Сельские нивы
+9 °С
Дождь
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
15 Июля 2021, 17:00

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

13 бүлекТик шулай да бер әйберне онытмады - тиз генә кара бөдрә чәчле курчакның маңгаена олы гына кара корым тамга салып куйды. Ахрысы, Фатыйманың күз карашыннан бик курка иде. Кечкенә Рушания бик кызыксынып, кергән кешеләрне күзәтте, хәтта сөенеп, елмаеп та куйды. Фатыйма кулындагы балаларны төшерергә дә онытып, баласына текәлде. Ике көннән биш ай тула кызчыгына.Фатыйма, кил, утыр менә монда, зинһар, үпкәли күрмә, карама балага текәлеп, күзең каты, - дип, Фатыйманы балага арты белән утыртты. - Бу балалар ачтыр инде, ашатыйк сабыйларны. Ниләр кылмак кирәк, кем карый инде? Бәлки Латыйфаның әниләре алып китәр?

13 бүлек

Тик шулай да бер әйберне онытмады - тиз генә кара бөдрә чәчле курчакның маңгаена олы гына кара корым тамга салып куйды. Ахрысы, Фатыйманың күз карашыннан бик курка иде. Кечкенә Рушания бик кызыксынып, кергән кешеләрне күзәтте, хәтта сөенеп, елмаеп та куйды. Фатыйма кулындагы балаларны төшерергә дә онытып, баласына текәлде. Ике көннән биш ай тула кызчыгына.
Фатыйма, кил, утыр менә монда, зинһар, үпкәли күрмә, карама балага текәлеп, күзең каты, - дип, Фатыйманы балага арты белән утыртты. - Бу балалар ачтыр инде, ашатыйк сабыйларны. Ниләр кылмак кирәк, кем карый инде? Бәлки Латыйфаның әниләре алып китәр?
Юк, алып китми, кирәкми бүре балалары, диде Кәмәрия карчык, үзе карасын ди. - Барый абзый авыр сулап куйды, үзе астан гына Фатыймага карап алды. Фатыйма башын аска иеп, балалар ашатты.
Бер мизгел дә кабатланмый, һәркөн үзе белән нидер алып к илә, нидер алып китә. Фатыймага да бу көн тормышында көтелмәгән борылыш алып килде. Борылып карыйсы калмагандыр шул. Фатыйма балаларны ашатты да үз өйләренә алып чыкты. Бу өйнең эче әллә үзе шомлы, әллә Айбикә инәйләрнең якты, чиста өеннән соң шулай тоелды. Ой тыштан әле бик яңа булса да, эчтән шыксыз һәм буш, әллә нинди җансыз иде. Ике как сәке, бер олы сандык та бер өстәл. Бермәлгә Фатыйма керергә шикләнеп торды. Арттан ияреп кергән Барый абзый әзрәк көч бирде.
Курыкма, хәзер бер-ике атнасыз да кайтмый ул. Кайтса да, төрмәгә утыртып куярга кирәк. Почмакта олы сандык өстендә яткан Якупның әнисе телгә килде, зәгыйфь кенә тавыш белән:
– Ни сөйлисең, күрше, аны төрмәгә ябып, бу балаларны кем карый? - диде.
- Менә шул-шул, бу балаларны кем карый хәзер?
- Ярый, әлегә мин карап торырмын, аннан күз күрер, - диде Фатыйма. - Мин кичке эшкә барып кайтыйм, бозаулар эчереп. Бәхтияр, син зур, абый кеше бит инде, туганнарыңны карап утырып тор.
- Ярый, мин дә күз-колак булып торырмын, - диде Барый абзый. - Бик ерак шул эшкә йөрергә дә, ярый, Фатыйма сеңлем, изгелек җирдә ятып калмый, берәй җае чыгар әле. Дөресен генә әйткәндә, ни чыгасын үзем дә күз алдына китерә алмыйм.
- Мин хәзер йөгереп кенә барып кайтам.
Кемнәр белсен бу йөгерүнең күпмегә сузыласын... Беренче төнне Фатыйма балалар белән бергә, бер как сәкегә тезелешеп ятты. Төнлә кечкенә Асылгәрәй ими эзләп еларга тотынды, караңгыда куллары белән күкрәк эзләде. Фатыйма, үзе дә сизмәстән, күкрәген чыгарып, балага каптырды. Инде сөте дә беткән шул. Бала тырышып, бар көченә суырып карады да сөте чыкмагач, кабат үпкәләп еларга тотынды. Фатыйманың авыртудан болай баланы кызганып, күзләреннән кайнар яшь акты, әле дә өй эче караңгы, беркем күрми. Ходаем, күкрәк сөтемне шушы бала хакына саклаган булсаңчы. Фатыйма баланы йомшак кына күкрәгенә кысты да маңгаеннан үпте. Күз яше аркылы елмаеп, «улым, Асылгәрәй», дип куйды. Бүгенгә шушы гына мөһим иде. Иртәгәсе турында уйларга әллә курыкты, әллә теләмәде. Иртән торып эшкә йөгерде, ашыгып кире кайтты. Якуп турында да уйламады, әйтерсең, ул бөтенләй җир йөзендә юк. Юкны бар итеп, Айбикә инәйгә кереп чыкты. Балага бер күз сирпү үзе бер шатлык. Фатыйма әллә ялгыз яшәп туйды, һәрхәлдә, ялгыз яшәүгә карый, аңа кем өчендер борчылып яшәү күңеллерәк иде. Икенче көнне үк ул өй эчен юып чистартты, балаларны Инзир елгасына алып төшеп, сабынлап юындырды, су кертте, уйнатып күңелләрен күтәрергә тырышты. Бәхтияр дә уенга мавыгып, авыр кайгысын онытып торгандай булды. Фатыйма, үзе дә онытылып, балалар белән бергә су керде, өстендәге бердәнбер күлмәге чыланып, озын төз гәүдәсенә сыланып ябышты. Фатыйма чәч толымын сүтеп, шарлап аккан Инзир суында кабат-кабат чайкап юды, берничә кат чумып та чыкты. Бердәнбер күлмәгенең итәген өстеннән салмый гына сабынлап юды. Җәйнең рәхәте шунда - кояшы кыздыра, җиле киптерә. Уйнап туйгач, балаларның берсен күтәреп, икенчесен җитәкләп, өченчесен итәгенә ябыштырып кайтып китте. Кичке якта Фатыйманы Якупның анасы чакырып алды. Менә монда бөтен яшергән байлык.
Чолан артында тагын бер яшерен чолан бар булып чыкты. Ике тактасын этәрсәң, эче тулы әйбер. Такта ярыгыннан төшкән яктыга әзрәк күзе ияләшә төшкәч, Фатыйма төерләргә кагылып-кагылып карады.
Монда күргәннәрне кешегә әйтмә, әнә шунда какланган ит, чиләге белән туң май булырга тиеш, алып пешер.
Фатыйманың кулы әллә нинди йомшак әйбергә кагылды, куркып кычкырып җибәрде. Бу ни бу?
Белмим, ниләр бардыр, Якуп монда беркемне дә кертми. Аю тиреседер бәлки.
Фатыйма тагын капшап карады. Бик зур иде. Ә нигә монда соң ул?
Сатарга, шуларны сатып акча эшли. Тия күрмә, яратмый ул аның әйберсенә кагылганны.
Күпме байлык монда, ә өйдә энә очына элеп алыр нәрсә юк. Балалар да как сәкедә, кечкенәсен урарга да чүпрәк юк. Латыйфаны да әллә нинди иске чуар чүпрәккә урап күмделәр. Карт инәсенең дә өстендә кырык ямау күлмәк, башындагы яулыгы ничәнче елгы икәнне дә аңларлык түгел. Фатыйма хәерчелеккә күнеккән, әллә ни аптырыйсы да түгел, тик бу чаклы чолан тулы тире, кипкән ит, май була торып, гаиләнең шундый ачлы-туклы яшәве... Йортта берничә баш сарыктан башка бер мал да юк. Якуп мал үрчетеп, печән ипләп интекмәде, колхозда да эшләмәде. Бөтен белгәне урман да сунар булды. Дөресен генә әйткәндә, аның ни эшләп яшәгәнен беркем дә белмәде дә. Комсомол да килеп карады, силсәвиткә дә чакыртып карадылар, председатель до өйләренә кереп, сөйләшеп карады. Якуп әрепләшмәде, каршы сүз әйтмәде. Каш астыннан гына карап тыңлады да, җыенып, тагын Урал тауларына чыгып югалды.
Фатыйма олы гына бер кисәк итне алды да кире такта ярыгыннан чыгып, такталарын рәтләп куйды. Казан тутырып аш пешерде. Якупның карт инәсе дә, эченә җылы ризык кергәч, җанланып киткәндәй булды.
Итне Якуп кайткан көнне генә пешерәбез, ул үзе бүлеп кертеп бирә, аннан башка тияргә ярамый.
Ә ул каян ала?
- Яшь болан, поши итләрен үзе киптереп алып кайта, аю ите дә алып кайтканы бар. Син аңа каршы килмәсәң, ул сиңа тимәячәк. Син чибәр, Фатыйма, ул сине яратачак. Латыйфа киленне яратып алды, тик никтер уртак тел таба алмадылар. - Якупның әнисе өстәл башына утырып, Фатыйма белмәгән нәрсәләр сөйләде.
- Яраткач, ник кыйнарга, ул бит аны урлап алды?
- И, мәрхүмә, бер дә баш бирмәде, янына ятса, тавыш чыга иде, килен бер дә янына җибәрәсе килмәде. Ахрысы, Латыйфа аны яратмый иде. Дөрес булса, Латыйфа көрәшче Галимҗан белән гыйшык тоткан. Якуп шуннан көнләште.
Чыннан да, чибәр, уңган комсомол активы Латыйфаның көтмәгәндә Бүре Якупка кияүгә чыгуы авыл халкы өчен көтелмәгән бер яңалык булды. Кемгә-кемгә, тик Бүре Якупка тиң түгел иде Латыйфа. Аның урлануын да азак кына белделәр. Галимҗан хурлыктан бөтенләй авылдан чыгып китте. Латыйфа кияүгә чыккач, бөтенләй кеше арасына чыгып йөрмәде, кеше белән аралашмады. Шуңа күрә аның тормышы бар кешегә сер булып калды. Фатыйма хәзер генә аңлады икетуган апасының хәлен. Якуп урлап, мыскыл итеп хатын итсә дә, күрәсең, Латыйфаны үзенеке итә алмавына җене котырган. Горур Латыйфаны үзенә буйсындыра алмаган. Көчләп бала таптырган, сөймәгән кешесе белән якынлык кылырга теләмәгән өчен кыйналган, кимсетелгән. Карт әби Фатыйманың уйларын бүлеп тагын сүз башлады.
- Эй, буйсынырга теләмәде шул, син, Фатыйма балам, йомшаграк бул, ул кайтуга сыртыңны кабартып тормасаң, ул да йомшарыр. Хатын-кыз шулай түзә инде ул, җылы куеныңны жәлләмә, бар да булыр.
Мич алдында ашарга пешереп торган Фатыйма корт чаккандай артына борылып карады.
- Нинди куен турында сөйлисең, инәй?
- Бәй, инде нинди дип, ир куены турында. Якуп кайтсын да, Барый күршене алып кереп, никах кәгазе яздырырсыз да, яшәрсез гөрләтеп.
Фатыйманың кулыннан хәтта кашыгы төшеп китте. Ул Михманнан башка кемнеңдер хатыны булу турында башына да кертеп карамады. Аңа бары тик балалар гына кызганыч, карар кеше юк. Фатыйма карт ана белән сүз көрәштереп тормады. Якупка хатын булганчы, ир чырае күрмәгәнең, Латыйфа хәленә калыр хәле юк. Тизрәк Михман гына кайтсын. Авыл авыл инде ул. Фатыйманың Якуп өендә яшәвен халык төрлечә юрады. Ачы теллеләр кайда да табыла. Якуп Латыйфа өстеннән Фатыйма белән йөргән икән, шуңа Фатыйма Якуп өенә кереп тә утырган, Латыйфаның дөньясына хуҗабикә булып алган. Ике бүре кавышканнар, дип тә нәтиҗә ясадылар. Гайбәт өйдән-өйгә йөрде. Фатыйма кешегә катышмагач, боларны ишетмәде дә, аның ише уй башына да килмәде. Шулай да Саттар агай җебен тарткалап карарга булды.
Фатыйма, сеңлем, сине Якупка чыккан, диләр, шул сүз хакмы? - Фатыйма Саттар агайны беренче күргәндәй итеп карап торды.
Кеше ишетмәсен, Саттар агай, чын икән, диярләр.
Әнә шул чын итеп сөйләгәнгә сорыйм да инде.
Фатыйма тагын текәлеп калды. Аның бу турыда башына да кереп карамады, чынлап та, шулай килеп чыга түгелме соң? Фатыйма бераз уйланып торды да, авыр сулап, кәртәгә килеп сөялде.
Изгелек җирдә ятмас, ди Барый абзый. Якуп җизнидә эшем юк, ятим сабыйлар хакы бар. Алар бозау түгел, мин аларны менә бу абзарга китереп утырта алмыйм шул. Син дә, Саттар агай, предсидәтел кеше бит, шул балаларның кереп хәлен дә белгәнең юк. Әле дә Барый абзый белән Айбикә инәй бар. Юксаң, ул балалар ачка үлеп, инәләре артыннан китәрләр иде.
Саттар агай Фатыймага карап торды. Әйе, үзгәрде Фатыйма, юксаң, әле бик яшь бит. Бер елмаймас, үзен олы хатыннар кебек тота. Менә әле дә бәрелмәде-сугылмады, берәү булса, чәрелдәп еларга тотыныр иде. Мин дә торам шунда гайбәтче хатыннар сүзе сөйләп. Теге солдат белән Якупны чагыштырып була ди мени. Теге бөркет бит, бөркет. Якуп тешли торган бүренең дә бүресе.
Ярый, Фатыйма, рәнҗи күрмә, Барый абзый хаклы, изгелек җирдә ятып калмас, тик Якуп та гомер буе урманда качып ята алмас, озак йөрмәс, кайтыр, син инде чамала.
Саттар агай моннан соң хатыннарга почмак саен тел чарларга бирмәде. Фатыйма көн-төн елганың ике ягына чабулады. Бу көннәрдә башына төшкән мәшәкатьләр белән мавыгып, элеккеләре онытылып торган икән. Фатыйма ашыга-ашыга эштән кайтканда, авыл башында бер солдат күренде. Фатыйманың кинәт аяклары йөрмәс булды, баскан җирдә таш булып катты. Тик иреннәре генә «Михман» дип пышылдады. Солдат Фатыймага килеп тиңләшкәнче, урыныннан кузгала алмыйча катып тора бирде.
- Исәнме, классташ, әллә мине каршы алырга чыккансың инде? - Бу - аның классташы Сөләйман иде. Фатыйма никтер җиңел сулап куйды.
- Исәнме, исәнме, исән-имин кайтуың белән!
Берәү булса, пыр тузып, бөтен авыл буйлап сөенче алырга торып чабар иде, Фатыйма бу йоланы онытты. Күңеленә кереп тулган пыран-заран хисләр аны бөтенләй аңгырайтып җибәрде. Ни булганын әлегә үзе дә аңлый алмый иде. Ул бит бөтен җаны-тәне белән Михманын көтте. Тик нидер булды, бу солдатның Михман булмавына сөенде генә түгелме соң? Фатыйма хушлашырга да онытып, үз юлын дәвам итте. Башында берсеннән-берсе каршылыклы уйлар кайнашты. Әле очраган солдат Михман булса, нишләр иде соң? Әйдә, киттек минем белән дисә, бу балаларны кемгә калдырыр? Аннан Рушаниясын да мәңгелеккә югалтырмы? Җавапка карый сораулар күбрәк иде. Тик Якуп белән яшәүне дә күзалдына да китерә алмады. Ах, Михман! Аның матур күзләрен, көрәктәй көчле кулларын искә төшерсә, йөрәге еш-еш тибә башлый, битенә ут каба. Аны оныту мөмкин түгеллеген, йөрәгендә аның урынын беркем яулый алмасын да яхшы аңлый. Тик ни булды соң аңа, әллә Фатыйма Михманның кайтуын теләмиме? Башында төрле уйлар буталды. Юк, туктап ныклап уйларга кирәк тә бит, вакыт юк шул. Фатыйма өйгә ашыкты. Өч бала, бер карчык - хәзер бөтенесе бер Фатыймага карап торалар. Шулай булгач, ничек үзең турында уйлыйсың ди. Фатыйманың башында бертуктаусыз ниндидер буталчык уйлар чуалды, очын-очка ялгый алмады. Фатыйма өйгә ашыкты, вакыт тар, эштән күп нәрсә юк, бердән, эшнең күп булуы да яхшы, уйланырга вакыт калмый. Фатыйма белән бергә күчеп килгән Акбүре бу йортка инде күптән хуҗа булып алды. Балалар да аны яратып өлгерде. Акбүрене күрүгә, муенына ташланалар. Кечкенә Асылгәрәй олыраклар уйнаганны йорт уртасында каз оясыннан карап утыра, шунда арып, егылып, йоклап та китә. Фатыйма бу күренешне бераз капка баганасына сөялеп карап торды. Балалар Акбүрене кочаклап нишләргә белмәделәр. Акбүре дә бу очрашуга бик канәгать иде бугай, йорт уртасына яшел чирәмгә сузылып ятты. Йортта мал булмагач, йортны яшел хәтфә бәбкә үләне каплаган. Фатыйма каз оясы кырына килеп тезләнде. Асылгәрәй
Фатыйманы күрүгә, кулларын сузып елап җибәрде. Бит очлары пычрак, маңкасын бөтен битенә сылап бетергән, чебеннәр сырып талый, сабый нишләргә дә белми. Иртән ул эшкә киткәндә балалар йоклап калалар. Фатыйма баланы кулына алып, күкрәгенә кысты.
И, сабыем, нарасыем.
Карт булса да, Якупның әнисе балаларга күз-колак булып утыра. Фатыйма балаларга фермадан көн дә бер шешә сөт кыстырып кайта, шуларны кружкаларга бүлеп бирде. Он да яздырып алды, өйдә ипи дә бар, ярый, ичмасам, балаларның тамагы тук. Ишегалдында эссегә әлсрәп утырган Якупның әнисе:
Бүген Якуп кайта, - дип куйды. Фатыйма баскан урынында туктап калды. – Кем әйтте?
Бүген ике атна киткәненә, ике атнадан артык йөрми ул, кайта бүген.
Бермәлгә Фатыйманың йөрәген курку биләп алды. Ни диеп әйтер, чыгып кит дисә, нишләргә? Фатыйма куркуын белдермәскә тырышты, үз эше белән булашса да, кулына эш бармады, бөтен нәрсә коелды. Янына килеп баскан Бәхтияргә карап алды. Бала нидер әйтергә тели, тик бик каты тотлыга, әйтә алмый, үзенең йөзе ап-ак. Фатыйма бала алдына тезләнеп, аның йөзенә карап торды, аннан йомшак кына итеп күкрәгенә кысты.
– Ни булды, тынычлан, ни әйтәсең килә?
– Ә-ә-әти к-а-айта, м-м-мин куркам. - Баланың күзләреннән шып-шып яшь коелды. Я Ходай, балалар курка, мин куркам, хәтта Якупны бу дөньяга тудырып, күкрәк сөтен имезеп үстергән анасы да курка иде. Кем яклар соң аларны? Фатыйма бар куркуын эченә яшереп, балага карап елмайган булды.
Ә мин курыкмыйм, син дә курыкма, безне якларга Акбүре бар, без аны өйгә кертмибез.
Бала пычрак йодрыклары белән күзләрен ышкыды, яңа әнисенә бик тә ышанасы килде. Фатыйма да үзен юатты. Әйе, нишләп куркырга тиеш ди соң әле, Якуп курыксын, ул үтергән бит хатынын. Фатыйма эштән кайткач, Барый аныйларга керде. Айбикә инәй кечкенә курчактай кызчыгын башына ак яулык бәйләтеп, саф һавага алып чыккан иде. Фатыйма күзен ала алмады баласыннан.
– Фатыйма, карама балага текәлеп, күз тидерәсең.
- Карасын, Айбикә, өйрәнсен, гел кешедән яшереп саклап булмас бит, әзрәк үсә төшкәч, балалар бергә уйнарлар. Шулаймы, Рушаниям йолдызым, - дип Барый абзый баланың бармакларыннан үпте.

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: