Сельские нивы
+17 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
16 Июля 2021, 17:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

15 бүлекФатыйма эшләрен бетереп, балалар янына менеп, башын төртте, күзенә йокы кермәде. Нишләргә, аяк-куллары гына түгел, йөрәге белән бәйләнде бу балаларга. Михман кайтса, ничек аңлатырмын, кайсысын сайларга, киттек дисә, бу балаларны кая куярга? Ә Рушаниясын ничек аңлатырга? Бетмәс җавапсыз сораулар.

15 бүлек

Фатыйма эшләрен бетереп, балалар янына менеп, башын төртте, күзенә йокы кермәде. Нишләргә, аяк-куллары гына түгел, йөрәге белән бәйләнде бу балаларга. Михман кайтса, ничек аңлатырмын, кайсысын сайларга, киттек дисә, бу балаларны кая куярга? Ә Рушаниясын ничек аңлатырга? Бетмәс җавапсыз сораулар. Күпме уйланма, күзләрен йокы басты. Таң алдыннан әбисен төшендә күрде. Йомшак куллары белән аның маңгаеннан сыйпады. «Сабыр бул, балам, син дөрес эшлисең, берне югалттың, өчне таптың, Ходай белә ул нишләгәнен». Фатыйма уянып тирә-ягына каранды, беркем дә юк, ә маңгаенда әбисенең кул җылысы. Әйе, берне югалтты, өчне тапты, аңа шушы язмышына буйсынасы гына кала. Икенче көнне балалар йокыдан торгач, рәхәтләнеп бозаулар арасында уйнадылар. Аларның бу чаклы бозау түгел, чит балалар белән дә уйнаганнары юк. Фатыйма Бәхтиярне яңа туган бозаулар янына кертте, ул башта куркыбрак торды, аннан бераз ияләшкәч, муеннарыннан кочаклап иркәләде, бозаулар да аны үзенчә иркәләделәр, битеннән ялап-ялап алдылар. Иркәләүгә, назга туймаган бала өчен моннан да зур шатлык юк иде. Бозау абзарында беркайчан булмаганча балаларның рәхәтләнеп көлгән тавышлары яңгырап торды. Иртәнге якта Саттар агай да кереп чыкты.
- Ярдәмчеләр алып килгәнсең икән, - диде. Фатыйма аңа үз хәлләрен аңлатуны кирәкле тапмады, «әйе» генә дип куйды. Төш җитәрәк, кабаланып, Барый абзый килеп керде.
- Фатыйма, балалар, кая булдыгыз, кичә кердем - ишек ачучы булмады, бүген дә юксыз. Абзар буйлап чабып уйнаган балаларны күрде.
- Ай Аллам, ни булды икән, дип, әллә ниләр уйлап бетердем. Әйдәгез, әнә, Саттарның аты монда тора, кайтарып куяр.
Барый абзыйның сүзләрен тыңлап торган Бәхтияр Фатыйманың ботына ябышты, йөзе дә ап-ак булды, башын селкеп, «юк-юк» дип елый ук башлады.
- Ни булды, Фатыйма?
- Балалар үзләре качып килгәннәр, Якуп өйдә, мине дә куып чыгарды. Балалар кайтырга куркалар, мин дә туйдым төннәр буе сугышып. Кеше түгел икән, телсез җанвар ул.
Барый абзый бераз тыңлап торды.
- Ярый алайса, сез монда торып торыгыз, без Саттар белән берәй нәрсә уйлап табарбыз.
Икенче көнне Саттар агай үзе иртән иртүк кереп:
- Кичә озаттык Якупны, көчкә ишекне җимереп кердек. Белоретка алып киттеләр, күпме бирерләр. Өйгә кайтып, тынычлап яшәгез. Кайтышлый кер, он яздырып бирермен балалар исәбенә, - диде. Озакламый Барый абзый да килеп җитте.
- Әйдә, Фатыйма, балаларны үзем алып кайтышам. Саттар он бирәм, диде, юл оңгае шуны да алып кайтыйк. Кайтырга җыенып беткәч, Бәхтиярне югалттылар. Фатыйма күпме генә чакырмасын, тавыш бирмәде. Акбүре бозаулар белән ике арада чабулый торгач, яшь бозаулар арасыннан табып алдылар. Почмакка кереп сеңгән, селкенергә дә куркып, калтыранып утыра. Фатыйма аның янына кереп, алдына тезләнде.
– Курыкма, әтиең бик озакка урманга киткән, өйдә берәү дә юк, әбиеңне дә карарга кирәк, кайтыйк, Бәхтияр. Анда әле сарыклар да ашарга сорап кычкырып торалар.
Бала яшь тулы күзләрен Фатыймага күтәрде.
– М-м-онда р-рәхәт, кай-кайтмаек, - диде бала.
Барый абзый белән ничек тә күндереп, балаларны өйгә алып кайтып киттеләр. Алар өйгә кайтып керүгә, идәндә яткан Якупның әнисе күзгә салынды, Фатыйма куркып, артка чигенеп куйды хәтта. Ярый әле Барый абзый булды. Алар аны әйләндереп карадылар. Инде сөяк белән тирегә калган карчыкның ярты ягы куркыныч булып тартышкан, бер исән калган күз куркыныч булып Фатыймага карый иде.
Ходаем, карт инәй, ни булды сиңа? - Җавап бирмәде, ямьсез итеп ыңгырашты. Исән калган бер күз тагын да куркыныч булып китте. Якупның инәсе нидер әйтергә теләде, тик авыз бик каты кыйшайганга, берни дә аңлашылмады. Барый абзый карап торды:
– Кичә Якупны алып китәргә килгәч, бирмим, дип бик каты чәбәләнгән иде, шуның галәмәте тарткан моның ярты ягын.
Фатыйма аптырашта калды, карап торырга куркыныч, нишләргә соң инде хәзер? Берни ашамый-эчми ята бирде. «Бу бит миңа ачулана, Якупны яптырдың димәкче була, мине каргап үлеп китәрме?» Болай да бәхет ташып бармый. Фатыйма акрын гына Якупның карт инәсе янына кереп тезләнде.
– Инәй, син борчылма, Якуп урманга качкан, менә күрерсең, ике атна үтүгә, кайтып та җитәр. Бүресе белән бергә качкан. Аны Саттар агай эшкә чакырып килгән булган, ә ул урманга качкан.
Әбинең исән күзе йомылганда, икенчесе гел ачык карап тора. Ахрысы, әбинең зиһененә Фатыйманың әйткән сүзләре барып җитте. Карашы йомшаргандай булды, күзеннән бер бөртек яшь бәреп чыкты. Фатыйма йомшак кына итеп аның каткан салкын кулыннан сыйпады. «Юкка борчыласың, бар да яхшы», дигән булды. Якупның инәсе кинәт тирән итеп сулыш алды да, уф-ф дигәндәй итеп куйды, Фатыйманың кулын да кыскандай тоелды. Фатыйма шунда картинәйнең җан бирүен аңлады. Барый абзый кергәч:
- Мин, Якуп урманга качты, дип алдадым, - диде.
- Яхшы иткәнсең, Фатыйма, нишлисең, бала бит ул, тынычлап киткән инде ул теге дөньяга. Сез дә тынычлап яшәгез.
Икенче көнне Якупның әнисен күмделәр, гомер буе кеше белән аралашып яшәмәгәч, килүче дә булмады. Кичке якта Фатыйма эшкә баргач, Саттар агай: «Якупны ике елга япканнар», - диде. Фатыймага бу яңа тормышны үзенчә яңадан башлап, ике ел гына булса да балалар белән тынычлап яшәп калырга кирәк иде. Фатыйма Айбикә инәйдән күп нәрсәләр өйрәнеп калырга тырышты. Ул аның хәтта кул тотынышларына чаклы астан гына күзәтте, һәр эшне җиренә җиткереп, матур, җиңел генә итеп эшли иде ул. Аның теккәннән калган һәр кечкенә чүпрәк кисәге дә нәрсәгә дә булса ярап куя, беркайчан бернәрсәне дә әрәм итеп ташламас. Шулай эшлә, димәсә дә, ахрысы, аның күзәтүен сизеп, шулай эшли иде булса кирәк. Фатыйма, буш вакыты калса, тегәргә өйрәнергә тырышты. Балалар да өйдә үзләре генә калгач, рәхәтләнеп, тынычлап калдылар. Фатыйма эштән кайтып керүгә, өчесе өч яктан аңа сарылдылар, һәркөнне тамаклары туйгач, сәкедә тәгәри-тәгәри шаярдылар. Мондый мәлдә балаларга гына түгел, Фатыйманың үзенә дә бик рәхәт иде. Барый абзый мунчага дәшә керде, аларның яна-пешә шаяруларын күреп:
- Күрәм, балаларга да җан керде, тынычлыкны кем яратмый, - диде. Барый абзый Фатыйма эштән кайтканчы балаларга күз-колак булып тора.
Бөтен кеше сагынып ала торган яраткан Яңа ел кичәсе дә җитте. Яшьләр ду килеп дәртләнеп, бәйрәмгә әзерләнделәр. Кичләрен җыелышып, клубта төрле төскә кәгазь буяп, чылбыр ясап, чыршы бизәделәр. Әзерләнү генә үзе ни тора. Бәйрәм шаукымы яшьләрнең, олысының, кечесенең йөрәкләрен җилкендерә. Барысы Яңа елга олы өмет баглый, әйтерсең, иртәгәдән үк нәрсәдер үзгәрергә тиеш. Юксаң, бу кич тә күпме тезелеп килгән кичләрнең берсе генә бит. Тик шулай да барысы шул кичтән ниндидер могҗиза көтә. Фатыйма да ашыгып эштән кайтырга чыкты. Бозау абзарыннан чыгуга, әнисе белән борынга-борын килеп төртелделәр. Әнисе Фатыйманы беләгеннән тотып туктатты.
- Тукта, әйтим әле, миңа үпкә саклап, бер чокырдан икенчесенә казаласың. Берсе корсак ясап качты, икенчесен утыртып куйганнар. Ачуым да бер килмәгәе, ул Бүре Якуп янына, карт булсам да, мин дә бармас идем, җыен беткән ирләр янына син йөрисең. Кирәк идеме сиңа шул Якуп балалары белән, я, әйт, мин хаклы түгел диген, кая килә дигән солдатың? Әллә минем синең өчен йөрәгем әрнеми дисеңме? Шул Якуп денсез өчен үстердеммени мин сине? Кеше алдында минем белән сөйләшми дә чит кеше кебек борылып китәсең; исәнме, әни, дип тә эндәшмисең.
- Фатыйма берсүзсез әнисен тыңлап торды да якынрак килеп әнисенең күзләренә карады, аның күзләрендә яшь ялтырый иде. Ул кычкырмый, тик әнисенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп әйтте:
- Син минем бер баламны сыйдырмадың, син эттең мине Якуп йортына. Минем дә баламны йөрәгемә кысып сөясем килә, күкрәкләремә сөт төшеп сызланам. Син беләсеңме аның дөньяда иң матур бала икәнен, тик ул минеке түгел шул инде. Бервакыт ул да белер дөреслекне, ул да мине кичермәячәк. Ходай каршысында гөнаһлы, балам каршысында гаепле, синең алда гаепле - миңа кая барырга соң? Мин ятимнәрне, ятимнәр мине җылыта.
Фатыйма озын-озын атлап, күз яшьләрен сөртә-сөртә кайту юлына ашыкты. Яңа ел салкыны битен чеметтереп - чеметтереп алды, аяк астында кар шыгыр-шыгыр килә, яныннан Акбүресе атлый. Аның хәлен аңлагандай, беррәттән бара, бүтән вакыттагы кебек чабуламый. Фатыйма кайтып кергәндә, Барый абзый көтеп утыра иде.
- Фатыйма, балаларны мунча керт тә, безгә Яңа ел кичәсенә керегез, бергәләп әзрәк бәйрәм итеп алырбыз.
Фатыйманың сөенечтән йөрәге сикереп куйды. Кызы янына керү үзе бер бәйрәм иде. Фатыйма балалар белән Айбикә инәйләргә килеп кергәндә, кызы Барый абзыйның кулында утыра иде. Кергән кунакларны күреп, бала шатланып кычкырып җибәрде. Яңа ел кичәсенә Айбикә инәй аңа матур ап-ак йон оекбашлар, матур күлмәк тегеп кидергән. Күлмәкләр Фатыйманыкы белән бертөсле булып чыкты, бу Михман бүләге иде. Барый абзый тел шартлатып: «Кара, анасы, кызлар бер төследән киенгәннәр бит», - диде. Фатыйма бермәлгә югалып та калды.
- Бигрәк матур итеп теккәнсең күлмәген, Айбикә инәй,
- дигән булды. Кулындагы кечкенә Асылгәрәй Рушанияга тартылды, балалар бер-берсенә бик озак карап тордылар. Асылгәрәй, үрелеп, матур кызның кулыннан эләктереп тартты да кочаклап алды.
- Әбәү, Асылгәрәй, бигрәк елгыр булып чыктың әле, - диде Барый абзый көлеп, - кара, әллә безнең кызга гашыйк та булып өлгердең инде?
Бер эләктергәч, Асылгәрәй тиз генә ычкындырасы килмәде, һаман үзенә тартты. Барый абзый Рушанияны да Фатыйманың кулына бирде. Фатыйманың баласы кулына эләгүгә шатланудан йөрәге сикереп чыга язды. Рушания бер Фатыймага, бер үзе кебек кечкенә Асылгәрәйгә кызыксынып карады. Кинәт Фатыйманың муеныннан кысып кочаклап алды. Фатыйма тынсыз катып калды. Үз баласының якынлыгы, аның хәтта исе дә үзенә генә хас татлы тоелды. Аның зур көрән күзләрендә, өскә бөкләнеп торган куе керфекләрендә бар нәрсә Михманны хәтерләтте. Асылгәрәй, әллә көнләшеп, Рушанияны нык итеп тартып елатты. Ир бала - ир бала шул инде, кулы катырак. Айбикә инәй сикереп китте.
- Ай Ходаем, шомыртымны нишләттегез, - дип, Фатыйманың кулыннан тартып дигәндәй баланы алды. - Чү, җимешем, куркыттылар мени шомыртымны?
Алар чыгып киткәнче баланы кулыннан да төшермәде, малайларга якын да җибәрмәде. Ә малайларның аның белән шундый уйныйсы килгән иде дә бит. Чыгып китәр алдыннан Бәхтияр түзмәде, Рушанияның кулыннан йомшак кына итеп сыйпады.
- М-а-а-тур, - дип куйды.
- Кара инде, матурлыкны шушы кечкенә балалар да аңлыйлар, - дип куйды Барый абзый.
Фатыйма балалар белән кайтып яткач, бик озак үткән кич турында уйланып ятты. Бер мизгелгә Михманын да, кызын да янында итеп хис итте. Икәү яратып туймаслар иде бит балаларын. Бердән, бәлки сөенергәдер баласының шундый яхшы кулда тәрбияләнүенә? Нигә соң йөрәк әрни, җанны талый, күрергә ярый, кулга алырга ярамый? Айбикә инәй үлсә дә баланы бирмәячәк. Бүген моны Фатыйма чын йөрәге белән тойды.
Көннәр бер-берсенә ялганып үтә торды, берни дә үзгәрмәде. Урал салкыннары шыгырдатып катырды, бураннары тау биеклеге көртләр өйде. Бар нәрсә үз җае белән бара бирде. Кышкы йокыга талган аюдай, йөрәк тә әллә ни тыпырчынмады. Тик шулай да кышның озын төннәрен уйланырга вакыт күп кала. Фатыйма да еш кына тышта улаган җил-давылга колак салып ята. Тышта дөньяның астын-өскә китерердәй итеп, ап-ак кар-буран котыра.
Тәрәзәләрне инде яртылаш кар өеме күмеп китте, бердән, яхшы - ярыклардан җил үтми, өй җылынып кала. Фатыйма теге аю тиресен дә алып кереп, балалар өстенә япты, аска калын итеп яшел печән түшәп, өстенә калын бер тукыма җәеп җибәрде. Аларга шушы да бик җиткән. Дүртәүләшеп бер-берсенә сыенып көн күрәләр. Фатыйма Михманны да кыш көтми, килсә, җәй килер дип, өметен дә өзми. Дөнья гел болай бармас, ни дә булса үзгәрер, яшәү дә җиңеләер. Сугыштан соң ил һаман әле аякка басып китә алмый шул, тормыш авыр. Ничек кенә бу тормыш авыр булмасын, аның моннан яхшысын күрмәгән кешегә шулай тиеш тә кебек иде. Шушы авыр тормыш тәгәрмәче туктамады. Алга, якты тормышка өмет итеп, тәгәри торды. Фатыйма да бәргәләнми - суккаланмый, алда якты тормышка чыгасына ышанып, авыр тормыш йөген сөйрәде. Зәмһәрир Урал салкыннары да артта калып бара. Әбисе әйтә иде, түзик, балалар, тау битендә юа, балтырган чыкса, ачка үлмәбез, дип. Чыктылар, Аллага шөкер, шушы салкын кышларны да исән-имин генә чыктылар. Фатыйма балаларны ияртеп тау битенә алып менде, каен суы җыярга өйрәтте, каен суы эчерде, Айбикә инәйләрне дә онытмады. Айбикә инәй догаларын укый - укый, иң беренче шомыртына эчерде. Матур, чигүле тышлы мендәрләр арасында курчак кебек киендереп, сәке түрендә генә саклап үстерә иде Айбикә инәй җимешен. Егылып төшмәсен дип, итәгеннән бау белән сәке почмагына бәйләп тә куялар. Аның тәпи киткәнен күргәч, Фатыйма йөгереп барып, кочаклап алырдай булды, үзен тыеп калды, ә Айбикә инәй күгәрчен урынына бала тирәли гөрләде. Ике ел гомер үтте дә китте. Көтмәгәндә Якуп кайтып керде. Балалар куркып Фатыйма янына елыштылар. Ул заманда авылларда төрмәдә утырган кешеләр бик сирәк иде, алар авылында Якуп беренче булгандыр, бәлки. Төрмәдән кайткан кешедән халык бик курка иде. Фатыйма бермәлгә телсез калды. Якуп та берсүзсез сөзеп Фатыймага карап торды, аннан балаларга карашын күчерде. Бәхтияр белән Айбулат Фатыйманың итәк артына качтылар. Өч яше тулып килгән Асылгәрәй генә Якупка кызыксынып карады.
- Әни, бу кем? - диде.
Бәләкәй генә булса да, тавышы көр чыкты. Өч бала арасында әтисенә шушы Асылгәрәй генә охшаган. Якуп малае икәне әллә каян кычкырып тора. Шундый ук калын каты кыл чәчле, яльпек борынны, кысык кара йөгерек күзле. Якуп килеп кергәндә, алар кичке ашка утырырга җыеналар иде. Фатыйма эштән кайтуга, Бәхтияр мичтә кабыклы бәрәңге тәгәрәтеп куйган иде. Фатыйма куркуын сиздермәскә тырышты. Өстәл уртасына бәрәңге китереп куйды, көндез генә пешергән ипиен каерып кисте, савытларга сөт салды.
- Утыр, Якуп җизни, балалар, утырыгыз ашарга, менә, әтиегез дә кайткан.
- Ә ул кайдан кайткан? - диде Айбулат акрын гына. Бер Бәхтияр гына эндәшмәде, күтәрелеп карамаска тырышты. Әтисенеке кебек кәкре аякларын аера биреп, Асылгәрәй аның каршысына килеп басты.
- Син каян кайттың?
Якуп малайлары шулай үскәннәрдер дип уйламагандыр, ул ни әйтергә белми, ык-мык килеп торды. Фатыйма балаларга:
- Сугыштан, - диде, үзе, җизни ни әйтер икән дип, астан гына карап алды.
- Ә синең ата толган мылтыгың балмы? - Асылгәрәйнең әле һаман р авазы юк иде. Фатыйманың Якупка ачуы килде, шушы балалар белән дә сөйләшә белми ичмасам, үзен ата итеп тоя микән бу мәхлук, дип, эчтән генә уйлап куйды. Ничек итеп шуңа балаларны калдырып китмәк кирәк?
- Юк, улым, мылтык бирмәгәннәр әтиеңә, утыр ашарга.
Айбулат та Бәхтияр абыйсына карап-карап алды. Абыйсының куркуын тоеп, ул да бу әти дигән кешедән ераграк торырга булды. Балалар өстәл яныннан киткәч, Фатыйма кешечә сөйләшеп карарга булды.
Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: