Солдатларны озатырга яше-карты – барысы җыелып килделәр. Күршеләрен озатырга Әлфия белән Илдус та гаиләләре белән бардылар. Әлфия, исән-имин йөрегез, балалар, дип эчтән генә теләк теләде. Тик бер мизгелдә күз алдыннан кинодагы кебек бер куркыныч картина үтте. Әлфия сагаеп малайлар өстеннән күз йөртте. Күп кенә кешеләрнең үз язмышларын алдан беләсе килә. Белүдән ни хикмәт, язмышың туганчы язылгач. «Шулай да җибәрәсе түгел иде балаларны, бөтен җирдә сугыш», – дип куйды Әлфия үзалдына. Илдус хатынын тын алышыннан аңларга өйрәнде, кинәт кенә Әлфиягә карап алды. «Нидер сизә, юкка әйтмәс», дип, эчтән генә
уйлап куйды, аның да йөрәгенә шом керде. Су сөлеге кебек
егетләр. Әниләре саклап кына үстергән балалар хәзер инде
ни әнисенеке, ни әтисенеке түгел, алар хәзер хөкүмәт балалары. Хөкүмәт ни теләсә, шуны эшләтә. Әлегә китүчеләр дә,
озатучылар да моны аңлап бетерми.
Илдус белән Сабир ирләрчә уйладылар:
– Барсыннар әйдә, без хезмәт иткәндә дә сугыш иде, хәтерлисеңме Әфганны? Аллага шөкер, исәнбез бит. Солдатта
булмаган чын ир булмас, шулаймы, Илдус күрше?
– Алып калыр өчен дә бик күп акчалар кирәк ди бит,
яңа машина биреп кенә алып калып була ди, кая инде Сабир
белән миңа, – дип күз яшен сөртте Рушанның әнисе.
Булачак солдатларны озатып өйгә кайткач та Әлфиянең
борчылуы йөзеннән китмәде. Илдус акрын гына хатыны янына килеп утырды да сак кына сорап куйды:
– Ни тойдың, әллә шулай ук начармы?
– Ах, җибәрәсе түгел иде, күргәннәрем ялгыш булса гына ярар иде, –дип авыр сулап куйды Әлфия.
Хатынының борчылуы Илдуска да күчте, эчтән нидер
тырмап-тырмап, корт булып кимерде. Заһир өчен дә борчыла
иде алар, тик кечкенәдән хәрби офицер булырга хыялланган
баланың теләгенә каршы килмәделәр. Хәрбиләр заманасы
дисәк тә, тик бу – бетмәс, аңлашылмас сугышлар заманасы
да шул. Ярый элек Гитлер белән сугышканда аңлашылган,
үз иле өчен сугышканнар, ә хәзер кем өчен, ни өчен балалар
кеше илендә башларын салалар – бернәрсә аңлашылмый.
Ах, бу Ходай биргән күрәзәчелек! Әлфия күрә иде шул,
кешенең киләчәген дә, үткәнен дә. Кинәт күк капусы ачылып
киткәндәй ачыла да ябыла. Ни буласын әйтә ала, кайбер
чирләрне дәвалый, тик кеше туганда ук кулына сызып куйган язмышны үзгәртә алмый.
Гади кешеләр вакыйганы килеп тугач кына кичерә, ә
ул алдан күреп, хафаланып борчыла башлый. Киләчәген
белүдән куркып, күбесенчә кешегә текәлеп карамаска тырыша. Чөнки олы яшел күзләрдә шундук хафалану барлыкка
килә. Аның күзләре күңел көзгесе белән бер. Алар ире белән
сөйләшмичә дә бер-берсен аңларга өйрәнделәр.
Икесе шым гына утырганда балалар кайтып керделәр.
Һәрчак көр күңелле Әлфис:
– Күрдегезме, Рушан абый безнең укытучы апаны
эләктергән. Нәрсә кайгыга батып утырасыз, сезнеке китмәгәндә?
– Әй балалар, сезгә дә чират җитәр, – дип куйды әниләре.
– Оһ-һо, аңа чаклы әле! Абый укый, аны алмыйлар, ә
менә Рөстәм абыйга әле ике ел бар. Рөстәм абый, армиягә
барасың киләме?
Эчке бүлмәдән өстен алыштырып чыккан Рөстәм:
– Нигә бармаска, барам. Әнә Чечняга эләксәң, вообще
да шәп, өеп акча түлиләр, ди. Кайткач машина алып җибәрәсең, киенәсең.
– Ә аяк-кулсыз калып, сөягеңне өеп кайтарсалар, ни аласың? – Илдус усал гына итеп карап куйды.
Рөстәм сүз көрәштереп тормады, әтисенең аңа карата
нинди коры икәнен ул яхшы белә. Юкны бар итеп чыгып
таю ягын карады. Ни генә булмасын, бу өйдә аның иң яратканы Әдилә булып калды. Рөстәм аның белән хәзер дә көннәр
буе уйнарга әзер. Дәресне дә икәүләп бик рәхәтләнеп әзерлиләр. Аның үзен дә эчкерсез яраткан кеше шул кечкенә
Әдилә иде бугай. Ул аны йомшак куллары белән кочаклый,
үбә, үзе генә белгәнчә такылдап иркәли. Аны беркайчан,
беркем яратканы да, иркәләгәне дә юк. Әлфия әнисе – иң
зур терәге. Беренче елларны торырга килгәч, әни дип әйтү
җиңел булмады. Әдилә кечкенә булса да, «абый, әни әйт,
әни әйт, ул синең дә әниең», дип, Әлфия алдына җитәкләп
китерде.
– Мин дә әни дип әйтсәм ярыймы? – диде кызарып,
үзе янында басып торган Әдиләгә карады, ул да матур яшел
күзләрен тутырып әнисеннән җавап көтә.
– Әйт соң, улым, – дип кочаклады да маңгаеннан үпте. – Мин әни, син улым булырсың.
Ул көнне Әдилә белән Рөстәмнең сөенече эченә сыймады. Рөстәм шул чакта ук аңлады: әни – тәмле ашатучы
да, серен саклап яклаучы да. Еллар үткән саен бала күңелендәге үз анасының сурәте акрынлап артка чигенде. Хәзер
инде аның бер генә әнисе бар. Әтисе Илдус кына ныклап
тын алырга бирмәде. Күрәсең, үткәннәр нык үзәгенә үткән.
Мөнирә белән аның улы Рөстәм бер битлектә иде. Илдус
аларны яратмады, яратырга да теләмәде. Балаларга якын да
җибәрмәс иде дә бит, тик Әдиләсе никтер шуңа абый дип
ябышып ята. «Икейөзлелек белән юньсезлек анасыннан
килә, бер күрсәтер әле безгә бу бала, еланнан елан тумый
керпе тумас». Илдус аннан һәрвакыт ниндидер этлек көтеп
яшәде. Яннарында нык һәм көчле, акыллы Заһир барында
гына күңелләре тыныч иде.
* * *
Кышкы каникулга беренче тапкыр Заһир да кайтып
төште. Өстенә кигән хәрби киеме булган чибәрлегенә тагын
дә дәрәҗәле матурлык өсти. Ул тартылып, озынаеп киткән.
Аның кайтуы барысы өчен дә олы бер бәйрәмгә әйләнде. Әлфиянең улына караган саен карыйсы килде. Каршысында Таһир тора кебек күренде. «Ох бу яшьлек, берәү үлгәннән җир
шары әйләнүдән туктамый шул. Кеше гомере дә алга тәгәри
тора. Кара инде улын, нинди чибәрлек, ирләрчә сабырлык!
Эх, Таһиркаем, исән булсаң, мәхәббәт җимешебезгә сокланып туймас идең. Мин олыгайдым, ә син мәңге яшь калдың,
әйтерсең, әле генә армиядән кайтып, каршымда утырасың.
Нинди көчле, чиста иде безнең мәхәббәт. Атылган йолдыз кебек булды гомерең, ә шулай да нинди эз калдырдың үзеңнән
соң». Хатирә сандыгы ачылып, йөрәкнең әллә нинди нечкә
кылларын тартты. Кая да булса яшеренеп, эче бушаганчы
елыйсы килде. Килеп төйнәлгән, әнә-менә агам дип торган
күз яшьләрен балаларына күрсәтмәс өчен, авыр гына күтәрелеп, тәрәзә төбенә килеп басты. Бакчада ап-ак кар, кар
өстендә кып-кызыл миләшләр. Әлфия аларны беркайчан да
җыймый, матурлык өчен саклый.
Кечкенәдән әнисен сүзсез аңларга, һәр адымын тоярга
өйрәнгән Заһир да әнисе янына килеп басты, йомшак кына
иңнәреннән кочты. Тыштагы миләшләргә карап, ана белән
ул хисләргә бирелделәр:
– Нинди матурлык, ак кар өстендә кызыл миләшләр!
– Әйе, улым, матурлар, әтиеңнең иң яраткан агачлары.
– Хәтерлисеңме, әни, без аларны кайчан утырттык?
– Хәтерлим, улым, шул көнне без синең белән яңа тормыш башладык. Балан белән миләш тә безнең белән ничәмә
еллар яши, безнең тормышның һәр көненә шаһитләр. Алар
безне тыштан күзәтә, без эчтән. Мин алар белән көн дә
сөйләшәм, алар минем сердәшләрем.
Балан агачы, аларны ишеткәндәй, акрын искән җилдә
селкенеп куйды. Заһир да аңлый: алар әнисенең бердәнбер
сердәшләре. Әнисе үзендә булган тылсымлы көч, күрәзәчелек, дәвалау көче, гади кеше аңламаслык әйберләрне кем
белән уртаклашсын, кемгә сөйләсен. Алар гына аны тыңлыйлар, аңа көч бирәләр, серен саклыйлар.
Ана белән улның бер-берсенә сөйләр сүзләре бик күп
иде. Илдус ымлап кына балаларны икенче бүлмәгә алып
чыгып китте.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.