Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
17 Июля 2021, 12:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

16 бүлек- Җизни, мин сиңа беркайчан да хатын була алмыйм, миңа якын килеп кагылма.- Тагын утыртырмын дияргә әйтәсеңме?- Сине мин утыртмадым, син үзеңне үзең утырттың, Латыйфа апамның гомерен кискәнең өчен.Тик бу сөйләшү тынычлыкка китермәде. Якуп бер ай түзде, аннан тагын төнге көрәшләр башланды. Тартыша - ертыша Фатыйма үз-үзен саклады. Сөзәргә җыенган үгездәй, Якуп кыска кәкре аякларын аерып басып, Фатыймага текәлә, йодрыкларын төйни, урт сөякләре уйнап тора.

16 бүлек

- Җизни, мин сиңа беркайчан да хатын була алмыйм, миңа якын килеп кагылма.
- Тагын утыртырмын дияргә әйтәсеңме?
- Сине мин утыртмадым, син үзеңне үзең утырттың, Латыйфа апамның гомерен кискәнең өчен.
Тик бу сөйләшү тынычлыкка китермәде. Якуп бер ай түзде, аннан тагын төнге көрәшләр башланды. Тартыша - ертыша Фатыйма үз-үзен саклады. Сөзәргә җыенган үгездәй, Якуп кыска кәкре аякларын аерып басып, Фатыймага текәлә, йодрыкларын төйни, урт сөякләре уйнап тора.
- Мин сиңа беркем дә түгел, җизни, кагылма. Үлсәм дә мин сиңа хатын буласым юк. Өйне уртага бүл дә хатын алып кайт, мин балаларны карыйм, син ничек телисең - шулай яшә.
Тик Якупка башка хатын кирәкми иде шул. Аннан, аңа килүче табылыр иде микән, бу даны белән... Авылның беренче шәп кызы булган Латыйфаны ала алганны, үз йортында яшәгән Фатыймага көче җитмәве, үзенә хатын итә алмавы аның канын гына кыздырды. Башында бер генә уй. «Барыбер минем хатыным булырсың», дип, сәгатьләр буена астан гына аның төз гәүдәсен күзәтте, хыялында бер киендерде, бер чишендерде. Төн җиткәч, каны кайнап, чыдый алмый, тагын табышына ташланган җанвардай, Фатыймага ташланды. Тик авыр эштә эшләп үскән Фатыйма да бирешергә җыенмады. Ничекләр генә сиздермичә ташланмасын, һәрвакыт әллә нинди каты нәрсә белән китереп бирә - Якуп бөкләнеп төшә. Типкәләнгән эттәй, урынына барып ятасы гына кала. Барыбер бер кулыма эләгерсең әле дип, теш кайрый. Фатыйма да аңлый, Якуп бер үчен алмый калмаячак. Якуп үз шөгылен ташламады, чыгып югалды, кайтып керде, колхоз эшенә җигелмәде. Сукбай юлында йөри бирде, нишләп йөргәнен берәү дә белмәде. Урал тауларының тау-таш арасында бик хәтәр куышы бар икән, дип тә сөйләделәр. Якуп утырып кайткач, халык аны бөтенләй урап уза башлады. Якуп урамда күренсә, кешеләр урамның икенче ягына чыкты. Ул урамнан атлаганда куркыныч бер җанварны хәтерләтә. Ул үзе бик сөйләшергә яратмаса да, аңа да һичьюгы аралашу кирәк, кешеләр сөйләшкән җирдә аның да дөнья хәлләрен тыңлап торасы килә, ә алар аны күрү белән таралалар да бетәләр. Аның эчтән үпкәсе дә, ачуы да кабарганнан-кабара гына барды. Аңа карап торсаң, чынлап та хәзер бүре кебек ырлап ташланыр төсле тоела иде. Фатыйма да яхшылык белән бетмәсен аңлый, тик чыгу юлы гына юк. Саттар агайга барып сөйләшеп карарга булды.
- Бер кечкенә йорт салып бирегезче, тынгылык юк, балалар куркып, чирлегә сабышып бетәләр бит инде.
- Ярый, Фатыйма, уйлашып карарбыз, правлениега куеп сөйләшербез, - дип әзрәк өметләндереп куйды.
Өйне салабыз дисәләр, һичшиксез, Айбикә инәйләр янына салдыртачак. Күңел түрендә бик еракта аз гына булса да өмет чаткысы ята. Бәлки, Михман килер. Тагын яз җитә, һәм ул аны һәр көн юлга күз салып көтәчәк. Кошлар да җылы яктан кайта башладылар. Беркөнне эштән кайтышлый торналар утравына да кереп чыкты. Әле анда-монда кар ята, тау битләреннән челтерәп кар сулары ага. Кар суының үзенә генә хас исе бар. Агач араларында вак-вак ап-ак умырзаялар чәчкә аткан, әйе, дөнья уяна, агачлар яфракка бөреләнә. Күңелдә дә нәрсәгәдер өмет бөреләнә. Килер, килми калмас, аның яшьлеге шулай ялгыз үтмәс бит инде. Әнә торналар да килгән, канатларын җәеп язга шатланалар, оя коралар.
Яз бетеп барганда, кояш тау башына менеп, инде ныклап кыздыра башлаган чак иде. Капка төбенә дөбер-шатыр арба җигелгән ат килеп туктады. Капкадан атылып Маһинур сеңлесе килеп керде. Фатыйма йортта юган керләрен элеп йөри иде. Якуп та козгын урынына Фатыйманы күзли, балалар чирәмдә уйнап йөриләр. Аларга керсә дә, бер Барый абзый гына керә. Маһинур капкада күренү белән:
- Фатыйма, килде, - дип кычкырды. Тик йортта Якупны да күреп, катып калган апасын бер читкә өстерәде. - Теге солдат килгән, сине эзли, Әхтәмнән сораган.
Фатыйма беразга катып калды, аннан бөтен әйберсен кире таска атты да, чыгып арбага сикерде. Маһинур белән бар көченә атны олы юлга куаладылар.
- Әхтәм сине, кияүгә чыкты, аның балалары бар инде, дигән. - Маһинур бар көченә апасына кычкырып, үзе сөйли, үзе атны куалый. - Әхтәм аны бозаулар абзары янында күргән.
Алар абзарларны әйләнделәр, тик беркемне дә күрмәделәр, аннан күпер буйлап олы юл буйлап әйләнделәр, анда да беркем дә юк иде. Инде өмете өзелде дигәндә, торналар утравы исенә төште. Юк, ул аны күрмичә китә алмый, ничек ул ансыз китсен ди? Фатыйма атны икенче якка борды да урман авызында сикереп төшеп калды.
- Минем бозауларны кара, мине көтмә, - диде дә торып йөгерде.
Нишләптер ул аның шушында булуына ышанды. Чытырманнар аша тырмала-йолкына ул алга йөгерде. Ул, тыны бетеп, кечкенә яланга килеп чыкканда, түмәр өстендә арты белән солдат киемендәге кеше утыра иде. Фатыйма янындагы агачны кочаклап көчкә тын алды.
- Михман, - дип пышылдады, күзеннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Ул үзен көчкә азрак тынычландырды да, түмәр өстендә утырган кешенең алдына килеп тезләнде. - Михман, -диде күз яшьләрен сөртеп, - кайларда югалып йөрдең болай озак? Мин сине бишенче җәй көтәм бит инде. - Фатыйма каршысында утырган кешегә ныклабрак карады.
Бу элеккеге Михман түгел иде, чигә чәчләре агарган, калын чәч тә бик сирәгәйгән, теге вакыттагы кебек бит очлары алсуланып тормый, әллә ничек чирле кешене хәтерләтә. Фатыйма каршысында унлап елга картайган һәм талчыккан, җелеге суырылган ир уртасы утыра иде. Аның карашы агач башындагы торналарга төбәлгән, Фатыйма да карашын шунда күчерде. Ә анда канатларын җәя-җәя торналар чөкердәшә, балаларын туйдыра. Кечкенә бер ояда сөенә-сөенә бер гаилә яши, балалар үстерә. Фатыйма кире Михманга таба борылды, аның күзләре тулы яшь иде.
- Фатьма мине көтмәгән, - диде ул. Аның тавышында әрнешү һәм рәнҗү тоелды.
- Михман, ни сөйлисең, мин сине һәр язда шушында килеп көттем, син хәбәрсез югалдың. Михман, ни булды сиңа, мин сине көттем, кайтырыңа ышанып көттем.
- Фатьма иргә чыккан, көтмәгән, - диде. Аның бите буйлап күз яше аска тәгәрәде. Фатыйманың йөрәге кысылды.
- Юк, дөрес сөйләмисең, мин һаман синеке генә, Михман, кара күзләремә, мин бит сине шундый сагындым. - Ул аның ябык яңакларын учына алды, күзләренә текәлде, ах, нинди охшаш иде аның керфек-күзләре нәни кызы белән, әйтә алсамы моны, әйтә алмый шул. Михман да аның күзләренә текәлде, әллә сүзләренә ышанды, кысып кочаклап алды. Фатыйма аңламаган телдә әллә нинди сүзләр тезде.
- Фатьма көткән мине, Фатьма минем белән Кавказ китә, мин сине алырга килдем, мин Фатьманы үлеп-үлеп ярата, мин дә шундый сагынды Фатьманы.
Алар икесе бер-берсенең күз яшенә чылана-чылана такылдадылар. Алар үткән газаплар, бүгенге очрашу, матур киләчәккә өметләр. Алар күңелендә барысы бергә буталып, зур өермә булып аларның башын әйләндерде. Алар кысып- кысып кочаклаштылар, һәрберсе үз телендә ничәмә еллар күңелләренә җыеп саклаган хисләрне сөйләде. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрнең чуты юк иде. Алар кочаклашып, елашып арыгач, Фатыйма исенә килде.
- Син утырып тор, мин ашарга алып киләм.
Фатыйма торып чапты, ул әлегә үзе дә нишлисен белми
иде. Өйгә кайта алмый, аңа ярдәм итсә, Маһинур гына ярдәм итә ала. Маһинурлар аерым өй салып, яңа башка чыгып яши генә башлаганнар иде. Ул ишек төбендә Фатыйманы күрү белән читкә тартты. Йөгереп кызарган йөзе, агач арасыннан чабып тузгыган чәчләре - һәрвакыт сабыр апасын мондый хәлдә бер дә күргәне юк иде әле. Әйе, апасын ул яхшы аңлый, ул солдат өчен әллә кем дә башын югалтыр иде. Бердән, апасының сөюенә кызыкса, икенчедән, аның ничаклы бәхетсез икәнен ул яхшы аңлый иде.
- Маһинур, ашарга берәй нәрсә җыеп бир. - Алар, Әхтәм күрмәгәндә, ашыга-ашыга ни туры килсә, шуны бер ашъяулык табып, шунда төреп бәйләделәр, инде җыеп беттек дигәндә, Маһинур дөбер-шатыр түбәгә менеп китте, аннан бер какланган каз күтәреп төште.
- Мә, ал, апа. - Фатыйма аның кулындагы какланган казга карап торды. Юксыллык, өй дә җиткерәләр.
- Ал-ал, минем дә берәй балам шундый озын, чибәр булсын. Үзенә әйт, теге вакытта ул китергән кәнсир калайдагы ашының тәме әле дә телемдә.
Фатыйма бәрәңге бакчасы аркылы урманга торып чапты. Маһинур апасын күз карашы белән урман авызына чаклы озатып калды. Авыр сулап куйды. Әйе, андый ир-ат бик сирәкләргә генә эләгә шул. Шушы кечкенә Әхтәмнән инде карынында өченче баласын күтәреп йөртсә дә, хатын-кыз карап ах итә торган ир түгел иде. Баладан соң Маһинур тазарып китте, Әхтәм көчкә аның иңбашына гына җитә. Шулай да, кечкенә булса да, эшкә бик тырыш Әхтәм, хатыны өчен үзе үлә язып тора иде. Маһинур әтисе йортындагы кебек ачлыкта яшәмәде.
Фатыйма янып-пешеп килеп җитте, яшереп куйган җиреннән иске генә чәйнеген тартып чыгарды, коры-сары җыеп, ут ягып җибәрде. Кор әзерләп, Михманны каршысына утыртып ашатты, үзе аннан күзен алмады.
- Михман, безнеңчә бик яхшы сөйләшергә өйрәнгәнсең.
- Анда күп иде сезнең кешеләр.
- Кайда анда?
- Фатьма, миңа әйтергә ярамый, син сорама.
Фатыйма сөйгәненнән күзен алмады. Ашап алгач,
Фатыйма тиз-тиз яшь үлән йолкып, кайчандыр бергә корган куышны яңартып, эченә үлән түшәде. Каен ботаклары сындырып, аны яңадан яңартып җибәрде. Аннан Михман алдына килеп тезләнде.
- Мин монда ел да килеп, куышны яңартып, сине көттем. Торналар ел да кайтты, оя корып, бала чыгарды. Алар кайткач, син дә кайтырга тиеш идең.
Михман аннан күзен алмый тыңлады, вакыт-вакыт Фатыйманың тузгыган чәчләрен сыйпап куйды. Фатыйма аның кул җылысына иркәләнде. Бу мизгелдә шушы утрауда алар икәү, башка берни дә мөһим түгел. Балалар, бозаулар, усал Якуп - барысы-барысы бу мизгелдә онытылды. Алар бу көнне бик озак көттеләр. Алар бу төнне шушы куышта бергә үткәрделәр. Торналар кебек бер-берсен урала-урала яраттылар, аннан төнге ай яктысында җыелып баладай коендырдылар. Аларның мәхәббәтенә күктә йөзгән тулган ай гына шаһит булды. Су буендагы анадан - тума шәрә ике гәүдәне төнге ябалаклар тын калып күзәттеләр. Алар да аңлый, алар барысы да Ходай биргән табигать балалары.
- Фатьма, иртәгә үк Кавказга кайтып китәбез.
- Ә балалар? Алар миннән башка яши алмыйлар.
- Балаларны да алабыз, бездә җылы, тәмле җимешләр үсә.
- Ярый, китәбез, мин синең белән әллә кайларга китәргә дә әзер, ник соң син теге вакытта алып китмәдең?
- Мин сиңа хат калдырдым, Саттар начальникка.
- Мин бернинди дә хат алмадым.
- Ярый, иртәгә сорарбыз, - диде кайнар тыны белән өттереп. - Мин сине бик тә сагындым, Фатьма. - Ул үз телендә әллә нинди сүзләр пышылдады, Фатыйманың озын чәчләрен ашыкмыйча гына сүтеп, бөтен гәүдәсен каплады. Ах, бу көчле куллар, мөмкинме соң аны кем беләндер тиңләргә, аларны үлгәнче дә онытасы юк.
- Ярат мине, ярат, Михман, бар күзәнәгем белән тоям синең җылыңны, миннән бәхетле кеше юк бүген. Син кайттың, мин ышандым синең кайтырыңа.
Фатыйма шашып-шашып үпте, аның пышылдавы, кайнар сулышы көчле ир-егетнең дә җанын күкләргә күтәрде. Өзелеп бер-берсен сагынган, назга сусаган ике яшь йөрәк «без тагын бергә, бергә» дип типте.
Караңгы төнне этеп, таң атты, кошлар уянып, чутылдашып, бар галәмне уятты. Куышка яфраклар арасыннан кояш нурларын сузып, бәхетле күзләргә нур өстәде. Фатыйма йомшак кына итеп бармак очы белән генә аның калын кара кашларына, куе керфекләренә кагылды. Михман күзләрен ачып аңа карады. Ачык матур көрән күзләр - аларның матурлыгын әйтеп кенә аңлатып булмый иде шул. Теге чакта кызы якыннан аңа карап торды да муенынан кысып кочаклап алды. Ул чакта кызы аңа әтисен исенә төшергән иде, бүген бу матур күзләр баласын исенә төшерде. Эх, күрсәтергә иде сиңа балаңны. Кинәт йөрәген нидер кистереп үтте, ниндидер борчу тойды үзендә. Ничек китсен соң ул, кая китсен? Аның күзләренә яшь тулды, булырга тиештер бит моның чыгу юлы.
- Михман, син китмә, кал монда, без өй салырбыз, бик яхшы яшәрбез.
Михман торып утырды, аптыраулы күзләрен Фатыймага текәде.
- Фатьма, мин өйдә сигез ел булмаган, мине атам-анам көтә, туганнарым көтә, мин Кавказны сагындым. Фатьма, син бик яратачаксың Кавказны.
Фатыйма кичә моңа бик тә ышана иде, ә бүген аек акыл кайтты, күз алдыннан томан китте. Балалар бер җирдә аныкы дип язылмаган, кем бирсен аларны. Якуп үзе карамаса да, аңа үч итеп тә бирмәячәк, ул аларның атасы. Ә ул аларны ташлап китә алмый. Бәхтиярнең көн туу белән күзен тутырып аңа каравы... Ул баланың бөтен ышанычы бу дөньяда - Фатыйма. Айбулат, Асылгәрәй - гел муенына асылынып торган бала. Рушаниясы - йөрәк мае. Чишелмәс төен. Фатыйма башын тезләренә салып, күзләрен йомды.
- Мин китә алмыйм, - диде дә үксеп елап җибәрде. - Мин китә алмыйм, синсез дә яши алмыйм, нишләргә миңа? Михман, кире әйләнеп кайт, ата-анаңны күр дә кире әйләнеп кайт, мин көтәрмен, мин картаеп үлгәнче сине көтәрмен. Кичер мине, мин китә алмыйм. Балалар безне кичермәс, алар безне каргар, без бәхетле була алмабыз. Рушаниям, Рушаниям, - диде дә авызын учы белән кысып каплады. Башын селки-селки әрнешеп елады.
Михман, ни әйтергә белмичә, аны күкрәгенә кысып кочаклады, аның да әрнешеп тәне калтырады. Ике йөрәк елый-елый ничәмә еллар хыялланган якты өметләрен күмәләр иде. Мәхәббәтне күмеп булмый ике йөрәк бергә типкәндә. Фатыйма белән Михман берсүзсез генә олы юлга таба атладылар. Белоретка бара торган юлга чыктылар, бик озак кына җәяү атладылар. Юлның икенче ягында кайчандыр Михман хезмәт иткән ябык хәрбиләр шәһәре урман эчендә яшеренеп утыра. Михман бераз шул якка нәфрәтләнеп карап торды, аннан авыр сулап, баш селкеп куйды. Фатыйманың сораулы карашына, «син сорама», диде. Аерылышу сәгате якынайган саен алар нишләргә дә белмәделәр, әле артлары белән борылып бастылар, әле бер-берсеннән күзләрен ала алмадылар. Ерак түгел борылмада олы йөк машинасы күренде. Аерылышырга сәгать түгел, минут та калмаганын тоеп,
Фатыйма Михманның иске гимнастеркасына шатырдатып ябышты, күзләренә яшь тулды, иреннәре дерелдәде, тамак төбенә утырган төер чыгасы сүзләрнең юлын бүлде, әйтәсе сүзләре шундый күп иде, күңел түрендә ургылып кайнады. Әйтәсе сүзен әйтә алмыйча йөрәге ярсыды, тамагы буылды. Михман якынлашып килгән машинага кулын күтәрде, үзе Фатыймасыннан күзен ала алмады, ул да тамагына утырган төерне йота алмый, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча газаплана. Озын-озын, юан-юан каеннар төягән йөк машинасы көчкә сызгырып килеп туктады.
- Михман, мин көтәрмен, мин үлгәнче сине көтәрмен, син әйләнеп кайтырга тиеш, ишетәсеңме?
Михман күз яшьләре аркылы күлмәк изүенә ябышкан Фатыйманың кулларын ычкындырырга тырышты.
Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: