Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
25 Января 2022, 13:30

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз дүртенче өлеш.Шул гына җитмәгән иде , Сириннең ачудан кан тамырлары бүртеп чыкты, бармакларын йодрыкка әйләндереп каты итеп машинасына сукты да:-— Юк Дания, мин сиңа ышанмыйм, Алсу мине ярата, ишетәсеңме? Ул мине ярата, әгәр дә син аларны күргән булсаң да, бары ялгыш кына очраткансыңдыр.

ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ
ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕ ӨЗЕЛГӘНДӘ

Утыз дүртенче өлеш.
Шул гына җитмәгән иде , Сириннең ачудан кан тамырлары бүртеп чыкты, бармакларын йодрыкка әйләндереп каты итеп машинасына сукты да:
-— Юк Дания, мин сиңа ышанмыйм, Алсу мине ярата, ишетәсеңме? Ул мине ярата, әгәр дә син аларны күргән булсаң да, бары ялгыш кына очраткансыңдыр.
-— Ялгыш? Син что, тупой? Мин үз күзләрем белән күрдем, Гамилнең куллары Алсуның иң башында иде.
— Куйса соң, бәлки ул аны тотып кына калгандыр. Алсуның гел башы әйләнә бит, юк, тагын бер кат юк. Беләсеңме Дания мин бер тапкыр ялгыштым инде, дустым кочагында күргәч ачуым килде. Ә дөресе шул, ул егыла башлагач аны дустым тотып калган. Аның хәзерге вакытта еш башы әйләнә. Мин Алсуга ышанам. Алла теләсә ул бәби тапканнан соң аның баш әйләнүе дә бетәчәк. Аннары ул миңа беркайчан да көнләшерлек сәбәп биргәне булмады. Гамил очраса ни булган? Соң ул авыл малае, аңлыйсыңмы? Гамил дә шул авылныкы бит, алар төрле җирдә очрашырга мөмкинләр.
— Ә син чыннан да җүләр, Алсуның абыйсы да минем әтине кыйнады, хәзер уч итеп өйгә ут төртте, аның аркасында әти янып үлде, ник син ишетмәдең идеме?
-— Син тилеме юкмы? Саматның ни гаебе бар, күпме аларны сөйләп йөреп була? Тикшерү дә аларны гаепле тапмаган. Җитте булды, кит моннан.
— Син ул тиле, син бит миңа ышанмыйсың? Ә ник мин тикшерүчегә ышанырга тиеш? Ни Саматы, ни Алсуы, икесе дә кәбәхәтләр, бала, бала дисең, ә син точно беләсеңме? Бәлки баласы да Гамилнекедер ә ? Башта тикшер дивана.— дип Дания көлә, көлә сүзен әйтеп кенә бетерде, Сирин бар көченә аңа сугып та җибәрде. Дания аздан гына яннарыннан узып барган машина астында калмады, бәхетенә юл читенә егылды. Дания егылган җиреннән торып, аякларына яхшылап баскач, кисәктән генә борылып:
— Син точно псих, сиңа в дурку надо идиот, бар, бар мөгезең зурдыр, кеше баласын кара, бар— дип тизрәк китү ягын карады.
Сирин ачуын баса алмыйча йодрыгы белән машинасын төйде. — Юк, юк, Алсу аңа хыянәт итә алмый. Ул бит үзе мине яратам диде, тормышыбызга өмет бирәбез диде. Юк мин ышанмыйм, Алсу андый юлга бара торган кыз түгел — дип үз үзенә сөйләнеп, машинасына кереп утырды. Ләкин машинасын кабызырга ачкычын гына тога алмады, аның куллары калтырап, бармаклары тыңламады. Калтыранган бармаклары белән берничә кат төрткәннән соң гына ул машинасын кабыза алды ул. Булды Сирин тынычлан, бар да яхшы, Алсу синең бу хәләтеңне күрергә тиеш түгел , җитмәсә сине бары исерек, сәрхүш кыз гына алдап китте. Ул тиле, ул үзе өчен уч алдырырга сине кытырта. Ә син тыныч бул, син көчле — дип Сирин үз үзен тынычландырырга теләде. Тик бу бик үк барып кына чыкмады. Менә ул өйгә кайтып җитте, машинасыннан чыгарга куркып ул шактый вакыт машинасында утырды. Шулай да өйгә керергә кирәк. Сирин кибеттән алган әйберләрне кулына тотып әкрен генә өйгә керде. Ишектән керүгә Алсуның кем беләндер сөйләшкән тавышы ишетелде. Сирин кабат шикләнеп куйды, идәнгә тавыш чыкмаслык итеп басып ул Алсу сөйләшеп торган аш бүлмәсенә керде.
-— Әйе, әйе, озакламый күрешербез, мин сине көтәм.--диде Алсу, аннары тынлык урнашты, кемдер телефонның теге ягында Алсуга нидер әйтә, кем, кем ул? Нәрсә әйтә ул Алсуга? Шулчак Алсу янә:
-— Кем ничектер, ә мин яратмыйм аны .
Шушы соңгы сүзләр Сириннең булган бөтен түземлеген юкка чыгарды да инде. Эх бу аңлап бетермәгән сүзләр, кешенең күңеле белән уйнаулар, кеше котыртулар да булмаса иде. Нигә, нигә без авызыбызны ачканчы ул сүзне әйтергә ярый микән дип уйламыйбыз? Нигә дип кеше күңелен яраларга гына торабыз икән? Нигә без әйткән сүзләрнең нәрсә китереп чыгаруы хакында уйламыйбыз икән? Нигә соң кешеләр түзә белми? Нигә дип дөресен белмичә, аңлашмыйча үзләренчә уй йөртәләр икән? Нигә дип ул кем белән, нәрсә сөйләшкәнне белмичә , якын кешесенә корбанына караган кебек карый, уйламыйча аны җәзага тарта икән? Менә бу очракта да Даниянең кайнар табага май салуы булды да. Сириннең Дания әйткән сүзләр колагында яңгырый башлады. Җитмәсә Алсу үзе дә мин аны яратмыйм дип тора. Бәлки чыннан да ул Гамилдән бала көтәдер дип, Сирин кулындагы сумкасын идәнгә бәрде. Алсу янына очып диярлек килде дә:
-— Мин сиңа ышандым, мине яратасың дип торам, ә син мин югында үзеңнең Гамилең белән сөйләшәсеңме себерке,— дип, Алсуның җавап биргәнен дә көтеп тормыйча, аның авызына китереп сукты. Алсу ничек булса да ычкынырга теләп:
— Тукта, син нишлисең? Үтенәм тукта, ул, ул ә.....— дип кенә өлгерде. Котырган үгезнеке кебек кызарган күзләре белән Алсуга карап, Сирин бар көченә хатынын төртеп җибәрде. Алсу очып китеп идәнгә ауды, ул Сирин аның янына килеп типкәли-типкәли кыйный башлады. Ул аны тагын күпме кыйнаган булыр иде, бары Сөембикә апаның:
-— Улым нишлисең? Хараплар иттең бит хатының белән балаңны— дигән тавышка гына Сирин айнып киткән кебек булды. Ул ишек янында кузгалырга куркып торган әнисенә, бер кан эчендә яткан хатынына карады.
— Улым үтердең бит, үтердең— дип Сөембикә апа идәндә яткан Алсуга якынлашты. Ул Алсуга тотынырга да курыкты, кып кызыл кан эчендә яткан килененә карарга куркыныч иде.
-— Кызым, балам минем, харап итте сине минем улым— дип Сирингә карап:
— Нәрсә басып торасың? Нишлисең син ? Чакыр тизрәк ашыгыч ярдәм , тизрәк шалтырат.
Сирин нишләгәнен үзе дә белмәде, ул күзләрен зур итеп ачып басып тора бирде. Сөембикә апа аның басып торуын күреп, улы янына килеп басты да аның яңагына сугып җибәрде.
— Син нишлисең фашист, нәрсә генә булды соң шул хәтле типкәләп кыйнарлык? Ант әгәре фашист та бала көткән хатынны болай кыйнамагандыр.
-— Әни, әни, әни ул— Сирин Алсуга карады, аннары әнисенә карап:
— Әни син, син ничек монда? Син бит киләм димәдең?
Сөембикә апа улына җавап бирмәде, ул телефонын алып ашыгыч ярдәм гә шалтыратып, килене кыйналуы хакында һәм ул үлем хәлендә дип әйтте. Сирин әнисенә карап:
— Әни син нишлисең? Нигә кыйналган дип әйттең?
— Ә нәрсә дөрес түгелмени? — дип Сөембикә апа улын уңлы суңлы яңакларга кереште.
— Белмәдем, белмәдем мин хайван үстергәнемне, белмәдем. Нәрсә булды әйт? Нәрсә өчен син аны кыйнадың? Нәрсә турында уйладың аны кыйнаганда кансыз җан. Хайван син ,кеше түгел, кеше мондыйга бара алмас иде. Ничек синең кулың корсаклы хатыныңа күтәрелде, ничек аягың белән типкәли алдың?
— Әни ул миңа хыянәт иткән, ә мин ачуымны тоеп тора алмадым. Мин ишектән кергәндә сөяркәсе белән телефоннан сөйләшә иде, әле мыскыл итеп "" кеше ничектер ә мин аны яратмыйм дип тора, ишетәсеңме ул мине яратмый.
Сөембикә апа тагын Сириннең бер битенә, бер күкрәгенә елый, елый сугып:
— Хайван син, ул минем белән сөйләште, минем белән. Мин кибеттән аңа шалтыраттым, улыма. минем ,килүем сюрприз булыр, ә сиңа шалтыратам инде , кибеттән нәрсә алыйм дидем. Грейфрукт сатканны күргәч алыйммы, яратасыңмы дигәч"" кем ничектер мин аны яратмыйм " диде. Мин килгәнне ул гына белде. Син эштән кайткан төшеңә сюрприз иде минем килүем. Мин бит синең аны иртәгә авылга алып кайтуыңны белмәдем. Шуңа кибеттә чакта Алсуга шалтыраттым, бәлки нәрсә булса да ашыйсы киләдер дип.
— Әни, әни мин нишләдем инде ? — дип Сирин башын тотып идәнгә утырды гына, ашыгыч ярдәм машинасы килеп, табиблар өйгә керде. Алсуның нинди халәттә ятуын күргән, 30--35 яшь тирәсендәге табиб хатын кыз, кулындагы сумкасын идәнгә төшереп җибәрде. Берничә мизгел сүз әйтә алмыйча торган хатын, үзе белән бергә кергән шәфкать туташына:
-— Тизрәк полиция хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә кирәк. Без соң килгәнбез ахыры, шулай да мин зыян күрүчене карыйм, ә син шалтырат — дип, табиб Алсу яныга якынрак килә башлады. Ләкин әле дә Алсуга якын килергә куркуы күренеп тора иде . Аның каршысында йөзе кыймакка әйләнгән, кып кызыл кан эчендә кеше ята. Әгәрдә корсаклы булмаса ирме, хатынмы икәнен дә белеп булмаслык дәрәҗәдә иде Алсу. Ул яткан идән дә, аның тирә ягы да кып- кызыл кан, әйтерсең лә ул кызыл сулы күл эчендә ята. Табиб Сириннең канга буялган кулына карап:
— Мин беренче тапкыр мондый хәл күрәм. Белмим, белмим мондый вәхшилекне ничек эшләп була соң? Сез нәрсә акылыгызда түгелме? Әллә исерекме?-— Табиб Сириннең әнисенә таба борылып — Ә сез, сез олы кеше, нигә дип аңа корсаклы хатынын кыйнарга ирек бирә алдыгыз? Ул хатынын кыйнаганда аны туктатып булмый идеме?
Күз яшьләрен сөртә-сөртә Сөембикә апа:
-— Кызым мин үземдә әле генә килдем, мин, мин гаепле барысына да .
Ләкин табиб аны тоңлап бетермәде. Әкрен генә канлы идән аша Алсуның кулын тотып йөрәк тибешен тикшерде дә:
— Исән, исән ул , исән бәбкәм— дип елмаеп җибәрде дә, шәфкать туташына ниндидер әмер бирде . Шул арада шприцка кирәкле даруын җыеп, Алсуның беләгенә кадады. Сирин белән Сөембикә апа селкенергә дә куркып, табибның нәрсә эшләгәнен күзәттеләр. Менә ишектән берничә полиция хезмәткәре килеп керде. Аларда күргән күренештән шок хәлендә басып катып калдылар. Бары табиб:
— Ул исән, тик сезнең ярдәм кирәк, тиз арада аны хастаханәгә алып китәргә кирәк , аны кисәктән генә кузгатырга ярамый. Сез дә төрлегез төрле турыдан тотып, әкрен генә носилкага салырга булышмассызмы? — дигәнгә генә җанландылар. Олы яшьтәге полиция хезмәткәре;
— Бер генә секунд, безнең хезмәткәр берничә фотосүрәт кенә ясап алсын дип— ул бер хезмәткәргә башы белән генә ишарә ясады . Тегесе көттермичә тиз генә берничә фотосүрәт ясагач, Алсуны бернәләп носилкага салдылар да аны күтәреп чыгып та киттеләр. Өлкән яшьтәге тикшерүче:
— Сез кыйнадыгызмы хатынынызны? — дип Сирингә карады.
— Әйе мин— дип Сирин ике кулын алга таба сузды.
— Мин сиңа нәрсә әйтергә дә белмим. Үз гомеремдә әллә нинди кыйналган кешеләр күрергә туры килде, тик бу ....— Тикшерүче туктап калды , бер Сирингә, бер фаҗига булган урынга карап:
— Сөйләгез нәрсә булды?
Сирин дәшмәде, күзләрен пыялаландырып, идәндәге бер ноктага каравын дәвам итте . Сөембикә апа телгә килеп үзе белгәннәрен сөйләп бирде дә:
-— Әтисе дә бик көнчел кеше иде, хәзер картая, картая гына бераз сүрелде, тик мондыйга барып җиткәне юк иде. Мин үзем дә сезгә шалтырата идем— дип өстәде.
— Без бит аны хәзер алып китәбез һәм ул җәзасын алачак. Сез аңлыйсызмы
аны төрмәгә утыртачаклар.?
Сөембикә апа күзләреннән аккан күз яшьләрен сөртеп:
-— Нишли алам? Мин күп тапкырлар аңа әйтә килдем, дөреслекне белми кул күтәрмә дип. Мин аңлата алмагач кем аңлатсын? Мин бит Алсуны үз кызым кебек якын күрдем, оныгым туа дип шатланып йөрдем. Ә ул бәбкәм түзде, улымны ничек бар шулай кабул итте. Кыен булсада түзде, беркайчан да зарланмады. Ә оныгым, оныгым, мин бит оныгым исәнме дип тә сорый алмадым. Үтенәм алып китегез аны тизрәк, мин, мин Алсу янына барырга, мин анда булырга тиеш .
-— Берничә минут түзегез инде. Улыгызны алып китәбез, тик сезгә иртәгә шушы адрес буенча килергә кирәк була. — дип өлкән тикшерүче Сөембикә апаның кулына кәгазь кисәге тоттырды. Сириннең кулларына богау салып алып чыгып киттеләр.
Бары шунда гына Сөембикә апа нәрсә булганын ахыргача аңлап бетерде дә, җан ачысы белән каты итеп кычкырып җибәрде . Аның тавышын якын тирәдәге йорттагылар да ишетеп куркып куйганнардыр. Ул ике кулы белән башын тотып канлы идәнгә утырды да үкси, үкси елый башлады. Аның бу мизгелдә күзләре генә түгел, йөрәгеннән дә кан сыкрый кебек иде.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: