Шулчак автобус килеп туктады, Таһир Мөнирәне этептөртеп дигәндәй, автобуска кертеп җибәрде.
– Миңа шул җирәннән башка беркем дә кирәкми, гафу ит, дустым! – Шап итеп автобусның ишеге ябылды… Таһир
тулай торакка йөгерде.
Мөнирә белән булган хәлне Илдуска сөйләгән иде.
– Кара, берәр этлек эшләмәсен, хатын-кыз мәкерле халык, кире какканны яратмый, – диде дусты кисәткәндәй.
Мөнирәнең ачуы да, үпкәсе дә зур иде. «Үч алмасаммы?! Миңа булмаса, сиңа да булмас», дип усалланып, кызлар
арасында сүз таратты: «Таһир белән кинога, танцыга бардык. Ул мине һәрвакыт озатып куя, кичә дә аның бүлмәсендә
төнгә чаклы утырдык та, мине озата килде. Кайтырга соңга
калгач, минем бүлмәдә кунып китте»… Кызларның чыбыксыз телефоны Әлфиягә дә җиткерде әлеге сүзләрне. Әлфия
моңа бик ышанмады да, шулай да йөрәгенә шом керде, ул
аптырап:
– Кайчан аның белән кинога барсын, ул бит һәр кич минем янда, төнге унбердә генә кайтып китә.
– Белмим, Мөнирә бөтен кешегә шулай дип сөйләп йөри. Бәлки сине озаткач, аның янына кунарга барадыр?
Әлфияне яшен суккандай булды. Яшь кызның йөрәгендә
беренче тапкыр көнчелек хисләре уянды, үткән кичтәге
матурлыкны күмеп, күз алдында тик яман сурәтләр генә
калды.
…Авылда май башы иде. Караңгы төшү белән тәрәзә
төбендә сызгырган тавыш ишетеп, Әлфия катып калды.
Нишләргә?
– Бар инде, кияү балакайны тинтерәтмә, кызым, – диде
әнисе елмаеп. Әлфиянең әтисе дә, әнисе Таһирны ярата иде,
кызларының аның белән очрашып йөрүенә каршы булмадылар. Әлфия, үз-үзен кулга алырга тырышып, әкрен генә
киенде дә тышка чыкты. Урамда җылы кич, язгы бакчадан
ыслы төтен исе килә, йомшак кына җил искәләп куя.
– Әлфия, кинога барырбыз дигән идем, бик озак көттердең. – Таһир ягымлы елмаеп кызга карап тора иде. – Бик
әйбәт кино диләр, алайса, гел уку белән булашып, беркая
баралганыбыз юк.
Әлфия, бераз сүзсез торганнан соң:
– Мөнирә белән караган киногамы? – дип кырку гына
сорап куйды.
– Мөнирә белән? Нишләп аның белән кинога йөрим ди мин.
– Белмим, кызлар шулай дип сөйлиләр. Минем яннан
киткәч, аның янына барып, кунып кайтасың.
Таһир бермәлгә телсез калды, Әлфияне беренче тапкыр
күргәндәй, аңа карап торды, шуннан соң гына телгә килде:
– Кем сүзе инде бу? – диде ул коры гына.
– Мөнирә сүзе. Моны бөтен кеше белә инде, – диде
дә Әлфия елап җибәрде. – Алайса шунда гына йөр, монда
килмә бүтән, – дип капкага борылды. Шулчак Таһир Әлфиянең беләгеннән эләктереп, үзенә тартты, иягеннән кысып
тотып, башын үзенә борды, караңгыда ике йолдыз кебек янган күзләргә текәлде. Егетнең һәр сүзе салкын тимер кебек
яңгырады:
– Әлфия, тыңла мине: мин безнең араны бозарга беркемгә дә юл куймам! Безне аерырга теләгән кешенең генә
эше бу. Бәлки миңа да килеп әйтерләр, мин кайтып киткәч,
синең яныңа берәр шәһәр җегете килә, диярләр… Солдатта
чакта яздылар бит, капка төбе тулы егет диделәр. Кем язганын да беләм…
– Мин беркем белән дә йөрмәдем!
– Син ышан дидең, мин ышандым. Мөнирәгә түгел, сиңа ышандым! Ә син ни сөйлисең? Мин көн дә синең янда
лабаса. Кайткач, иртәнгә чаклы дәрес әзерлим. Җиңел дип
беләсеңме әллә: күп нәрсә онытылып беткән, җитмәсә, хәрефләр, саннар урынына күз алдына гел син килеп басасың.
Чит сүзләргә ничек ышана алдың? Мин сине беркемгә алыштырмыйм һәм беркем белән чагыштырмыйм. – Таһир җаны
көеп: – Бар, кер, ышанмаган юлдаш кирәкми миңа, – диде
дә борылып китеп барды.
Әлфия аны туктатмакчы булып авызын ачты, тик тавышы чыкмады. Кыз капка төбендә туйганчы елады, бүген ул
мәхәббәтнең татлы гына түгел, ачы булуын да аңлады.
Таһир икенче көнне килмәде. Әлфия никадәр генә көтмәсен, тәрәзә төбендә сызгыручы булмады. Кыз керфек какмый
төн уздырды. Алар Таһир белән һәрвакыт көндезге автобуста
китәләр иде, икенче көнне Әлфия шул сәгатьне көтте. Тик
очрашкач ни әйтер соң ул? Ах, нинди газаплы икән бу ярату
дигәннәре… Вокзалга якынлашкан саен кызның йөрәге ешрак типте. Чаллыга китәргә җыелган халык арасыннан күзлә
ре белән Аны гына эзләде. Озын буйлы, кара дулкын чәчле Таһир әллә каян аерылып тора – Илдус белән бер читтәрәк нидер сөйләшә иде. Кызлар да Әлфияне күреп, бер-берсенә төртеп, пышылдаша башладылар. Әлфиянең ике бит алмасы
ут булып янды, ул кызлар арасында Мөнирә дә мыскыллы елмаеп торадыр кебек тоелды. Кыз, бар кыюлыгын җыеп, Таһирга таба юнәлде, янына килеп басты да акрын гына аның кулына кагылды. Таһир кулын тартып алмады. Илдус елмаеп бер читкә, башка егетләр янына китеп басты. Башын иеп торган кечкенә Әлфиягә карап, Таһирның йөрәге кысылып
куйды: ул аны шундый сагынган иде! Егет Әлфияне иңеннән кочаклап үзенә тартты, күкрәгенә кысты.
– Әлфия, җирәнкәем, мин синсез яши алмыйм, – дип пышылдады.
– Мин дә. – Әлфия Таһирга күтәрелеп карады, аның
күзләрендә яшь ялтырады.
– Син минеке, мин синеке, мондый хәл беренчесе һәм
соңгысы булсын иде. – Таһир, иелеп, кызның җирән чәченнән үпте.
Таһир шушы хәлдән соң Мөнирәне бөтенләй күралмас
булды. Бер карарга килеп, әтисе белән утырып сөйләште.
– Әти, син каршы килмәсәң, мин өйләнәм.
– Ә укуың?
– Читтән торып укырбыз.
– Кайда торырсыз?
– Кайда булсын, әти, үзебезгә өй салганчы, сезнең янда
инде. Әллә син каршымы?
– Ай, маладис, улым! Авылда калсагыз, мин бишкуллап риза. Өен дә салырбыз, өйлән, улым. Оныклар үзебездә
тәгәрәп үсәрләр. – Таһирның әтисе сөенечтән яшь егетләргә
охшап китте. – Әнисе, ишетәсеңме, улыбыз өйләнәм ди, сандык төбендәге байлыкны чыгарып саный башла.
– И-и, улым, чын әйтәсеңме, кызны бирерләрме соң, бик
яшь, укуы да бетмәгән димәсләрме соң? – Әнисе дә сөенеп
китте.
Таһир каты итеп, үз-үзенә ышанып:
– Бирерләр, – диде.– Мин бүген үк алып кайтам.
– Хе, алып кайт, – дип елмайды атасы. – Алай торын
башына ут капкач… Тик, улым, башта яучы җибәрергә онытма, кызлар урлый торган замана үткән хәзер.
– Әти, сабантуйга дип торсак, ничек булыр? Абыйлар
да кайтыр, Төмән оныкларыңны сөеп калырсың.
Таһирның әти-әнисе бер-берсенә карап елмаешып куйдылар.
– Шулай инде, яшь чак, дәртле чак. Ярый алайса, әнисе,
җыен, иртәгә кыз сорарга барабыз.
Булачак кодалар яшьтәшләр, кайчандыр бергә укыганнар, бергә хезмәт иткәннәр, гаиләләре дә авылда хөрмәтле
санала иде. Әлфиянең әтисе Сәлим абзый:
– Кызыбызны Гариф дусның малаена шатланып бирәбез, – дип бик тиз ризалашты. Ике як та ризалашып кул сукты. Сабантуйга бер атна кала Сәлим абзый йортында никах
өстәле әзерләнде, мулла никах укыганнан соң яшьләргә ак
бәхетләр теләп, өйдә икесен генә калдырып, чыгып киттеләр.
Таһирның өч ел зарыгып көткән кушылу төне иде бу: ул
агач яфрагыдай калтыранган Әлфиясен курыкмыйча, үзенеке итеп матур күлмәгеннән арындырды; үзенең дә башы
әйләнде, куллары калтырады, алдында акылны җуярлык нәфислек һәм чибәрлек тора иде. Әлфия оялып куллары белән
капланырга маташты.
– Юк-юк, яшеренмә, мин бу көнне бик озак көттем. – Таһир ашыкмый гына Әлфиянең озын чәчләрен сүтеп таратты. Әлфия аягында көчкә басып тора, Таһир кагылган саен
калтырап куя, бите, күзләре ут булып яна. Аны моңынчы
беркайчан кичермәгән сәер дулкынлану биләп алды. Таһир
кызның калын чәч арасына бармакларын батырып, ашыкмыйча назлады, муенына йомшак иреннәре белән кагылды,
кайнар сулышы белән әйтеп бетергесез ләззәткә күмде. Кайнар иреннәр күкрәкләренә килеп кагылгач, Әлфия түзмәде,
үзе дә сизмәстән татлы ыңгырашып куйды, Таһирның муеныннан кысып кочаклап алды. Гайрәтен көчкә тыеп торган
егеткә шул да җитте, давыл өермәсен тыеп тору инде мөм
кин түгел иде: ул Әлфиясен күтәреп, ак җәймәгә китереп
салды, ике йөрәк шашып-шашып бергә типте…
Туй көне дә килеп җитте, ике яктан бик күп кунаклар җыелды. Таһирның абыйсы Талип та гаиләсе белән
Төмәннән кайтты. Әлфиянең Алсу апасы Мәскәүдән кайтып
төште. Ул, медицина училищесын бетергәч, дөнья күреп кайтыйм дип башкалага киткән иде, шунда эшкә дә урнашып
калды; менә хәзер Мәскәү кунагы булып бөтерелә. Алсу туй
күлмәге кигән сеңлесенә карап соклануын яшерә алмады.
– Әлфия сеңлем, син бүген иң чибәр кәләш! Сез шундый
матур пар, берегез кара бөркет, икенчегез сары сандугач.
Кыз алырга килгән Таһир Әлфияне ак күлмәктән күреп,
могҗизага тап булгандай хәйран калып карап торды. Кияү егете – сүзгә кесәгә керми торган, һәрвакыт шаян, юктан да көлке чыгарырга торган Илдус та бермәлгә телсез калды да:
– Әкияттәге кино, юк, кинодагы әкият диярсең! – диде. – Бигрәк матур!
Таһирның күзләре Әлфиясенең күзләре белән очрашты,
арада алар икесе генә аңлый торган, уртак сихри нурлар
йөрде; икесе генә аңлый торган серле караш күңелләрен
җилкетте. Туйга килгән кунаклар да хәйран калып ике яшьне
күзәтте, арадагы берәү түзмәде:
– Ходай бер яхшыга бер шакшы, бер шакшыга бер якшы
дип бүлә ди, бу юлы бүләргә оныткан түгелме? Ай-яй, икесе
дә артык чибәрләр, ахыры хәерле булсын, – дип куйды.
Халык ике көн буе ике йорт арасында җырлап-биеп,
бәйрәм итеп йөрде. Кияү егете Илдус та, икенче көнне үз
өстеннән кияү саклау вазифасы төшкәч, иркенләп бәйрәм
итәргә тотынды, кичке якта ярыйсы гына исереп кайтып
китте. Өйдә калганнар җыелышып өй җыештырырга тотындылар, күрше-тирә дә керә-чыга йөрде, кем булышты,
кемдер һаман бәйрәм итте. Көтмәгәндә инде аягында көчкә
басып торган Илдус Мөнирә белән килеп керде. Таһир белән
Әлфия сискәнеп киттеләр, алар Мөнирәне туйга да чакырмаганнар иде. Аптырап, бер Илдуска, бер Мөнирәгә карадылар.
Илдус аягында чайкалып:
– Менә мин дә өйләнәм! Мөнирә дә, өйләнешик, ди. Гаиләләр белән йөрешербез, дус яшәрбез. Мин дә авылга кайтып торам, – дип, теле көрмәләнә-көрмәләнә мыгырдады.
Таһир башына суккандай аптырап калды: ул дустының
Мөнирәгә гашыйк булып йөргәнен хәтерләми иде. «Исереклек белән хата ясап куймасын», дип уйлап куйды, карашын
Мөнирәгә күчерде. Мөнирә каш астыннан мәзәк кенә итеп
карап тора иде.
Өстәл артына утыргач, Илдус тагын да ныграк исерде.
Таһир аның алдындагы шешәне алып куйды:
– Җитте, дус, әйдә, бездә генә ятып йокла, иртәгә сөйләшербез.
– Юк, мин аны үзем озатып куям, – дип Мөнирә торып басты, – әйдә, тор, кияү егете, – дип уены-чыны белән
көлгән булды.
– Кайтабыз, кайтабыз, – дип Илдус көчкә аягына торып
басты.
Мөнирә чайкалып торган Илдусны биленнән кочаклап
алды:
– Әйдә, бәгърем, җанкисәгем, – дип көлде дә ишеккә
борылды. Алар абына-сөртенә икәүләп чыгып киттеләр.
Бу – Мөнирәнең беткә үч итеп тунны ягуы иде. «Яныңда да булмам, ерак та йөрмәм. Бервакыт барыбер мине
күрерсең, җирән марҗага өйләнгәнеңә үкенерсең», – дип
тешләрен кысты. Нишләгәнен тәгаен гына аңлап җиткермәде, исерек Илдусны үз өйләренә таба өстери-өстери, эченнән
генә елый-елый, кемгәдер янады. Капка төбенә җиткәч
кенә бераз уйланып торды да, барыбер мин дигәнчә булыр,
дигән карарга килде. Шауламаска тырышып, Илдусны йокы
бүлмәсенә алып керде, анысы исә Мөнирә кулын ычкындыру белән тәгәрәп барып төште. Мөнирә аны чишендерергә
тотынды, аннан стена буена этәрде. Илдус бераз нәрсәдер
мыгырданып ятты да йокыга китте. Төнге ыгы-зыгыга Мөнирәнең әнисе Мәрьям апа да уянып:
– Мөнирә, синме? Ник шаулыйсың, акрынрак булмыймыни? – дип сорап куйды.
Зифа Кадырова
Дәвамы бар.