Сельские нивы
+6 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
11 Ноября 2021, 16:00

ЕЛАН

Әнисе кереп:— Кызым, юын, бергәләшеп чәйләрбез, — димәсә, тәки сүз көрәштереп торачак иде, тишек чиләк.Фәһимә өчен табын һәрвакыт олы якта әзерләнә иде. Почмактагы җыелма өстәл зурайтыла, аның өстенә ап-ак ашъяулык җәелә, кече бүлмәдән йөгерә-атлый ризык ташыла, кыскасы, шактый гына мәшәкать куба. Әллә Шакирә иң кадерле кунагым дип әпипәгә бииме, биеми, ярарга гына тырыша. “Үтмәс тауар”ын Илдарга шудырыр өчен, башта егетнең әнисен көйләргә кирәк ич. Фәһимә бик аңлап утыра моны, хәйлә мәсьәләсендә ул Шакирәдән бер дә калышмый.

ЕЛАН
ЕЛАН

Әнисе кереп:
— Кызым, юын, бергәләшеп чәйләрбез, — димәсә, тәки сүз көрәштереп торачак иде, тишек чиләк.
Фәһимә өчен табын һәрвакыт олы якта әзерләнә иде. Почмактагы җыелма өстәл зурайтыла, аның өстенә ап-ак ашъяулык җәелә, кече бүлмәдән йөгерә-атлый ризык ташыла, кыскасы, шактый гына мәшәкать куба. Әллә Шакирә иң кадерле кунагым дип әпипәгә бииме, биеми, ярарга гына тырыша. “Үтмәс тауар”ын Илдарга шудырыр өчен, башта егетнең әнисен көйләргә кирәк ич. Фәһимә бик аңлап утыра моны, хәйлә мәсьәләсендә ул Шакирәдән бер дә калышмый.
- Бигрәк матур нәстәкәй алгансың, кодагый. - Фәһимә күз карашы белән яндырырдай булып кабат “стенка”га карады. — Искесен саттыңмы?
— Нишләп сатыйм, анысын чоланга төядем, яңасы урынына кире кертәм. Әйтмәм дигәнием, әйттердең инде, кодагый. Бусы туй бүләге. Дилә белән бергә сезнең өйгә күчәчәк бүләк, Ходайга тапшырып.
Фәһимә каушавыннан өрмичә генә кайнар чәй капты да тамагын яндырды. Туй бүләге?! Абау ла, абау! Аның өе кечкенә, ничекләр сыйдырыр ул мондый затлы нәмәстәкәйне?! Бүлеп-бүлеп ике якка урнаштырыр микән? “Өем кысан” дип бүләктән баш тартмас һәрхәлдә.
— Диләнең бирнәсе шушы гына икән дип уйлама, кодагый. Йортның яртысы артыннан барыр, Ходайга тапшырып. Терлек-туарын исәпләмим дә, сыер тек сыер, ат тек ат, ни җаныгыз тели. Әнә бөтен тыкрыкны тутырып нарат бурабыз ята. Клуб хәтле. Апкитеп күтәртерсез. Өегез иске бит сезнең, үзе бәләкәй дә.
Кодагый көчкә төкереген йотып:
— Илдар ни дияр тагы, — диде. Гәрчә монда улының фикере чүп иде. Күктән яуган байлыктан йөз чөерсә, аяз көндә яшен сугар. Ләкин Илдарны кыстырмыйча да ярамый. Безнең мал-мөлкәткә күзе кызды дип кәперәймәсен әле Шакирә. Бирерсең шул, бирерсең, ярты йортыңны бирерсең. Илдар дөнья малына торырлык егет. Үзе озын буйлы, үзе чибәр, үзе китапларда сурәтләнгән акылга ия. Әнә авыл тулы буй җиткән кыз, мескенкәйләр, җүнле егет күрергә тилмерәләр. Фәһимә, Илдарның бәясен күтәрергә теләп, сүзне шул якка борды.
— Айбагар кызларына җүнле егет тә юк. Бар дигәне — эчә.
Шакирә аңа кушылмады. Югыйсә, ул “әйе” дип эләктереп алып, Илдарны мактарга тиеш иде.
— Кысыр хәсрәт, кодагый. Кызлар егетне читтән дә эзләр, менә безнең сыман ишсез-кушсыз нишләр? Ятсаң — ялгыз, торсаң — ялгыз. Зәйния кебек турыңнан узган юлаучыны йортыңа ияләштерә алмыйсың, кешедән оят. Адәм Суы авылыннан керткән сакалбае белән ни эш кыра икән Зәйния, хәбәрең юкмы, кодагый?
Йортында җилләр истереп шылган сакалбай. Шушы әзмәверне ашатыр-эчертер өчен, әүвәл сыерын сатты Зәйния, аннары сарыкларын, ул да җитмәгәч, келәтен. Гаделнең ерак туганы бит, беркөнне урамда күреп орыштым. Ир дип, мәйтәм, казыкка калдырдың йортыңны, әзрәк хурланмыйсың да, мәйтәм. Нәстә ди миңа, беләсеңме? Сакалбай мине мунчада алты ай әйләндерә-әйләндерә, бер алдымны, бер артымны чапты, ди. Бу рәхәтлекләрне татыр өчен сыер да, ат та жәл түгел, ди, җилбәзәк! Сиңамы соң мине аңларга, син бит корыган агач Фәймә, ди.
— Кодагый, кара уылдыгын да чумырып кап әле. Ие, ашап-ашап сөйлә, — диде аны йотлыгып тыңлаган Шакирә. Иртә-кич сату артыннан чаба-чаба авыл хәбәрләрен ишетергә өлгермәгән хатынга гайбәт тансык иде. Ә Фәһимә аннан-моннан колакка чалынган сүзләрне җиргә чәчми, көнбагыш кебек кенә ике кесәсенә тутырып куя иде.
— Кәтифәләргә урман җене ияләшкән. Ишегалларына ат арбасы тутырып имән чикләвеге ташыган.
Иреннәрен ялый-ялый уылдык ашаган Дилә шаркылдап көлде.
— Укытучы башың белән шушы әкияткә ышанасыңмы, Фәймә Саматовна? Кәтифә ире мәктәп складыннан чәлдергән аларны. Балалар җыйган чикләвек ул.
Гайбәтнең тәме бетте. Ике авызга өченче авыз кушылса, кәеф кырыла икән. Кызын артык иркәләп бозган Шакирә. Кабартма хәтле иреннәрен чапылдатып ашавы гына җитмәгән, олылар сүзенә борын тыгып көлеп утыра. Гадәтсез!
Юл буе Фәһимәнең үпкәсе күпереп кайтты. Ул Шакирә төсле кызын аздырмас, каты тотар иде. Менә... “кыз бала” дигәч, тагын йөрәккә инә төшеп кадалды. Күз нуры кайларда икән, Ходаем? Бүген ул Дилә яшендә инде. Бәлки, кияүдәдер, бәлки... Юк, үлмәгән, исән аның кызы! Аның кызы — исем дә бирергә өлгермәгән кызы! Күңеленең бер чите белән сизә Фәһимә исемсез баласының исән икәнлеген! Әни кеше ул, әни кеше, төн йокыларын бүлеп бакмаса да, җан өргән әни кеше! Эчендә нинди утлар янганын Ходай гына белә шул. Студент бүлмәдәше Гөлфирә барыбер Хәмиткә кияүгә чыккан, имеш. Хәзерге акылы булса, аларның арасын бутап ташлар идемени Фәһимә! Барысы да “мин-минлектән” башланды бугай. Хәмит — группада иң чибәр егет иде. Ә чибәрләр кемгә тиеш? — Әлбәттә, ни кияргә, ни ашарга белмәгән Фәһимәгә! Анда да уйнар өчен генә. Әй, сез, кыз-кыркын, аңардан узып егетләргә үрелмәгез, уенның тәмамланганын көтегез, югыйсә авызыгыз пешәчәк. Ә Гөлфирә шуны аңламады, юа-юа төсе уңган мәктәп күлмәген киеп, Хәмит белән танцаларга йөрергә тотынды. “Мин матур, мин бай”, — дип масаеп үскән Фәһимә гарьлегеннән үлә язды. Хәмитен күр син: бүлмәдәге дүрт кызның иң гүзәле — Фәһимә, ә ул күзен тондырып Гөлфирә дия дә килеп керә, Гөлфирә ия дә килеп керә. Шул хәерченең кайсы җирен ошата икән?! Беркөнне Гөлфирә бүлмәдәш кызларны шаккатырды.
— Хәмит миңа өйләнәм, ди! Укытырга бер мәктәпкә китәрбез, ди!
Кызлар хәерчегә бәхет теләп шаулашканда, Фәһимә кара көеп утырды. Хәмит аның кулына да орынмаган килеш бүтәнгә эләгәме? Бөтен егетләр аяк астында туфрак булып уалганда ул — тәкәббер, җил кебек кенә кырыйдан исеп үтәме?
Егет керсә, Фәһимә матур аякларын селкеп, юри каравата ятып торды. Күзе төшми калмас, “Их, ник бусын ташламадым икән, бусы нинди сылу”, — дип үкенми калмас...
Ләкин Хәмит “Гөлфирә” дигән дә сукырайган, караватта әллә чибәр кыз, әллә чи утын пүләне ауный, аңа барыбер иде.
Хәйлә корырга вакыт иде. Бер кичне Фәһимә бүлмәдә ялгызы гына иде. Хәмит сөеклесен кинога чакырып ишекне төрткәндә генә ул һуштан язып егылган кыланды. Егет хәйлә тозагына капканын сизмәде дә. Күтәреп караватка салганда, кыз аны муеныннан кысып кочаклап алды...
— Бар, ишекне биклә, — дигән әмерне ишеткәч, “нигә” дип тә сорамады, ичмасам, күндәм генә барып ачкычны борды... “Кил” дигәч, күндәм генә куенга керде... Башы әйләнде егетнең, зыр-зыр әйләнде. Фәһимә кочагында бер назланган ир-егет кисәге бик тиз эт хәленә төшә иде. Хуҗасы: “Җитте, кал, иярмә”, — дип куса да, мескен койрыгын бот арасына кыстырып, арттан сөйрәлә. Туктап тип, кыйна — качмый.
Хәмит тә эт кебек иде. “Бүтән аулакта очрашмыйбыз”, — диде кыз, тыңламады. Фәһимә аңардан туйган-бизгән иде инде. Егет ул уйлаган ир кәттәсе түгел икән. Җебегән, нәрсә әйтсәң дә, “ярар” дип баш ия. Кесәсендә сукыр тиен часы юк. Ә Гөлфирә янәшәсендә бигрәк ымсындыргыч тоела иде. Күрше тавыгы күркә булып күренә, ди, шул. Соңгы тапкыр уйныйм да,ташлыйм дигән көнне Гөлфирә аларны “тотты”.
— Ачыгыз ишекне! Сез икәү караватта тәгәрисез, — дип, тулай торакны дер селкетте ул.
Алар ашык-пошык киенделәр.
— Кычкыртма җүләреңне, ишекне ач! — диде Фәһимә. Сине үз кулларым белән җанашың кочагына салам.
— Мин сиңа өйләнәм, Фәһимә.
— Юк, мин сине яратмыйм, Хәмит! Уен тәмам, әнә Гөлфирәң белән кавыш!
Фәһимәдән өмет өзгәч, Хәмит җанашына ялынып карады бугай, ләкин тегесе аның хыянәтен гафу итмәде, дәүләт имтиханнарын алдан ук тапшырып, Себер якларына китте... Күпме егетне бәйләнчек сарык ясады Фәһимә, күпмесен газаплады, тик берсе дә истә түгел, исемнәре дә, кыяфәтләре дә хәтердән сөртелгән, ә Хәмит юк, Хәмит гел күз алдында йөри, чөнки җебегән нәмәстәкәй “күчтәнәч” ыргытып киткән: кыз буйга узган иде...
Монысы өч айдан соң гына ачыкланды. Идәндә тәгәри-тәгәри елады Фәһимә, эчен ярып-актарып аласы килде. Күралмады ул баланы, яраса, аны нәфрәте белән карында ук көйдереп үтерер иде. Хатын-кызлар консультациясендә көмәнеңне төшерергә соңардың, моңарчы уйларга кирәк иде, диделәр. Каян белсен ди ул “күчтәнәч” белән сыйланганын! Бу мәсьәләдә аның тәҗрибәсе бармыни?! Бер генә юл кала: табасы да, баш тартасы. Яши дә башламаган гомерен айкап ташлаячак хәсрәт капчыгының кирәге юк!
Ул корсагын бәйләп йөри башлады. Курсташлары дипломнарын тотып мәктәпләргә эшкә таралганда, Фәһимә бер тулай торакка комендант булып урнашты. Монда аулак иде. Баладан котылмыйча ни авылга кайтмаячак, ни танышының күзенә чалынмаячак иде ул. Этем дә сизмәячәк аның көмәнле икәнен. Тиле Хәтимәнең сүзен өскә чыгармас өчен, тугыз ай буе көн яктысы күрмәскә дә риза иде хатын...
Бала табу йорты тулай торак янында гына иде, ул анда үз аяклары белән барып керде, бүтәннәр сыман озак интекмәде, кычкырмады, ыңгырашмады, шытырдатып тешен кысты да дөньяга Хәмит баласын тудырды. Әйе, бала бары тик җебегән Хәмитнеке генә иде. Кара күзле шәфкать туташы “бу сезнең кызыгыз” дигәч тә, күтәрелеп карамады. Аның бердәнбер шатлыгы — котылу иде. Җан теләмәгән йөктән бушанды, аллага шөкер.
— Әз генә өстәлдә ятыгыз, аннары палатага күчерербез, — диде шәфкать туташы.
— Күчереп мәшәкатьләнмәгез, өйгә кайтарып җибәрегез, - диде яшь хатын. — Минем хәлем әйбәт.
— Сез ни сөйлисез, авыру Ханнанова?! Балага беренче прививка ясамыйча, бездә берәүне дә чыгармыйлар.
— Мин баладан баш тартам!
Туташның күзе шомырт төсле чем кара иде. “Шомыртлар” куркудан түгәрәкләнеп зурайды.
— Авызыгыздан җил алсын, Ханнанова!
— Мин ирсез бала үстерергә җыенмыйм.
— Безнең бүлектә мондый вәхшилекнең булганы юк иде.
— Менә булыр...
— Тәүбә диегез! Коточкыч гөнаһ ич баладан йөз чөерү, әни кеше!
Шәфкать туташы ачуны китерә иде.
— Йөрмәгез әле эч пошырып, мин бүлек мөдире белән үзем сөйләшермен, — диде Фәһимә.
Бүлек мөдире исә “шомырт күз” сыман оялтып та, үгетләп тә маташмады, коры гына “баш тартам” дип гариза яз, диде. Күрәсең бала тудыру йортында мондый хәлләр беренче мәртәбә генә түгел, вәхшилекнең булганы юк дип, шәфкать туташы саескан очыра иде. Фәһимә бүлектән чыкканчы бәйләнүеннән туктамады, каһәр суккыры. Сабыйларны имезергә таратканда юри баланы күтәреп хатын ятагына килә. Йә:
— Мә, тотып кына тор. Имезмә, ул тук, без аны ашаттык, ди, йә:
— Кызың бигрәк сөйкемле, елмая, күрче, — ди.
Ә күзләре, шомырт кара күзләре, “ал” дип ялына.
Юкка үрсәләнә, нарасыйда Фәһимәнең гаме юк. Ул, төнге күккә чәчелгән йолдызларны тәрәзә аша күзли-күзли, хыял көймәсендә йөзә. Бай егеткә кияүгә чыгачак, боерса. Баланы да законлы иреннән табачак. Шуннан соң гына авылга кайтачак. Өчәү урам әйләнер өчен. Тиле Хәтимәнең әйткәне дөрес килә дип, аның абынганын көткән гайбәтчеләр күрер шунда кемнең кем икәнен.
Әмма йолдызлар нуры белән үргән хыял көймәсе тиз генә яр читенә якынлашмады. “Баш тартам” дип гариза сырлап, бала тудыру йортыннан кыяклаган яшь әнинең күкрәкләре шеште. Ул ай буе хастаханәгә йөреп дәваланды. Акылдан шаша язды бу вакытта. Чөнки иртә-кич шул йорт яныннан узарга кирәк. Узган саен тәрәзәләрдән бала елаган тавыш ишетелә һәм, төнлә колак төбендә яңгырап, мине черетә. Үә-үә... үә-үә... “Хәмитнеке ашарга сорап елыйдыр, бүтәннәр имезә”, — диде ул бертөнне уянып. “Минем кызым”, — дияргә һаман чирканды. Инде терелдем дигәндә генә, аны дәвалаган табиб: “Күкрәгеңдәге шешне кисәбез, имезмәгәч, ул суырылмый”, - дип өркетте. Операция ясату — алма кебек имиләреңне бозу дигән сүз иде. Фәһимә бала тудыру йортына йөгерде. Хәмитнең кызын табиблар берәр җиргә илтеп тыкканчы имезсәң, ике якка да файда: кечесенең тамагы туя, олысының шеше бетә ич!
Күп сөйләшергә яратмаган бүлек мөдире аны аңламады.
— Гаризагызны ертып ташлыйм, Ханнанова, — диде.
Яшь хатын:
— Мин баланы вакытлыча гына имезер идем, бөтенләйгә кирәкми ул миңа, — дигәч, усал табиб катгый итеп:
— Алайса кәгазьләрне хәзер үк хутка җибәрәбез, бездән бала сораучылар күп, — диде. — Барыгыз, сезне шәфкать туташы аерым палатага озатыр. Көненә дүрт мәртәбә кереп йөрерсез.
Баланы теге “шомырт күз” китерде. Гаҗәп, бу юлысы ялынмады ул, тере төргәкне ипләп кенә беләккә яткыргач бер читкә китеп басты. Фәһимә сак астында имезергә тиеш иде...
Яңа өй менә болайга табан салыныр. Кыр хәтле бәрәңге бакчасын шыртлатып урталай бүләргә кирәк. Шакирәнең нарат бурасы иркенләп — җәелеп утырсын.
Нигез урынын адымнары белән кат-кат үлчәде Фәһимә. Илдарның кайтуын көтеп тә ятасы түгел, бүрәнәләрне ташырга да, өмә ясап күтәртергә кирәк. Яшьләр туй мәҗлесен яңа йортта җыяр. “Үзе башкарыр” дип, Илдарга өметләнергә ярамый. Мәрхүм әтисе сыман әкрен кыймылдый малай. Баш миен ачып салсаң да файда юк. Фәһимә аны ничек кенә җитез һәм әрсез итеп үстерергә тырышса да, ул Гадел сыңары иде. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр, хак икән. Йөрәгеңнән өзелеп төшсә, бетереп үзең булыр иде дә... Әллә кызын югалткач тыныч яшәдеме Фәһимә?! Юк, гомер әрнү белән үтте. Ичмасам, шуннан соң буйга да узмады бит! Алла каргагандыр, күрәсең. Баласын күкрәгенә куйгач, яшь хатынның бозлы йөрәгенә “тып” итеп тамчы тамды... Бәләкәй генә төргәкнең җылысы эретте сыман. Юк, Хәмит кызы түгел бу, бу — аныкы... Яратудан яралмаса да, Фәһимә тудырган җан... Кеше сүзеннән куркып аңардан ваз кичәләр димени, җүләркәй?! Авылда әтисе фәрман белән генә мал җыя: ун ятим асрарлык рәте бар. Фәһимә кызчыкны алар тәрбиясенә калдырыр. Дус саналган кыз-кыркын шатланыр инде, чөелгән борынына көянтә элгәннәр, дияр. Шунысы үтерә дә аның. Кызларның һәммәсе дә, нәкъ тиле Хәтимә юраганча, кияүдән уңды. Боларны Фәһимә ишетеп тора, ишеткән саен көенеп тора.
Беркөнне базарда аңа тукмак борын Гатия очрады. Ире белән затлы тун сайлыйлар. Фәһимә аны күрде дә, салынган җилкәләрен төзәтеп, башын югары күтәрде. “Нишләгән безнең “җен тубалы”, тәмам бетерешкән!” — дип сөенмәсен әле.

Нәбирә Гыйматдинова


(дәвамын иртәгә укыгыз)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: