Илдус үзен Әдилә алдында ничек акларга да белмәде,
бер атна аның янына барырга кыюлыгы җитмәде, шулай да
бер көнне, барып аңлашырга дип, кызлар тулай торагына
китте. Илдус Әдиләнең ишеген шакыды, тик ишекне таныш
булмаган бер кыз ачты:
– Әдилә монда яшәми.
– Ничек? Бу аның бүлмәсе бит.
– Аны туган ягына кайтып китте, диделәр, эшеннән дә
чыккан, бүтән монда килмәячәк.
Илдуска бу сүзләрне ишетү кыш көнендә яшен яшьнәү
белән бер булды, Әдиләне бөтенләйгә югалту хисе аның канатларын сындырды, башын аска иеп, кире үз торагына кайтудан башка чарасы калмады. Әдиләсез шундый зур шәһәрдә
ул хәзер бөтенләй ялгыз иде…
Бервакыт авылга кайтырга дип вокзалга килгәч, Мөнирә
белән Илдусның каршысына Әлфия белән Таһир килеп басты.
– Килгәнегезне ерактан ук күреп, сезгә дә ике билет алдым, – диде Таһир елмаеп һәм ике билет сузды.
– Рәхмәт, – диде Илдус акрын гына. Ул инде ут чәчеп
торган элекке Илдус түгел иде.
– Әйдәгез, чыгабыз, автобуска чакыралар, – диде Әлфия. Аның да корсагы хәйран зур икән инде. Мөнирә Таһирга карап тора иде: яхшы кара бүреге дә, килешле итеп
тектерелгән яхшы туны да озын гәүдәсенә килешеп тора, ул
тагын да чибәрләнә төшкән. Кешене бәхет чибәрли диләр, дөрестер шул. Көнчелектән Мөнирәнең йөрәге кысып куйды,
карашын Әлфиягә күчерде: ул да яхшы бүрек, яхшы якалы
матур пәлтә кигән, бәхете йөзенә чыккан…
Илдус бер читкә китеп тәмәке тартты, беркемне күрәсе
дә, сөйләшәсе дә килми иде. Таһир аның янына әллә ничә
тапкыр килеп сөйләшергә итеп карады, Илдус кырт кисте.
Ул әле дә булса дустын кичерә алмый иде. Илдус үзе теләп
араларны өзде. Һәркемнең үз юлы. Мөнирәнең дә, алар мәңге дус булып калырлар да аралашып яшәрләр, Таһир һәрвакыт күз алдында булыр, дигән өметләре акланмады…
* * *
Яз башында Әлфия белән Таһирның малайлары туды.
Ул җирәнкәе янына иртән чапты, кич чапты. Бәбәйләгәнче
дә тәрәзә төбеннән китмәде. Әлфиянең һәр сулышын, ыңгырашканын тыңлап торган Таһир арлы-бирле йөрде. Менә
бераздан Әлфия, аннан бала кычкырган тавыш ишетелде. Таһир бала тавышын ишеткәч, бермәлгә тынсыз калды, аннан
ура кычкырырга тотынды. Бәби таптыручы хатын сискәнеп
китте, тәрәзә буена килде:
– Кит, җүнсез, ник акырасың, котымны алдың бит?!
Бу ирләр бала туган көнне шыр җүләргә әйләнәләр. – Ул
моңа күнеккән инде, гомере буе, көн-төн шул бәхеттән
җүләрләнгән ирләр белән әрепләшә. – Булды, үскәнем, кайт,
үзең кебек кап-кара малаең туды, хатының да бик әйбәт хис
итә үзен, аңа хәзер ял кирәк.
Таһир бүген шундый бәхетле, аның гел елмаясы, бөтен
галәмгә сөрән салып кычкырасы килә: бәләкәче аңа бүген
малай бүләк итте, ул бүген әти булды! Алар бер-берсен өзелеп яраталар, бөтен кеше дә шулай яратышып яшидер кебек
тоела. Шулчак Илдус исенә төште, бәлки ул да Мөнирәне
ярата башлагандыр, аларның да бәбиләре булырга тора иде
бит. Эх, дустым, хәзер янымда булсаңчы, минем шатлыкны
уртаклашыр идең, икәү утырып малай тәпие юар идек…
Таһир белән Әлфиянең тормышы карап туймаслык
иде: ике елда ике кода тырышлыгы белән зур матур өй
җиткерделәр, аны Таһир төзегән план белән заманча итеп
эшләделәр, бер дә шәһәр фатирыннан ким түгел, бик шәп
чыкты.
Таһир читтән торып институтның өч курсын бетергәч тә
аны баш механик итеп күчерделәр. Әлфия дә укуын тәмамлап, диплом алып кайтты, баш хисапчы ярдәмчесе булып
конторага урнашты. Еллар үтә торды, Таһир югары белемле
белгеч дигән дипломын да алып кайтты, аны шул елны баш
инҗенер итеп куйдылар, дөньялары җитеш, мул һәм матур.
Таһир Әлфиягә, бер матур җирән кыз алып кайтыйк инде,
дөньяда бездән соң да синең кебек чибәр калсын, дип ялварды. Заһир уллары да быел мәктәпкә бара. Егерме алтысын
тутырган Әлфия әле кызлар кебек, тик азрак тазарып кына
китте. Чибәрлеге елдан-ел арта гына барды. Икенче баласына авырга узгач, үзеннән үзе канәгать булып, гел елмаеп
кына йөрде ул.
Кара чутыр Заһир уллары гел әтисе төсле, матур һәм
акыллы бала иде, әтисе аның белән инде олыларча сөйләшә.
Әллә шуңа, Заһир да яшьтәшләре арасында үзен олыларча
тота.
Әлфиянең дә бәбили торган көне җитте. Ни хикмәт, тагын бер кап-кара малай туды.
– Эх, әнисе, бер җирән кыз туса, шәп буласы иде дә,
ярый, мин теләгән кызны алып кайтмыйча туктамабыз әле.
– Әтисе, дөресен генә әйткәндә, минем бер дә җирән
кыз алып кайтасым килми, кара малайлар матуррак!
– И, әнисе, кара малайлар күп бит ул, ә менә алтын
башлы кызлар берәүдә дә юк. Сәлим бабай беләдер инде ул
серне, барып сорап кайтырга кирәк әле.
– Нинди сер турында сөйлисең, кая барасың?
– Ничек кояш баласы табарга икәнен ачыкларга, – дип
көлде дә Таһир чыгып китте. Ул Әлфиясенә ашаганда да
карап соклана, йоклаганда да; яшел күзләр аны акылдан
яздыра иде. Ике бала анасы булгач, аңа тагын да мөлаемлык, сөйкемлелек, тагын әйтеп-аңлатып булмый торган матурлыклар өстәлде. Баш хисапчы пенсияга киткән, Әлфия
хәзер аның урынында эшли иде. Кайбер катлаулы хәлләр
килеп чыкса, ире һәрвакыт янында булды, ярдәмгә килде,
тормышның караңгы якларыннан, җил-давылдан бөркет
кебек саклады. Быел өйләнешкәннәренә ун ел була, Таһир
уйлап-уйлап йөрде дә:
– Кара әле, әнисе, быел безнең юбилей бит, әллә сабантуйда билгеләп үтәбезме? Алсу апаңны да чакырыйк. Ә менә
Илдус белән нишләргә – ул бит безнең шаһит, кияү егете.
Шартлатып араны өзде дә куйды, ничек яшиләрдер?
– Бик начар яшиләр дип ишеттем, һаман шул тулай торакта торалар, Илдус бик каты эчә, ди.
– Аны күрмәгәнгә инде, хәтта сабантуйга да кайтмый
бит.
– Әллә бер Чаллыга баргач, кереп чыгасыңмы соң янына?
– Шәп әйттең әле, ун ел буена бәлки үпкәсе дә таралгандыр инде.
Таһир авылда абруйлы кеше, шуңа күрә аның янына
барысы җыела, сабантуйлар саен классташлар, дуслар килә,
өйләре гөрләп тора. Алар арасында Илдусның булмавы гына
күңелнең бер почмагын китә иде. Бүтәннәр Илдус турында
сораган саен Таһир үзен никтер гаепле тоя иде.
Бер баруында Таһир Илдусларның тулай торагына сугыласы итте. Караңгы коридор буйлап тугызынчы бүлмәне
эзләп тапты да ишеген шакыды.
– Ачык, кем анда ишек шакып тора?
Таһир ишекне ачып бераз карап торды да алга атлады,
бүлмәдәге күренеш аның ушын алды. Кечкенә бүлмә, ике
тимер койка, өстендә нинди төстә икәне дә аңлашылмый
торган алама җәймәләр, бер почмакта өстәл, анда шешә һәм
каткан ипи сыныклары; идән уртасында бала коляскасы, ан
да гәүдәсен дә тота алмаган гарип бала. Алама күлмәк һәм
ертык трико кигән, сакал-мыек баскан Илдус коляскадагы
баланы ашатып маташа. Алар бер-берсенә исләре китеп карап тордылар. Таһир ишеген дә ябарга онытып, баскан җирендә катып калган иде. Аны таныгач, Илдусның кулындагы
тәлинкәсе төшеп китә язды, Таһирдан күзен алмый аптырап
торып басты. Бала әллә чит кешене күреп, әллә ашарга сорап, кыргый тавышлар чыгарып кычкырды. Илдус кире бала
алдына чүгәләде.
– Чү, улым, курыкма, мә, – дип баланың авызына ботка
тутырды, аның яртысы керде, яртысы тышка акты. Таһир
акрын гына ишеген япты да утырырга урын эзләп тирә-ягына каранды.
– Безнең урындык юк, – диде Илдус коры гына. Бүлмәдә
фәкыйрьлек һәм пычраклык, борынны ярып сидек исе килә,
шулай да Таһир болай гына чыгып китәргә җыенмады, арлы-бирле каранды да урындык ише бер ватык нәрсә табып,
өстәл кырыена утырды. Илдусны Таһирның күз карашы
көйдерде, чыгып китәргә җыенмавын белгәч, Таһирга карамый гына:
– Нәрсә, кызыкмы, мондый бала һәм мондый тормыш
күргәнең юк бит синең. Ходай берәүгә прәннек, берәүгә ачы
әрем ашата, үзеңә прәннек эләккәнгә сөен.
– Илдус, бу кызык түгел, кызганыч бу. Моны күрермен
дип башыма да китермәдем. Әйдә, ирләрчә, дусларча бер
утырып, яхшылап сөйләшик, мин моннан барыбер болай
гына китмим.
– Болай да башым чатный, синең жәлләвеңнән генә бу
тормыш үзгәрмәячәк, һәркемнең үз йөге,үз юлы.
– Юк, дустым, йөкне дә бергәләп тартырга була. Дөрес,
минем бөтен нәрсәм дә бар, гаиләм, балаларым, өем, эшем,
мал-мөлкәтем. Тик миңа, беләсеңме, нәрсә җитми? Син,
дустым. Ун ел буена безнең дуслыкны сагынып яшәдем,
шатлыкларымны уртаклашырга син җитмәдең, ә синең кайгыларыңны уртаклашырга мин җитмәгәнмен. Мин синең
тормышыңның болай икәнен белмәдем, гафу ит, дустым.
Әйдә, син бу өстәлеңне җыештыр, чәй куй, мин кибеткә
чыгып керәм, башыңны да юнәтик, бер утырып сөйләшик,
килештекме? – дип, Таһир Илдусның иңенә кулын салды.
Ул аның кулын этмәде, бу инде дуслашуга бер адым дигән
сүз иде.
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар