– Мөнирә, әйдә, яхшылап сөйләшик әле.
– Нәрсә турында?
– Мин безнең арада шундый хәл булуына ышанмыйм,
мин сиңа кагылмадым, ни дә булса хәтерләр идем. Әйт,
шаярттым гына диген, элеккечә классташлар гына булып
калыйк.
– Андый әйберләр белән шаярмыйлар. Өйләнмәсәң, әни
судка бирәм диде, – дип алдады Мөнирә. Илдус бераз аптырап карап торды.
– Ни өчен?
– Көчләгән өчен.
Уйланып утыргач, Илдус Мөнирәгә текәлеп, тишәрдәй
итеп карады.
– Әниең дә мин көчләгәндә янда басып, карап тордымы?
– Юк, мин әйттем.
Илдусның нәфрәтле карашы җиргә текәлде. Кемгә
үпкәләргә соң: үзенәме, Мөнирәгәме, Мәрьям апагамы, чамасыз эчелгән аракыгамы, аны туктатмаган Таһиргамы?.. Эх,
беткән баш беткән.
– Ярый алайса, – диде ул каядыр карап, – мин өйләнәм,
тик син ник чыкканыңа үкенерсең!
– Ник алай дисең, Илдус, минем ни гаебем бар? – дип
еламсыраган булды Мөнирә. – Син көчләмәгән булсаң…
– Ә мин хәтерләмим көчләгәнне. Син моны Таһирга үч
итеп кенә эшләдең. Рәхәт тормыш көтмә миннән, – диде дә
Илдус торып китте.
Илдус кайтып әти-әнисе белән сөйләште, алар да бик
аптырашта калдылар.
– Алайса, улым, туйга әзерләник инде, – дигәч, Илдус
кырт кисте.
– Бернинди дә туй булмаячак, әнә, Чаллыда язылышырбыз и бетте.
– Улым, кеше төсле туй ясарга безнең дә хәлебездән
килә…
– Болай алганга рәхмәт әйтсеннәр, бернинди туй булмаячак!
Әнисе нидер дәшмәкче иде дә, әтисе шып туктатты:
– Кирәкми, анасы, ир-ат үзе белә: димәк, киленнең бәясе шул чаклы гына…
Менә шулай алдагы атнада аннан-моннан никах укыттылар, кичтән мулла киткәч, өстәлгә аракы да куелды. Илдус
бер-бер артлы ике олы рюмка салып эчте, бераздан, Мөнирәне ияртеп, үзләренә кайтып китте. Кияү белән кәләшкә яңа
ак җәймәләр белән урын әзерләнгән иде.. Илдус коры гына
«чишен!» дигәч, Мөнирә никтер курка калды, куллары калтырады, кофтасын ычкындыра алмый азапланды. Илдус
Мөнирәдән күзен алмады: гәүдәсе дә матур, йөзгә дә чибәр,
калын кара чәч, түгәрәк йөз – барысы да урынында. Тик
нишләптер Илдусның аңа җаны да, тәне дә тартмый иде,
кызга караган саен нәфрәт кенә уяна барды. Ул, үрелеп, Мөнирәнең кофтасын бер генә тартты – бөтен төймәләр чәчелеп
очты; кыска итәкне дә тартып кына төшерде. Нәрсәдер өзелде, ертылды. Мөнирәнең шәрә тәнен күргәч, яшь егетнең
каны кайнады. Кызның ир-ат алдында үз гомерендә беренче
тапкыр анадан-тума шәрә калуы иде, ул, оялып, кай җирен
капларга да белмәде, җанварларча карап торган Илдусның
карашы аны куркыта иде.
– Каплама, аны теге көнне капларга идең, ә бүген син
теләгән уенның дәвамы булачак. – Илдус бар көченә Мөнирәне караватка төртеп екты, эчкән аракысы да башына
киттеме, назламады да, жәлләмәде дә. Мөнирәнең кычкыруы, ялварып елавы ачуын гына китерде, ул дорфа рәвештә
яшь хатынын көчләде.
– Кычкырма, теге көнне шулай кычкыралар аны, бәлки
мин кагылмас идем. Син салдың үз түшәгеңә, син теләгән
тормыш менә шулай булачак хәзер. – Илдус, үз кирәген алгач, хәлсезләнеп сузылып ятты, Мөнирә куллары белән битен каплап, стенга борылып үкседе, аның әллә хурлыктан,
әллә үзе башлаган ямьсез уенның ахыры шулай бетәсен
уйламаганга үкенүе иде.
Илдус үзен ниндидер хайван итеп хис итте, төкереп
чыгып китәсе килде, торып утырды. Чалбарына үрелгәндә,
күзе ак җәймәгә төште – аның уртасына кызыл кан табы
җәелгән иде. Моны күреп Илдус телсез калды, өстенә кинәт
салкын су койгандай булды, ачуыннан шыбыр тиргә батты.
Ул елап яткан Мөнирәне өстерәп төшерде дә, «бу ни бу?»
дип җәймәдәге тапка төртеп күрсәтте. Мөнирә куркып битен
каплады, Илдус аның ике беләгеннән тотып, җанын алырдай
итеп селкетте, йөрәккә үтеп керердәй салкын тимер тавыш
белән:
– Мин сине теге көнне кисәттемме? Бу эшең өчен ник
туганыңа үкенерсең! – Илдус өйдән үк чыгып китте, ян
бакчадагы алмагач төбенә килеп сөялде, йөрәге әрнеп куйды. Төнге күктә йолдызлар, Илдус күзләрендә кайнар яшь
ялтырады. Шул көннән башлап Илдус шаян, җор сүзле, якты йөзле егеттән кара йөзле, елмаймас усал иргә әйләнде.
Мөнирә аның бер алдына, биш артына төште, ничек тә җайланыр, барыбер Таһир белән Әлфиядән яхшырак яшәрбез
дип өметләнде. Илдус исә исерек чагында көчләде, айныкта
сөйләшмәде дә, якын да килмәде. Чаллыга килгәч, икәү генә
барып язылыштылар, Илдусның тулай торагыннан аерым
бер бүлмә алдылар. Мөнирә ничек тә иренә ярарга тырышты, аңа һәрвакыт Илдусны эзләп Таһир килеп керер төсле
тоелды. Үзе дә аңламастан, Илдус өчен түгел, Таһир өчен
яшәве иде аның. Әнисе дә күрә иде: кызының бәхете бер дә
ташып тормый, кияү кеше баш бирми. Илдус, чыннан да, Мө
нирәне күрмәс өчен әллә ниләр бирер иде. Ярый әле караңгы
төннәрне яктыртырга Әдиләсе бар… Илдус күп вакытын
аның белән үткәрә, төн уртасында гына хушлашалар иде.
Мөнирә үзенең корсакка узганын белгәч, бу хәлләрдән чыгу
юлын тапкандай сөенде, бала тугач ире үзгәрер дип уйлады.
Шулай дә әлегә әйтми торырга булды, я төшертергә кушар,
дип курыкты. Илдус кәгазьдә генә аныкы иде шул, алар берберсенә чит кешеләр, ярты ел бер түбә астында яшәү генә
араларын җылыта алмады. Хатын туачак балага зур өмет
баглады, аларның киләчәген ул гына үзгәртә алыр...
Беркөнне Илдус исереп кайтты, калайланган күзләре
белән Мөнирәгә карап торды да:
– Чишен, ят! – дип кизәнеп кычкырды. Мөнирә, куркып,
битен куллары белән каплады:
– Илдускаем, кирәкми, алай дорфа кыланма, – дип ялынды.
– Ят, торма саруымны кайнатып! – Илдус Мөнирәнең
өйдә кия торган күлмәген урталай умырды да җәелмәгән
урынга этеп җибәрде. Үкси-үкси почмакка елышкан Мөнирәгә, «улама», дип тагын кизәнде. Моңарчы да Мөнирәгә
сукканы бар иде, хатын куркуга төште.
– Илдускаем, тимә, мин бит йөкле, балабызны үтерәсең!
Илдусның күтәргән кулы һавада асылынып калды:
– Нәрсә дидең? – Аның тавышы хәлсез чыкты.
– Балабыз була, аны жәллә, аның ни гаебе бар?
Шунда Илдус күзләрен Мөнирәнең түгәрәкләнеп килгән
корсагына күчерде. Я Ходай, шул гына җитмәгән. Ул моңа
бөтенләй әзер түгел иде, балалар бер-береңне яратканда гына туадыр, алар мәхәббәт җимешләре дип уйлый иде. Илдус
бер адым артка чигенде, айнып киткәндәй булды. Мескен бала, шундый нәфрәттән нинди булып туар икән? Илдус туасы
баласын жәлләп куйды.
– Ярый, бүтән беркайчан да кагылмам, җәй урынны,
арыдым. – Илдус берсүзсез чишенеп урынга менеп ятты. Ул
бу төндә күзен дә йоммады, сазлык суыргандай, батканнан
бата баруын белә иде, инде чыгу юлы бөтенләй ябылды.
Мөнирә дә, өермәнең шулай тиз генә үтүенә шөкер итеп,
шым гына аркасын терәп менеп ятты. Илдусның уйлары
Әдиләдән аерыла алмады. Ул хыялда гына калыр микәнни?
Очрашкан саен сөешеп туймыйлар, Әдилә киләчәккә әллә
нинди планнар кора. Аның сабый баладай эчкерсезлегенә,
юкка гына да олы итеп сөенә белүенә Илдус сокланып туймый, бу кечкенә, сөйкемле, чиста күңелле кызда дөньяның
бар матурлыгы туплангандай тоела. Кызның челтерәтеп
көлүләре күкләрне яңгырата, бар хәсрәтләрне оныттыра,
ап-ак куллары белән муеныңа сарылса, эч-бавырыңа үтеп
яраттыра. Илдус бу бәхеттән ничек баш тартсын соң? Ир
сөйләшеп аңлашуны һаман суза, бәлки берәр җае чыгып,
Мөнирәдән котылырмын дип өметләнә иде. Тик өмет капкасы көтелмәгәндә ябылды.
Беркөнне туасы балага кирәк-ярак алырга дип, Мөнирә
белән балалар кибетенә чыктылар. Илдус Мөнирә алган
әйберләрне сумкага тутырып торганда, берәү килеп аның
күзен каплады:
– Менә, эләктеңме, әйт әле, монда нишләп йөрисең? –
Әдиләнең тавышын ишеткәч, Илдусның йөрәге жу итте: бетте, барысы да бетте… Әдилә берни аңламый чырык-чырык
көлде, алдына чыгып басты:
– Илдус җаныем, әллә бәбәйләргә җыендыңмы, нишләп
йөрисең? – дип Әдилә һаман көлүендә булды, Илдусның кәгазьдәй агарган йөзен дә абайламады. Ерак түгел генә әйбер
алып торган Мөнирә моны күреп ах итте, тиз генә акчасын
түләде дә, төргәген тотып, бүксәсен тагын да киерә биреп,
Илдус янына килеп басты. Берни булмагандай елмаеп:
– Бүгенгә җитәр, матурым, кайтыйк, иртәгә тагын чыгасы булыр, – диде. Үзе Әдиләдән күзен алмады, кем икәнен
чамаларга тырышты. Чөнки Илдус һаман да бик соңлап кайта; Мөнирә, кайда йөрер бу төнге 12гә чаклы, дип, баш вата
иде. Менә күрде инде, моны Илдусның курку катыш агарган
йөзенә карап та аңларга була.
Әдилә, аптырап, Мөнирәне баштанаяк күздән кичерде,
олы корсаклы бу яшь хатын Илдусның беләгеннән култык
38
лап алгач, шаккаткан карашын Илдуска күчерде. Ир гаепле
бала кебек башын аска иде. Әдиләнең иреннәре калтырады,
аның да йөзе ап-ак булып тартылды, ирене селкенде – тавышы чыкмады, матур зәңгәр күзләргә яшь тулды, хәле бетеп
башы әйләнеп китте, чайкалып куйды. Илдус үрелеп тотып
калырга теләгәч, Әдилә аның кулын җан ачуы белән читкә
этте дә кибеттән чыгып йөгерде. Илдус тешен кысып, йодрыгын йомарлады, Мөнирәгә борылды. Аның күзләре тулы
нәфрәт һәм рәнҗү иде. Мөнирә Илдусның шундый авыр күз
карашын күтәрмичә, куркып читкә тайпылды. Илдус төргәкне тартып алды да ишеккә юнәлде, аның артыннан бер-ике
адым калышып Мөнирә иярде. «Яхшы булды әле, йөрмәссең
төннәр буена өстерәлеп, корсаклы хатыныңны ташлап…
Җирәнкәй, сиңа да бер чират җитәр», – дип эченнән генә
сөенә иде ул.
Зифа Кадырова
Дәвамы бар