделәр, ресторанда буш өстәл табып, меню буенча һәркем үзе яраткан ризыкны сайлагач, бер тын икесе дә сүзсез генә тагын тәрәзәгә күз салдылар. Поезд зур станциядә туктап торганлыктан, ресторанда кеше күп түгел, барча пассажирлар диярлек перронда әрле-бирле йөренә. Станция халкының сәүдәгәрлек белән көн күргәнлеген аларның икесенә дә тәрәзә аша күзәтү кызык тоелды. Олы-олы сумкалар, тәгәрмәчле арбалар өстерәгән хатыннар, ирләр күзләренә ак-кара күрмичә бер вагоннан икенче вагон янына ташланалар. Поезд китеп өлгергәнче суына башлаган бәрәңгеләрен, кыздырган тавыкларын, тозлы кыярларын, суган кыякларын, мае агып торган кәтлитләрен сатып бетерәселәре бар. Кайберләре баш өстенә кабарткан шарлар, уенчыклар күтәреп, вагоннарда оеп утырган пассажирларның игътибарын җәлеп итәргә маташа.
-Бизнес. Һәркем яшәргә дип тырмаша. Болар калган продуктларын кая куеп бетерә икән? Көн саен, ай, ел буена шушылай итеп яшә, балалар үстер, тормыш алып бар инде,ә? Элек без барыбер рәхәт яшәгәнбез икән. Берәү дә вагон тирәли болай итеп йөрмәде бит.
Тик Виктор аның бу сүзләре белән килешергә теләмәде.
-Анысы шулай инде, Азалия. Завод-фабрикалар эшләүдән туктагач та халык барыбер гаиләсен туйдыру өчен җайлаша башлады. Хәтерлисезме, күпме хатын-кыз кытай сумкалары асып чит илләрдән базарларга әйбер ташыды. Алар да эшләргә, яшәргә тырышты. Мин үзем дә шундый алыпсатар юлына бастым бит ул вакытта.
Предприятиебездә кыскартулар башланды, иң беренче еш авыручыларны, картларны, ягни пенсиядәгеләрне кыскарттылар. Аннары айлар буе хезмәт хакларын тоткарлаулар башланды. Исегездәме, баштагы елларны без бик яхшы яшәдек, хәтта чит илләргә дә чыктык, дип. Менә шул. Бар чагында – бүредәй. Юк чагында – шүредәй, диләрме. Безнең гаиләдә дә тиеннәрне санар вакыт җитте. Бу хәлне бигрәк тә Таня авыр кичерде. Мин машинабызны сатып, Беларуссия, Польшадан машина запчастьләре алып кайтып сатуга керештем. Ул чакларда поездларда вагон рестораннар бар идеме икән, хәтерләмим, әмма юлда шушылай бәрәңге, тозлы кыяр наборы алып тәүлегенә бер тапкыр ашап йөрелде инде. Ул әби-апаларга мин бик рәхмәтле.
-Соң, бизнесмен булгач, акчагыз барлыкка килгәндер бит инде? Соңгы акчагызга йөрмәгәнсездер.
Виктор уйланып, авыр сулап куйды.
-Ул юллар болай сөйләгәндә генә бик җиңел тоела, Азалия. Чынында, ничә мәртәбә бандитлар тиененә кадәр кырып –себереп акчаларны талап алдылар, сумнарны чит илгә чыккач долларга алыштырганда күпме алдаулар булды, кыскасы, мин мескенләнеп әйтмим, ул акчаларны алып кайтасың да тагын икенче партия товар алырга тыгасың. Сыйфаты яхшымы, юкмы, сатыламы, талыйлармы,алдыйлармы – монысы беркемне дә кызыксындырмый. Һәм кызыксындырырга тиеш тә түгел иде. Виктор тагын сүзсез калып тәрәзәгә таба борылды. – Безнең аралар суынуын шушы юллар тизләтте дә бугай. Бераз акча барлыкка килүгә, Таня әниләре янына ашыкты. Ул инде эшеннән дә чыккан иде. Башта гел хәбәрләшеп тордык. Ул әнисе каты авырый дип, ярты ел буена әнисе янында торды. Мин риза булдым. Мин дә килим дигәч, кирәкми, бизнесыңны ташласаң, башка керә алмассың дип юатты. Тагын риза булдым. Ярты елдан кайткан Таня бик нык үзгәргән иде инде. Аның сөйләшүе дә үзгәргән, үз-үзен тоту манералары да бөтенләй башка иде. Әллә миңа гына шулай тоелдымы икән? Бер-беребезне сагынышкан булсак та, ул мине үзенә якын китермәде, әле бер җирем, әле икенче җирем авырта диде. Аннары, нишләптер безнең климат ярамый башлады аңа. Табибларга да барып йөрде, тик чирен генә таба алмадылар. Мин бар тапкан акчамны аңа тоттым. Сез, Азалия әллә нәрсә уйлый күрмәгез. Тоттым дигән сүзне аны сәламәтләндерергә тырыштым дип аңлатуым иде. Бераздан Таня тагын әниләренә китте. Соңыннан хат язып барысын да аңлатты. Сине яратмаганмын икән, мин синең яныңа кайтканда авырлы идем инде. Минем яраткан кешем бар. Синең белән уртак балабыз да, байлыгыбыз да юк. Квартира үзеңә калсын. Миңа бала туганчы аерылырга рөхсәт бир дип язды ул. Мин болай да шикләнә идем инде. Ләкин турыдан-туры сорарга кыймадым. Дөресрәге, туры җавап ишетүдән курыктым. Менә шулай итеп безнең мәхәббәт уты сүнде.
Виктор моңсу гына елмаеп куйгандай булды да, минем тормыш җебенең төеннәрен чишү кызыкмы сезгә, Азалия? дип сорады.
-Ә шулай да, Виктор, ничә еллардан соң сез хатыныгызны соңгы юлга озаткансыз. Моның сәбәбе нидә?
-Оо! Аңа хәтле күпме карлар, яңгырлар яуды, күпме язлар, җәйләр үтелде бит инде. Таня белән аерылгач, минем өчен күктәге кояш та сүрелгән кебек булды. Ул барында, хәтта әти-әнисе янәшәсендә яшәгәндә дә минем алда максатларым бар иде. Аннан мин бизнесны ташладым, бар булган калдок-постык машина запчастьләрен базардагы икенче бер кешегә юн генә бәягә саттым да, бик-бик еракка, күз күрмәгән Камчатка ярымутравына китеп бардым. Анда да мине генә көтеп тормаганнар иде, шулай да балык тоту белән шөгылләнүче бер корабка эшкә урнаша алдым. Андагы мәхшәрне күрсәгез сез! Ачык диңгездәге давылларда шундый зур кораблар йомычка кебек бөтерелә, кайда җир, кайда яр, кайда күк йөзе – бернәрсә аңларлык түгел. Диңгез дулкыннары шулкадәр биек, алар сине сытып, басып китәргә теләп, корабыңны баштанаяк каплап ала да әллә ничәмә метр биеклеккә күтәреп. Тагын күпме ераклыкка илтеп ташлый. Ә анда әллә яр, әллә кыя.белмисең. Җитмәсә, корабтагы бар халык диярлек диңгез авыруы белән авырый. Шулай бер ел азаплангач, мин бу эш минеке түгел дип уйладым һәм үз профессиям буенча эш караштыра башладым. Ходайның рәхмәте, эзләгәч, эше дә табылды, тормышлар да, илебез дә җайланып китте.
Азалиянең мәңге төшенә дә кереп карамаган ак түбәтәйле Камчатка таулары, андагы кайнар сулы җир асты чишмәләре-гейзерлары, кайчандыр японнар гомер кичергән ташландык бистәләр күз алдына килде.
-Ий, сез бик матур җирләрдә яшәгәнсез икән. Ә мин шул Казанымнан, Татарстанымнан бер кая киткәнем юк. Хәер, бар бит, менә диңгездә ял итеп кайтып киләм. Иртәгә мин инде Казанымда булачакмын! Ике атна эчендә сагынып та өлгергәнмен икән, ләбаса. Бер дә сагынмам дигән идем. Кызларымны, кояш нурларымны сагындым, Виктор. Ана кеше өчен бала ничә яшьтә булса да сабый булып кала икән.
Виктор да аның сүзләрен булдереп, үзенең әңгәмәсен дәвам итте.
-Мин дә бик сагындым балаларымны... Сагынам.
-Сезнең дә балалар зурлардыр инде, әйеме? Сезнең янда яшәмиләрме?
Виктор бик озак дәшмәде. Тәмам суынып беткән кофесын бер өотым авызына алды да хәйран гына авызында тотып, йотып җибәрде.
-Юк шул. Минем янда түгел. Якында гына алар минем. Минем бит ике улым, бер кыз. Кызым кияүдә, Мәскәүдә яши. Интернет аша гел сөйләшеп торабыз. Бару-кайту яклары чамалы бит. Билет бәяләре бик кыйммәт, кызымның инде Камчаткага аяк басмаганына, ничә ел икәнен дә төгәл генә әйтә алмам.
-Улларыгыз диңгездәдер инде? Камчаткада минем уйлавымча, бар ир-атлар да профессияләрен диңгез белән бәйлидер.
Виктор җавап бирергә ашыкмады.
-Артур - Людмиланың беренче иреннән туган улы. Күрәсең, мин аның белән танышу чорында инде әти булу вазифасын үти алырлык ир булганмындыр. Артур минем белән танышкан көнне үк миңа син минем әтием бит диде. Минем бала күңелен төшерәсем килмәде, әйе, дидем. Чынлыкта әле мин өйләнешү-бергә тору турында бик уйлап бетермәгән идем. Людмиланың ире диңгезче династиясеннән булган, әтисе, бабасы кебек үк диңгезчеләр әзерли торган уку йортын тәмамлап, зур корабта эшләгән. Иң аянычы шунда, диңгез буенда гаиләсе белән ял иткән вакытында кемдер суга бата башлаган, ул шул кешене коткарырга дип ярдан сикерә. Камчатка яр буе бик зур ташлардан тора. Суга сикергән чагында башы белән су астыннан күренеп тормаган ташка бәрелә. Кечкенә улы Артур шулай итеп ятим кала. Без аңа ятимлек әчесен күрсәтмәскә тырыштык. Ике елдан уртак улыбыз Артем туды. Балалар бик дус, тату үстеләр. Тагын биш елдан Людмила кыз алып кайтты. Өч бала, бер кайгы-хәсрәтебез юк. Тормышыбыз җитеш. Без бәхетле идек. Безнең улларыбыз икесе дә диңгезче профессиясен сайлады... Артем эшли торган шхуна япон диңгезендә давылда әйләнеп бар экипаж һәлак булды дигәч, мин аңымны югалтып егылганмын. Аңа бит әле егерме дә тулмаган иде, яшисе дә яшисе иде әле. Артур да энесен югалтуны бик авыр кичерде. Югыйсә ул бик көчле рухлы иде. Ни эшләп андый эшкә баргандыр. Ял көнне иптәшләре белән кыяга ял итәргә барганнар. Егерме метрдан да биегрәк кыяга ник менгәндер ул. Әнисенең болай да яралы йөрәге тагын бер кайгылы хәбәрне күтәрә алмаслыгын, түзмәслеген белмәдеме, аңламадымы икән?
Ир кеше, бите буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен, гүя сизмәде, каршысында утырган Азалияне дә күрмәгән сыман, бер ноктага текәлеп, тынып калды. Күз яшьләре исә Викторның ирен читенә кадәр төшеп, мыек бәртекләре арасында җемелдәде.
-Менә шундый төеннәр минем йөрәгемдә, Азалия. Инде Ходайдан тизрәк мине дә улларым янына, хатыным, хатыннарым янына күчерсәң иде дип сорыйм.
ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: