Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
13 Июля 2021, 17:30

КӨТЕП УЗГАН ГОМЕР

9 бүлек– «Ник гел бер җирдә йөртәсең, күчер бозауларыңны теге якка», - диде. Фатыйма эндәшмәде дә, күчмәде дә. Бозауларын төнгелеккә абзарларга кайтарып япты да кабат куышка кайтты. Бөтен нәрсәне белеп тора торган Маһинур сеңлесе сер итеп кенә:— Апа, солдатлар күрше колхозда Аюлыда мәктәп төзиләр, - диде.

9 бүлек

– «Ник гел бер җирдә йөртәсең, күчер бозауларыңны теге якка», - диде. Фатыйма эндәшмәде дә, күчмәде дә. Бозауларын төнгелеккә абзарларга кайтарып япты да кабат куышка кайтты. Бөтен нәрсәне белеп тора торган Маһинур сеңлесе сер итеп кенә:
— Апа, солдатлар күрше колхозда Аюлыда мәктәп төзиләр, - диде.
Аюлы моннан унике чакрым җирдә ята. Фатыйма аңлады: якын ара түгел, тиз генә күрешә алмаячаклар. Шулай да ике ай дигәндә, бәхет елмайды. Михманны берничә солдат белән хәрбиләр өчен килгән тартмаларны алып кайтырга җибәрделәр. Аннан кире кайтканда, Михман иптәшләре белән сөйләшкәч, машинаны Фатыймалар авылына бордылар. Калкулыкта йөргән бозау көтүен дә, аның тирәли чабулаган Акбүрене дә әллә каян күреп алды. Машина күпергә керүгә, сикереп төшеп, тауга каршы йөгерде. Фатыйманың шатлыктан күзенә яшь бәрелеп чыкты, ул да аңа каршы торып йөгерде.
- Фатьма, Фатьма, - дип кычкыра-кычкыра, Михман аны күтәреп алды, әйләндерә-әйләндерә битләреннән, күзләреннән үпте. - Фатьма, мин биш минутка. Син мине көт, син минем яраткан арватым, мин синсез яши алмыйм, минем сине күрәсем килә, минем елыйсым килә, сине сагынам, - диде кулларын болгый-болгый. Михман ашыкты, күпердә машина кычкыртты.
Михманның бик күп сүзләр әйтәсе килде дә бит, тик вакыт кысан, кабаланганда әйтәсе сүзләр дә онытыла, ул аны суырып-суырып үпте дә кире торып йөгерде. Фатыйма төштә генә күргән кебек булып калды.
Михман, мин сине куышта көтәрмен, - дип артыннан йөгерә-йөгерә кычкырды.
Яхши-яхши!
Фатыйма тагын азгамы, күпкәме, бәхетле мизгелләр кичерде. Онытмаган, ул да аны ярата, килә генә алмый, кайчан да булса килер, дип, көн дә куышка кунарга йөрде. Инде аның бозаулар абзарында кунып йөрүенә күнегеп беткәннәр иде, сораучы да булмады. Тик әбисе генә кайткан саен:
– Балам, өйгә кайтыр идең, яхшы түгел, малайлар сарай башында, печәндә куналар, өйдә урын җитәрлек, - дип карады.
Фатыйма куышка бармаса, Михман килер дә, анда булмый калырмын дип курыкты. Фатыйма соңгы вакытта үзендә иллә нинди үзгәреш сизде, тик аңлый алмады. Җиләк ашый башласа, ашап туя алмады; әллә нинди ачы әйбер ашыйсы килеп, эче эзләнде: тик торганда мичтән күмер алып ашады, и акбур эзли башлады. Вакыт-вакыт башы әйләнде. Тышта бик эссе булгач, кояш сукты бугай, дип, әбисе өйрәткәндәй яулык астына әрекмән яфрагы салып, башын кысып яулык белән бәйләде. Корсагы шактый түгәрәкләнгән сеңлесе Маһинурга карап торды да кинәт башыннан куркыныч бер уй үтте. Аннан ипләп кенә сеңлесеннән сораштыра башлады: «Ничек йөрисең, каян белдең, нәрсә ашыйсың килә?» Сораштыра торгач, үзенең хәлен аңлап, шаккатып калды. Нишләп соң болай булыр дип уйламады, хәзер ничек итеп Михманга хәбәр итәргә, әниләренә ничек итеп аңлатыр? Фатыйма әлегә ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Куыш төбендә төннәр буе аяк тавышы тыңлап таңнар аттырды; торналар бала утырып чыгардылар, аталы-аналы шул балаларын туйдырдылар. Аларның тормышын күзәтеп, Фатыйма да тормышның моңарчы аңлашылмаган якларын аңлый башлады. Алар шундый татулар, әни торна атасы алып кайтканны сөенеп каршы ала, иркәләнеп тә кала, ике бөртек кошчыкларын көннең буе әти кеше туйдыра. «Михман шундый әти булачак, менә күрерсең, улым». Аңа нишләптер ул булырга тиеш кебек тоелды, әйе, һичшиксез малай, әтисе кебек көчле, таза, чибәр малай булырга тиеш. Фатыйма һәр көнгә ниндидер өметләр баглап уянды, карынында яралган мәхәббәт җимешен көннән-көн ныграк яратты, иркен көннәр буе үзалдына хыялланды, бөдрә башлы улының шушы яланда Акбүре белән тәгәрәп уйнаганын күзалдына китереп, бәхетле елмайды. Корсаклы хатыннарның үзләренә генә хас сөйкемлелеге була, Фатыймага да шул бәхетле хатыннар матурлыгы кунды, алда ул хыялланган тормыш шундый матур, бәхетле иде. Фатыйма көтәргә өйрәнде, ул куышка һәркөн килде. Торна балалары күзгә күренеп үсте. Урал гасырлар буе ничек яшәсә, шулай яшәде; коеп яңгырлар яуды. Уралдагы кебек көчле яшеннәр беркайда юктыр: кызып китеп, агачларны сугып яндырды, үзе яндырды, үзе сүндерде. Фатыйма куышта Акбүресен кочаклап, күзләрен шытырдатып йомды. Агачларны җиргә ега-ега җил котырганда, күкләр нидәндер канәгатьсезләнеп, меңьяшәр карагайларны камчылаганда, күк күкрәп бар дөньяны дер селкеткәндә куркыныч иде аңа. Әле дә янында Акбүресе бар иптәшкә. Икенче көнне берни булмагандай кояш чыга, таулардан гөрләвекләр агып төшә, дөнья тагын яшәреп, иркен тын ала. Печән өсте дә җитте, бар кеше печәнгә төште. Фатыйма да үз гаиләсе белән печәнгә йөрде, ашыкмыйча үзалдына уйланып, киерелеп печән чапты. Аңа җитешү кыен иде, озын-озын адымнар белән киң-киң алдырып, калганнарны артта калдырып, пакос башына чыга да көтеп тора. Әнисе тәмле итеп кыр чәе кайната. Сөтле мәтрүшкә чәеннән дә тәмле нәрсә бармы икән печән өстендә? Пакос арасында яшеренеп калган эре-эре җиләкләр дә салып җибәрсәң... Төшкелеккә туктагач, кем кайда яңа чапкан печән өстенә сузылып яттылар. Кинәт Фатыйманың карынында нидер селкенгәндәй булды. Ул сагаеп калды. Селкенү тагын-тагын кабатланды. Фатыйма күккә күзләрен төбәде: «Ходаем, бәхет бир сабыема, дүрт саны төгәл булсын, әтисенә охшап, чибәр, көчле рухлы булсын». Фатыйманың күзеннән яшь агып, яңак буйлап ялтыр эз калдырды, иреннәренә матур, бәхетле елмаю кунды: Михман килсә, ничек сөенәчәк! Фатыйманың гәүдәсе бик озын булганга, корсагы әлегә беленмәде, Маһинурныкы да әллә ни зур түгел. Әнисенекен дә туганчы беркем белмәде диярлек, косып та интекмәде, һәрхәлдә, Фатыйма хәтерләми. Аның да күңеле болганмый, битен генә сипкел баса; ул кара тәнле, кояшта йөреп, тагын да каралып бетте.
Печәннәр бетеп, кибән куйдылар, төннәр салкынайта башлады. Борын төбендә көз көтеп тора, ә Михман һаман
килмәде. Фатыйма вакыт-вакыт борчылып та куйды, тик ул аңа үзенә ышанган кебек ышана. Килер, җай чыгу белән килер! Сентябрь башында Маһинур сеңлесенең улы туды, Эхтәмнең сөенгәнен карап торып, Фатыйма аның белән бергә сөенде.
- Минем улым үзе зур гәүдәле, үзе гел үземә охшаган, дип, почмак саен мактанды, аның нәсел үзгәртәсенә шиге юк иде.
Фатыйма Михманны күзалдына китерде: ул килүгә аның да шундый улы туып торса, ничек сөенер иде икән?! Юк, ул кычкырып йөрмәс, теге вакыттагы кебек торна биюен биер, аякларына күз иярмәс. Хыял, өмет яшәтә кешене - Фатыйма өметен өзмәде, озакламый көзге эшләр башлана, солдатларны алып килерләр, дип көтте. Тик алтын көз, әбиләр чуагы да җитте. Фатыйма соңгы көннәрен килә куышка. Торналар балаларын үстереп, очарга өйрәттеләр, хәзер китәргә дә җыеналар. Төннәр суынды. Әле абзарларда да ягарлык түгел. Шуңа Фатыйма өйгә кайта кунарга. Үз иреге белән йөреп өйрәнгән Акбүре Фатыйманы ишек төбендә көтеп ята, ерак китми. Ул да бу җәйдә чын егетләрчә үсеп, матураеп, киң күкрәкле, ап-ак калын йонлы, бүренең дә бүресенә әйләнде. Күпләр кызыкты да, шүрләде дә: ни әйтсәң дә, бүре - бүре инде ул. Бу җәйдә җәйләүдән Фатыймаларның сарыклары да ишле генә булып кайтты, колхоз сыер биргән иде, ул да бозауларга тора. Йортка көзен мал кайтып тулгач, әбисе бик сөенде - нинди башкорт малсыз яшәсен инде. Менә шулай йортка ямь керде. Фатыйма һәм энесе Гаптерәй икесе урманнан киртә алып кайтып, яңадан койма тоттылар. Энесенә, үзенчә хатын-кыз карашыннан чыгып, аңлатырга тырышты: «Йортың бөтен булмаса, йортыңда малың тулып тормаса, нинди кыз яратсын андый булдыксыз ирне. Башкортның җигәр аты, сөяр хатыны булсын, дигәннәр. Бу җимерек киртәне кызлар карап үтәләр инде, Гаптерәйнең кулы юкмы, әллә балтасы юкмы, диләрдер. Әтигә аңа шешәдән башка берни дә кирәкми; аңа ат үлсә - ит, арба ватылса - утын. Андый булма, кустым», - дип, үзенчә дөнья көтәргә үгетләде. Фатыйма әле бик салкын булмаса да, фуфайкасын гел киеп йөри башлады, чөнки инде хәйран бүлтәеп чыккан бүксәне ни белән дә яшереп булмый.
Фатыйма көзен бозауларын тапшырып, яңа яшь бозаулар җыя башлады. Бу өйгә кайтмаска бер сәбәп кенә булды. Бозаулар кайтуга бөтен җирне сап-сары итеп кырып юды, акбур сибеп аклады, бар җиргә яңа салам түшәде. Төннәр озынайды, быел сарайларны рәтләргә солдатлар да килмәде, күрше колхозда калдылар бугай. Фатыйма үткән елга әйләнеп кайтты, уйланып ята торгач, «бар нәрсә дә мизгел генә икән, бүгенге көн үтә дә башка беркайчан да кабатланмый», дип куйды. Аның тормышында шушы бер ел эчендә күпме вакыйгалар булды, тик бер нәрсә генә үзгәрмәде - хәерчелек һаман шулай калды. Көннәр узган саен Фатыйма ныграк борчылды: Михман килмәсә, әнисенә ничек аңлатырга, халык ничек карар? Ул бит сүздә генә аның хатыны. Ярар, әнисе аңлар, күп бала табып күргән кеше, аңлашырлар. Михман кыш килмәсә, җәйгә, һичшиксез, киләчәк, озакламый аның хезмәте дә бетәр. Әнисе аңлар, үзе үк әйтте бит, ирең булса, шундый булсын, дип. Кызык тормыш, былтыр бу вакытта бер күлмәк турында гына хыяллана иде, ә хәзер баласы турында. Күптән түгел колхозчылар бәйрәме булды, яхшы эшләүчеләргә бүләкләр биргәннәр. Фатыйма бармады, аңа да яхшы эшләгәне өчен күлмәклек сатин тукыма биргәннәр, әнисе алып кайткан.
— Ник килмәдең теге матур күлмәгеңне киеп, ятасың шунда каравылчы кебек, — дип ачуланып чыгып китте.
Бик тә кирәк иде аңа яңа иркен күлмәк, иске күлмәкнең алды күтәрелеп кыскарды. Фатыйма корсагын каплар өчен олы киндер капчыктан үзенә бер озын алъяпкыч ясап алды, ул аны фуфайка өстеннән кия дә көннең буе шуның белән йөри, кичке якта ятар алдыннан гына чишенеп тәнен ял иттерә.
Көннәр уза торды, Яңа ел кичәсе дә җитте. Ул, тагын көтмәгәндә Михманы килеп керер, дип өметләнеп, учагын сүндермәде. Чәйнүк яртылаш кайнап беткән саен кабат-кабат су өстәде, әледән-әле, аяк тавышы килмиме, дип колак салды. Аннан онытылып, мич авызында уйнаган ялкынга карап, сәгатьләр буена селкенми дә утыра бирде. Түземсезлек белән көткән Яңа ел төне дә үтеп китте. Ни китерер соң аңа бу Яңа ел? Кичә үзгәрмәгән тормыш бүгеннән үзгәреп китмәс шул. Фатыйма хәзер баласы туасы көннәрне санады, күп тә калмады, тик менә әнисе белән сөйләшүне генә һаман сузды. Әнисе һәрвакыт ашыгып керде, бер-ике сүз әйтте дә борылып чыгып та китте, әйтерсең, ул аның баласы түгел, өйдәгеләр генә бала. Шунда сораса булмыймы: балам, ник бер дә кәефең юк, я булмаса, ник бер дә кайтмыйсың, ашарыңа бармы, дисә... Фатыймага карата әнисе һәрвакыт коры булды, беркайчан җылы итеп сөйләшмәде, әллә шуңа, әнисе белән сүз башлавы бик авыр иде. Шул килеш бу сөйләшүләр һаман сузылып килде. Бәлки һаман шулай барыр иде әле. Соңгы вакытта Фатыйма ишекне бикләми башлады, чөнки Акбүресе бар аны сакларга.
– Фатыйма, нишләп һаман йоклап ятасың? - дигәнгә, Фатыйма куркып торып утырды, каршысында басып торган әнисенә аптырап: – Ни булды? - диде.
– Бәй, иртәнге савым бетте бит инде, ә син һаман йоклап ятасың, ни булды? Бар, йөгер, сөт алып кал.
Фатыйма ашыга-ашыга сәндерәсеннән килеп төште. Хасибә апа бермәлгә телсез калды, аннан үрелеп, кызының бүлтәеп беткән корсагын сыйпап карады, күзләре түгәрәкләнеп китте. Менә ни белән шөгыльләнеп ятасың икән син монда?
Фатыйма да баскан урынында катып калды.
– Әни, мин сиңа аңлатам, Михман җәйгә килә, без өйләнешәбез, - диде бурлыкта тотылган баладай.
Нинди Михман, нинди Михман сөйлисең, - диде никтер тавышын баса биреп, - теге солдатны сөйлисеңме? Кайчан күргәнең бар солдатның армиядән хатын алып кайтканын? Үпкән-кочкан җилгә очкан. Мин кемнең дә булса армиядән хатын алып кайтканын хәтерләмим, синең ише җүләр генә моңа ышана ала. Я Ходаем, оятларга калдырдың бит. - Хәсибә апа йөгереп барып ишекне эчтән терәтте дә ашыга - ашыга кире килде.
– Бу хәлеңне тагын кем белә, баланың атасы беләме?
– Юк, ул әле белми.
Белмәячәк тә, чөнки белергә дә теләми. Менә нәрсә, теләсәң ничек котыл, ирсез уйнаштан бала тапкан дигән сүз чыкмасын.
– Әни, ни сөйлисең, кая куйыйм мин аны, әтисе килгәч ни диярмен?
– Килмәсә, кеше алдында ни диярсең?
– Минем кешедә ни эшем бар, минем балам, - дип карышты Фатыйма.
– Син дә минем балам, уйнаштан бала табып ятуыңны теләмим, теләсәң кая куй, тик минем өйгә алып кайтасы булма.
– Әни, ни сөйлисең, синең бар балаларыңны табарга булыштым.
- Мин дә булышырмын, тик туу белән битенә мендәр каплармын, үзең илтеп күмәрсең.
- Минем баламнымы? - диде Фатыйма агарып, тыны кысылып.
- Синеке, - диде әнисе иреннәрен кысып. - Монысы үлсә, икенчесен табарсың, безнең нәсел агачы җимешле. Киен, яп корсагыңны, мин хәзер барып сөт китерәм, чыгып күренеп йөрмә.
Хәсибә апа көянтә-чиләкләр күтәреп, җенләнеп чыгып китте. Фатыйма түбәсенә күсәк белән биргәндәй аңгыраеп калды, әнисе аңларга тиеш ләбаса, ике елга бер бала табып тора, үзе ана кеше бит. Әйтерсең, бу дөньяның ае да, кояшы да юкка чыкты, бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Фатыйма урыныннан селкенә дә алмыйча катып калды. Әнисе сөт китерде, бозауларны эчерергә тотынды, үзе тузынды, тик башка вакыттагы кебек кеше ишетерлек итеп кычкырмады, акрын гына сөйләште.
- Беркем дә белмәс, син яшь әле, үз тормышыңны болай итеп юкка чыгарырга.
- Әни, синең балаларың арасына минем бер балам сыймасмы, ул да синеке кебек үк бала булачак бит?
- Юк, минекеләр никахлы, ә синеке җилдән туган. Бу хәлеңнән соң теләсә кайда теләсә кем мыскыл итәчәк, һәркем алдында итәк күтәреп ятарсыңмы? Оятың да юк, минем белән телләшеп утырасың. - һәрвакыт сабыр, тыңлаучан Фатыйма әнисен, әнисе кызын аңламады. - Ялгыш берәрсе белеп кенә калсын, балаңны менә шушында, әнә бүрең белән бергә шушы бозау абзарында үстерерсең, өйгә кертер дип тә уйлама.
Фатыйма һич кенә дә болай булыр дип уйламады, әнисе аңлар, хәленә керер, ярдәм итәр дип уйлады, хәзер нишләргә? Аның карынындагы әле тумаган баласын үтереп күмәргә куша. Әнисе һаман тузынды, борын төбендә бармак янап-янап алды, тик Фатыйма гына берни ишетмәде. Әнисе сөйләгән әйберләрне күзалдына китереп, коты алынды: юк, соңгы өметен үтерергә бирмәс. Килер аның баласының әтисе, алар бергә булырлар, барысы да яхшы булачак, ул бит ышана, ник әнисе моңа ышанмый «соң?
- Чирли башлау белән миңа кереп әйт, әнә, әрәмәлеккә илтербез дә күмәрбез, язгы кар эрегәч, җиргә күмәрсең. Кияүгә чыккач, ел да табарсың.
Фатыйманың ямьле дөньяга хыяллары чәлпәрәмә килде, исерек кеше кебек йөрде. Кичке савымнан соң әнисе тагын керде, сөтен китереп бирде, бозауларын эчереште.
Фатыйма, кая, күрсәт әле корсагыңны, - дип, күлмәген сыпырып карады. - Күп калмаган, эчең аска төшеп беткән, бер атна йөрсәң йөрерсең, бик чыгып, күренеп йөрмә.
Фатыйма эндәшмәде, тик әнисен дә ишетәсе килмәде. Беркөнне кайтып, ефәк җеп белән кайчы алып килде. Теге чакта Михман китергән ак чолгау сөлгеләрен ярый әле түбәгә менгереп яшереп куйган иде, шуларны да карап - әзерләп куйды. Фатыйма әнисе бәбәйләгәндә һәрвакыт әбисе белән бергә булыша иде, аз булса да тәртибен белә, Шулай да үзенә генә куркыныч, беренче бала бит, ничек котыласын күзалдына да китермәде. Башта бер сорау нишләргә соң? Фатыйма инде ничә төн күз дә йоммый, тышта дулаган җил тавышын тыңлый, авылдан ерак бүреләр улый. Кыш уртасы җитсә, шулай авылга якын ук киләләр, йорт-җире ныгытылмаган кураларга кереп, сарыкларны да буалар, мал абзарларына да якын киләләр. Күзалдына да китерү кыен иде: бала туу белән, әнисе ишкәнчә, баланың битенә каплап үтерсә, бүреләр казып алып китсә... Фатыйма калтыранып куйды, аны аңлагандай, бала да карында дулап, әйләнеп алды. Фатыйма инде карынындагы баласы белән сөйләшергә күнеккән. Ул аны инде дөньяда иң матур бала итеп күрергә күнегеп бетте, шуннан хәзер мәхрүм булыргамы? Сабыйны үтерү ул бит барыбер кеше үтерү дигән сүз, ул баласын түгел, бүре баласын да үтерергә бирмәде, ә монда үз кулларың белән балаңны үтерергә?.. Михман моны белсә, мәңге кичермәс.

Дәвамы бар

Зифа Кадырова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: